Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ком анимациясе остасы Алинә: «Иҗатым аша гореф-гадәтләребезгә игътибар юнәлтәм»

Алинә Хәйруллина - Татарстандагы бердәнбер ком анимациясе мәктәбе җитәкчесе, комнан искиткеч фильмнар һәм композицияләр иҗат итүче рәссам. «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә Алинә әлеге сәнгатьнең үзенчәлекләре һәм эшенең кызыклы мизгелләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Ком анимациясе остасы Алинә: «Иҗатым аша гореф-гадәтләребезгә игътибар юнәлтәм»
Алинә Хәйруллинаның шәхси архивыннан
  • Ком анимациясе — сынлы сәнгатьнең бер юнәлеше. Ул — махсус пыяла өстәлдә ком, яктылык һәм күләгә ярдәмендә кул хәрәкәтләре белән рәсем ясау. Әлеге сәнгать төрен 1969 елда Канада һәм Америка режиссер-мультипликаторы Кэролайн Лиф уйлап тапкан. 

«Ком анимациясе остасына бер көн дә ял итәргә ярамый»

Алинә, ни өчен сәнгатьнең бу гадәти булмаган юнәлешен сайладың?

Мин «Минута слава» тапшыруында Украина мастеры Ксения Симонованың пыялада ком белән искиткеч сурәтләр ясавын күрдем һәм бу сәнгатькә бер күрүдән гашыйк булдым. «Миңа да рәсем ясау сәләте бирелгән бит, нигә әле эшләп карамаска?» — дип уйладым. Шул ук көнне балалар мәйданчыгыннан гап-гади ком алып кереп, беренче композициямне иҗат иттем. Ак кәгазь беркетелгән пыяла фоторамка өстәл ролен үтәде.

Шуннан соң интернет киңлекләрендә бу юнәлештә иҗат итүче рәссамнарның эшләре белән таныша башладым. Ком графикасы сәнгате турында эзләнгәндә, Санкт-Петербург шәһәрендә мастер-класслар уздырылуы турында белеп алдым. Өч көнлек курслар беренче тәҗрибәмне тупларга ярдәм итте. Анда безгә ком анимациясенең төп принципларын аңлаттылар. Өйгә кайту белән үз алдыма ком сәнгатен үзләштерү максатын куйдым. Һәр көнемнең билгеле бер сәгатьләрен ком белән рәсем ясауга багышлый идем. Чөнки ком анимациясе остасына бер генә көн дә ял итәргә ярамый. Менә карантин вакытында берничә көн пауза ясадым: шөгыльләнмәгән сизелә, бармаклар кирәкле хәрәкәтләрне оныта һәм сине тыңламый башлый. 

Ком белән ясауның нинди алымнары бар?

Аның ысуллары бик күп: кою, сибү техникасы, синхрон (ике кул белән берьюлы) ясау… Ком анимациясе — чагыштырмача яшь сәнгать төре. Безнең тормышыбызга күптән түгел килеп керүенә карамастан, ул һәрдаим яңарышта. Абстракт ясау дигәне бик кызыклы. Син комны алып, экранга сибеп җибәрәсең, ул нәрсәгә охшап таралса, шуны дәвам итеп образ тудырасың. Рәсем сәнгатенең билгеле бер кысалары булса, ком графикасы сәнгатендә экспериментлар өчен урын күп. Биредә сибәргә мөмкин булган бөтен материал белән дә ясарга була. Төсле ком, гади ком, кофе, манный, карабодай, дөге ярмасы белән дә иҗат итәләр хәтта. 

Ә син ком белән генә ясыйсыңмы?

Минем ком анимациясенә бик охшаган яңа алымым бар. Фосфор экранда махсус кечкенә фонарьлар белән композицияләр ясарга өйрәндем. Ул яктылык картиналары шоуы дип атала. Икесендә дә сәнгать әсәрләре яктылык белән күләгә һәм минем кул хәрәкәтләре ярдәмендә туа. Тик әйтергә кирәк, фонарьлар белән ясау ком анимациясенә караганда авыррак. Ул төгәллекне күбрәк таләп итә.

Иҗат итү өчен нинди ком кулланыла? Ул нинди булырга тиеш?

Бөтен төрле ком белән дә ясап була. Ләкин матур композицияләр иҗат итү өчен махсус кварц комы кирәк. Ул бик вак һәм аның белән эшләве бермә-бер җиңел. Мин ул комны, гаиләбез белән Доминиканага ял итәргә баргач, зур банкага салып алып кайткан идем. Инде ничә еллар шуны кулланам. Гади комга бераз шул комны өстәсәң, материалның составы үзгәрә, ул аны йомшартып җибәрә дип әйтимме соң. 

Ком белән артык озак эшләргә ярамый. Бер айдан артык куллансаң, ул майлана, начар сибелә башлый. Комны яхшылап «Фейри» белән юам да, кайнар мичтә киптерәм. 

Алинә, ком белән рәсем ясау - авыр эшме?

Миннән кала Татарстанда моның белән җитди итеп шөгыльләнүче юк. Үзләре өчен ясаучы берничә кеше бар. Ләкин алар профессиональ дәрәҗәдә эшләмиләр. Мин ком анимациясенә 2011 елда кереп киттем. Әлегә республикабызда миңа көндәшләр табылмады. Әгәр бу җиңел эш булса, аңа һәр икенче кеше тотыныр иде. 

Ниндидер чарага барып ком шоуы күрсәтү өчен атна буе әзерләнергә кирәк. Композицияне ясап, бүләк дискка яздырырга, барлык җиһазлар белән төянеп, чара узачак урынга барырга, аларны техник төгәлсезлекләр килеп чыкмаслык итеп урнаштырырга, җитез һәм төгәл итеп чыгыш ясарга… Бу зур тырышлык һәм көч таләп итә. 

Ярдәмчеләрең бармы соң?

Эшләремне монтажлаучым бар. Ә тормыш иптәшем — минем техник директорым. Барлык җиһазлар, камералар, проекторларны көйләү һәм урнаштыру аның җилкәсенә төшә. Мин әзер өстәл янына килеп басып ясаучы гына. Бер тапкыр чарага иремнән башка гына барырга туры килде. Менә шул көнне аның кадерен чынлап торып аңладым. Тандемда эшләү, аеруча ирең белән эшләү бик рәхәт икән ул. 

Ком анимациясенә өйрәнү авырмы? Рәсем ясый белмәгән кеше өйрәнә аламы?

Өйрәнергә була. Интернетта ком рәссамнары берләшмәсенең махсус чаты бар. Анда Литва, Латвия, Германия, Россия һ.б. илләрдән барлык ком графикасында иҗат итүче рәссамнар һәм сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучылар утыра. Без үзара фикер алышабыз, киңәшләшәбез. Шул чатта бөтенләй рәсем ясый белмәгән кешеләр дә бар. Казаннан бер ханым башта интернеттан карандаш белән ясарга өйрәнә, кабат рәсемнәрен ком белән кабатлый. 55 яшендә дә өйрәнеп утыручылар бар. Теләк кенә кирәк. 

Мин Чаллы дәүләт педагогия университетының рәссамнар әзерләү бүлеген тәмамладым. Бу өлкәдә югары белемем булу әлеге һөнәрне тизрәк үзләштерергә ярдәм итте. 

Бер танышым ком анимациясе белән шөгыльләнә башлады да бер айдан ташлады. Ул ком графикасына бәлки акча эшләү максаты белән кереп китәргә теләгәндер. Матди якны гына кайгыртып башлаган эш бармый. Эшеңнән үзең канәгать калганда, ул сиңа шатлык алып килгәндә генә башкалар белән бүлешергә мөмкин. 

Ком белән ясарга өйрәнер өчен күпме вакыт китә?

Өч ай тирәсе. Шул вакыт эчендә укучыларымның күбесе ком анимациясе серләрен тулысынча үзләштерәләр. 

«Хәзер 9 сыйныф укучысы 3-4 яшьлек бала кебек рәсем ясый»

Алинә, Чаллыда ком анимациясе мәктәбең дә бар, ул уңышлы гына эшләп килә. Үз укучыларың арасында сиңа көндәшләр үсеп җитәр дип курыкмыйсыңмы?

Көндәшләрем — барысы да үз укучыларым һәм дусларым. Шуңа күрә урынымны алырлар дип курыкмыйм. Укучыларым арасында талантлылары бик күп. Мәсәлән, Миләүшә Халиковага 14 яшь кенә, ул үзе дә чыгышлар ясый. Мин аңа үзен күрсәтү һәм акча эшләү мөмкинлеген бирәм. Заказларга аны да тәкъдим итәм.  

Без укучыларыбыз белән төрле конкурсларда, фестивальләрдә даими катнашабыз. Чынлап торып әзер булган укучыларга гына чыгыш ясарга рөхсәт итәм. Әгәр бала әзер түгел икән, турысын әйтәм: син сәхнәгә бераз тәҗрибә туплагач кына чыгарга тиешсең, дим. Минем дә, үзенең дә йөзенә кызыллык китермәслек булса гына. 

Хәзер мәктәбемдә 30лап бала шөгыльләнә. Аннан тыш, 41нче мәктәптә дә дәресләр алып барам. Шәһәр буенча 100ләп укучыны әлеге матур сәнгатькә өйрәтәм. 

Ком анимациясе мәктәбемне 2015 елда оештырдым. Аны ачуда дәүләтнең ярдәме зур булды. Республика яшьләр фестивалендә, «Ком анимациясе мәктәбе» проекты белән икенче урынны яулап, 500 мең сум грант оттым. Ул сумманы тулысынча мәктәбемне җиһазлауга сарыф иттем. Җиңмәгән булсам, әлеге ниятем тормышка ашмаган да булыр иде, бәлки. Күтәрелеш чорында күп кешегә финанс кыенлыклары белән очрашырга туры килә. Ә ком белән ясауның бер өстәле генә дә 5 мең сум тора. Баштагы елларда барлык керемем иҗатым һәм мәктәбемнең техник мөмкинлекләрен киңәйтү өчен тотылып барды.

Балаларга ком графикасы сәнгате белән шөгыльләнү нәрсә бирә?

Ком белән ясау баланың игътибарын тупларга ярдәм итә, уйлау сәләтен үстерә, моториканы яхшырта. Балалар хәзер чынбарлыктан читтә, параллель тормышта яшиләр кебек. Уйлары белән һавада очып йөриләр. Моны һәр икенче укучымда күзәтәм. Тормышыбызда мәгълүмати шау-шуның күп булуы да тәэсир итәдер. Урамда транспорт тавышы, сигналлар, сөйләп торучы реклама экраннары, өйдә даими эшләп утыручы телевизор, интернет — болар барысы да нерв системасына нык йогынты ясый. Невропатолог киңәше буенча шөгыльләнергә килгән балалар да булды. Чөнки ком белән рәсем ясау эмоциональ яктан тынычландыра. 

Рәсем ясаганда балаларга иҗат иреге бирергә кирәк. Рәхәтләнеп, онытылып ясасын өчен. Тели икән, мультфильм яки әкият геройларын сурәтләсен. Сәнгать кысалар эчендә яшәргә тиеш түгел. Мин үзем укытучы булып эшләп алган кеше. Укыту программасы стандартлары балаларның да, укытучының да мөмкинлекләрен кыса. Мәктәптә атнага бер тапкыр керә торган дәрес белән, әллә нәрсә эшләсәң дә, укучыны рәсем ясарга өйрәтеп булмый. Менә бүгенге дәрестә син балалар белән тәрәзәдән урам күренешен ясарга тиешсең. 45 минут эчендә эшне тулысынча аңлатырга кирәк. Урам күренеше бит ул әле агач белән йорт кына түгел. Ул — бик катлаулы процесс. Йортны ясаганда сызым һәм перспективаның нәрсә икәнен өйрәтергә кирәк. Агач та кәүсә белән яфрактан гына тормый, планлык, яктылык, күләгә ясау техникаларын күрсәтергә тиешсең. 

Шуңа күрә хәзер 9 сыйныф укучысының рәсем ясый белү дәрәҗәсе 3-4 яшьлек баланыкы кебек. Ул шуннан да югарырак сикерә алмый. Күпләренең булган сәләтләре дә ачылмыйча кала.

Сәнгать мәктәпләрендә дә балага фантазияләү мөмкинлеге бирелми. Дөрес, аларда мин алда әйтеп үткән рәсем техникалары җентекләп өйрәтелә. Сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар бу алымнарның барысын да беләләр. 7 яшендә профессиональ рәссамнар кебек ясаучылар да бар. Ләкин бала биш ел уку дәвамында рәсем ясау техникаларын бер ваза мисалында өйрәнә. Яки алма мисалында. Ваза, алма, ваза…. Бу шулкадәр күңелсез бит. Балалар бертөрлелектән тиз туя. Бүген ул вазаны ясаганбыз икән, иртәгә кешеләрне, берсекөнгә бөҗәкләрне, табигатьне ясарга кирәк. Шул бер рәсем сәнгате бит инде ул. Ни өчен аны ваза ясау белән чикләп калдырырга? 

Синең иҗатка башкалар ничек карый? Мәсәлән, рәссамнар.

Бер тапкыр Чаллыда, үз көчебез белән, ком-су анимациясе күргәзмәсе оештырдык. Шул вакытта шәһәребезнең танылган һәм хөрмәт казанган рәссамнары, күргәзмәне карап, бик начар бәя бирделәр. Ком анимациясен юк әйбер итеп кабул иттеләр. Без аларга иҗатыбызны төшендерә, әйтәсе килгән фикеребезне җиткерә алмадык.  

Рәсем сәнгате дә замана белән бергә атларга тиеш дип саныйм. Картина күргәзмәләренә хәзер халык йөрми. Рәсем сәнгате белән кызыксынучылар, ни кызганыч, көннән-көн кими бара. Кеше хәзер менә шушы тартма (телефонын күрсәтә - авт.) эчендә яши. Һәм без дә иҗатыбызны, югалмасын өчен, аның белән шул «тартма» эченнән танышып булырлык форматка күчерергә тиешбез. 

Син профессиональ рәссам булып китә алган булыр идең. Рәсем сәнгатендә бүген проблемалар күпме? 

Үз вакытында рәсем сәнгате белән шөгыльләнеп карадым, бөтенләй акчасыз кала яздым. Чөнки картина иҗат итү күп матди чыгымнар сорый. Холст, майлы буяулар, картинаны тышлау…. Сыйфатлы материаллар бик кыйбат йөри. Ә алга таба иҗат итү өчен, һичьюгы тормыш итәр өчен, сиңа бит әле ул картинаны сатарга да кирәк. Ничек кенә кызганыч булмасын, чын сәнгать әсәрләренең кыйммәте үзгәрде. Моны танырга кирәк. 20 меңгә картина алучы табуы бик кыен хәзер. 

Мин кофе белән картиналар иҗат итүче рәссамны беләм. Кәгазьгә кофе түгә дә, шул түгелгән кофе эзеннән, мәсәлән, биюче кыз сурәте ясый. Әлеге картинасын аукционнарда кыйммәт бәягә сата. Ә кеше ала. Чөнки хәзер кеше күбрәк гадилеккә омтыла. Бу картина башкаларныкы кебек түгел, ул үзенчәлекле, кызык. Уйлап карасаң, рәссам бу иҗатка ике тиен дә акча түкмәгән, ә хезмәте югары бәяләнә. Чөнки ул кешене материаллары белән түгел, яңача иҗат итәргә омтылышы белән кызыксындыра.

«Татарча композицияләрне балачагымны сагынып иҗат итәм»

Синең иҗатта татарча мотивлы композицияләр дә күп...

Мин бит татар кызы. Үземнең иҗатым аша аз гына булса да халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын искә төшерергә, динебезгә игътибар бирергә тырышам. Татарстанда ком графикасында эшләүче профессиональ рәссам буларак, республикабызны һәм халкыбызны башкаларга да күрсәтүне үземнең бурычым дип саныйм. 

Татарча композицияләрем арасында «Каз канаты» җырына иҗат ителгәне күңелемә аеруча якын. Шулай ук «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре өчен әзерләнгән әсәрләрем, күренекле язучыларыбыз Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Кадыйр Сибгатуллин турында роликларым бар. Эчтәлеге мәгънәле булган татарча җырларга ясалган композицияләрем күп. Аларны карап бик күпләр, хәтта башка илләрдә яшәүче татарлар да, рәхмәт сүзләре язалар.

Шәһәрдә туып-үскән кызны милли композицияләр иҗат итәргә нәрсә рухландыра? 

Минем балачагым Чирмешән районының матур табигатьле Бәркәтә авылында үтте. Җәй айларында әби-бабам янәшәсендә торып, шәһәргә рус телен онытып кайта идем хәтта. Гел татарча сөйләшеп, әби-бабайларыбызның намазлар укыганын күреп үстек. Ә хәзер тирә-юнемдә рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшерлек кешеләр юк. Татарча сөйләшкәннәрне, әбиемне бик сагынам. Балачагымны искә төшереп, шул вакытларга кире кайтасым килеп иҗат итәм.

Гүзәл Уразованың «Онытмагыз безне» җырына ясалган композициянең сюжеты ничек туды?

Бик кызык килеп чыкты ул. Мин Гүзәл Уразованың фанаты түгел. Әлеге җырны очраклы рәвештә генә ишеттем, нинди матур җыр дип уйладым.  

Үсә төшкәч, җәйләрне авылда үткәреп булмый башлады. Тормыш мәшәкатьләре күмеп китте. Ә өлкәннәр, сиздермәсәләр дә, гел кайтуыбызны көтеп яшәделәр. Әлеге җырны ишетү белән, күз алдыма әбием килеп басты. Ак күңелле Мәрьям әбиемә багышланган композиция иҗат ителде.

Шуннан соң шактый гомерләр үткәч, телефоныма Гүзәл Уразова шалтырата. «Сез минем җырыма ролик ясагансыз икән», — ди. Минем йөрәгем төшеп китте. «Сорамыйча җырымны алгансыз, авторлык хокукларын бозгансыз», — дип бәйләнә икән бу, дип уйлыйм. Тиз-тиз гафу үтенергә тотындым. Ә ул рәхәтләнеп көлде дә әлеге роликны үз концертларында күрсәтәсе килүе турында әйтте. Конфликт чыкмый калды. И, шатлана-шатлана биреп җибәрдем мин аңа ул эшемне. 

Узган ел аның Мәскәү Кремле концертлар сараенда 15 еллык иҗатына багышлап уздырылган концертында мин дә катнашырга тиеш идем. Ләкин без гаиләбез белән ялдан кайтып җитә алмый калдык. Балама, җил чәчәге авыруы йогып, самолеттан төшереп калдырдылар. Без Испаниядә тагын ике атна мәҗбүри яшәдек. Кремльдә чыгыш ясау насыйп булмады. Хәзер Гүзәл Уразова ул композицияне концертлары вакытында клип рәвешендә күрсәтә. 

Узган ел «Тәртип» радиосы премиясен тапшыру тантанасы синең ком анимациясе белән башланып киткән иде. 

Ул анимация белән башымны озак катырырга туры килде. Миңа 22 артисттан торган исемлек җибәрделәр. Шуларны 8 минутлык композиция эчендә күрсәтергә тиеш идем. 8 минутта 22 артистны түгел, бер портретны да ясап бетереп булмый. Нишләргә белмичә аптырап йөргәндә, чаттагы кызларым портретларны алдан ясап куеп, экранга ЖК телевизор ярдәмендә чыгарырга тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, артистларның алдан әзерләнгән портретлары, буш экран белән чиратлаштырып күрсәтелеп барды. Мин, үз чиратымда, шул пауза-буш экран чыккан вакытта, портретларны бер-берсенә бәйләрлек, эзлекле композиция хасил булырлык итеп рәсемнәр ясадым. 

Танылган артистлар арасында эшләгәндә нинди хисләр кичерәсең?

Кечкенә вакытымда әниемнең татарча концертлар караганы күңелемә уелып калган. Айдар Фәйзрахманов, озын толымлы Римма Ибраһимова җырлаганы истә. Ә бу концертта мин шулар белән бер сәхнәдә басып тордым. Ахырдан күбесе килеп, роликны җибәрүемне дә сорады әле. Горурлык хисләре кичердем, әлбәттә.

Алинә, сине биюче рәссам дип йөртәләр….

18 яшьтән бирле брейк-данс биим. Бер тапкыр интернетта япон артистының, сугыш алымнары күрсәтү белән беррәттән, рәсем ясавын күреп алдым. Бию белән рәсем сәнгатен берләштерергә мөмкин бит дип уйлап куйдым. Биюче рәссам проектын үзем генә башлаган идем. Соңрак дусларымны да чакырып, Friends төркеме оештырып җибәрдек. Төркемдәшләрем рәссамнар түгел. Шуңа күрә портретны мин үзем ясыйм. Ә алар төрлечә ярдәм итәләр. Музыка башлангач портретның штрихларын сызгалыйм да, алга биергә чыгам. Ул арада төркемдәшләрем килеп фонны буйыйлар. Ә мин сурәтне дәвам итәм. Шулай чиратлашып, бии-бии ясыйбыз. Номерның төп фишкасы — музыка тәмамланганчы портретны тәмамлап өлгерү. 

Бу әле — яңа, тапталмаган шоу. Ул аеруча яшьләргә ошый. Җәйгә заказларыбыз бик күп. Аңа кадәр бу вирус бетәр, үзизоляцияләүдән чыгарбыз, дип өметләнәм.  

Танылган җырчы, музыкант Петр Дранганы да шаккаттырдың бугай.

Миңа Петр Дранганың Чаллыдагы концертында биюче рәссам проекты белән чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Ә Петрга аның нәрсә икәнен җентекләп аңлатып тормаганнар, кыскача гына әйткәннәр. Ул соңгы минутка кадәр минем сәхнәдә нәрсә эшләвемне аңлый алмады (көлә). Иң озын җырын сайлап алып, ул шул җырны башкарганда портретын ясадым. Соңыннан ул портретны аңа бүләк иттем. Петрга чыгышым бик ошады һәм ул мине үзе белән башка шәһәрләргә гастрольләргә чакырды. Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә биергә җитештем. Сочига бара алмадым, чөнки миңа гаиләм янәшәсендә булу кирәк иде. Мин, беренче чиратта, әни һәм ир хатыны. Ул рольләремне берничек тә читкә куя алмыйм. Җырчыга, гаиләмне калдырып, озак вакытлар концертлар белән йөри алмавымны аңлатырга туры килде.

Без Петр белән хәзер дә дуслар. Ул картинамны Лос-Анжелес шәһәрендәге йортына элеп куйды. Миңа фотосын да җибәрде. Йортының күк стеналарында кызыл фондагы портрет шәп күренә. 

Аларның эш рәвеше, сәхнә кагыйдәләре һәм сәхнә тормышы безнең татар концертларыннан нәрсә белән аерыла?

Аларның оештыру дәрәҗәсе шаккатмалы. Анда бар нәрсә өчен дә концерт директоры җавап бирә. Ул артистларның да, музыкантларның да һәр минутын, һәр секундын контрольдә тота. Турысын әйтим, аңа әйтмичә бәдрәфкә дә бүленмиләр. Концерттан соң фанатлар белән дә ул эшли. Фотосессиянең вакытын да үзе билгели. Җырчы тулысы белән концерт директорына ышана һәм аңа муеннан акча түли.

«Эшләремне сөртергә кулым күтәрелмәгән вакытлар була»

Алинә, ком анимациясендә рәсемнәр бер мизгел эчендә юкка чыга, башкалары белән алышына. Хезмәт җимешеңне сөртү кызганыч түгелме? Картина ясасаң, гомергә калыр иде бит.

Кызганыч, әлбәттә. Кайвакыт бер рәсемне 6-7 сәгать буе бөтен күңелемне биреп ясыйм, ә аннары сөртергә туры килә. Кулым күтәрелмәгән вакытлар да була. Ком белән бергә 6 сәгать гомерем дә сибелә дә китә.

Шуңа да мин бөтен ясаган рәсемнәремне, караламадан башлап соңгы вариантына кадәр фото-видеога төшереп барырга тырышам. Архивым бик зур. Эшләремне фотолар һәм видеороликлар рәвешендә саклау иҗатымны анализлау мөмкинлеге бирә. 

Әгәр башка шәһәрдә яшәсәң, иҗатың югарырак бәяләнер иде дип уйламыйсыңмы?

Миңа нибары 34 яшь. Башка шәһәрдә яңа тормыш башларга мөмкинлегем бар. Талантым башка җирдә дә югалып калырга ирек бирмәс иде. Ләкин мин күченеп китүне кирәк дип санамыйм. Монда гаиләм, әти-әнием, балаларым, якыннарым, дусларым. Туган шәһәремне дә үлеп яратам.

Әти-әниең синең иҗатыңны ничек бәяли?

Әти-әнием сәнгать белән шөгыльләнүемә каршы килмәделәр. Укыган вакытта да ярдәм иттеләр. Ләкин ком графикасына күчүемне әти аңламады һәм аның төп һөнәремә әвереләчәгенә беркайчан да ышанмады. «Юк-бар белән булышма әле», — дия торган иде. Әнием дә, җае чыккан саен, мәктәпкә укытучы булып барырга өндәде.

Алар — совет чоры кешеләре. Шуңа күрә яшьләрнең бюджет өлкәсендәге тотрыклы эш урыны, даими хезмәт хакы булырга тиеш дигән фикер белән яшиләр. Үз мәктәбемне ачып, сыйныф тутырып балалар укытуым, берничә чыгышым белән дә айлык хезмәт хакын алып кайтуымны күргәч кенә, минем өчен кайгырмый башладылар. Шулай да бер ком композициясе өчен 15 мең түләргә әзер булган кешеләрне әни аңламый. «Нәрсә өчен түлиләр ул акчаларны сиңа?» — ди.

Син инде 9 ел әлеге юнәлештә эшлисең. Шушы еллар эчендә хезмәтләреңә сорау ни дәрәҗәдә үзгәрде? 

Элек мин гел реаль чыгышлар белән йөри идем. Хәзер күбесенчә роликларга заказ кабул итәм. Әкренләп онлайн эшләүгә күчеп барам. Чаллыга караганда, башка шәһәрләрдә заказларым күбрәк. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Рязань шәһәрләрендә еш чыгыш ясыйм. Бу минем өчен отышлырак та. Башка шәһәрдә бәяләр дә башка. Чаллыдагы 15 меңлек чыгышны Мәскәүдә 30 меңгә күрсәтергә була. Германия, Америкада даими клиентларым бар.

2021 елда Америкага җыенабыз. Анда яшәүче клиентым улының туган көнен зурлап уздырырга уйлый. Виза әзерләүне, юл һәм яшәү өчен китәчәк чыгымнарны тулысынча үзебез күтәрәбез дип, биюче рәссам проекты белән безнең төркемне дә чакырдылар. Әти-әнисе егеткә бу турыда әлегә әйтмиләр: сюрприз булачак. Виза өчен документларны әзерли башладык инде.

Каушап калган вакытларың буламы?

Була инде. «Европа плюс» радиосы үткәргән бәйгедә җиңгәч, Мәскәү Аренасында узачак концертка чакырдылар. Өч мең кешелек зал каршында биюче рәссам булып чыгыш ясарга туры килде. Сәхнәгә чыгар вакытым җиткәч, тораташтай катып калдым. Үзем калтыранам, рәсем ясарга тиешле кулларым, биергә тиешле аякларым мине тыңламыйлар. Соңгы минутта кире уйларга җыендым. Мине этеп диярлек сәхнәгә чыгарып җибәрделәр. Анда чыккач, үземне кулга алдым. Чөнки артка юл юк иде инде. 

Шул вакытта ком анимациясе белән чыгыш ясасам, каушавым ул дәрәҗәдә булмас иде. Ком — ул минем стихия. Ком белән үземне бөтен җирдә ышанычлы хис итәм. 

Бүгенге көндә башка илләрдә ком анимациясе сәнгате нинди үзгәрешләр кичерә? Син аларны күзәтеп барасыңмы? Үзең нинди яңалыклар кертер идең?

Ком анимациясе нигәдер безнең илдә аеруча киң кулланылыш тапты. Кытайда да популяр. Анда анимация күбрәк аниме стилендә күрсәтелә, мультикларга якынайтылган. 

Яңа ысуллар, алдан әйтүемчә, гел барлыкка килеп торалар. Элегрәк менә портретлар ясамый идем. Ә моның белән кешеләргә никадәр хис-кичерешләр бүләк итәргә була икән. Бер юбилярның балачагын сурәтләгәндә әнисенең портретын да куйдым. Шуны күреп, балаларының күңелләре ничек тулганын аңлатып та булмый. «Әниебез бүген безнең арабызда юк. Ә сезнең ярдәм белән аны янәшәбездә итеп тойдык», — дип килеп кочакладылар. Андый моментларны җыр аша да, бию аша да җиткереп булмый. 

Минем әлегә яктылык шоуы һәм биюче рәссам проектлары тулысынча үзләштерелеп бетмәгән. Халыкка алар кызык булмый башлагач, яңа төрләрен эзләрмен.

Гаиләң турында да беләсе килә. 

Ирем Нияз белән ике бала үстерәбез. Салават һәм Гайшә — икесе дә мәктәп укучылары. Соңгы арада кертелгән дистанцион уку тормышыбызны баштанаяк үзгәртте. Бик интегәбез. Мин көне буе балалар белән дәрес өйрәнергә мәҗбүрмен. Шуңа күрә төнлә эшләргә туры килә. 

Балаларым да минем юлдан китәр кебек тоела миңа. Чөнки Салават бик матур итеп рәсем ясый. Ә Гайшәнең ком композицияләре шәп килеп чыга. Икесе дә брейк белән шөгыльләнәләр.

Бер 10 елдан болай сикерә алмам инде. Салават — биюче рәссамны, Гайшә ком анимациясен тулысынча өйрәнеп бетсә, аларның чыгышларын оештырып йөрермен дип хыялланам. Бу аларга кызык булса, әлбәттә. Чөнки бу эш авыр булса да, кешегә күп иҗат мөмкинлекләре ача.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100