Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районындагы ташу фаҗигагә китерде: утрауда яшәгән Кыят авылы халкын ни көтә?

11 мартта Буа районы Кыят авылы янындагы су баскан күпер аша чыкканда трактор суга төшеп китеп, бер егет батып үлгән иде. «Татар-информ» журналисты Кыят авылына кайтып, бу хәлгә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Буа районындагы ташу фаҗигагә китерде: утрауда яшәгән Кыят авылы халкын ни көтә?
Салават Камалетдинов

11 март көнне Кыят авылы хуҗалыгына кергән Рус Киштәге авылында яшәүче Борис Герасимовның су баскан күпер аша беренче тапкыр чыгуы булмый. Ул моңа кадәр дә әлеге күпер аша үзенең МТЗ-82 тракторында йөри. Әмма нәкъ менә шушы көнне аның тракторы суга төшеп китә.

Тракторда ул үзе генә булмый. Елганың теге ярына чыгуының максаты — Александр Старостин белән Александр Сиротинны теге якка чыгару була. Егетләргә Мәскәүгә барырга кирәк булган. Күперне чыкканда, тракторның руле борылып китеп, ул суга төшеп китә. Тракторчы һәм Старостин исән кала, ләкин Сиротин суга бата. Әлегә егетнең гәүдәсен һаман да эзлиләр.

Буага килеп җиткәч, безне Буа янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының вакытлыча җитәкчесе Нияз Садыйков каршы алды. Аңа ияреп, без Кыят авылындагы күпергә юл тоттык.

«Монда эләксәгез, мәңгелек дөньяга китәчәксез»

Безне күпер янында эзләү-коткару отряды каршы алды. Кыят авылына юл тотабыз, дисәк тә, әлеге авылга кадәр барып җитеп булмады. Безнең арада менә-менә сине йотам дип торучы елга ага. Кыят авылы безгә каршы иде, без исә Немчиновка авылы янында тордык.

Эзләү-коткару отряды җитәкчесе Наил Камаров белән аралаштык. Наил Кәрәмовичның өшегәне күренеп тора иде. Алар күпер янында инде алтынчы көн эшли.

Ул безне ачык чырай белән каршы алмады. «Тагын журналистлар, туйдырдылар инде», — диде. Шулай да, без аралашуны дәвам иттек.

«Кешеләр теге яктан бу якка чыкмый. Сез дә анда бара алмыйсыз. Күпер төзелгәндә үк аны «низководный» итеп төзегәннәр», — диде Наил Кәрәмович.

«Әгәр дә без барсак, безне тегендә алып китәчәкме?» — дип сорадым, «тегендә» сүзен елга белән бергә агуны күз алдында тотып.

Наил Камаров: «Монда эләксәгез, мәңгелек дөньяга китәчәксез», — дип җавап кайтарды.

Без Наил Кәрәмович белән аралашканда, коткаручылар отряды үз эшен үтәде. Алар көймә белән елгада йөзәләр иде. Салкын, елга агымы көчле…

«Куркыныч», — дидем. Наил Камаров: «Нишләтәсең инде… Алар бит үз эшләрен эшли белә», — дип җавап кайтарды.

«Минемчә, әтиемә җәза бирергә тиеш түгелләр»

Агымга карагач, курку хисе биләп ала. Ул ага да ага, ага да ага. Шунда ук теге ярга чыгу теләге юкка чыга, ә миндә ул бар иде. Минем, Рус Киштәге авылына барып, тракторчының һәм Мәскәүгә юл тотучы егетләрнең туганнары белән күрешәсем килгән иде. Ярый әле телефон бар. Тракторчы Борис Герасимовның кызы Еленага шалтыраттык. Ул ярның теге ягында урнашкан Рус Киштәге авылында иде, телефон аша безнең белән аралашты.

«Әтием Мәскәүгә барырга теләгән Александр Сиротин белән Александр Старостинга ярдәм итәргә булды. Күпләр күпер аша йөри, су да әллә ни күп түгел иде. Әтием күпер янында егетләрне көткәндә дә, башкалар теге якка чыккан булган.

Юл ябык иде, диләр, ә калганнар ничек йөрде соң?! Ел саен күпер аша йөрергә ярамый дигән билге куялар, әмма халык барыбер йөрүне дәвам итә. 11 мартта анда кизү торучылар да, блоклар да юк иде. Хәтта киртә дә алып куелган иде бит. Шул бер трактор гына бар иде», — дип сөйләде ул безгә.

«Хәзер әтинең хәле начар. Ул шок хәлендә. Аның турында закон бозды, диләр. Әмма без полиция хезмәткәрләре белән элемтәгә керә алмыйбыз, Буага да бара алмыйбыз. Авыл җирлеге башлыгы Евгения ханым: «Әйләнеп килә торган башка юл бар», — ди. Башка юл юк! Хәтта журналистлар да безнең янга килеп җитә алмый», — дип сөйләде Елена.

Аның сүзләренчә, бу проблема ел саен кабатлана. «Таныш кешеләр, әтине яклап, хат язарга уйлый. Минемчә, әтиемә җәза бирергә тиеш түгелләр», — ди тракторчының кызы.

Күпер аша үтәргә ярамагач, Кыят авылына әйләнеп барыйк микән, дигәч, анда да барып булмаганны аңладык. Кайвакыт «Нива» машинасы гына ул юлны үтә ала, диләр.

Шулай да Борис Герасимов законны бозган, чөнки күпер янында «Керү тыела» дигән билге бар. 10 март көнне әлеге күпердән йөрүне туктатырга, дигән боерык чыгарганнар. Бу хакта Нияз Садыйков хәбәр итте.

«Үземнең дә бу юлдан йөргәнем бар иде»

Күпер янында Буада ветеринар булып эшләүче Хәмит Гөбәйдуллин да басып тора иде.

«Менә без дә хезмәттәшләр белән килеп карарга булдык әле. Куркыныч. Үземнең дә бу юлдан йөргәнем бар иде. Күперне биегәйтеп булмый микән?!

Баткан егетнең әле һаман да гәүдәсен тапмаганнар, ди. Таба да алмаслар инде аны. Елгасы да нинди тизлек белән ага бит», — диде ул.

Соңрак бер ханым Буа янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының вакытлыча җитәкчесе янына килеп: «Теге якка чыгарга ярамыймы?» — дип сорады. Нияз Садыйков: «Юк», — дип җавап бирде.

Ханым: «Эшкә ничек барырга соң? Почтага да барырга кирәк иде. Ел саен шул ук бер әйбер кабатлана, беләсезме? Әле мартта булганы юк иде. Урап барасы булыр инде» — диде.

Урап барасы юлның начар икәнен тагын бер искә төшерик. Бу ханым эшенә барып җиткән микән, белмим...

«Кая барасың?!» — дип кычкырдым»

Без күпер янында кизү торган тракторчыны күрдек. Аның исеме - Владимир Самсонов. Ул 11 мартта монда булган икән. Владимир безгә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

«Мин бу якта тора идем. Герасимов исә үзенең тракторында теге яктан килә иде. Беркемгә дә күпер аша йөрергә ярамый. Ә бу тракторчы үзен сынап карарга булган, күрәсең. «Кая барасың?!» — дип кычкырдым. Бер мәлне трактор суга ауды. Мин тракторымны кушып, аларга ярдәм итәргә ашыктым. Хәтта МЧСка шалтыратырга да оныттым.

Ике кеше тракторга ябышып чыкты. Аларның авызларыннан пычрак су ага иде, үзләре өшегән. Ә менә өченчесен, кызганыч, таба алмадык. Соңыннан коткаручылар да килде. Алар тиз килсәләр дә, егетне барыбер табып булмады», — дип сөйләде Владимир.

11 мартта төшкә кадәр күпердән машиналар әле йөргән, су әле күтәрелмәгән булган.

«Иртәнге уннарга кадәр машиналарны чыгара идем. Көндез су унбиш сантиметрга күтәрелде. Хәзер исә ике метрга якындыр. Башка юл бар, диләр, әмма анда да йөреп булмый. Юл юк! Күперне күтәрергә кирәк — бары шул. Авыл халкы газаплана бит. Күперне төзәтә алмасалар, теге әйләнгечтән юлны ясасыннар», - дип сөйләде тракторчы.

Без килгән көнне су 1,7 метрга күтәрелгән иде.

«Хәзер улымның исән булуына ышанмыйм да»

Югалган Александр Сиротинның әнисе Натальяга шалтыраттык. Ул үзенең улының гәүдәсен булса да табуларын көтә.

«Улым Мәскәүгә китәргә тиеш иде. Барып кына җитә алмады… Борис Герасимов - безнең авылдаш. Аннан ярдәм сорадык. Мин улымның бу юл белән теге ярга чыгуына каршы булмадым, чөнки моңа кадәр башкалар күпер аша йөри иделәр. Хәтта алар алдыннан трактор үткән булган.

Нәрсә дип әйтим инде… Безнең башыбызга төшкән кайгы инде бу. Хәзер улымның исән булуына ышанмыйм да. Эзләсеннәр иде, ичмасам. Эзләмиләр бит! МЧС ягыннан ярдәм юк. Гәүдәсен тапсыннар иде инде. Улымны җирлисе иде бит. Туган авылында җирләячәкбез. Нәрсә көткәнемне белмичә, көтеп утырам», — дип сөйләде Наталья.

Александр Сиротин өйләнмәгән. Ул 1989 елгы. Аңа 30 апрельдә 31 яшь тулырга тиеш булган.

Наталья ханым Рус Киштәге авылында 28 ел яши. Ул күпер турында да сөйләде.

«Күпер белән бәйле хәл ел саен кабатлана. Күперне төзәтергә кирәк! Һәм тиз арада. Без утрауда яшәгән кебек яшибез. Урап килә торган юл бар, диләр. Ул ватылып беткән, аннан йөреп булмый! Әгәр дә күперне су баса икән, без дөньяда булмаган да кебек. Сез үзегез барып карагыз, үтә алмаячаксыз. Авылыбызда шәхси кибер бар иде, аны яптылар. Атнага ике тапкыр машина продуктлар алып килә, бары шул. Дарулар фельдшерда гына. Анда әллә нинди дарулар юк инде. Кеше авырып китсә, Буага барырга кирәк. Ә без авылдан чыга алмыйбыз…» — дип сөйләде Наталья Артемьева.

«Бу һәлакәт - игътибарсызлык нәтиҗәсе»

Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев күпернең алдагы язмышы турында сөйләде.

«Бу — «низководный» күпер, ягъни ул үзенең проекты буенча су астына керергә тиеш. Аның култыксалары кушыла да, күпер су астына китә. Аның проекты шундый, аңлыйсызмы?!

Бу хәл ел саен кабатлана дип әйтеп булмый. Мәсәлән, кайбер елларда ул 1-2 сәгатькә генә су астында кала. Әгәр су кинәт ташып китсә, әлбәттә, күпер су астында 1-2 көнгә калырга мөмкин. Күпер атналап, айлап су астында тормый. Әгәр күпер су астында икән, кешеләрне көймәләрдә башка якка чыгаралар.

Моның өстенә, 2012 елда урау юл да ачылды. Аны 2016 елда туктатып тордылар. Безнең үтенеч буенча 2018 елда аны янәдән ачтылар. Хәзер анда ремонт эшләре бара. 2020 елның ахырында ремонт төгәлләнәчәк. Анда, гомумән, сигез чакрым 129 метрлык юл. Хәзер тагын чама белән әйткәндә өч километрны ясап бетерәсе калды. Авылларга ризыклар, дарулар җиткерәбез. Фельдшерлар да, кибетләр дә эшли. «Автолавка»лар да бар», — диде Илдар Фәритович.

Бу күперне күтәртергә, анда ремонт ясарга җыенмыйлар икән. «Күпер шулай ясалган. Бүген бу типтагы күперләрне ясамыйлар. Алар республикабызда берничәү генә. Күперне күтәртмәячәкбез.

Александр Сиротинның үлүе — каза, һәлакәт. Бик кызганыч. Әмма бу һәлакәт - игътибарсызлык нәтиҗәсе. «Күпердә йөрергә ярамый», — диелде. Әгәр «Машиналарны узып китү ярамый» дигән билге торса, алдыңнан барган машинаны узып китәчәксеңме? Юк. Юл һәлакәтенә очрамас өчен, сиңа каршы килгән юлга чыкмыйсың. Бу очракта «Керү тыела» билгесе тора иде. Ә алар кергәннәр… Сез: «Моңа кадәр дә йөргәннәр», — дисез. Узып киткәндә дә шулай ук. Кемдер кире үз юлына кайтырга өлгерер, ә кемдер юк… Игътибарлы булу кирәк!» — дип сөйләде Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары.

Күперне 2001 елда «Главтатдортранс» төзегән, ди Илдар Еремеев.

Буадан чыгып киткәндә, «БУИНСК» язуына игътибар иттем. Бу районның исеме Голливудтагы кебек зурдан язылган, әмма шул район үзәге янындагы гына Кыят авыл җирлегенә барып җитәрлек юллар юк. Ә анда бит кемнеңдер туганнары, якыннары яши…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100