Кыюлык, бәйсезлек һәм журналист абруе турында: бүгенге татар матбугатына ни җитми?

19 май - Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан танылган журналистларыбыз татар матбугатының бүгенге хәле, аңа ниләр җитмәве хакында үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм каләмдәшләренә теләкләрен җиткерделәр.

«Талантлы яшьләрне колакларыннан тартып үстерергә тырышам»

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов:

Беренчедән, барыбызга да пандемиядән исән-сау калырга язсын. Бик сагындырды редакциядә бер-берең белән янәшә утырып, киңәшләшеп эшләүләр. Оныклар авылда укып азаплана, алар да мәктәпне, яшьтәшләрен сагындылар. Менә шушы чорларны исән-имин кичерергә иде. Бөек Ватан сугышыннан соң мондый илкүләм сынау булмагандыр ул. 

Кызганыч, без сынаттык, бердәм булмадык. Ниндидер сафсаталар корабыз, ышанып бетмибез. Үзебезне, якыннарыбызны сакламыйбыз. Менә шушы авыр чорда кешеләрнең үзаңын чистартуда, агартуда, патриотик хисләр тәрбияләүдә журналистларның роле әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Гомумән, коррупциягә чумган, аның чоңгылына кереп баткан, шуның эчендә кайнаучы илдә журналистларга эшләве җиңел түгел. Бәйсез булып, гадел булып, намус белән эшләргә иде. Минем уйлавымча, табиб кешенең тәнен дәваласа, журналистлар кешенең җанын чистарта, аң-белем бирә, күзен ача. 

Мин ТР Матбугаты көнен чын күңелемнән хөрмәт итәм. Беренче бәйрәм ителә башлаган елда «Бәллүр каләм» иясе булуым белән дә горурланам. Быел менә фестиваль дә, башка чаралар да үткәрелмәде. Алга таба матур бәйрәмебез мондый шартларда узмасын иде. Бу иң төп теләк.

Бүгенге матбугатка журналистларның бәйсезлеге, тарафсызлык җитми. Журналист һөнәренең дәрәҗәсе төште. Бу аңлашыла да: журналистларга яшәргә кирәк, хезмәт хакы түбән, абруй юк. Мин менә совет чорында да эшләгән кеше. Элек журналистның сүзе, радио-телевидение сүзе бик зур кодрәткә ия иде. Матбугатта басылган язмалардан соң, тәнкыйтьләнгән оешма автомат рәвештә җавап бирә иде. 

Без совет чорын сүгәргә яратабыз. Әлбәттә, ул вакытта да цензура бар иде. Ләкин ул цензура «Моны тәнкыйтьләмә, моны язма», — дип күрсәтмәде. Бүген ул әйбер көчлерәк. Менә бер язма әзерләп ятабыз. Актанышта бер колхозның җирләрен ясалма аукционнар оештырып алганны фаш иттек. Андыйларның законы да үз кесәсендә дигәндәй. Мондый заманда журналистларга эшләргә бик кыен, ләкин алар эшләргә тиеш. Менә шушындый башбаштаклыклар эшләүчеләргә комачау иткән очракта, безнең дә дәрәҗәбез күтәрелер. 

Милли басмаларыбызның киләчәге булыр дип уйлыйм. Моның өчен, иң беренче чиратта, кадрлар, безгә алмаш буын әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Мин үзем авылда йорт салып кердем, тулы авыл тормышы белән яшим. Татар авылы гомер-гомергә юньләп русча белмәде ул. Бездә бер рус гаиләсе бар иде. Алар да татарча сөйләште. Авылыбыз Марий Эл чигендә, бездә яшәүче берничә мари гаиләсе дә татарча сөйләште. Менә шушындый мохиттә яшәгән мәктәп балалары үзара русча сөйләшәләр. Шуларны ишетеп, колакларым әллә нишли. Татар балаларыннан туган, татар авылында яшәп, русча сөйләшүче балалардан татар журналистлары чыгармы? Безнең буын журналистлар гомерлек түгел. Безне алыштырырга яшьләр бармы соң? Татар журналистикасының мәктәбе инде тар-мар ителде, аның баскыч төбе генә калды бугай.

Ләкин, бернигә дә карамастан, без әле тырышабыз. Үзебез дә гөрләтеп эшләтеп йөрибез. Баштарак телевидениедә яшьләрне тәрбияләргә насыйп булды миңа. Хәзер дә матбугатыбызга яшьләр килә. Мин аларның талантлы икәнлекләрен күрәм икән, колакларыннан тартып үстерергә тырышам.

«Татар телендә интервью бирерлек спикерларны табу кыен»

«Яңа гасыр» каналының яңалыклар хезмәте баш редакторы Сәрия Хәбибуллина:

Бүгенге татар матбугатының йөзе һәм ничек эшләве, анда хезмәт куючы мөхәрриргә, аның командасына бәйле. Аларның никадәр милли җанлы булуына, темаларны сайлап алуына, аларны укучы, караучы, тыңлаучыга кызыклы рәвештә тәкъдим итә белүенә. Минемчә, бүген теләсә кайсы телдә иҗат белән шөгыльләнергә заманча мөмкинлекләр бар. Ул мөмкинлекне күрә белергә генә кирәк һәм үз форматыңа яраклаштырырга. Әлбәттә, телевидение, радио мисалына килсәк, сөйләм теле бик матур булган, татар телендә интервью бирерлек спикерларны табу кыенлыгы бар.

Мин хезмәттәшләремә илһамланып эшләргә язсын дип теләр идем. Сез күтәргән мәсьәләләр кешеләргә файда китерсен. Бер кешеме ул, 500 кешеме. Бүген нәтиҗәсе булмаса, сез яктырткан темалар вакыты белән таш тишеп, кирәкле урынына барып җитсен.

«Безгә кыюлык җитми»

«Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин:

Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була. Бу инде тапталган сүз булса да, аның эчендә бик тирән мәгънә ята. Тормышның бөтен яме — кешенең сәламәт булуында. Шуңа күрә барлык хезмәттәшләремнең сау-сәламәт булуларын телим.

Безгә иҗат итү өчен, иң беренче чиратта, рухи сәламәтлек кирәк. Тормышка аек акыл белән карау, матурлыкны күрә, яңалыкка сөенә, тормышның ямен-тәмен татып яши белү кирәк. Шул вакытта гына журналист чын йөрәген биреп иҗат итә ала. Барыбызга да иҗат уңышлары, рух сәламәтлеге насыйп булсын. Аннары хезмәт хакы яклары да азрак яхшырып китсә, бик әйбәт булыр иде. Бу чирләрдән соң тормышлар рәтләнеп, аякка басып, барыбыз да канәгать булып, матур итеп яшәргә иде. 

Инде бүгенге көн матбугатына килсәк, безгә кыюлык җитми дип уйлыйм. Моның объектив сәбәпләре дә, субъектив сәбәпләре дә бар. Безнең халыкның менталитетыннан да тора инде ул. Артык тыйнак бит без. Кайвакыт шул да харап итеп куя. «Татмедиа»да эшләгән вакытта Гөлнара Сабирова: «Хулиганлык җитми сезгә», — дип әйтә торган иде. Дөресе дә шулай инде. Менә Рәмис Латыйпов кыю яза, аны укыйлар. Искәндәр Сираҗи кыю яза — аның да укучысы күп. Илфат Фәйзрахманов кыю — аларны бүгенге көндә дә яздыралар. 

Әгәр телебезне саклый алсак, матбугатыбызның да киләчәге булыр. Бу бер-берсе белән бәйләнгән ике мөһим фактор. Тел булмаса, татар теле сакланмаса, аның матбугаты да, мәдәнияте дә саклана алмый. Бу — аксиома. Без халык буларак та юкка чыгарга мөмкинбез. Бер акыллы кеше әйткән: «Телне саклау өчен көрәшергә түгел, телне саклау өчен сөйләшергә кирәк», — дип. Без, татарлар, үз телебезне сакламасак, ул башкаларга кирәк түгел. Әнә галимнәр латин телен өйрәнә бит, үлгән телләр санында ул. Безнең телебезнең дә шул берничә энтузиаст галимгә генә кирәк булып калуы бар.  

Бер районыбыз җитәкчесе, Финляндиягә барып кайткач әйткән иде. «Карале, мин фин татарлары белән аралашканнан соң, шулкадәр гарьләнеп кайттым бит әле, Исрафил. Минем оныгым русча сөйләшеп маташа, ә Финляндиядә балалар шартлатып татарча сөйләшәләр. Моның сере гап-гади икән: алар гаиләдә татар телендә аралашалар. Аларда бит татар теле рәсми тел түгел. Теле-радио программалар да юк. Бары тик гаилә эчендә фин татарлары камил итеп татарча сөйләшәләр. Гаеп бит миндә икән», — дигән иде шул җитәкче… Чыннан, да, телебез бетүдә гаеп бит русларда да, башка милләтләрдә дә түгел, бөтен гаеп үзебездә. 

Үземнең дә оныгым бар. Рус балалар бакчасына йөри. Русча сүзләр кыстыра башласа, «Мин бит, улым, русча аңламыйм», — дигән булам. Шунда кушылып русча сөйләшә башласаң, бетте инде. Ул бала татар телен югалтачак. Фикер йөртүе русчага күчәчәк.

Без, кызганыч, шундый факт алдында торабыз. Шәһәргә киткән икенче буын телен югалта, өченче буын — тулысынча ассимиляцияләнә. Моны инкяр итеп булмый. 

Кәгазь басмаларның укучылар даирәсе кысыла бара. Бу татарча укучылар кими дигән сүз түгел. Өлкәннәр — басма, яшьләр интернет-сайтлар укыйлар. Бу — дөньякүләм тенденция. Без генә аннан читтә кала алмыйбыз. Мәсәлән, мин килеп эшли башлаган 2006 елда безнең газетаның тиражы 6 меңнән артык иде. Бүген ул 4 меңгә тулыр-тулмас. Ләкин мин укучыларыбыз санын 2006 елга караганда артыграк дип уйлыйм. Чөнки сайтыбызны 3 меңнән артык укучыбыз кереп укый. Шулай дип юанабыз. 

«Татар матбугаты турында ачык трибунага сөйләргә яратмыйм»

«Минзәлә» газетасы баш мөхәррире Илдус Шаһиев:

Минем һәрвакыт бер девиз инде. Беркайчан да бирешмичә, гел алга барырга! Бу матур сүзләр түгел, аларны сөйли дә белмим. Елап ятып булмый, эшләргә кирәк. Без эшләмәсәк, кем эшләр? Бу һөнәрне сайлап, бу юнәлештә эшли башлаганбыз икән, аңа тугры булып, күңел биреп, илһамланып эшләргә тырышырга тиешбез. 

Татар матбугаты турында ачык трибунага сөйләргә яратмыйм. Татар матбугаты әле ул яши һәм яшәячәк. Безнең кебек, сезнең кебек журналистлар, татарча язучы журналистлар булганда, яшәячәк. Татарча язучы булсын, шул татарча язганны татарча укучы булсын. 

Үзебезнең дә хәлләр әлегә Аллага шөкер. Үзем, амбициоз, күпне таләп итүче кеше буларак, газетабызның тиражы ким дип уйлыйм. Ләкин шул ук вакытта, бүгенге шартларда район газетасы өчен өч мең тиражны менә дигән дип тә уйлап куям. Республиканың кайбер газеталары да шулай гына чыга. Укучыбыз бар, ныклы, дус, төпле коллектив бар. Без бит ике яссылыкта яшибез. Газетаның тугры укучысы һәм үзенең алдагы көненә өметләнгән түгел, ә ныклап ышанган коллектив булырга тиеш. Бүген алар бар, димәк, әле әйбәт яшибез. 

«Татар матбугатының киләчәге бар әле»

«Әтнә таңы» газетасы баш мөхәррире Гөлнар Мөхәммәтҗанова:

Бүгенге авыр чорда хезмәттәшләрем барысы да сау-сәламәт булсыннар. Татар матбугатының укучылары күп булсын, тиражлары артсын. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә актив эшлибез. Анда язылучыларыбыз, керүчеләребез күп булсын. Безне һәрвакытта да көтеп алсыннар, безнең белән бергә булсыннар иде. Хезмәттәшләремнең беркайчан да төшенкелеккә бирелмәүләрен, нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә, бердәм булып эшләүләрен телим. 

Мин бик оптимист кеше. Соңгы елларда татар матбугаты бетә диләр, күп булса бер-ике ел яшәр дигән имеш-мимешләр дә йөри. Минемчә, бүгенге татар матбугатының киләчәге бар әле аның. Тарих ул кабатлана. Кеше укымый башлап, яңадан кире әйләнеп кайтырга да мөмкин әле. Басма матбугатыбыз тагын да күтәрелеп китәр бер көнне дип уйлыйм. Моның өчен яхшы кадрлар әзерләргә һәм аларны милли басмаларыбызга җәлеп итү юлларын уйларга кирәк.

Без укыган вакытта татар журналистикасы гөрләп торды. Безне махсус татар басмалары, радио- телевидениеләр өчен әзерләделәр. Хәзер яшьләрне милли матбугат белән кызыксындыру җитми. Моңа кечкенә хезмәт хакларыбыз да йогынты ясый, әлбәттә. Алар укуын да укыйлар әле, ләкин менә район җирлегенә эшкә кайтырга, аз хезмәт хакына районда яшәп, иҗат итәргә берсе дә атлыгып тормый.

«Журналист һәрвакыт дөреслек яклы булырга тиеш»

Төмән өлкәсе «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова:

Бөтен укучылар һәм хезмәттәшләрем исеменнән дә Татарстан журналистларына рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең өчен бу, беренче чиратта, төбәкләр арасындагы милләтара бәйләнешләрне, дуслыкны ныгыту, һәрвакыт тыгыз элемтәдә булу. Без ул материаллардан үрнәк алабыз.

Минемчә, журналист, иң беренче чиратта интеллигент, намуслы һәм һәрвакыт дөреслек яклы булырга тиеш. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткереп, язмаларының камил булуы да бик мөһим. Дөрес булмаган мәгълүматларга таянып язылган мәкаләләрне укыйсы килми. Бары төпле һәм тирән анализ белән аңлаешлы телдә язылган мәкаләләр генә киң аудиториядә кызыксыну уята ала.

«Журналист кыюлыкны кесәдә йөртергә тиеш түгел»

1992-1999 елларда Татарстан Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов:

Журналистлар кыю булырга, хакыйкатьне курыкмыйча күзгә бәреп әйтергә, авыр вакытларда югалып калмаска, хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм журналист исеменә лаек булырга тиеш. Соңгы елларда журналист һөнәренең дәрәҗәсе төште дип әйтер идем. Аны элеккеге дәрәҗәсенә кайтарырга тырышырга кирәк.

Журналистикага игътибар да кирәктер. Мин аларның эш хакларының түбән икәнлекләренә инанам. Моның белән килешәсем килми. Журналист һәрвакыт үзенең урынында булырга һәм үз өстендә эшләргә тиеш. Милләтебезнең, телебезнең язмышына, аның чәчәк атуына ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм. Ул кыюлыкны кесәдә йөртергә тиеш түгел.