Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пионервожатая Әлфия Бәдретдинова: «Кызыл галстук рухландырды, бәйләп йоклый идем»

Гомер буена бер һөнәргә тугры булып калу өчен, башкарган эшне җан-тән белән яратырга кирәк. Әлфия апа Бәдретдинова бар гомерен пионервожатая булуга багышлаган. Бүген Әлфия апага 91 яшь булуга карамастан, яшь вакытындагы дәрт, көч һәм балаларга булган мәхәббәт югалмаган.

news_top_970_100
Пионервожатая Әлфия Бәдретдинова: «Кызыл галстук рухландырды, бәйләп йоклый идем»
Салават Камалетдинов

«Мин чыннан да картайдыммы?»

Әлфия апа Арча районы Югары Оры авылында кызы Кадрия һәм кияве белән яши. Кадрия апа тормыш иптәше белән ике бала үстергән.

Кадрия апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли икән. Безне ул елмаеп каршы алды.

Бүлмәдә медальләр таккан костюмнан, ялтыравыклы ак яулыктан, нурлар чәчеп, Әлфия апа утыра. Без килгәнгә бик шат иде ул. Яңгырлы моңсу көнне дә Әлфия апа яшәгән йортта җылылык һәм рәхәтлек хөкем сөрә иде.

«Исәнмесез, Әлфия апа!» — дип сәламләдем аны. «Исәнме, сеңлем, кил әле, кил», — дип ул мине янынрак дәште дә, терсәген алга сузды, миңа да шулай итәргә ишарә ясады. «Хәзер шулай исәнләшәләр икән, телевизордан карадым», — дип көлеп җибәрде ул. Терсәкне терсәккә китереп, «яңача», «коронавирус» алып килгән сәламләү рәвеше белән исәнләштек.

Кәнәфидә папкалар, альбомнар җыелып тора. «Сез килүгә альбомнарымны чыгардым әле. Бик азы гына монда, озак вакыт Кенәрдә яшәдем, альбомнарның күбесе анда калды», — дип сөйли башлады Әлфия апа. 

Костюмына беркетелгән медальләрен сыйпап алды. «Балалар кебек, шул медальләргә карап, яшьлегемне искә алам. „Мин чыннан да картайдыммы?“ — дип уйлап куям. Миңа әле унтугыз яшь кенә бит. Ябыкканмын инде, йөзекләр бармаклардан төшеп китә, шуңа җепләр чорнадым. Бу йөзек әнинең бармагында гомер иткән, чын көмеш. Әтинең беренче мәхәббәт билгесе булган», — дип чәнти бармагындагы йөзеген күрсәтте Әлфия апа. Йөзекләргә кызгылт сары төстәге җеп чорналган иде.

Гаиләдә җиде кыз, ике малай булганбыз. Бер телем ипине бүлеп ашый идек. Барыбыз да бик тырыш, тәртипле булдык, өйдә шау-шу булмады. Кеше килсә, кергәндә: «Йортта кеше бармы?» — дип керер иде. «Кечкенә Бануның тарихы» дигән китапны елый-елый укыганым хәтеремдә, апам чүпрәктән курчак ясап бирә иде. Шушы яшькә җитеп тә ул балалык ничек онытылмыйдыр, барысы да күз алдында. Олы апам сугышта катнашты, 97 яшендә күптән түгел генә үлде. Бер энем генә калды, ул Казанда яши.

«1947 елдан вожатый хезмәтен башка эшкә алыштырмадым»

Йортта бер генә кызыл галстук иде. Кем әти-әни сүзен тыңлый, кушкан эшне эшли, шул көне буе галстукны тага. Сүз тыңлагач, эшләгәч, ул галстукны миңа да тагалар иде. Галстук сорап елаган чакларда әни кызыл тасма бәйләп куя иде.

Укырга бик яраттым, бик тырыштым. Ачлыкның бик авыр чорын үткәрдем. Ачтан шешенгәнмен.

Укыдык, таралыштык. Мин бик актив булдым: җырладым, биедем. Казанда олимпиадада украин биюен биеп, беренче урын алган идем. Мәктәптә дә оештыручы булдым: макулатура җыйдым, экскурсия, походлар оештырдым. Кырда, иген уңышын күтәрү өчен, чиләк белән көл сибеп йөрдем. Җырлар-биюләр белән авылларга йөри идек.

Балаларны, хәрәкәтне яраттым. Шуңа вожатый булып киттем. Ирле кеше вожатый була алмады, ирләре көнләште, кайнаналар яратмады. 1947 елда Казанда вожатыйлар курсы ачылды, анда укыдым. 1947 елдан вожатый хезмәтен башка хезмәткә алыштырмадым.  

Төрле хәлләр булды. Бер тапкыр экскурсиягә бардык, кич язгы ташу көчәйгән иде. «Син кыю, тирәнлеген кара әле», — дип мине яр кырыена бастырдылар. Агып киттем. Аңымны да югалтканмын, ясалма сулыш ясаганнар. Күп хәтәрләрдән «Лә иләһә илләллаһ» коткарды мине.

Шулай Татарстанда бер вожатый булып калдым. Хезмәтемне күргәннәрдер. Мактана дип уйлама, сеңлем, «Артек»ка, «Орленок»ка үземә генә дүртәр мең баланы биреп җибәрәләр иде. Вожатый буларак үстергән балаларның исәбе-хисабы булмады.

«Мәктәп көчеге булдың инде, киләчәгеңне уйла»

Балаларны гадел булырга өйрәттем. Олылардан сорамыйча бер әйбергә дә кагылмаска куштым. Безне дә шулай тәрбияләделәр.

Пионер булу өчен, беренчедән, бик тәртипле булу кирәк иде. Икенчесе — дәрес калдырмыйча, тырышып уку. Өченчесе — колхозга, өлкәннәргә булышу, тимурчылык эше. «Кеше эшен эшләргә үстермәдем», — дип, күп кенә әти- әни балаларын тимурчылыкка бирми иде.

Пионерга алмаган балалар бик кимсенә, елыйлар иде. Бер уйлаганда, ул вакытта тәртипсез бала юк иде, аларның уку ягы йомшаграк булды. Галстук тагу тантанасында кызыл галстуксыз калган балаларга дружина алдында бәйли идем. Дружинада бер генә дә галстуксыз бала булмады. Ишек төбенә ике дежурный куя идем, галстук булмаса, өенә кайтып алып килә иде. Мин бик таләпчән булдым, тәртип шуннан башлана.

Кызыл галстук мине рухландырды, йоклаганда да бәйләп ята идем. Берничә тапкыр буылып, хәвефтән калганмын.

Кызыл галстук мине рухландырды, йоклаганда да бәйләп ята идем. Берничә тапкыр буылып, хәвефтән калганмын.

Тимурчылык командасында дружина буенча штаб командиры идем. Металлолом җыю буенча республикада беренче урын алдык. Бер баланың әтисе, яңа мотоциклны сүтеп, детальләрен диварга элеп куйган булган. Бу малай бер капчык белән шуларны җыеп килгән иде. «Апа, тимер китермәсәм, кара белән язып куясыз бит», — дигән иде. Ул вакытта кара һәм кызыл белән язу иде бит, тәртипле, уңганнарны кызыл белән яза идек. Әниләренә хәбәр иттем, мең-мең рәхмәт әйткәннәр иде миңа. Сорамыйча кешенең әйберенә тияргә ярамау ул малайның да күңеленә сеңеп калгандыр.

Балаларны яратуым бик көчле булды, эшемне яраттым. «Ни өчен?» — дисәгез, укытучы расписание белән дәресләрен укыта да, кайтып китә. Ә мин көн-төн мәктәптә булдым, тынгысыз идем. Әни: «Мәктәп көчеге булдың инде, киләчәгеңне уйла, „тра-та-та“ килеп гомер буе балалар белән йөрерсеңме икән?» — дип әйтер иде.

Ашамый-эчми идем, җан-фәрманга тырышып эшләр идем. Әнине ашатырга тиз генә кайтып китә идем. «Һай, балам, бу гөнаһларыңны кая куярсың? Утырып аша!» — дияр иде ул.

«Вожатыйлар хәзер дә булсын иде»

Иптәшем бик яратты мине. Озак вакыт очрашып йөрмәдек, урлап китте. Бер кызыбыз туды. Әмма кайнанам бик коры кеше булды. «Галстук тага, капчык аса да чыгып китә, ир көйләү юк», — ди иде. Төннәр йокламый йорт эшләрен дә эшләргә тырыша идем, көйләп тордым инде. Капкадан чыгуга атлап йөрү булмады, тиз-тиз өй эшләрен эшлим дә, мәктәпкә чаба идем. Мәктәп директоры да бик коры булды, һәр минутны исәпләп торды. «Бу Әлфия атлап йөри белмидер», — диләр иде хатыннар. Иптәшем белән озак яши алмадык, аерылыштык, — дип сөйләде Әлфия апа.

Шулчак почмактагы кәнәфи артыннан сары мәче килеп чыкты. «Пушок, уяндыңмы? Кунаклар белән кычкырып сөйләштемме? Кил, яныма утыр», — дип балаларча ярату белән мәчегә дәште Әлфия апа. Тегесе дә барысын аңлаган кебек «сөйләшә», җитез генә хуҗасының янына менеп ятты, иркәләнде. «Бик тәртипле, чын пионер, галстук та бәйләрмен әле», — дип көлде Әлфия апа, мәчегә карап.

Альбомнарда — күп еллар җыелган хатирәләр. Әлфия апа барысын да кадерләп саклап тора. «Газеталарны баш очыма куеп йоклыйм», — ди ул. Журналист Хәмзә Бәдретдинов аны "Пионерия эше профессоры" дип атаган булган икән.

Альбомнар арасында «Юбилярша» диелгән «медаль» килеп чыкты, Әлфия апа аны тагып фотога төшәргә теләде. «Бу әби бөтенләй шашкан дип әйтсеннәр инде», — дип көлде ул.

«Мәктәпне тәмамлаучыларга миннән шундый киңәш: «Кайда әзрәк имтихан бирәсе — шунда укырга керәм», — дип йөрмәгез. Җаныгыз-тәнегез белән гомер буе яратырлык һөнәрне сайлагыз. Бәхетегезне үзегез томаламагыз. Үзем дә бик күп имтихан биргән идем.

Ихлас күңелдән әйтәм, вожатыйлар хәзер дә булсын иде. Җаны-тәне белән балаларны яраткан, сәләтле, баланың йөрәгенә киңәшләре белән үтеп керә алырлык кешеләр кирәк. Хәзер дә пионерия булсын иде. Балаларны киләчәк тормышка әзерләр өчен хәзерге заманга яраклаштырылган шундый программалар булсын иде. Яшьләрне бер дә гаепләргә, сүгәргә ярамый, аңлый белергә, тәрбия бирергә кирәк.

Бүген дөньяларның тыныч булмавы бер дә ошамый, кызым. Күп гаиләләр таркала. Гаилә тыныч яшәсен өчен егет тә, кыз да бер катламнан булырга тиеш. Төрле катламнан булсалар, аңлашу авыр була».

Әлфия апаның кызыл галстугы әле дә сакланган. Анысын да бәйләп куйдык. Галстукны бәйләүгә, Әлфия ападагы көч һәм дәрт тагын да артты кебек. Ул пионерлар җырын җырлап җибәрде: «Взвейтесь кострами, синие ночи…»

«Мине күп сөйли дип гаепләмә, кызым. Күршеләр дә йөрешмиләр, коронавирус табылгач, бөтенләй хәлләр начарланды. Сөйләшәсем килә минем. Тешләрне дә кимәдем инде, алар „шакы-шокы“ килә, әйбәт сөйлим кебек болай да», — ди Әлфия апа елмаеп. Саубуллашканда да терсәкне терсәккә китереп саубуллаштык аның белән...



Галерея: Пионервожатый Әлфия Бәдретдинова белән интервью (Югары Оры авылы)
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100