Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миллилеккә бәйле тәкъдимнәр аз» - Татарстан шәһәрләрендә ял урыннары нинди булыр?

Татарстанның кечерәк шәһәрләре, районнарына да ял итү урыннарын ямьләндерүгә чират җитә. Моның өчен бөтенроссия бәйгесендә грант оту мөмкинлеге бар. Хәзер архитекторларның проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары уза. Эш төркеме вәкиле, катнаш проектлау буенча белгеч Айрат Фәйзрахманов халыкны активрак булырга өнди.

news_top_970_100
«Миллилеккә бәйле тәкъдимнәр аз» - Татарстан шәһәрләрендә ял урыннары нинди булыр?
"Татар-информ" архивы

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру проектлары презентациясе киләсе атна уртасына кадәр дәвам итәчәк. 28 майдан 30 майга кадәр konkurs.tatar сайтында тавыш биреп, федераль бәйгедә катнашу өчен ундүрт проектның уникесен сайлап алырга кирәк. Бөтенроссия конкурсы кагыйдәләре буенча, бер төбәктән 12 гариза гына кабул ителә. Татарстаннан 14 шәһәр-район теләк белдергәч, бәйгенең төбәк этабын уздырырга уйлаганнар. Бу Азнакай, Буа, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Нурлат, Тәтеш, Чистай шәһәрләре һәм Иннополис. Берничәсендә ял итү урыннары сулыкларның яр буен кертеп эшләнелә.

Дистанцион фикер алышуларга кадәр, оештыручылар халыкка анкета тутырырга тәкъдим иткән. konkurs.tatar сайтында һәм социаль челтәрләрдә сораштыруда катнашучылар үзләрендәге җәмәгать киңлекләрен ничек күзаллаулары белән уртаклашкан. Шулай итеп, һәр концепция шәһәр халкы белән килештерүнең ике стадиясен уза: беренчел фикер алышу, фикер җыю һәм дистанцион яклау. Халык проектны үз идеяләре белән дә тулыландыра ала.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, 31 майда төбәк этабында җиңгән унике шәһәр заявкалары РФ Төзелеш министрлыгы сайтына кертеләчәк. Федераль министрлык комиссиясе җәй дәвамында бу заявкаларны караячак һәм сентябрьдә көндезге этап көтелә.

— Бәйгенең икътисади ягын карасак, анда бары тик дәүләт акчасы гына дигән сүз түгел, инвесторлар да катнашырга тиеш. Халык санына карап, кайдадыр — 50, кайдадыр 70 миллион сум бирелә, шуңа республика, муниципаль программа акчалары да өстәлергә тиеш.

Бу проектның мәдәни кысалары да бар. Ял итү урыннары территорияләрендә милли чаралар уздыру күздә тотыла. Җиңгән шәһәрләрне яңа парк кына түгел, яңа чаралар да көтә.

Бу бергәләп проектлау дигән сүз, шуңа халыктан максималь фикер җыю максаты тора. Бу территорияләргә карата кызыксынуы зур булган җәмәгатьчелек белән сөйләшүләр алып барыла. Һәр шәһәр-районда фокус группалар төрле тармак вәкилләренең фикерләрен җентекләп өйрәнә, — ди Айрат Фәйзрахманов.

«Шәһәр проектларында милләтебез сүлпән катнаша»

Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, җәмәгать тыңлауларында халыктан паркларда тамак ялгап алу урыны, бәдрәфләр, самокат, велосипед, чаңгыларны прокатка алу нокталары, велосипедчылар йөрү юлы булсын иде, дигән теләкләр еш ишетелә. Сәхнәне бизәү, аны кайсы тирәдәрәк урнаштыру, утыргычлар саны, җәяүлеләргә йөрү сукмаклары кайда узарга тиешлеге буенча да фикерләр килә. Кайберәүләр фонтан кирәк дисә дә, «Бу бик чыгымлы, аны куйдырсаң, балалар мәйданчыгыннан мәрхүм калу ихтимал», - дип аңлаткач, фонтан теләгеннән кире кайтучылар да бар. Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, кайчак спортчылар да бик чыгымлы шартлар, мөмкинлекләр тудыруны сорап куя икән.

— Кызганыч, миллилеккә бәйле тәкъдимнәр аз. Казанда да андый проблема бар. Шәһәр проектларында милләтебез сүлпән катнаша. Икетеллелек турында әйтелә, татар телендә дә комментарийлар языла, тик тарих, мәдәниятне чагылдыра торган конкрет тәкъдимнәр юк диярлек. Халкыбыз шәһәрне үз итмиме, әллә ялларда күбрәк авылга кайтуы белән бәйлеме… Бу программада милләттәшләребезне актив катнашырга, үз карашларын булдырырга өндим. Читтә калмагыз, шәһәрләрне үз итегез. Туган авылыбыз — әлбәттә, чишмә башы, әмма яшәү урыны — шәһәр, — дип киңәш бирде Айрат Фәйзрахманов.

Ул милли төсмерләр белән бәйле идеяләр белән мөрәҗәгать итәргә әле берничә көн булуын искәртте. Һәр 14 шәһәрнең социаль челтәрләрдә үз төркемнәре бар, анда администраторга язарга мөмкин. Архитекторларның проектларны үзгәртергә бер атнасы гына калып бара.

Айрат Фәйзрахманов кызыклы проектлардан Лениногорскта мәчет каршында «Мәхәббәт» паркы концепциясен мисал итеп китерде. Шулай ук биредә якында гына ЗАГС бинасы. «Мәхәббәт төшенчәсен динилек белән бәйләп күрсәтү архитектор өчен, әлбәттә, катлаулы максат, әмма ул моны берләштерергә, милли бизәкләр дә кертергә тырышты», — диде.

Шул паркның проекты буенча архитектор Анастасия Блинова да безгә паркта мәхәббәт төшенчәсенең мәчет, ЗАГС биналары белән бәйлелеге гәүдәләндереләчәк, диде.

— Төп мәйдан әйләнә рәвешендә булачак. Әйләнә ул — кешеләрне берләштерү символы, тормыш түгәрәк буенча бара икәнен аңлата. Паркта гаиләгә, балаларга мәхәббәтне гәүдәләндерүче элементлар булачак. Мәдәнияткә мәхәббәт тә чагылыш табачак, чөнки Лениногорскида мәдәният учаклары җитми. Традицияләргә мәхәббәт тә тасвирланачак. Парк түбәнлектә урнашуын күздә тотып, амфитеатр да булдырылачак, — диде проект авторларының берсе, архитектор Анастасия.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Мамадышта исә, яңа проект буенча, Ошма елгасы Нократка койган урында яр буен дәвам иттерергә ниятлиләр.

— Алтын Урда вакытындагы Урта Кирмән шәһәрчеге Мамадыш тирәсендә булган. Яр буе бу тарихны истә тотып эшләнелә. Мамадышта Мәмдәш дигән сәүдәгәр тарихы да чагылыш табачак. Төбәк музее су буенда интерактив уеннар, квестлар да уздырырга ниятли. Тәтеш, Мамадыш, Нурлатта проектлар буенча татар тарихы белән бәйле элементлар булачак.

Нурлатта Кондурча елгасы яр буе эшләнәчәк. Кондурча — татар тарихы белән бәйле урын. Бу Алтын Урда вакытында Туктамыш хан Аксак Тимер белән сугышкан урын дип исәпләнелә. Тәтештәге проект тарихи Вшиха тавы белән бәйле. Болгар тарихы да кертеләчәк, — диде Фәйзрахманов.

Минзәләдә исә, су буенча алып төшүче паркта зур итеп «Минзәлә» сүзен язарга уйлыйлар. «Җәмәгать тыңлаулары барышында „Минзәлә сүзе Уфадан да күренеп торырлык булсын“ дигән тәкъдим язылды. Архитекторлар моны хуплады. Татар мәдәниятенә бәйле кызык тәкъдимнәр яңгыраса, архитекторлар аны көтеп ала», — ди Айрат.

Вшиха тавына — яңа баскыч

Тәтеш проекты буенча архитектор Алмаз Вәлиуллин ачык һавада музей оештырылачагын, анда Болгар тарихы, татарлар буенча бөтен мәгълүмат булачагын әйтте.

— Табигатьне, архитектураны, сәнгать эшләнмәләрен анализлап, дизайн кодка кертәбез. Тәтештә, район җитәкчелеге белән киңәшеп, гаджетлар өчен махсус кушымта оештырылачак. Анда, Вшиха тавына менеп, тарихи объектларны, археологик казулар үткәрелгән урыннарны күзәтергә мөмкин булачак.

Грант 50 миллион сум гына, ә барлык эшләргә күбрәк акча кирәк. Шуңа, беренче чиратта, Вшиха тавына менү баскычы һәм югарыдан күзәтү мәйданчыгы эшләнәчәк. Бүген 320 баскыч бар, аның торышы бик куркыныч. Яңа 480 баскыч буенча менгәндә, ял итәр өчен тукталышлар да булачак, — дип сөйләде архитектор.

Сүз уңаеннан, кичә Тәтеш проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Тәтеш башлыгы баскыч тоткалары яхшы, чыдам материалдан булсын иде, дигән теләген җиткерде. «Причал» кафесы, тарихи фотографияләргә нигезләнеп, колоннадалар белән борынгылыкка охшатып эшләнәчәген дә Рәмис Сафиуллов хуплады. Тәтештә шулай ук Зур Троицк урамын да туристларга җайлаштырып яңартырга телиләр.

Җәмәгать тыңлаулары кичә Азнакай районы Кара елгасы яр буе проекты буенча да узды. Проектант Әлфия Шәфыйкова сүзләренчә, яңа концепция буенча, Азнакайның көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләрен тоташтырып булачак. Бүген исә, биредә җәяүлеләр өчен елга аша куркынычсыз чыгу урыннары юк, дип әйтелде. Бу урыннан Чатыр тау да күренә.

— Актүбә уенчыклары орнаментларын куллану да тәкъдим ителә. Балалар мәйданчыгында байбаклар тормышы элементлары да кертеләчәк. Бу шәһәрнең визит карточкасы булачак. Күзәтү манарасын да байбак рәвешендә эшләү ниятләнә, — диде проектант.

Башкарма комитеттан да, халык арасында да бу урында яшеллекне мөмкин кадәр сакларга дигән теләк җиткерелде. Шулай ук проект буенча чаңгычылар трассасын кертү дә күздә тотыла. Пикник зонасында халыкка шашлык кыздыру өчен шартлар булдыруны МЧС белән килештерү кирәклеге әйтелде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да проектка зур өметләр баглый.

Елганың күп өлешен төрле программаларга кертеп эшләдек инде. Тагын бер чакрымнан артык начар урыны калган иде, шушы проектка кертергә тырышабыз. Халык белән дә очраштык, фикер алышулар күп булды. Бик матур килеп чыгачак. Чатыр тау да шушы урыннан күренә, без бит инде аның белән горурланабыз. Күзәтү мәйданчыгы, күперләр, велосипед, роллерлар, кышын чаңгы белән йөрү урыннары ясалачак. Елганы чистартып, матур чәчәкләр утыртып, бик ямьле урын булыр дип күз алдына китерәбез. Ул якта зур бассейн, стадионыбыз бар, икенче ягында теннис буенча зур спорт комплексы булачак. Инвесторлар кафелар ачабыз дип хыялланалар. Бергәләп җиңеп чыксак, елга яр буенда эшләр тәмамланыр иде. Бу проект буенча безгә 75 миллион сум акча бирелергә тиеш. Башка чыганаклардан тагын 20-30 миллион акча кушып, шушы эшләргә 100 миллионнан артык акча сарыф ителәчәк, — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә район башлыгы.

Кукмара проекты архитекторы Константин Самарцев Нурминкә елгасы яр буе үсеше буенча концепция ясаулары турында сөйләде.

— Шушы җирлеккә хас һөнәрчелек, кәсепчелек үзенчәлекләре исәпкә алыначак. Кукмарада савыт-саба җитештерү, киез итек басу, тегү фабрикасы да бар. Кукмара нәрсәсе белән дан тота — төрле элементлар рәвешендә дизайн кодта исәпкә алыначак. Амфитеатрларда, өске япмаларда, сәүдә павильонында тасвирланачак, — ди ул.

Аның сүзләренчә, халык, нигездә, балалар мәйданчыгы, пляж сорый. Мәктәптә «Идеальный день на набережной» темасына инша да яздырганнар.

Айрат Фәйзрахманов уңай күренешләрдән паркларда икетеллелек проблемасы юкка чыга баруын атады.

— Элек бу проблема турында гел әйтә идек, хәзер ул әйтмичә дә эшләнә торган әйберләр рәтендә. Һәр архитектор аны үтәргә тиеш, — диде ул.

Айрат Фәйзрахманов район үзәкләрендә, кече шәһәрләрдә халыкның үзгәрүе сизелә, дигән фикердә.

— Шәһәрләшә бара кеше. Ял итү рәвеше үзгәрә, күбрәк урбанизацияләнә. Элек машинада килеп, шашлык пешереп, музыка тыңлап ял иттеләр, төрлелек юк иде. Ә бу парклар төрле аудитория өчен каралган ял итү урыннары булачак. Шуңа күрә алдан ук конкрет тәкъдимнәрен җиткерергә теләүчеләр ашыксыннар, — дип киңәш бирде.

  • Бәйгенең төбәк этабы җиңүчеләрен халык һәм экспертлар советы бергә билгеләячәк. Тавыш бирү 28 майдан 30 майга кадәр konkurs.tatar сайтында узачак. Нәтиҗәләр 31 майда игълан ителә. Җиңгән проектлар ике ел эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
  • Өч ел эчендә Татарстаннан 18 проект 1145 миллион сум күләмендә грант откан. 2019 елда «10-20 мең халкы булган кече шәһәрләр» номинациясендә 55 миллион сум күләмендә грантны Мамадышта табигать-спорт комплексы проекты җиңгән. Быел Зәй, Баулы, Лаеш та җиңгән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100