Татарның «Илон Маскы» Надир Баһавиев: «Газ белән нефть бетсә, АЭСлар кирәк булачак» | intertat.tatar

Татарның «Илон Маскы» Надир Баһавиев: «Газ белән нефть бетсә, АЭСлар кирәк булачак»

Татарстанда АЭС төзелеше соңгы фазасында туктатыла. Татарның үз энергия чыганагы булмый кала. Надир Баһавиев исә атом урынына термотөшле реактор тәкъдим итә. Татарстанга АЭС кирәкме? Ә термотөш реакторлы станциянең кешелек өчен куркынычы никадәр? Чернобыль кебек булмабызмы?..

Татар АЭСын төзү

1980нче еллар. СССРда техниканың алга китеше. Завод, фабрикаларның гөрләп эшләве. Атом коралы барлыкка килү. Шәһәр саен АЭС, ГЭС, ТЭЦ төзелешләре. «Энергия — үзебезнеке» ише лозунглар заманасында Татарстанда да тулы бер атом станциясе төзелергә тиеш була.

«Түбән Кама химкомбинаты», «КамАЗ», «Түбән Кама шин» автомобиль гиганты кебек эре сәнәгать объектларын актив төзү төбәктә энергетика белән тәэмин ителешне арттыру кирәклеге турындагы мәсьәләне алгы планга чыгара. Нәтиҗәдә, Түбән Камадан иллеләп чакрым ераклыкта элек Кама Аланы дип аталган авыл янында Татар АЭСы төзү турында карар кабул ителә.

Төзелеш өчен «Балаково АЭС», «Чернобыль АЭС», шулай ук төзелеп бетмәгән Кырым һәм Башкортстан АЭСлары кебек типик проект тәкъдим ителә. Төзелеш 1980нче елларда башлана. План нигезендә беренче энергоблокны 1992 елда эшләтеп җибәрергә тиеш булалар. АЭС төзелешенә капиталь кертемнәр 288 миллион сум тәшкил иткән, төзү-монтаж эшләренең бәясе 96 миллион сумга төшкән. Проект нигезендә, Татар АЭСы дүрт реактор белән генерацияләнеп, 4000 МВт егәрлегенә ия булырга тиеш була.

Тик 1990 елда төзелеш тулысынча туктатыла.

1990 елның 17 апрелендә ТАССР хөкүмәтенең «Татар АЭСын җитештерү өчен билгеләнгән объектлар төзелешен туктату турында»гы карары чыга. Ул вакытта инде төзелешнең соңгы этабына җиткән булалар. Реактор бүлеген, беренче ике энергоблокның машина залларын төзеп бетерү планлаштырылган була, өченче энергоблокның реакторы бүлегенең фундамент плитәсенә нигез салына, өченче һәм дүртенче энергия җайланмалары өчен котлованнар әзерләнә. Бу АЭС объектын торгызуның соңгы фазасы була.

Станциядән тыш, энергетиклар өчен шәһәрчек — Кама Аланы, административ биналар төзелгән, җылылык кертелгән, сусаклагыч булдырылган, ярдәмче хезмәтләр әзер була. Кама Аланы АЭСы җитәкчелегенең дүрт күз белән атом-төш ягулыгын көткәндә була бу хәлләр. Тик ягулык китерелмәгән килеш кала. Ягулык булмаганлыктан, комплекс үзе радиацион куркыныч тудырмый.

Татарстандагы төзелеп бетмәгән АЭС илдәге бердәнбер «тынычлык һәйкәле» түгел. 1970нче елларда яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек берсе артыннан берсе калкып торган АЭСлар 1990нчы елларда берәм-берәм сүнә бара. Шул ук чорны төзелеп яткан унбишләп атом станцияләрен туктаталар.

Чернобыль кебек булыйкмы?..

Төзелешне туктатуның төп сәбәбе дип, станциянең Каманың сейсмик зонасында урнашуын әйтәләр. Тик күпләр Татар АЭСын төзүне туктатуның төп сәбәбе дип 1986 елда Чернобыль станциясендә булган һәлакәтне саный.

Чернобыль һәлакәте барлык чорларның иң куркыныч атом-төш һәм радиацион катастрофасы булган. Һәлакәт 1986 елның 25 апреленнән 26 апреленә Украинаның Припять шәһәрендә урнашкан атом электростанциясендә була.

37 кеше турыдан-туры шартлау нәтиҗәсендә һәлак була. Шуңа да карамастан, Чернобыль авариясендә төгәл югалтуларны билгеләү авыр, чөнки күп кенә халык радиация аркасында корбан була. Хәзер Припять — ташландык шәһәр, ул Киевтан, Украина башкаласыннан якынча 104 чакрым ераклыкта урнашкан. Атом-төш реакторы хәзерге вакытта, радиация таралмасын өчен, зур калпак белән капланылган.

Чернобыль фаҗигасе илдәге башка АЭСларның киләчәген дә билгели. Татарстанда атом объектын эшләтеп җибәрүгә, «Чернобыль кебек булыйкмы?» дип, халык каршы чыга. Әлбәттә, бу бюджетка бик каты суга, шуңа күрә хакимият объектка башка кулланылыш табарга тырыша. Атом станциясен гидроэлектростанция итеп тә, табигый энергия чыганагы итеп тә үзгәртүне карыйлар. Тик 1990нчы елларда СССРда башка проблемалар — икътисад һәм сәяси мәсьәләләр калкып чыга. Татар АЭСы төзелеп бетү фазасында туктап кала.

Энергетиклар өчен төзелгән Кама Аланы бистәсе эшсез кала. Хәзерге көндә АЭС территориясен чималга сату дәвам итә.

Надир Баһавиев: «Газ белән нефть бетсә, АЭСлар да кирәк булачак»

Татарстанның үзенең электростанциясе булмау киләчәктә ресурсларның кимүенә китерәчәк. АКШтан күчеп кайткан аэрокосмик конструктор Надир Баһавиев та шул фикердә. 

Баһавиевны еш кына «Татарның Илон Маскы» дип атыйлар. Тумышы белән Казаннан булган ракеталар төзүче 2000нче еллар башында гаиләсе белән АКШка күченә. Баһавиев АКШта үзенең ракета төзү белән шөгыльләнүче Bagaveev corporation исемле стартап ширкатен булдыра. Беренчеләрдән булып, ракета двигательләрен 3D принердан чыгара.

Надир Баһавиев хәзер Казанга күченгән. «Беренчедән, Казанны сагындым. Икенчедән, ракета төзеп ятканда башыма: „Моның белән теләсә кайда шөгыльләнә алам бит“, — дигән фикер килде. Монда да шул ук проектны алып бармыйм. Монда кызыклырак, дөнья өчен мөһимрәк проект алып барырга уйлыйм», — ди ул. Аның төп максаты — Татарстанда термотөш реакторлы энергия чыганагын булдыру. Аны төзү урыны итеп ул Югары Ослан районын сайлаган.

— Татарстанга АЭС кирәкме?

— Газ бетсә, нефть бетсә, кирәк. Чөнки алар да бетсә, бездә бер нәрсә дә калмаячак. Атомтөш станция әле хәзер кирәкми, әмма утыз, кырык елдан бернәрсә дә төзи алмасак, кирәге чыгачак. Чөнки энергия кирәк. Энергия булмаса, без атларда йөрербез дә, уклар белән атарбыз. Ә кешеләр барыбер шәһәрдә яшәргә ярата, җылылыкны ярата. Урманнарны кисүдән дә туктарга тиешбез.

Мин атом-төш реакторларга каршы. Мин термотөш реактор яклы һәм мин аны төзү ысулын да беләм кебек. Технологияне белмәсәм, берәр сәясәтче булсам: «Ярар, бездә шул утыз-кырык елга нефть, газ бар. Бернинди дә яхшырак идеяләр булмаса, АЭС төзергә кирәк», — дияр идем. Ә болай мин аңа каршы.

— Термотөш реакторлы станция төзеделәр, ди. Ул барыбер радиация чыганагы. Ул халыкка нинди дә булса куркыныч тудырамы? Риск бармы?

— Юк. Иң гади ягулык та барыбер радиоактив. Тик без бит медицинада да кечкенә радиоактив материалларны кулланабыз. Монда да ягулык шулай ук бик кечкенә күләмдә миллиграмм, микрограммнарда гына булачак. Шуңа күрә ул халыкка да, тирә-юньгә дә бернинди дә куркыныч тудырмый. Берәрсе аны урлап ашаса гына куркыныч.

— АЭС шартласа, бөтен тирә-юньгә радиация тарала, ГЭСның суы китсә, бөтен җирне су баса. Ә термотөш реакторлы станциягә берәр нәрсә булса?

— Реакторны акылсыз итеп ясасаң, уртада барыбер шартлау барлыкка килә. Әмма ул шартлау ике йөз грамм бензинны яндырган кебек кенә булачак. Акылсыз итеп ясасаң, ул ватыла ала. Һәм иң начары — пар чыгып, бөтен станцияне парга тутыра да, реактор туктый. Ә радиация ише нәрсә чыкмый да, таралмый да.

Атом-төш белән термотөш реакторның аермасы нидә?

Термотөш реактор дигәндә дә күз алдына электр станциясе килеп басарга тиеш. Тик, Надир Баһавиев сүзләренчә, ул бик массив нәрсә түгел. Реактор дигәне ярымсфераны хәтерләтүче уртача биеклектәге бина һәм шул бинадан чыгып торучы ике-өч метрлы торбадан гыйбарәт булачак икән. Аның янында генераторлы кечкенә подстанция дә кирәк. «Ул шәһәр эчендә дә була ала», — ди конструктор.

Атом-төш электростанцияләрендә уран, плутоний кебек элементлардан энергия барлыкка килә. Ә термотөштә иң кирәкле элемент — ул водород һәм аның дейтерий һәм радиоактив тритий дигән изотоплары.

— Уран, плутоний белән эшләгәндә «критик масса» дигән нәрсә бар. Бомбаларда ул унбиш кг, реакторларда йөз кг булырга тиеш. Ә монда бер вакытта реакция өчен бер микрограмм гына кирәк. Шуңа күрә бер җирдә күп күләмдә куркыныч нәрсә җыелмый. Реакция бер җирдә барлыкка килә, ягулык икенче җирдә ясала, — дип сөйләде Надир Баһавиев.

Надир Баһавиев атом-

төш белән термтөш реакторларның аермасын да аңлатты.

  1. Атом-төш реакторга 10-100 кг ягулык кирәк, термотөшкә 1 миллиграммнан әзрәк ягулык.
  2. Атом-төш реактор ватылса, әйтик, аңа самолет килеп бәрелсә, радиация тышка чыга. Термотөш ватылса, берни булмый. Самолет килеп бәрелсә дә, термотөш реактор үзе генә ватыла, радиация тышка чыга алмый, чөнки ул күп күләмдә түгел.
  3. Атом-төш ягулыкны урлап (уран, плутоний) корал, атом бомбасы ясап була. Миллиграммлы термотөштән берни ясап булмый.
  4. Атом-төш реакторның калдыклары радиоактив (шуңа күрә аны бетон плитәләр астында каплап тоталар). Термотөш реакторның калдыклары чиста.
  5. Атом-төш энергиясе кыйммәт, термотөш — арзан.

«Термотөш реакторны һәр авылга куеп була»

АЭСларны, гадәттә, су булган җирдә ясыйлар. Чөнки реакторны суытып торырга кирәк. Чернобыль дә Припять елгасында була, Башкорт АЭСын Агыйдел буенда, Кырымныкын диңгез ярында, Татарныкын да Кама елгасында төзергә тиеш булалар. Надир Баһавиев тәкъдим иткән термотөш реакторына су кирәкми икән.

— Генератор өчен су кирәк, әмма реактор өчен су кирәкми. Генератор ул газ белән, күмер белән яга торган электростанциядән аерылмый, ул шул ук нәрсә. Атом-төш реакторы өчен су кирәк. Анда су булмаса, реактор эресә, бөтен дөньяга проблема тудырачак. Ә термотөштә реакторны суытырга кирәкми.

Аны зур контейнер белән берәр якут авылына илтеп, бер тапкыр ягулык куеп китәсең дә, аннары берәр елдан тагын куеп китәсең. Эчтә кешеләргә эшләргә кирәкми, аны автоматлаштырып була, — ди ул.

Иң кызыгы — Баһавиев тәкъдим иткән реакторны киләчәктә һәр районда гына түгел, һәр авылда урнаштырып була, ди. Башта, әлбәттә, зур реактор төзеп карарга кирәк. Аны конструктор Югары Осланда төзү яклы. Ә алга таба реакторны кечерәйтеп, контейнерларга тутырып, һәр авылга куеп була. Авылның басу юлында энергия биреп торучы реактор эшләп утырсын әле, ә!

Энергия чыганаклары һәрвакыт ниндидер риск тудыра. Әйткәнемчә, ГЭСның суы китсә, бар дөньяны су баса. 2009 елны Енисей елгасында урнашкан Саяно-Шушенская ГЭСта авария булып, 75 кеше һәлак булган иде. АЭС дигәндә һәркемнең күз алдына Чернобыль, Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» фаҗигасе килеп баса. Электростанцияләр белән бәйле фаҗигаләр күп. Тик замана үзенекен таләп итә, технологик процесслар да кешелекнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тырыша бит.