Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улымны язгы ташу алып китте»: Бәбкинең күренмәс күпере һәм Казма егете фаҗигасе

«Татар-информ» журналисты Буа районы Черки-Кильдураз авыл җирлегендә булды. Әлеге авыл җирлегенә Бәбки һәм Казма авыллары кергән. Бәбкинең су астына китә торган күпере янында Казманың 13 яшьлек егете батып үлгән.

news_top_970_100
«Улымны язгы ташу алып китте»: Бәбкинең күренмәс күпере һәм Казма егете фаҗигасе
Салават Камалетдинов

Берничә көн элек «Татар-информ» журналисты Буа районы Кыят авылы җирлегенә юл тоткан иде. Кыят авылы янындагы күпердә трактор әйләнеп, бер егет батып үлгән иде. Мондый күпер Буа районында берәү генә түгел икән, Бәбки авылында да су астына китә торган тагын бер күпер бар. Казма авылыннан 13 яшьлек Илназ Шибаев 2017 елда шунда батып үлгән. Су астына китә торган бу күперне күрдек, үлгән егетнең әнисе белән сөйләштек.

«Бәбкилеләр язын бер атна чыга алмый»

Башта безне күпер янына алып килделәр. Әгәр дә безгә: «Менә шушында күпер бар», — дип әйтмәсәләр, мин моны белмәс идем дә, чөнки күпер күренми иде. Ул су астында калган.

Черки-Кильдураз авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов безгә бу күпер турында сөйләде.

«Күпернең теге ярында бер авыл бар. Ул авылда уналты кеше яши. Иң олысына 89 яшь, иң кечкенәсе ике айлык. Авылда кибет юк, әмма ашамлыкларны, даруларны без үзебез аларга җиткерәбез. Махсус күчмә сәүдә оештырылган. Азык-төлек белән тулган «Газель» атнага бер тапкыр чәршәмбе көнне авылга бара», — дип сөйләде башлык.

«Алар анда ничек яши икән?» — дидем, аптырап.

«Аңлагыз, су гел болай күп булмый. Язгы ташу вакытында 5-7 көн су күтәрелеп торырга мөмкин. Калган вакытларда күпер өстеннән курыкмыйча йөрергә була. Бу көннәрне Бәбки авылында яшәүчеләр яхшы гына үткәреп җибәрә, чөнки алар инде өйрәнгән. Алар гомер буе шул Бәбки авылында яши бит. Үзегез уйлап карагыз, «Газель» бит аларга ашамлыклар алып килә. Ә «Газель» оча белми. Шулай ук урау юл да бар. Әйе, килешим, андагы юллар белән мактанып булмый…» — дип сөйләде Зөлфәт Зөфәрович.

Юллар белән мактанып булмый дигәч, без ул юл белән авылга барырга җөрьәт итмәдек.

«Кирәк булса, МЧСның катерлары, көймәләре бар. Шуны да онытмыйк. Без гел ярдәм итәргә әзер», — диде авыл җирлеге башлыгы.

Шушы күпер янында Казма авылы егете Илназ Шабаев та батып үткән булган. Без Илназ яшәгән өй янына юл тоттык.

«Улымны язгы ташу алып китте»

2017 елның 15 мартында 13 яшьлек Илназ Шибаев язгы ташуны карарга төшеп китә. Һәм… Башка өенә кайтмый. Илназның әнисе Гөлшат ханым безгә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде.

«15 мартта Илназга күршебездән алып торган аяк киемне кертеп бирергә куштым. Сәгать көндезге икеләр булгандыр. Ул: «Ярар», — дип чыгып китте. Соңыннан, күрәсең, язгы ташуны карыйм дип елга буена төшкәндер… Язгы ташу улымны алып китте дә. Авылга яшәргә кайтканыбызга дүрт ел гына әле. Улымны күмәр өчен кайтканмын, димәк», — дип сөйләде Гөлшат Шибаева.

Илназның елгага төшеп киткәнен бары тик аяк эзләре буенча гына беләләр. Полиция хезмәткәрләре, ике ай үткәч, Апас белән Буа чигендә Илназның гәүдәсен таба.

«Улым икенче төркем инвалид иде. Иремнең бераз башы белән проблемалар бар, шуңа күрә балаларыбыз да инвалид. Бары тик бер кызым гына сау-сәламәт, — ди ана. -Илназның елгага таба киткәнен күршеләр дә күргән. Тиз арада полициягә шалтыраттык. Соңыннан аяк эзләрен тапкач, чыннан да, шунда төшеп киткәненә инандык. Гәүдәсен, ике ай үткәч, 14 майда таптылар», — дип сөйләде Гөлшат апа.

«Өйгә узарга ярыймы?» — дип сорагач, Гөлшат ханым: «Юк, анда кешеләр бар әле», — диде. Без өйгә кермәдек, әмма мин ишегалдындагы ап-ак кәҗәләргә игътибар иттем. Эх, язмышларыбыз да ап-ак бәхеттән генә торса иде шул, дип уйлап куйдым.

«Харап кына булды балакаем»

Илназны эзләүдә авыл клуб мөдире Гөлфия Гыйниятуллина да ярдәм иткән. Без аларга юл тоттык, ул да егетне искә алды.

«Шук, шаян бала булды. Тыңламый иде, бер сүзне кат-кат кабатлата иде. Шулай да, кешеләргә булган мөнәсәбәте яхшы иде. Харап кына булды балакаем», — дип сөйләде Гөлфия ханым.

Тирән булса яраң...

Без Илназ баткан урынга килдек. Елга бертуктаусыз ага да ага. Аның тизлеген күрсәгез: ашыга, кабалана…

Тирән булса яраң, аккан суларга кара, диләрме әле?! Гөлшат апа аккан суларга караса, аның ярасы ачыла гына. Үзем дә сизмәстән, гафу үтендем. Без аны янәдән шушы яр буена алып килдек. Гөлшат ханым миңа ачы яшь тулган күзләре белән карады.

«Биш балам бар иде. Хәзер менә дүртәү генә калдылар. Алар да энекәшләрен сагына, юксына», — дип сөйләде Гөлшат Шибаева. Ул башка бер сүз дә әйтә алмады. «Булды, җанымны телдең бит инде», — дигән сыман күземә карады. Без саубуллаштык.

Кызганыч, бик кызганыч. Елганың читләре бернәрсә белән дә чикләнмәгән. Ялгыш таеп китсәк, барыбыз да шуып кына елгага төшәр идек. Илназ да үзенең егылуын сизмичә дә калгандыр. Аллам үзе сакласын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100