Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ятып калганчы, атып кал»: Камал театры артистлары коронавирустан вакцинациягә килде

Бүген Г.Камал театры артистлары — Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Мәрьям Йосыпова Казанның 18нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты. Башта артистлар антитәнчекләрен тикшерү өчен кан анализы бирделәр. Аннары аларны терапевт кабул итте.

news_top_970_100
«Ятып калганчы, атып кал»: Камал театры артистлары коронавирустан вакцинациягә килде
Салават Камалетдинов

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров 82нче яше белән бара. Аның фикеренчә, үзеңә дә, башкаларга да йоктырмас өчен прививка бик кирәк.

— Театрда шактый кеше вакцина ясатты. Барысы да яхшы булыр дигән ышаныч бар. Без кешеләр белән аралашабыз бит, өйдә генә ятмыйбыз, шуңа күрә ясатырга кирәк дип уйлыйм. Үзеңне уйламасаң, башкалар турында булса да уйларга кирәк. Безнең вакцина начар булса, чит илдә аны сатып алмаслар иде, — ди Әзһәр абый.

Әле бер ел элек кенә шушы зәхмәт тарала башлагач, ул башта бу вируска ышанмаганын таныды, якын туганының үлеменнән соң фикере үзгәргән.

— Апамның яман шеш белән авырган улы ковид йоктырып үлеп китте. Азнакайда яши иде энекәш, 60 яше туласы иде, аңа эләкте, коткарып кала алмадылар. Көчле чир белән авырган кешеләргә эләксә, аларны алып китә икән инде ул. Бәлкем, кемнәрдер прививканы кирәкми дип тә уйлыйдыр, ләкин монда инде «ятып калганчы, атып кал» диләр бит.

Театрга эшкә дә гел битлек белән йөрдек, хәзер дә шулай. Битлек кирәк инде, кисеннәр! Әйтәләр икән, тыңла инде! Түзәргә кирәк. Иң матур вакытлар, җәй җитә. Авырып ятарга язмасын. Мөмкин кадәр сакланырга. Билгесез бит кайчан бетәсе. Грипп кебек ел саен булачак инде ул, — дип саный Әзһәр Шакиров.

Артист иммунитетын ныгыту өчен физик күнегүләр дә ясаганын әйтте. Соңгы елларда диңгезгә бармаса да, санаторийларга йөреп тора икән.

— Кешеләргә дә әйтәм: чит илгә берүк бармасыннар инде. Мин барырга кирәкми дип уйлыйм. Монда бит организм күнеккән. Анда икенче төрле. Мин Хаҗга бардым, монда 27 градус салкын иде февральдә, тегендә 35 градус эссе. Кеше телиме-теләмиме авырый, чөнки организм яраклашырга омтыла, — диде ул.

Әзһәр Шакиров 23 нче мартта спектакльдә уйнарга җыенуын да әйтте.

«Безнең вакцинаны ышанычлы дип сөйлиләр…»

Татарстанның атказанган артисткасы Мәрьям Йосыповага 54 яшь, ул да коронавирус белән авырмаганын әйтте.

— Аллаһка шөкер, авырмадым. Бер дә авырыйсым килми, шуңа вакцинация кирәктер дип ышанып килдем. Алай икеләнүләр булмады. Безнең вакцинаны ышанычлы дип сөйлиләр. Халыкта инде төрле сүзләр бар, әле өйрәнелмәгән дип, кеше теләсә нәрсә сөйли, уйдырмалар да күп. Ул сүзләргә карап тормадым, мин үзем ышанам, — дип сөйләде артист.

Үзе вакцинациягә килгәнче, инде прививка ясаткан таныш-белешләренең процедураны ничек кичергәннәрен сорашкан.

— Мәскәүдән танышым шалтыратты, беренчесеннән соң температурасы бераз булган, икенче көнгә хәле яхшырган.

Туганнарым арасында каты итеп авыручылар булды, ике җизни хастаханәдә ятып чыкты, хатыннары аяк өсте кичерделәр. 

Мин гел сакланып йөрергә тырыштым инде. Беренче заманда перчаткаларны да салмадым, гел маска кидем. Битлекне фатир ишеген ачуга киям, подъезддан чыккач, урамда салып торам. Транспорт, кибеттә гел маскадан инде. Сакланмыйча булмый. Мин башыннан ук ышандым бу вирус булуына. Вакцинаны да ясатырга кирәк дип уйлыйм. Грипптан да кадаттым, — дип сөйләде Мәрьям апа Йосыпова.

 «Улым ясатырга кушты»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева нәкъ менә бүген, изге җомга көнне ясаткач, вакцинация хәерле узачагына өмете зур булуын әйтте. Үзе авырмаса да, якыннары бу чирне инде кичергән.

— Улым, 27 яшьлек оныгым авырды. Улым җиңелчә кичерде, оныгымныкы авыррак булды. Инфекция эчәк трактына эләккән иде. Без аралашмаска тырышабыз. Ишек аша гына берәр нәрсә килеп тапшырып китәләр. Ярты елдан артык беркем белән дә сәбәпсез элемтәгә кермәскә тырышам.

Гел изоляциядә булу туйдырды, ул бик кыен. Массакүләм спектакльләрдән дә безне инде алдылар. Әле мартта гына уйнарга рөхсәт итә башладылар. «Исәнме, улым», «Бабайлар чуагы”нда уйнадык. Соңгы өч айда уйнаган юк иде.

Мин кешеләр белән тыгыз аралашуны сагынам. Гомерем буе театр дип яшәдем, театр — минем өем, гаиләм.

Ясатыргамы-юкмы дип икеләнеп йөргәндә, улым «эшләргә кирәк, әни» дип әйтте. Театр да шушы эшләрне оештырырга булышты. Театр ниндидер өмет бирде. Куркып яшәгәнче, ясатыйм әле, дидем. Кешеләргә дә шуны киңәш итәм. Мин дә 80 яшемә җитеп ясаткач, кешеләргә киңәш итәргә хокукым бар дияр идем.

Бүген җомга көн, хәерле булсын, шифасы тисен дип ышанып килдек. Ул афәт китсен инде мәңгелеккә, — дигән теләген җиткерде Наилә апа.

Артистларга прививкадан соң сакланырга, салкын тидермәскә тырышырга киңәш иттеләр. 21 көннән аларга вакцинациянең икенче этабына килергә кирәк булачак.

Табиб-эпидемиолог Ландыш Каһирова сырхауханәдә вакцинация өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп узды.

— Хәтта ял көннәрендә дә ясыйбыз, көненә барлыгы 90нан артык кешегә вакцинация үткәрәбез. Предприятиеләр дә күп. 3 меңнән артык кешегә прививка ясадык, — дип сөйләде табиб.

10 март көнне коронавирустан прививканы Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов та ясаткан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100