«Кайгыны онытыр өчен кулга чигү алдым»: Рәүфә Абдуллина өен кул эшләре белән бизәгән | intertat.tatar

«Кайгыны онытыр өчен кулга чигү алдым»: Рәүфә Абдуллина өен кул эшләре белән бизәгән

Түбән Шөн авылында яшәүче Рәүфә апа Абдуллинаның кулыннан килмәгән эше юк: ул чигә, бәйли, тегә. Аның өе сәнгать галереясын хәтерләтә. Әлеге язма утыз ике ел Бурятиядә хезмәт иткән, күп кайгылар күргән, әмма тормышка мәхәббәте һаман да ташып торган кул эшләре остасы Рәүфә апа турында.

Киров өлкәсенең Кукмарага терәлеп торган татар авылы Түбән Шөндә кул осталары яши. Өй диварларын чигүләр белән тутырган Рәүфә апа Абдуллина - шуларның берсе. «Авылда һөнәрле кешеләр күп, тик Рәүфә кебек булдыра алучы юк», — диделәр аның турында.

Рәүфә апаларга килеп керүгә үк иҗат дөньясына чумасың. Аның төрледән-төрле кул эшләнмәләрен күреп, шаккатмый мөмкин дә түгел. Ул үзе аларның санын да белми. «Ясыйм да элеп куям, ясыйм да элеп куям», — ди. 

«Онытылыр өчен кулга эш алдым»

Түбән Шөндә туып-үскән ул. Укыгач, кияүгә чыгып, кыз бала алып кайткан. Аннан алар тормыш иптәше белән Бурятия якларына чыгып китәләр. Яшьләрне чит җирләр, яңа эшләр кызыктыра. Икетуган абыйсының чакыруы белән алар шулай себергә юл тота. Анда гомере буе почтада эшли Рәүфә апа. Башта оператор булса, аннары почта җитәкчесе вазифасына күтәрелә. Тик гомер көзенә якынлашканда күңеле аны туган ягына тарта башлый.

— Бөтенләй күченеп кайтканга сигез ел була инде. Озак еллар читтә яшәсәм дә, күңел барыбер туган якка тартты. Мин кайтканда әни дә исән иде әле. Бу йортны да Бурятиядә вакытта ук әкренләп-әкренләп төзи тордым. Кайтасымны белдем инде, — ди Рәүфә апа.

Рәүфә апа бәләкәй чактан ук чигә, тегә, бәйли. «Бәйләүнең кирәген бирдем инде. Шул хәтле күп бәйләгәнмен, хәзер бәйләмне кулга аласы килми, башка төрле әйбер ясыйсы килә», — ди үзе. Рәүфә апа кул эшенә хирыс булса да, башына төшкән кайгылардан соң гына ныклап чигә башлый. Беренче ире дә, икенче ире дә вакытсыз дөнья куялар. Аннары әтисе, абыйсы, әнисе, апалары, иптәшләре бер-бер артлы вафат була.

— Онытылыр өчен дип башланган эш бу. Башта ирем үлде — кулга бәйләм алдым. Аннары әти, аннары абый үлеп киттеләр. Монда кайткач, йә әни, йә бер апа, йә икенче туган апа, йә иптәшләрем — бөтенесе китеп бетте бер-бер артлы. Кайгыдан юләрләнергә була иде. Ә кул эше ул тынычландыра. Авыр уйларга урын да калмый. Кулыңа эш алсаң, бөтен кайгың онытыла, — ди Рәүфә апа.

«Иң мөһиме - кул тик тормасын»

Рәүфә апа курчаклар, брошкалар һәм тагын әллә нинди матур-матур әйберләр ясый. Үзенең махсус эш урыны да бар. Меңләгән төсле җепләр, бисерлар, энәләр һәм башкалар... Саный башласаң, көн дә җитмәс.

Интернетта күреп алам да, алар ясаганны нигә мин ясый алмаска тиеш соң әле?» - дип тотынам. Күңелгә нәрсә килә, шуны эшлим. Брошкалар да ясыйм, гади итеп чигәм дә, русча әйткәндә «крестик» белән дә чигәм, курчаклар да ясыйм, тегәм дә шунда. Безнең нәселдә бөтен кешенең үз һөнәре бар. Ирләр тәрәзә рамнары эшлиләр, хатын-кызлар кул эше белә. Тик утырып булмый бит ул. Телевизор караганда да нәрсә дә булса эшләргә кирәк миңа, кул тик тормасын. 

Җәй көне бакчадан кереп булмый, көз көне компот ябасы, тозлыйсы, кайнатасы. Кышка кергәч, иркенләп, телевизор каршысына утырып, утымны кабызып, күзлегемне киеп, тәмләп эшлим. Аннары алмаш-тилмәш тә эшлим шунда. Чигәм-чигәм дә, ялыккач, бәйли башлыйм, мәсәлән. Гел бер эш кенә туйдыра, — ди Рәүфә Абдуллина. 

«Эшләремнең санын белми»

Иң яратканы һәм иң озак эшләгәне дип ул иң уртада торучы зур картинаны күрсәтте. Әлеге картинаны чигү ярты елга сузылган. «Кайсы-берсе ике көндә, бер атнада бетә. Ә кайберләрен айлар буе эшлим. Күләменә, авырлыгына да карый», — ди Рәүфә апа. Иң кызыгы - Рәүфә апа эшләренең санын белми. Ул аларны сатмый да, интернетка да куймый — барысы да үзе өчен, русча әйткәндә, «для души» икән. 

— Кайберләрен иптәшләремә, туганнарга туган көннәргә, бәйрәмнәргә бүләк итәм. Бу рәсемнәр дә барысы да үзем өчен, сатканым һәм заказга эшләгәнем юк. Хәтта санаганым да юк, ничәү икәнен дә белмим, дөресен әйткәндә. Ясыйм да элеп куям, ясыйм да элеп куям, — ди Рәүфә апа.

«Рәүфә апа, бу хәтле матурлыкны эшләү өчен бик күп материал да кирәк бит әле», — дип гаҗәпләнүемә ул ихластан көлеп: «Әйе, бөтен пенсия акчасы шуңа китеп бара инде», — дип җавап бирде.  

Акча гына түгел, тонна-тонна сабырлык, вагон-вагон тырышлык кирәк инде мондый кул эшенә. Акчаң, сабырлыгың, тырышлыгың була торып, матурлыкны күрә белмисең икән, бер нәрсә дә килеп чыкмый.

«Теләк кирәк. Теләк булса, үзеннән үзе өйрәнеп китәсең аны. Күрше кызларына да: теләгегез булса, керегез, күрсәтәм, өйрәтәм, тәҗрибәм белән уртаклашам, дим», — ди Рәүфә апа.

Матурлык матурлык тудыра

Рәүфә апаның өендә һәр миллиметр матур итеп эшләнгән. Тәрәзәдән зур бакчасы күренеп тора. «Энҗе, әле җәй көне бакчасын, чәчәкләрен күрсәгез, телсез калыр идегез», — диделәр миңа. Кар төшкән булса да, бакчаның яхшы итеп эшләнүе күтәртеп ясалган түтәл урыннарыннан ук күренеп тора.

Тәрәзәдән генә күзләсәк тә, бакчаның төрле ягындагы агач төпләренә игътибар иттем. Алар да бакча дизайнының бер өлеше булып торалар икән. Аларны Рәүфә апаның иптәше Фәрит абый якында гына агучы Нократ елгасыннан тотып алып кайткан. «Ташу чорында нинди генә агачлар йөзеп килми. Ә бакчаны алар матурлап торалар», — ди Фәрит абый. Гади мисал: үзенчәлекле фикерләү матурлык тудыра. Алай гына да түгел, матур күңелле кеше матурлык тудыра.

Карап торышка күп кайгы кичергән кешегә охшамаган Рәүфә апа: күзләре нурлы, йөзе май кояшы кебек балкып тора. Төшенкелеккә бирелмәгән, үзендә яшәү өчен көч тапкан көчле хатын-кыз ул. Янында шат күңелле тормыш иптәше Фәрит абый да аны канатландырып кына тора. Рәүфә апага караганда Фәрит абый аның кул эшләре турында күбрәк тә сөйли әле. Кызы белән улы, ике оныгы да - Рәүфә апа өчен яшәү мәгънәсе.