Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икмәксез калган чак: Казанның №3 икмәк заводын ябып, урынына йортлар салырга җыеналар

Казан һәм Татарстан халкын 1939 елдан бирле икмәк һәм камыр ризыклары белән тәэмин иткән 3 нче икмәк заводын ябарга җыеналар. Мең ярым тирәсе кеше эшсез, ә Казанның данлыклы иписез калуы бар. Эшчеләр, заводны саклап калуларын сорап, Татарстан һәм Россия Президентларына петиция язганнар.

news_top_970_100
Икмәксез калган чак: Казанның №3 икмәк заводын ябып, урынына йортлар салырга җыеналар
Энҗе Габдуллина

Латыйпов урамындагы өч гектар тирәсе территорияне тәшкил иткән 3 нче икмәк заводын ябу, ә аның урынына торак йортлар төзү турында хәбәр завод эшчеләренә дә, Казан халкына да аяз көнне яшен суккан кебек булды. Чөнки заводта эшләүче мең ярым кеше эшсез, ә халык яратып өлгергән икмәксез калачак. Эшчеләр, бу гаделсезлек белән килешергә теләмичә, Татарстан һәм Россия президентларына исеменә петиция язган.

Дүшәмбедән бирле завод алды тынып тормый. Эшсез калудан курыккан кешеләр җыелыша, әле бер якка барып таптана, әле икенче якка.

Завод каршындагы «стихияле митингка» бүген унга җыелыша башлаган булганнар. Мин килгәндә завод каршында биш-алты кеше йөренеп тора иде. Ирләр тәмәке тарта, завод ябылу турында сөйләшә. 3 нче икмәк заводы шәһәр уртасында урнашкан, завод биналарына кечкенә генә кибетләре дә терәлеп тора. Кибет эче тулы, тышында халык чиратка басып, икмәк алырга җыелган. Завод каршындагы хатыннар шул чиратларга күрсәтеп, продукцияләрен мактады.

Безнең завод бернинди зарарлы калдыклар чыгармый. Бөтен Вахитов районына яңа пешкән ипи исе генә тарала монда! Казанның бөтен районнарыннан ипи алырга безгә киләләр. Бу көннәрдә безнең бөтен продукциягә зур ташламалар. Халык та ияләнде, яратты безнең ризыкларны. «БКК» да эшләүчеләр үзләре пешергән ипине алмый, нишләптер безгә килеп алалар. Күз алдына китерәсезме?» — ди нәрсә эшләргә дә белмәгән завод эшчеләре.

— Бик яратып алам. Шәһәр уртасында, җайлы урында урнашкан. Көн дә киләм, 3 нче заводның ипиен генә алам. Ябулары бик начар. Бик әйбәт продукцияләре, — дип сөйләде кибеттән ике пакет продукция күтәреп чыгып баручы Шамил абый.

Гомумән, 3 нче икмәк заводының даны һәм дәрәҗәсе бар. «Апама кунакка килгән идем. Менә 3 нче завод икмәген алырга килдек. Бик тәмле пешерәләр. Ябарга йөриләр дисезме? Япмасыннар инде, бик начар булачак икән», — диде бу хәл белән таныш булмаган чиратта торган ике апа.

Завод эшчеләреннән ябылу турында сүзләрнең кайчан чыкканын сорадым.

— Яңа елдан соң барлыкка килгән мәгълүмат бу. Моңа кадәр дә «ябалар икән» дигән сүзләр чыгып алган иде. Ул чакта бары сүзләр генә иде. Ә хәзер инде рәсми рәвештә ябабыз диләр, тик шулай да әле документлар юк. Безне «БКК» белән (Күмәч-кондитер комбинаты — ТИ) берләштерәләр дигән мәгълүмат бар. Безнең бөтен җитештерү эшләнәмәләре дә шунда күчәчәк икән. Ягъни, заводны ябып, җирне торак йортлар салу өчен сатачаклар. Әлбәттә, без — эшчеләр канәгатьсезлек белдерәбез, петиция яздык.

Завод 1939 елдан бирле эшли бит инде. Безнең ассортимент та бик зур. Әле без Казанны гына түгел, бөтен Татарстанны туендырабыз. Бөтен Россия безнең чәк-чәкне белә. Ул — Татарстанның визит карточкасы. Бөтен күргәзмәләргә дә безнең чәк-чәкне алып баралар. Президент та бүләккә безнең чәк-чәкне бирә. Ә хәзер мең ярым тирәсе кеше эшсез калдырырга телиләр, — дип сөйләде завод эшчеләре.

Иртә таңнан алар завод алдын таптый. Телевидение дә чакырталар, социаль челтәрләрдә дә язмалар урнаштыралар.

Бөтен көчләре белән эш урынын саклап калырга тырышкан кешеләрне берәрсе ишетәме?

«Бер завод та акчаны бездәге кебек түләми»

3 нче икмәк заводы да, Адоратский урамында урнашкан «Күмәч-кондитер комбинаты» да «Ак Барс» холдинг компаниясене милке булып санала. «Ак Барс» холдинг компаниясе 1 марттан 3 нче икмәк заводы заказларын комбинатка тапшырып, завод территориясен чистартырга уйлый.

Хәзерге көндә заводта алты цех эшләп килә. Икмәк 3 нче заводның 80 процент керемен тәшкил итә икән. Көнгә 60 тонна икмәк-күмәч, 3,5 тонна кондитер ризыклары, 2,5 тонна чәк-чәк һәм 0,5 тонна торт җитештерә. 3 нче икмәк заводы мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр, шулай ук якын тирә төбәкләрне икмәк-күмәч продукциясе белән тәэмин итә.

Эшчеләр сүзләренчә, «Күмәч-кондитер комбинаты» ның куәте ике оешманы кушып эшләтерлек дәрәҗәдә түгел.

— Без эшләүдән баш тартмыйбыз, без эшләячәкбез. «БКК»ның куәте дә җитмәячәк бит. Ике заводны бергә кушып куйганнарын күз алдыгызга китерегез. Йөз егерме тонна икмәк җитештерелә дигән сүз бу бер көнгә. Әле бу икмәк кенә, кондитер эшләнмәләре турында әйтмәгәндә. Аларны бөтенесен дә бер заводта җитештерү, бөтен Казан һәм ярты Татарстанга тарату — реаль әйбер түгел, — ди исемен әйтергә теләмәгән бер ханым.

Ягъни, 1 марттан 3 нче завод цехлары заказсыз калса, эшчеләр дә шул көннән эшсез кала дигән сүз. Андый очракта эшчеләргә ике ай алдан кыскартулар турында хәбәр итәргә, яки башка җиргә урнашу өчен вариантлар тәкъдим итәргә тиешләр. Эшчеләр сүзләренчә, әле андый-мондый сүзләр ишетелми. Шуңа өстәп, 3 нче завод эшчеләре тотрыклы хезмәт хакы булган урыннан китәргә теләми. «Бер завод та бездәге кебек түләми акчаны», — ди алар.

— Мең ярым кеше эшсез калачак. Бөтен җирдә дә Президент тарафыннан «эш урыннарын югалтмагыз» дигән сүзләр әйтелә. Безнең завод яхшы тәэмин ителә, хезмәт хакы да, аванс та вакытында түләнә. Бер завод та бездәге кебек итеп түләми акчаны. Безнең директоры кебек бер завод та ярдәм итеп тормыйлар.

Безне кушарга теләгән заводта хезмәт хакы вакытында түләнми. Кешеләр бер хезмәт хакыннан икенче хезмәт хакына яши бит. Шуңа өстәп, кредитлар да өстән басып тора бит. Кешеләр, финанс хәлен тотрыклы итү өчен хезмәт хакы тотрыклы һәм вакытында бирелә торган шушы 3 нче заводка килә эшкә.

Мең ярым кеше «бортның теге ягында», беркемгә кирәкмәгән булып калачак. Путинның «эш урыннарын сакларга» дигән сүзләре кайда? Нигә безне ишетмиләр? Нигә безгә ярдәм итәргә теләмиләр? — дип сөйләде Олег Николаев.

Шул исәптән, данлыклы 3 нче икмәк заводында Казан халкы гына эшләми. Арча, Лаеш, Питрәч кешеләре дә эшсез калачак дигән сүз бу.

— Эшчеләр районнардан да килеп эшлиләр. Инвалидлар күп эшли. Пенсия алды яшендәгеләр дә күп. Алар бөтенесе дә эшсез кала дигән сүз бу. Монда күп кеше 30 еллап эшли инде. Шуңа күрә ирләрен дә, балаларын да, оныкларын да алып килгәннәр. 3 нче икмәк заводы — гаилә заводы кебек. Иртән вахта машинасы килеп ала, кич белән кайтарып куя. Тагын шундый оешмалар бармы соң? — дип сөйләде Олег абый.

Халык: «3 нче завод ипиләре аерылып тора»

Әйткәнемчә, завод продукциясен Казан халкы ярата.

Журналист Рифат Каюмов исә 3 нче икмәк заводыннан башка бер җирдән дә икмәк алмавын белдерде. «Ипи пешерү миче аласы булыр инде», — ди ул.

— Бу хәбәрне бик авыр кабул иттем. Берничә ел дәвамында 3 нче икмәк заводының продукциясен алабыз. Бигрәк тә ак ипиен яратам һәм чәкчәкләрен. Әби исән чагында нәкъ менә 3 нче икмәк заводының алтынчы цехы җитештергән чәкчәкне сорый торган иде. Авылда үзләре дә пешерәләр, ә кибеттән фәкать шуларныкын соратып ала иде. Берәр мәҗлес булса, һаман шуннан алырга тырышабыз чәкчәкне.

Көн саен аларның ипиен алып өйрәнлегән. Кибеткә соңрак керсәң, ул калмый да. Заводның шәхси киоскларына да керештерәм. Берьюлы төш тирәсендә кердем, өч тирәсе ипи калган. «Бу кичәге ипи мәллә?» — дип сорадым. «Юк, бу иртә белән китергән ипи өчәү генә калды. Безгә ипи ике тапкыр килә. Берсе — төшкә кадәр, берсе — төштән соң», — ди. Халык алып бетерә, ярата, димәк. Аерылып тора аларның ипиләре.

Башкаларныкы белән чагыштырганда да, 3 нче заводның ак ипие таралмый һәм организмны да авырайтмый. Алар да ябылса, алай тәмле итеп ипи пешерүче тагын булыр микән. Йә шул рецепт белән пешерсеннәр инде, йә үзебезгә ипи пешерү миче аласы була инде, — дип сөйләде ул. 

«Ак Барс»: «Завод… ипи ашау кимегәнгә күрә ябыла!»

«Вечерняя Казань» язуынча, «Ак Барс» холдинг компаниясенең матбугат хезмәте икмәк җитештерүне оптимальләштерергә һәм Казан үзәгеннән 3нче номерлы икмәк заводы егәрлекләрен БКК мәйданчыгына күчерергә ниятләгәннәрен раслаганнар.

«Компаниядә билгеләп үтүләренчә, соңгы унъеллыкта Россиядә бер кешегә исәпләгәндә икмәк куллану елына 66 килограммнан 49 килограммга кадәр кимегән (26% ка), Татарстанда да шундый ук тенденция күзәтелә. „2011 елдан башлап‚ 3нче Казан икмәк заводы‘ АҖ җитештерү күләмнәре 36 процентка кимегән, 2021 елда җитештерү куәтләренә уртача йөкләнеш 60 проценттан артмаган. ‚Булочно-кондитерский комбинат‘ АҖдә дә шундый ук хәл булды, анда куәтләргә йөкләнеш 62 процент тәшкил итте“, — дип хәбәр итте холдингның матбугат хезмәте», — дип яза «Вечерняя Казань».

Ягъни, ике икмәк җитештерү предприятиесе хуҗасы булган «Ак Барс» холдингы бер кешегә икмәк куллану күпме булуын исәпләп чыгарган һәм заводны гомерлеккә ябып куярга ниятләгән. Төп сәбәп исә — икмәк ашаучыларның кимүе икән.

Бу урында күз алдына завод каршысында нишләргә белмичә, төпчеген әле бер кулына, әле икенче кулына алып, тиз-тиз генә тартырга һәм тынычланырга теләгән абый үзе һәм аның әйткән сүзләре килеп баса.

«Монда торак йортлар төзеләчәк икән. Кемгәдер бик кирәк инде, кемгәдер бик отышлы. Шәһәр уртасы, җире кыйммәт, территориясе төзекләндерелгән, коймалар төзисе юк. Эчендә берничә йорт төзисе дә, шуның белән шул. Ә эшчеләрне чыгардылар да, ташладылар…»

Петиция

3 нче икмәк заводын һәм эш урыннарын саклап калуны сорап язылган петиция сишәмбе көнне башланып китте. Хәзерге көндә аңа алты меңнән артык кеше кул куйган.

«Без, „Казанның 3 нче икмәк заводы“ АҖ эшчеләре, әлеге хәлгә битараф калмавыгызны һәм эш урыннарын югалтуга юл куймауны сорыйбыз. Эшчеләрнең күбесе, кредитлары, кечкенә балалары белән, эпидемиологик яктан авыр чорда акчасыз калачак. Халыкның барлык катламнары өчен тарихи яктан әһәмиятле булган җитештерү туктатылуына юл куймауны һәм Татарстан Республикасы һәм якын-тирә районнар буенча сыйфатлы икмәк продукциясе эшләп чыгаруны туктатмавыгызны сорыйбыз», — дип яза завод эшчеләре.

Депутат һәм министрлык фикере

Икмәк заводы ябылуга мөнәсәбәтен ачыкларга теләп, берничә кешегә шалтыраттым. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән, хәзер ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев белән сөйләштем. Ул бу яңалык белән хәбәрдар булуын әйтте. «Монда фейклар да булырга мөмкин», — диде. «Кешеләр канәгатьсезлек белдерә, эш урыннары сакланмый», — дигәч, «Алар көн саен бер ишектән кереп йөреп күнегелгән, шуңа аларны аңлап була», — диде һәм министрлыкка шалтыратырга киңәш итте.

Министр урынбасары Ришат Хәбиповка шалтыраттым. «Мин ул икмәкне контролировать итмим», — диде ул. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин — турыдан-туры бу вакыйгага катнашы булган җитәкче дә сүзсез калырга теләде. «Матбугат хезмәте аша эшләгез», — диде җитәкче абый.

Ә матбугат хезмәте министрлыкның позициясе холдингныкы белән бер булуын белдерде. «Икмәк заводлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, бердәм мәйданчыкта икмәк җитештерүне концентрацияләү буенча инвестицион проект эшләнде. 

2020-2021 елларда «3 нче Казан икмәк заводы» мәйданчыгында инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча төрле сценарийлар, аерым алганда, туңдырылган икмәк-күмәч продукциясе җитештерүне оештыру каралды. Проектны инвестицияләрнең кыйммәт булуы (1,2 млрд. сумнан артык) һәм туңдырылган продукция базарының югары конкурентлыгы аркасында кире кактылар. 

2021 ел дәвамында «Күмәч-кондитер комбинаты» инвестиция проекты финансланган һәм тулысынча гамәлгә ашырылган. Проект кысаларында өч җитештерү линиясе, запаслау җиһазлары урнаштырылган, экспедиция реконструкцияләнгән һәм заказларны комплектацияләү системасы урнаштырылган. Мәйданчык җитештерү күләмен икеләтә арттырырга һәм персоналны күчерүгә тулысынча әзер. Җитештерү персоналын күчерү буенча эш оештырылган», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Министрлык 3 нче икмәк заводы эшчеләре эшсез калмаячак һәм хезмәт хакы сакланачак дип белдерә. «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ хезмәткәрләренең исемлеге 1 070 кеше тәшкил итә. Штатның бер өлеше предприятиедә (фирма сәүдә һәм менеджментының 300 гә якын хезмәткәре) эшен дәвам итәчәк. Икмәк-күмәч цехларының җитештерү персоналы (270 кеше) тулысынча күчереләчәк.

Өстәмә җиһазларны монтажлаганнан соң март аенда кондитер производствосы персоналы тулысынча күчереләчәк: чәкчәк, токмач, торт (170 кеше). Транспорт цехы (150 кеше) һәм ярдәмче эшчеләр тулысынча күчерелә. Заводның һәр хезмәткәре белән эшкә урнашу һәм хезмәт өчен түләү шартлары мәсьәләләре буенча индивидуаль эш алып барыла. «Күмәч-кондитер комбинаты»нда тариф ставкаларының һәм персоналның вазыйфаи окладларының дәрәҗәсе «3 нче Казан икмәк заводы»ныкы белән туры килә яки аннан артып китә», — ди министрлык.

Эшсезлек арта...

Кредитлары, кечкенә балалары белән эшсез һәм акчасыз калган меңнән артык кеше һәм алар җитештергән продукцияне чын күңелдән яратып сатып алган Казан һәм Татарстан халкы өчен 3 нче икмәк заводының юкка чыгуы нәрсә белән тәмамланачак? 1939 елны эшли башлаган, сугыш, хәтта бандитизм чоры булган 90 елларны да исән-имин сакланып калган данлыклы заводның тамыры эпидемиологик яктан авыр 2022 елда чабылырмы?

Эшсезлек арта, шул исәптән пандемиягә бәйле рәвештә дә. 2020 елда Татарстанда эшсезлек алты тапкыр арткан дигән рәсми мәгълүмат чыккан иде. Һәр эшләп торган предприятие сакланырга тиештер бит. Шуның өстәвенә эшләп торган предприятие ябыла, җирләре сатыла, ә яңалары төзелми. Муеннан кредитка баткан халык нәрсә эшләргә тиешлеген җитәкчеләр дә, хакимият тә әйтми. Оста гына ябалар да куялар, саталар да җибәрәләр. Меңләгән кешене эшсез, халыкны иписез калдырганда министрлыкның холдинг белән бер фикердә булуы да үзәккә үтә торган. Хакимият тарафыннан бернинди яклау өмет итеп булмый торган заманда яшибез. Районнардагы эшсезлектән качып, шәһәргә килеп эшләүчеләрнең дә өмете өзелер инде. Инвестицион проект дигән булып, гади эшчеләр язмышы белән уйный түрәләребез. Меңләгән халыкны урамга чыгарып бастыргач, ул нинди инвестицияләр булсын?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100