Хәмер урынына «незамерзайка»: метанол белән агуланган 15 студентның берсе вафат
Сишәмбе көнне Казанда метанолдан массакүләм агулану турында куркыныч хәбәр килеп иреште: 15 студенттан торган компания Казан янындагы Салмачи бистәсендә арендага коттедж алып, туган көн бәйрәм итмәкче булалар. Уеннан уймак килеп чыга: бәйрәмнең азагы реанимация белән тәмамлана.
Татарстанда бу соңгы 40 елда беренче шундый күпләп агулану очрагы. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, яшьләр Александр Поярковның туган көненә җыелган була. Студентларның күпчелеге Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән килгән. Башта яшьләр кулдан сатып алган биш литрлы суррогат алкоголь эчеп агуланган дип әйткәннәр иде, соңрак «незамерзайка» белән бутаганнар дигән сүз чыкты.
Яшьләр машина багажнигындагы бертөрлерәк төстәге ике канистраны бутаган. Берсендә — алкоголь, икенчесендә техник сыеклык булган. Биш литрлы аракыны Ринат Ханнанов дигән кешедән сатып алган булганнар. «Яшьлек» метро станциясе янында ул аны студентларга 1500 сумга сатып җибәргән. Соңрак тикшерү нәтиҗәләре буенча, ялган аракыда метанол билгеләре табылмаган.
«Сүз дә әйтә алмый торган халәткә җиткән»
Ринат Ханнанов ялган аракыны башкалардан сатып алып, бәйрәм ясаучыларга сата торган булган. Ассортиментында — шоколад, лимон һәм ананас тәме килгән аракы булган. Кемгәдер ул биш литры өчен 1200 сумга саткан, кемгәдер, шушы агуланган студентларга кебек - кыйбаткарак. Ринат хәзер моны инкарь итә, аракы сату белән шөгыльләнмәдем, берни сатмадым дип, кире кага, — дип яза тг-канал Mash-Iptash.
Арзанлы алкоголь артыннан йөрү фаҗигагә китерә, җитмәсә, табиблар кулына да шактый соң, агуланып, сигез сәгать узгач кына килеп эләгәләр. Башта 20 яшьлек Настя Прокудинаны бик авыр хәлдә хастаханәгә салганнар. Ул Башкортстан дәүләт медицина университетында балалар педиатры белгечлеге буенча өченче курста белем алган, бәхетсезлегенә, 15 ноябрьдә Казанга бәйрәмгә килә.
Агулангач, ул бик каты коскан, нервлары кысылып, кулы хәрәкәтләнми башлаган, сүз дә әйтә алмый торган халәткә җиткән. Хастаханәдә комага китеп, үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырыла. Табиблар аның гомерен саклап калырга тырышса да, бүген ул вафат булган. Исән калган очракта да, табиблар аны сукыр калачак дип әйткән булган.
Хәзер тагын ике кыз реанимациядә, гемодиализ аппаратына тоташтырылганнар, кызганыч, калганнарга да я бөер җитешсезлеге, я сукыр калу яный. Тагын авыр хәлдәге ике кызның исеме билгеле — Дарья Пояркова һәм Мәдинә Хәмитова. Компаниядәге һәркемнең канында метанол табылган.
https://mkset.ru заманында биш литры канистраларда Казахстаннан кайтарылган аракы белән мавыгып алган бер кеше белән сөйләшкән. Ул чыннан да мондый аракы шоколад тәме кушылганы да сатылганын әйткән. «Казашка”ны мин дә, танышларым да эчтек, беркем агуланмый иде. Ләкин „тәмле“ аракыларны эчүчеләрне акылдан шаштыра иде ул, без аны хәта „озверин“ дип атый башладык», — дип уртаклашкан.
«Яшьлек җүләрлек бит инде ул…»
Без берничә шәхеснең фикере белән кызыксындык.
Җырчы Фирдүс Тямаев:
Исән-сау булсыннар инде. Яшьлек җүләрлек бит инде ул, үзебезнең чакта да торф тутырып шартлатып, рогаткалар атып, шешә эченә әйбер тутырып шартлатып йөри идек, зыян күрүчеләр була иде, берсенең күзе чыккан иде. Бурадан да егылып төшкән, ат чапканда да имгәнгән чаклар була. Була андый вакытлар. Без дә кечкенә чакта мотоцикл, машина, трактор, комбайн да йөртә идек, үземнең яшьлекне искә төшерәм инде, без дә гел тәртипле генә булмадык инде. Ике кадак тыгып, ток сугып, чак үлми калган чаклар да булды. Бервакыт бик каты самоварга пешкән идем, ярты тән пеште. Электр самоварына аяк белән төртеп уйнап утырдым да, ул авып шулай пештем.
Хәзер Инстаграм булгач, бөтен мәгълүматны белеп барабыз. Аллам сакласын инде. Язмышы да шул булгандыр инде. Тәкъдирдән качып булмый диләр бит.
Эчмәсен иде диләр, монда гаепләп булмый инде. «Акыллы» кешеләр күп бит инде бездә, акыл бирүчеләр дә күп. Яшьләрне гаепләргә, сүгәргә кирәк түгел монда, үзебезгә өйрәтергә кирәк. Нәрсә ул «незамерзайка» — шуларны да аңлатырга. Менә бу фаҗига бер гыйбрәт, сабак кебек инде. Беркем белән дә булмас дип әйтеп булмый. Күз-колак булырга инде. Ә бу фаҗига инде белмичә эчкәч, очраклы булган инде. Әти-әниләренә авыр.
Безнең вакытта да бар иде андый вакытлар. Клуб артына чыгып, самогон да эчә идек. Яшүсмер вакытында бөтен әйберне татып карыйсың: тәмәкесен дә тартасың, аракысын да эчәсең. Үземнең сәхнәдәге чыгышымны гына алсам да, 10 ел элек сөйләгән мәзәкләрне хәзер мәңге сөйләмим, 10 ел элек эшләгән җүләрлекләрне хәзер мәңге эшләмим. Хәзер мин күтемә-башыма да киеп йөрим, ә 18 яшемдә кими идем, башымда җилләр исә, мода куарга кирәк иде. Һәр әйбернең үз вакыты бар. Безгә гаепләргә җиңел инде. Шуңа күрә балаларны тыйган юк — алай итмә болай итмә дип. Мин кисәтәм генә: улым, монда тисәң, кулыңны кисәргә мөмкинсең дим, кеше авырттырмыйча, ул аны аңламый.
Безнең вакытта әти-әниләр бәйрәм оештырганда, аракы өстәлендә без юк идек, ә хәзер балаларны кафе-рестораннарга алып барабыз, бала шунда әти-әниләре янында утыра, әле анда ачуым килмәгәе, рестораннарда балалар бүлмәсе ясап куйганнар, бала шуны күреп үсә. Безнең вакытта бу әйберләр әзме-күпме тыелган иде. Ә хәзер яшьләр аны ачыктан-ачык эшли. Аллам сакласын, кеше адымын гаепләргә гел җиңел.
Тарихчы, ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов:
Мөселман кешесе буларак гомумән кешеләрнең аракы эчүен кабул итмим. Аеруча бу очракта яшьләр арасында татар-мөселман егетләре-кызлары булуына күңелем әрни. Әмма бу хәл тормышта бар, аракы сатыла, кеше аны эчә һәм аны тыеп булмый. Бу яшьләрне кызганып, аларга тизрәк терелүен һәм гомер-гомергә хәмердән, хәрамнан баш тартуын телим. Акылларына, тәннәренә шифасы булсын.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин:
Яшьләрне югалту ул инде, әлбәттә, хәсрәт, кемнеңдер газиз балалары. Бу илебездә ел саен еш кабатлана, төрле төбәкләрдә шундый очракларны ишетәбез. Оренбургта да ялган аракы, боярышниклар эчеп агуланучылар булды… Илебезнең фаҗигасе ул эчкечелек. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин: каядыр эшсезлектән, каядыр явызлыктан…
Алып баручы, шоумен Зөлфәт Зиннуров:
Кызганам, әлбәттә, кызганам, гаепләүдән ни файда, булган беткән инде. Студентлар бит инде алар очсыз нәрсәне карап йөри, үзебез дә студент булган кеше, кайда очсызрак нәрсә бар, шуны ала идек, томат соусында килька балыгы бар иде, шуны ашый идек тәмсез булса да.
Кем гаепли, кем кызгана…
Хәзер халык арасында төрле фикерләр бар: берәүләр гаепли, икенчеләре кызгана, «незамерзайка» эчүләренә ышанмаучылар да бар. Инстаграмда фикер калдыручылар төрлечә яза:
Гаепли башласам, монда хәзер чират тезеләчәк: ил башлыклары; тикшерүче органнар эше; без яшәгән көндәлек социум, җәмгыять; шушы агуны сатучылар; ата-аналар; бу яшүсмерләр үзләре…
Сөйләмәгез студентлар диеп, балалар бар барыбызныкы да, алар әле бик яшь бит, аңламыйча калганнардыр, Аллаһ сакласын.
Бик кызганыч хәл! Яшь гомер өзелә… Бу бит безнең балалар, алар көн дә эчеп утырмаган, кемнеңдер газизе… Бик кызганыч!
Балалар да жәл. Ата-анасына зур хәсрәт. Күрмәгәнгә бала хәсрәте күрсәтмәсен, күргәннәргә Аллам сабырлык бирсен. Балалар бит, белмәгәннәрдер инде. Көн дә эчеп йөри торган кеше булса, белер иделәр. Алла сакласын, барыбызның да балалары бар.
Бутап эчмәгәннәр. Незамерзайканы эчеп булмый. Гаепне балаларга калдырмакчы булалар. Саткан кеше монда гаепле.
Бу балалар беренче тапкыр эчкән булсалар кирәк, спирт белән «незамерзайка» арасында аерма зур, исләре төрле бит инде. Ничек шул дәрәҗәдә җирәнгеч сыекчаны эчеп була микән? Ходай сакласын, балалар бик жәл, балаларга ялган аракы сатучыны берничек тә аклап булмый.
Гаепләрлек бернәрсә дә юк, баласы булган һәр кеше аңлар, беребез дә балаларны ялгыш юлга бассын дип үстермибез, күңел ачу, бәйрәм оештыру, бер алардан гына калмаган, күрәчәкләреме, димәк тәмендә, исендә аерма булмаган, 13 кеше арасыннан берсе сизмәсә берсе сизәр иде, әти-әниләренә сабырлык бирсен, исән калганнары сау-сәламәт булып калсыннар, кеше күзенә карап тилмереп ятырдай булмасын.
Бик кызганыч хәл! Әти-әниләре җәл! Араларында берсе дә аңышмаганмы нәрсә чөмергәннәрен?! Алар бит ата-ана йортыннан чыгып китүгә бәйдән ычкынган этләр кебек (барлык яшьләр турында әйтүем түгел), баш берьяклы гына эшли, уку онытыла, көн дә бәйрәм, көн дә туй дип яшиләр! Биргән тәрбиянең дә нәтиҗәләре бу! Бер ата-ана да баласын начар итеп күрәсе килми дә бит, аларга кыенлык күрмәсеннәр дип яшәгәннән дә килеп чыгадыр шундый фаҗигале хәлләр! Кечкенәдән дин тәрбиясе бирелгән гаиләләрдәге яшьләр андый иптәшләр белән аралашмый! Бу очракта гаеплене эзләү урынсыздыр да?!
Студентлар инде, Ак белән караны аерырлык, эчмәсеннәр, үзләре гаепле.
Аллакаем, сабырлыкларын бирсен якыннарына. Алар инде бу агулы нәстәне эчкәнче, һәрхәлдә, аек булмагандыр, минемчә, ис сизәрлек хәлдә, шешәнең язуын ук укырлык хәлдә булмаганнардыр.
Ул Салмачида күптән түгел Чувашия, Шыгырдан мужигы ике бала белән хатыны өйдә булып, сөяркәсе белән бассейнда ток сукты үзләрен, әле 2-3 ай гына шундый хәл булганга, димәк, урыны шундый ял итә торган.
Эчү яхшыга алып бармый. Үскәндә баланың күңеленә салырга кирәк. Бик кызганыч балалар да, туганнары да.
Сатмасыннар иде шул нәрсәне бөтен җирдә, сатылсын автозапчасти кибетләрендә, гомерләре шулай гына булгандыр инде…
Димәк, беренче тапкыр эчүләре тугел, нинди шикле шешәдән эчкәннәрен белмиләр микәнни? Ә исе??? Бөтенесе эчеп, хотя бы берәрсе сизмәде микәнни? Или олы кешеләрчә, уйлап та тормыйча рюмкага үреләләр микән?
Теләсә кайда, теләсә ни саталар, студент арзан булгач, алгандыр инде, күңел ачасы килгәндер, кемдер берсе алып килгән бит инде аны, бай, түрә балалары бу нәрсәне эчмәс, билгеле.
Ялган аракыны да, 5 литрлы этил спиртын да бик күп саттылар инде, бик күп кешеләр дөнья белән хушлашты, бетәчәге дә юк аның, кешенең кирәге шуның кадәр илгә.
Бу алдашу, җәмәгать, 15 кешенең берсе күрмәсә, берсе күрер иде, дөресе шул, начар аракы житештеруче бер депутат Татарстаннан, махсус шулай очиститель дип алдашалар, ә дөресе вот ничек…
Настяның әти-әнисе, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Башка студентларның исән-сау тернәкләнүен телибез!