Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егерме минут эчендә өйсез калдык»: Актанышта янгын аркасында бер гаилә урамда калган

Актанышның Такталачык авылында бер гаилә янгын аркасында урамда калган.

news_top_970_100
«Егерме минут эчендә өйсез калдык»: Актанышта янгын аркасында бер гаилә урамда калган

Актаныш районы Такталачык авылында 17 ноябрь көнне көндезге икенче яртыларда зур янгын чыга. Плитәдән чыккан янгын тиз арада өйне, мунча, сарайларны камап ала.

— Плитә өстенә ашарга пешерергә куйдым. Май исе чыкса дип, тәрәзәне ачкан идем. Тәрәзәдә озын пәрдә. Түшәмдә — «натяжной потолок». Майлы, итле бәрәңге плитәгә аккан. Аннары тәрәзәдән җил исепме, май чәчрәпме, челтәргә капкандыр инде.

Салават малларга печән кертә, мин өй алдында идәннәрне себереп йөри идем. Чыкканыма биш минут та үтмәде инде. Нинди ис килә икән дип кергәндә түшәм агып утыра, челтәргә ут капкан иде, — дип сөйләде зыян күрүче Венера Юнысова.

Ут тиз арада өйне камап ала, аннары мунча, сарайларга күчә. Янгын сүндерүчеләр, авыл халкы мал абзарын гына саклап кала ала. Егерме минут эчендә йортсыз, җирсез кала Салават абый белән Венера апа. Янгында шәхси документлар, киемнәр, җиһазлар, машина ачкычлары — барысы да көлгә әйләнә. Кышка кереп барганда өсләрендәге бер кат кием белән урамда калалар.

— Егерме минут эчендә өйсез калдык. Бөтен җирдә — эчтә дә, тышта да пластик, эреде дә акты. Ул пластик түшәмләрне тарттыру ягын карамасын иде халык, Алла сакласын. Хәзер документ артыннан йөрибез, алары да янып бетте. Ярый малларыбыз исән калды, икмәкләребез янмады, — ди алар.

Тамчыдан күл җыела, ди халык. Венера апа белән Салават абый ярдәм итүче һәммә кешегә рәхмәт укый: «Халык мәгънәле икән, барысына да рәхмәт», — диләр. 

— Мин танымаган, белмәгән кешеләр дә акчалата да, кием, продукция белән дә булышалар. Авыл халкы торып торырга өй дә табып бирде. Базарда эшләүче без белмәгән кешеләр баштан аякка хәтле киендереп җибәрде. Сүзем дә юк, рәхмәт! - ди Венера апа.

Кышка кергәндә йортсыз, җирсез калган Венера Юнысова белән Салават Гомәровка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар калдырабыз. Ут-күздән Ходай сакласын.

Сбербанк картасы: 4279 3806 7133 9150 (туганнары Ахнаф Ахтямович исемендә)

Банкта шәхси счет: 42306810062390600368 (Юнусова Венера Шигаповна)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100