Кырмыска үрчетүче Рөстәм Садретдинов: «Фатирны пычратмый, тавыш һәм ис чыгармый…»

«Кем ул мирмикипер?» дигән сорауга җавапны Чаллы егете Рөстәм Садретдинов төгәл белә. Ул бүгенге көндә фатирында Мексика, Америка һәм Россия төбәкләреннән кайтарылган сигез төрле кырмыска үрчетә.

Кырмыска дигән сүзне ишетүгә, уйлар балачакка алып кайта. Ояларына салам куеп, кырмыскаларның әче кислотасын ялый идек. Аяклары сызлап интеккән әбиемнең, кырмыска оясына басып аякларын дәвалаганы, соңыннан, рәхмәт йөзеннән, аларны бер килограм шикәр комы белән сыйлаганы да истә. 

Табигый шартларда кырмыска күрсәтеп беркемне дә шаккатырам димә инде син. Ә менә кырмысканы фатирында үрчетүче турында ишетү гаҗәпкә калдырды. 

Вак җирән кырмыскаларның үзебезгә дә «кунакка» килгәннәре булды, анысы. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бу проблема белән еш очраша. Дөресен генә әйткәндә, бер дә: «Нинди эшчән, булдыклы бөҗәкләр болар!» — дип сокланып утырмадык. Әрсез кунаклардан тизрәк котылу җаен карадык.

Ә менә Чаллы егете Рөстәм Садретдинов кырмыскаларны дөньядагы иң акыллы, иң зирәк җан ияләре дип саный. Ул «Интертат»ка аларның «дөрес» төрләрен үрчетергә өйрәтте. 

Пешекчедән мирмикиперлыкка

Рөстәмнең бөҗәкләр белән кызыксынуы кечкенә вакытта ук башланган. 

«Мин, башкалар белән туп тибәсе урынга, кырмыска оялары эзләп табып, сәгатьләр буе шуларны күзәтеп утыра идем. Кырмыскалар үзара нык бәйләнештәге бөҗәкләр. Алар кешеләр кебек үк аралашалар, мыеклары аша бер-берсенә мәгълүмат тапшыралар, зур бер гаилә булып яшиләр. 

Үземнең уйлавымча, мин биология, табигать белән бәйле берәр юнәлештә белем алырга тиешле яшүсмер идем. Ләкин тормышым, күпчелек балаларныкы кебек, билгеле бер стандартлар буенча китте. Мәктәпне бетергәч, әти-әниләр сүзен тыңлап, бөтенләй башка уку йортына кердем. Аны тәмамлагач, пешекче булып, соңрак иҗтимагый туклану өлкәсендә инженер-технолог булып эшләдем. 

Тормышымда булган бер авыр вакыйга мине балачак мавыгуыма кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Яман шеш авыруын җиңә алмыйча, энем мәңгелеккә китеп барды. Аңа нибары ун яшь иде.

Мине туганымны югалтуның ачы кайгысы басты. Игътибарымны башка нәрсәгә юнәлтергә, алга таба яшәр өчен ниндидер шөгыль-юаныч табарга кирәк иде. 

Шул вакытта мин мирмекология белән яңадан кызыксына башладым, бирелеп әлеге фәнне өйрәндем. Бу турыда бик күп укыдым, үземнең тәҗрибәләремне үткәреп карадым. Беренче формикарийларымны ясап, кырмыскаларның үрчетергә иң җиңел булган төрләрен җибәрдем», — ди ул. 

Мирмекология — энтомологиянең кырмыскаларны фәнни өйрәнүгә багышланган бүлеге. Элекке мирмекологлар кырмыскаларны җәмгыятьнең идеаль формасы дип санаганнар, хәтта, аларны күзәтеп, кешелекнең кайбер проблемалар хәл итәргә омтылганнар. Кырмыскалар дөньясы социаль системалар эволюциясен өйрәнү өчен уңышлы модель булып хезмәт итә, дип яза Википедия.

Кайсы кырмысканы тоту 18 яше тулганнарга гына рөхсәт ителә?

Рөстәм әйтүенчә, бүгенге көндә Россиядә мирмекология җитди үсеш кичерә. Ләкин Татарстанда моның белән кызыксынучылар бик аз.

Чаллы мирмикиперының фатирында бүген сигез төрле кырмыска гаиләсе яши. Рөстәмнең формикарийларында Myrmica rubra, Tetramorium дигән Татарстан төрләреннән тыш, Америка, Мексика һәм Россиянең башка төбәкләреннән кайтартылган кырмыскаларны да күрергә була.

«Якын арада Австралиядән яңа төр кырмыска кайтып җитәргә тиеш. Аны миңа почта яки китереп бирү хезмәтләре аша инкубатор шартлары тудырылган махсус пробиркаларда җибәрәләр. Барлык бөҗәкләр дә, башка илгә чыгар алдыннан, бик катлаулы теркәү процессын үтә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Австралиядә миңа җибәреләчәк кырмыска патшабикәсе «документлар ала», — дип көлә Рөстәм. 

Кырмыскаларның якынча 9 мең төре билгеле, алар бөтен җир шары буйлап таралган. Россиядә — 300, Татарстанда — 40лап төре очрый. Бездә, аеруча, җирән урман кырмыскасы (Formica rufa) һәм кара бакча кырмыскасын (Lasius niger) еш күрергә була, дип яза татарча Википедия.  

Рөстәм Россия һәм чит ил мирмипикерлары белән тыгыз элемтәдә тора.

Кырмыскалар үрчетү Европа илләрендә, Америка, Австралиядә зур үсеш алган. Без кырмыскалар белән дә алмашынабыз, үзара тәҗрибә уртаклашабыз. Рус телендә әлеге юнәлеш буенча мәгълүмат бик аз. Шуңа күрә кырмыскаларны карау буенча киңәшләрне чит ил кешеләреннән сорарга туры килә. Алар белән төрле форумнарда аралашабыз, — ди ул. 

Барбатус (рogonomyrmex barbatus) дигән кырмысканы Рөстәмгә Техас штаты мирмикиперы өйрәнү өчен җибәргән. «Бу кырмысканы тоту бары тик 18 яше тулган һәм тәҗрибәле мирмикиперларга гына рөхсәт ителә. Барбатус — Шмидт шкаласы буенча өченче урында торучы бөҗәк. Аның кислотасы аеруча сизгер кешеләргә анафилактик шок дәрәҗәсенә кадәр аллергия бирергә мөмкин», — дип сөйләде Рөстәм.  

Шмидт шкаласы — элпәканатлыларның тешләү көчен һәм кеше өчен ни кадәр куркыныч булуын билгеләүче шкала. Бал кортлары һәм шөпшәләр турында бик күп хезмәтләр авторы, Америка энтомологы Джастин Шмидт хөрмәтенә аталган. 

«Һәр кырмысканың ояда үз роле бар»

Кырмыскаларны карауның бер авырлыгы да юк. Мин аларны төренә карап тукландырам. Аларның рационы төрле ярмалар һәм орлыклардан тора. Кайбер төрләрен көн саен ашатырга да кирәкми. Мәсәлән, messor muticus дигән безнең Россия далаларында яшәүче кырмыска үрчетү өчен бик уңайлы. Бу кырмыскалар җәмгыятендә солдатлар, эшчеләр һәм патшабикә бар. Эшче кырмыскалар берничә көнлек запасны азык саклау камераларына алдан әзерләп куялар. Формикарийны өч-дүрт көнгә бер тапкыр дымландыру гына сорала, — ди ул. 

Кырмыскаларга, атнасына бер тапкыр булса да, аксымлы ризык бирелергә тиеш икән. Моның өчен Рөстәм төрле таракан һәм кортларны аерым контейнерда үрчетә. 

Башка экзотик төрләреннән аермалы буларак, бездә яшәүче кырмыскаларны кышкылыкка йоклатырга кирәк. Рөстәм узган ел бу тәҗрибәне үткәреп — бер формикарийны суыткычка урнаштырган. Яз көне гаилә тулысынча терелгән, үзләрен бик яхшы хис иткәннәр. Рөстәм быел да да шул ук тәҗрибәне кулланырга җыена.

Кырмыскаларымның берничә төре табигатьтә көз җитүен чамалыйлар — хәлсезләнделәр, бер урынга оешып утыра башладылар, — дип сөйләде ул.  

Мирмикипер формикарийлар өчен органик пыяла, агач, гипс, итонг кебек төрле материаллар куллана. Махсус уемнар, ягъни кырмыска юлларын фрезер станогында ясый.

Һәр кырмысканың гаиләдә үз роле бар. Кемдер ашарга юнәтә, кемдер ояны саклый. Кемдер бала карый, ризыкны ваклап, аларны ашата, урыннарын чистарта. Бер төркем кырмыскалар бары тик патшабикә өчен генә җаваплы. Кырмыскалар өчен киләчәк буынны саклау, гаиләне арттыру иң мөһим бурычлардан санала. Табигатьтә бер кырмыска оясына икенчеләренең һөҗүм оештырган очраклары еш була. Әгәр гаиләсенә куркыныч яный икән, кырмыскалар махсус кислоталарын сиптереп, йомыркаларын яки яңа туган балаларын чит кырмыскалардан яклыйлар. Алар, ике дә уйламыйча, үз-үзләрен корбанга китерергә дә сәләтле. 

Эшче кырмыскаларның гомере ике-өч елдан артмый. Барлык уңай шартлар тудырылса, патшабикә егерме елга кадәр яшәргә мөмкин. Ул даими рәвештә йомырка сала. Нәсел үрчетү биопауза вакытында гына тукталып тора, — дип сөйләде Рөстәм. 

Кырмыскалар бик йорт җанлы бөҗәкләр. Алар бик сирәк очракларда гына формикарийдан чыгып, фатир буйлап «сәяхәткә» китәләр. Рөстәм, патшабикәдән аерым, үзе генә көн күрә торган кырмыскаларның бик аз булуын билгеләп үтте. «Формикарийда махсус тудырылган шартлардан башка, кырмыска озак яши алмый. Фатир һавасы алар өчен артык коры булып тоелачак, оядан читтә ризык табуы да авыр. Шуңа күрә формикарийдан чыгып киткән кырмысканы аянычлы язмыш көтә», — ди ул. 

«Мин кырмыскаларны үрчетүче, үтерүче түгел….»

«Кырмыска — йортта тоту өчен идеаль бөҗәк ул. Урынны күп алмый, бер җирне дә пычратмый, ис һәм тавыш чыгармый», — ди Рөстәм. 

Әлегә мирмикиперлык Рөстәмнең яраткан шөгыле. Ул аны киләчәктә гаиләсенә табыш та китерә торган эшкә әйләндерергә җыена. Мирмикипер үзенең ютуб каналында һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә кырмыскалар турында җентекләп сөйли. Аларның тормышын видео-фото материаллар аша күрсәтә. 

Рөстәм кырмыска үрчетүгә яңа керешүчеләр өчен киңәшләр дә бирде.

Формикарийда яшәү өчен уңайлы температура, дымлылык булмаган, рационны дөрес сайламаган очракта, бөҗәкләрнең һәлак булу күренеше белән очрашырга туры килә. Иң мөһиме — беренче уңышсызлыклардан югалып калмаска, кырмыскаларны тоту турында күбрәк укырга һәм өйрәнергә кирәк, — ди ул. 

Рөстәмнән күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне борчый торган җирән кырмыскалардан котылу юлларын сорадым.

Нигездә, бу monomorium pharaonis дигән кырмыска. Фатирны чиста тотарга, идәндә ризык валчыклары калдырмаска тырышырга кирәк. Аларны теләсә-нинди азык исе җәлеп итә. Кызганычка каршы, алар белән ничек көрәшергә икәнлеген әйтә алмыйм. Мин бит кырмыскаларны үрчетүче, үтерүче түгел…. — диде ул. 

Рөстәм Татарстанда әлеге юнәлешне үстерергә тели.

Балалар өчен энтомология түгәрәге ачарга хыялланам. Әлегә финанс мөмкинлекләрем җитеп бетми. Бүгенге балалар гаджетлар дөньясында яшиләр. Әйләнә-тирәнең никадәр кызык, матур булуы турында оныталар. Бу түгәрәк балаларда табигатькә карата кызыксыну, җан ияләренә карата мәрхәмәт уятыр иде. Мин үзем балачактагы мавыгуыма кире әйләнеп кайтуым белән бик бәхетле. Әти-әниләргә: „Балаларыгызның кызыксынуларына җитди карагыз“, — дип мөрәҗәгать итәсем килә. Җаны теләгән эш белән шөгыльләнгән бала зур уңышларга ирешергә сәләтле була, — дип сөйләде яшь мирмикипер.