«Әйбәт кешеләр туган көнендә китә». Бибисара Азаматова үләр алдыннан әманәтен әйткән

Ничә тапкыр гомере кыл өстендә булып та, коронавирус дигән зәхмәт аямаган: кичә Башкортстанда танылган башкорт җырчысы Бибисара Азаматованың гомере өзелде. Бүген аңа 71 яшь тулган булыр иде. Чын мәгънәсендә халыкчан җырчы исеменә лаек Бибисара апа белән бүген бәхилләштеләр, иртәгә туган авылына алып кайтып җирлиләр.

Бибисара Азаматованың язмышы шактый үзенчәлекле, Аллаһы Тәгалә аның сабырлыгын берничә тапкыр сынаган. Авырлыкларга карамастан, ул җитәкче урыннарда да байтак еллар хезмәт иткән. Әле унбиш еллап элек кенә сәхнәгә күтәрелгән. Ике кыз тәрбияләп үстергән.

«Беркайчан язмышыннан сукранмады»

Мәрхүмә авырый башлагач, өйдә берничә көн генә торган да, аннары хастаханәгә барган. Олы кызы Альбина Азаматова сүзләренчә, Бибисара апа авырый башлап, Covid-19-госпитальгә эләккәнче үк, үзен туган авылында җирләүләрен үтенгән.

— Бүген Баймак районына алып барабыз, иртәгә җирлибез. Хастаханәгә кадәр үк әйткән иде. Бәлки, сизгәндер. Хастаханәдә КТдан (компьютер томографиясе — «Татар-информ» искәрмәсе) алып чыккач, улыма да әйткән. Анда үпкәләренең 60 процентына зыян килгән дип күрсәткән иде. Әни 6 октябрьдә кергән иде, ике атна ятып, 15нче көнгә үлеп китте, — диде ул.

Бибисара Азаматованың 26 яшьлек оныгы Марат Янбеков әбисен зур йөрәкле, беркайчан тормыштан гайрәте чикмәгән кеше дип бәяләде.

— Тормышны нык яратты, бу хакта җырлары күп иде. «Кәккүк» җырында да: «Әле бу дөньяда күпме яшисем, күпме бәхетем калды?» — дип сорый һәм күбрәк гомер бирүне сорый. Ул аварияләргә дә очрады, фатирында газ шартлап, 80 проценттан артык тән тиресе пешеп, Уфага ашыгыч рәвештә операциягә дә алып киттеләр. Ул тормыш һәм үлем арасында иде. Озак вакыт реанимациядә ятып, күп дарулар эчкәч, бераз тазарып китте. Ә аңарчы ул гомер буе чаңгы спорты, җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Миңа спортка хирыслык та аннан күчкәндер.

Аңа бик күп сынаулар узарга туры килгән. Гади колхозчы кызы, документларын алып, үзе лицейга тапшырган, укып чыккан, заводның секретарь-машинисткасыннан директорга кадәр үскән. Ул хезмәтне, тормышны яратты. Беркайчан Аллаһка язмышыннан сукранмады, гомер биргәне өчен рәхмәт кенә әйтә иде. Аның төп сыйфаты — позитивлык, ничек кенә авыр булмасын, позитивта булырга тырышты. Ачык күңелле, мәрхәмәтле, беркемне кире бормады, кире какмады, нәрсәдер сорасаң да, алып бирә иде. Аның тирәсендә гел бала-чага иде, чөнки тәмле пешерә, балалар аның янына йөгереп керсә дә, кабартма, пәрәмәчсез чыкмый иде. Ул азык-төлек сәнәгате атказанган хезмәткәре, заманында ресторан директоры иде.

Эчендәге энергиясе якындагы бөтен кешене үзенә тарткандыр. Аның белән таныш булмаган, җырларын гына тыңлаган кешеләр дә энергетикасы көчле дип язганнар, — дип сөйләде Марат.

Оныгы аның җырчылык карьерасы башланган вакытларын да искәртеп узды.

— Беренче дискы 2006 елда чыкты. 50 яшь тирәсендә җырлый башлады ул, «Болгар» теплоходында үзешчән җырчылар арасында бәйгеләр уза иде. Анда Фәридә Кудашева булган. Ул әбине тыңлагач, «Бибисара, сиңа җырларга кирәк», — дигән. Шул сүзләрдән соң җыр белән шөгыльләнә башлаган. Ә болай ул гомер буе җырлаган, дуслары янында да, ниндидер үзешчән иҗади бәйгеләрдә җыелышып җырлаганнар, — диде Марат.

Марат Янбеков кичә фатирда бөтен гаилә белән җыелышкач шок хәлендә калдырган бер вакыйга белән дә уртаклашты.

— Фон булып әкрен генә радио сөйли иде. Без аны тыңламый да идек, радио яныннан узганда, «алтыннарым, еламагыз, мин очам» дигәнрәк сүзләр булган җыры яңгырый иде, очраклы гына ишетеп алдык шушы җырны, аннары тавышын ачтык. Ул реанимациядә булгач, безгә соңгы сүзләрен әйтә алмады. Бәлки, ул шушы сүзләрне бөтенебез бергә җыелгач җиткерәсе килгәндер. Бу аның соңгы сүзләре кебек булды безгә. Аның соңгы теләге — авылда җирләнү иде. Ниндидер күңел сиземләве булгандыр, мөгаен, — диде.

«Бибисара апайны куйсак, бала йоклап китә»

Башкортстанның атказанган артисты, Башкорт дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Сулпан Аскарова Бибисара Азаматованың беренче концертларының режиссеры булган. 

— Бибисара апа белән балачактан танышмын, Баймакта бергә яшәдек. Әти-әниләребез аралашты, Ходай Тәгалә насыйп иткәч, тагын бергә эшләргә туры килде. Ул үзе шаян, җор телле, үзе моңлы, кунакчыл кеше иде. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер тора иде. Пивзавод директоры булды, Баймакта шулхәтле абруйлы кеше иде ул. Гомер буена эшләгән кеше кулын төшермичә эшләргә тели бит инде ул, шуннан мәдәният өлкәсенә кереп китте, халык иҗаты үзәгендә эшләп китте. «Җырлыйсы килә» дигәч, «әйдә, җырла» дидек тә, җырлый башлады. Иптәшем композитор, аранжировщик, бергә дискларын чыгардылар.

Сәхнәгә чыга башлады, шундый популярлык алыр дип һич тә уйламаган идек. Чын мәгънәсендә халык җырчысы ул, чөнки халык аны бик яратты. Безнең өчен зур югалту. Без, көчле ул дип, җиңеп чыгачагына ышанган идек, үкенечкә, шулай килеп чыкты. Ул үзе бирешми иде, көчле булды, элегрәк бераз авырса да, 1-2 даруын эчә дә, һәрвакыт сафта торды, авырыйм дип бетәшеп йөрмәде.

Өенә килсәң, бер чынаяк чәйсез дә җибәрми. Балалар да аның сыйлаячагын белә иделәр, бер баланы буш кул белән чыгармады ул, кәнфитен, я башкасын чыгара. Әйбәт кешеләр туган көне алдыннан китә диләр бит, чынбарлыкта шулай икән. Гаҗәеп хатын иде ул. Бик кызганыч. Югыйсә, өйдә озак авырып та ятмады, ә барып тикшеренсә, инде шактый зыян килгән булган икән. Соңгы төнне генә хәле начарайган, табиблар да кулдан килгәнне эшләделәр.

Тавышы уникаль иде, яшьләр дә, олылар да яратты. Балаларны йоклата алмыйбыз диючеләр: «Бибисара апайны куйсак, бала йоклап китә», — диләр иде. Шундый тынычландыра торган тембрлы тавыш. Ул нинди генә җырга алынса да, килешерме икән миңа, дип борчыла иде. «Бибисара апай, сиңа бөтен җыр килешә», — дия идем. «Кәккүк”не яратып башкарды, аны халык та яратты. «Ашыкма китәргә», «Әсәй бәлеше» җырларын яратып җырлады. Үзе дә әнисен иртә югалткан ул. 

Эчкерсез, намуслы, гадел иде, шуңа күрә башкалар сүзенә дә артык ышанучан булды. Үзе алдамагач, башкалар сөйләгән һәр сүзне хак дип уйлады. Шул ук вакытта бик тиз кичерә белә иде, башта синең белән еласа да, барыбер шаян сүзләре, киңәшләре белән юата иде, — дип уртаклашты Сулпан ханым.

«Йөрәк сүзе» проекты җитәкчесе Наилә Сәфәргулова Бибисара апаның 2017 елда проектта катнашу белән бәйле хатирәләрен яңартты.

— 2017 елда башкорт телен яклап, саклыйбыз, дип митингка бардык та, шушы шигырьләр проекты туды. Бибисара апай халык белән аралашып, халык өчен җан атып йөргән кеше бит. Бигрәк халыкчан җырчы иде бит ул. «Мин дә телне яклау өчен кызым белән килеп укысак мөмкинме, мине дә яз әле, әзрәк җырлап маташам, шигырь укый белмим инде», — дигән иде. «Бибисара апай, әлбәттә, килегез», — дидем. Килеп керде, кысып-кысып кочаклый башлады. Үзе шаяра, тотып сине яратасы, сөясе килә, ди. «Йөрәк сүзе”нә шигырь укырга дигән булып, сине кочаклап китәргә булдым әле», — ди.

Башта җырлап укырга маташты, алай кирәкми, үзегезгә генә хас булган сөйләшү манерасы белән сөйләргә кирәк дигәч, «Карале, син кызык кына итеп мине шигырь укыттың да куйдың», — ди. Чыгарылыштан соң, берничә көн рәхмәтләрен укып шалтыратты.

Ничек авырып киткәнен үзе дә белми калган, хастаханәдән үпкәләр ике яктан да 60 процент зарарланган, дип яздырылган аудиоязмасы бар. Танауга кислород бирәләр, йоклыйм да йоклыйм дигән, — дип сөйләде Наилә ханым.

Сүз уңаеннан, ул аудиоязмада Бибисара апа сакланып йөрсә дә, вирус барыбер эләккәне турында әйтә, сакланырга киңәш итә, якыннары белән исәнлектә күрешергә өмет баглый. «Без беркайчан беркайда маскасыз йөрмәдек», — дигән. Шулай ук Айнур Фатыйховның әти-әнисе Лилия һәм Халит Фатыйховлар белән дә очрашканы турында әйтә.

— Күңел әрни, шул әрнүдән урын табып булмый. Халык бит шултиклем Бибисара апай кебек кешеләрнең күзенә сусаган. Менә Татарстандагы дусларым Туфан, Роберт агайлар да юк. Шушы Куштауны яклап йөргәндә дә, «Ничек анда гына ятасыз, торып берәр сүз әйтегез әле», — дип үкереп елап йөрдем. Безнең республикада әйтерлек аксакаллар да калмады кебек. Исән чакларында шалтыратышып тора идек, икесен дә чакыра идем. Туфан агай, Роберт агай минем өчен бик кадерле кешеләр булдылар. Бар татар халкына сәлам әйтәм, сәламәтлек телим! Бердәм булып, бер-беребезнең сәламәтлеген, телен, мәдәниятен саклап, бер-беребезгә терәк булып яшик! — дигән теләкләрен җиткерде Наилә Сәфәргулова.

«Курай» каналы директоры Рита Өметбаева Бибисара Азаматованың үзенә бик якын кеше булганын әйтте.

— Әниемнең ахирәте, классташлар алар. Минем бөтен проектларда чыгыш ясады, — диде ул.

«Мине алып чыгыгыз, йөрсәм, яшим», - дия иде

Башкортстанның атказанган артисты Сәгыйдулла Байегет Бибисара Азаматованың гастрольләргә йөрүдән ямь, тәм табуы турында сөйләде.

— Үткән гомерендә кайгылар күп кичсә дә, Бибисара апай һәрвакыт көр күңелле булды. Яшь вакытында газ баллоны шартлап янган, шулай исән калган хатын ул. Гастрольләрдә шул хакта күп сөйләде. Ул үз язмышы, кичерешләре турында китап чыгарырга да хыялланган булган, караламасын тутырган. Кызлары, бәлки, чыгарыр. 

Гастрольгә чыкканда һәрвакыт «юл яратам, мин яшим» дия иде. Беркайчан догаларын онытмады, юлга чыкканда гел дога кылып чыга иде. «Барысы да әйбәт була, тулы заллар көтә, беркайчан икеләнеп барма», — дия иде. Кая гына барсак та, нык яраттылар аны. Төрле җирләрдә булырга туры килде. Чиләбе, Оренбургларга да барган булды. «Мине алып чыгыгыз, йөрсәм, яшим», — дия иде. Соңгы тапкыр 2019 елның октябрь-ноябрендә чыккан идек гастрольгә. Ул әле һаман да йөрер иде халыкны куандырып, соңгы җыры яздырылган, тик халыкка чыгып җырлый алмады.

Тагын шуны әйтәсем килә: 30 ел ул Баймак каласында директор булып эшләгән. Җитәкче булганда, заводның бер тиенен дә урламадым, хәтта Баймактан Уфага чыгып киткәндә, завод биргән өйне дә калдырып киттем дип сөйләде, — дип искә алды Сәгыйдулла Байегет.

Кодагые Фәйрүзә Азаматова Бибисара Азаматованың концертларына еш йөргәнен әйтте.

— Гел кызлары белән Мерәс авылына туганнарына кайтып йөрде. Гомере буе җитәкче булып эшләгән. Халык белән эшли белгән инде, яшь чагында комсомол оешмасында актив эшләгән.

Ул бик ачык кеше булды. 60 яшендә генә сәхнәдән җырлый башласа да, халык күңелендә моңлы җырлары белән мәңге истә калыр, — диде Фәйрүзә ханым.

«Ике үпкә дә 60 процент зыян күргән»

Бибисара Азаматова вафаты алдыннан якыннарына үзенең хәле турында аудиоязма җибәргән булган.

«Яңа төзелгән ковид-үзәктә мин. Начар иде хәлем. Ике үпкә дә 60 процентка зыян күргән. Тын алуы кыен булды. Мин гел тышка алма төбенә дә битлек белән чыгып утырам, беркайда да, беркайчан маскасыз йөрмәдем. «Башкорт җыры”нда күмәк булдык көне буена. 28е яздыру булды бит, конгресс холлда тамашачысыз концерт. Моны Яңа елда күрсәтерләрме, башка вакыттамы — белмим. Бәлки. Һавада вирус булгандыр инде. Ә Халит машинасына күлмәкчән йөгереп чыгып йөрде. Халиттән Лилиясенә эләккән… Шуннан соң бергә кайттык аларга мунчага, ике көн булдым да, өченче көнгә Халит авырып китте…

2се көнне бик туңдым, ресторанда ишекне ачып куйдылар, үтәли җил минем аша узды. Бәлки, шуннандыр. Авыр булды, хәзер дә танауда кислород. Кислородтан йоклата, обед ашап утырам. 

Альбина, Марат, Эльвира республиканскийда КТ уздырып йөрделәр, ияреп йөртүчене алмадылар, ашыгыч ярдәм 8дән 2гә чаклы килде, алып киттеләр, кичә көндез генә телефон бирделәр. Мин бит КТга телефонсыз-нисез чыгып киттем, хәлем начар булгач, аның кайгысы булмады. 

Юнәлеп чыгарга язсын, саклан… Теләсә кайда кунакка йөрмә, кешеләр килмәсеннәр. Баймакта нык көчле, ди бит. Халитләргә сәлам әйтермен. Язышып торабыз. «Безнең яхшыра, синең ничек?» — дип язган иде иртән Халит. Әле яңа торып ашап утырам, кызлар җылытып бирделәр. Алар ашаганда ишетмәдем дә хәтта, шулай яттым. Сау булып тор, исәнлектә очрашырга язсын!»

Бибисара Азаматованың соңгы җыры: «Сары яфраклы көзләрдә мине ни көтә?»

Бибисара Азаматова вафаты алдыннан җыр — «Гомерләр тиз үтә» җырын яздырган булган. Бу җырын ул үзе дә ишетә алмыйча вафат булды.


Җылы җәйләр үтә,

Тагын көзләр җитә.

Сары яфраклы бу көзләрдә

Мине ни көтә?

 

Гомерләр тиз үтә,

Кайтмаска дип китә.

Үтә-сүтә гомер йомгагын

Елларым үтә.


Мәрхүмәнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Рухы җәннәттә булсын!