Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ДЦП диагнозлы Алмаз Низамов: «Әти әле дә миннән ояла»

Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Алмаз Низамовка тумыштан ДЦП диагнозы куелган. Хәзер аңа 29 яшь, авыру булуын ул кечкенә вакыттан ук аңлап үскән. Шуңа да карамастан, бүген ул ике бала әтисе.

news_top_970_100
ДЦП диагнозлы Алмаз Низамов: «Әти әле дә миннән ояла»
Алмаз Низамов

Алмаз — гаиләдәге өченче бала, аның ике апасы булган. Беренче кыз бала туганнан соң бер сәгать кенә яши алган. Икенче апасы ДЦП диагнозы белән туган. Бала коляскада гына утырган, йөри алмаган, 11 яшендә ул да үлеп киткән. Ул энесеннән ике яшькә зуррак булган. Алмаз аның үлемен бик авыр кичергән.

«Әни — герой, аңа һәйкәл куярга кирәк»

«Мин өл ел дәвамында аны сагынып еладым, аннан соң гына кабул иттем, хәзер инде 21 ел үтеп китте», — дип искә алды ул.

Табиблар Алмазны да йөрмәячәк, үз-үзен карый алмаячак, дип фараз иткән булганнар, тик әниләре моның белән килешмәгән. Әнием минем өчен — бөтен дөньям.

Әти күп вакыт эштә булды, мине карый да алмады. Ул машина йөртүче булып эшли иде. Апа үлгәнче әни безне карады, апаны калдырып эшкә чыга алмады. Хәтерлим: мин бәләкәй чакта әни апаны коляскага яки чанага утырта, мине күтәрә дә дәваланырга алып бара иде. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына көненә ике тапкыр йөрде. Кайтып ашарга пешерә дә, әтине дә елмаеп каршы ала иде. Апа үлгәннән соң ул эшкә чыга башлады. Хәзер әни лаеклы ялда булса да, кибеттә сатучы булып эшли. Ул әле яшь, кызлар кебек. Минемчә, әни — герой, аңа һәйкәл куярга кирәк.

Алмаз коррекцион мәктәптә укыган. Классташлары белән бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр, тик башка мәктәп балалары белән аралашу авыр бирелгән. «Алар мыскыл итәләр, мине кимсетергә тырышалар иде. Җиденче сыйныфка кадәр мин өйдә генә утырдым, кешеләр янына чыгарга ояла идем. Беренче сыйныфта урамга чыгып карадым да, мине кимсеттеләр, башка чыкмадым. Үземне контрольдә тота башлагач, кеше арасына чыга башладым, дусларым да барлыкка килде. Караңгы төшкәнче урамда йөри идек», — дип сөйләде ул.

«Дустым өстемә сикерде, типкәләде, туйганчы кыйнады…»

Якын дус дип санаган кешеләрнең аның өстеннән көлгән очраклары да булган. Бер күңелсез очрак ул мәктәптә укыган вакытта кышкы төндә булган. «Тугызынчы сыйныфта укыганда кыш көне авылга кайткан идем. Минем якын дустым бар иде анда. Ул мине авыл артындагы бер караңгы җиргә китереп бастырды. Унбиш минуттан киләм, дип китеп барды үзе. Мин көтәм. Салкын. Караңгы. Икенче яктан берәү күренә башлады. Ул минем өстемә сикерде, типкәләде, туйганчы кыйнады. Кесәмнән телефонны тартып алды да, чапты. Мин үзебезгә кайттым, малайларга әйттем, авылда „зурлар“ була бит инде, аларга да сөйләдем. Ярты сәгатьтән мине „зурлар“ чакырды да, телефон тоттырдылар. Ул минеке иде. Мине кыйнаучы теге якын дус дигән малай булган, курткаларын алыштырып килгән, ә мин аны бик хөрмәт итеп йөри идем. Шуннан соң аралашмыйбыз», — дип сөйләде ул.

Мәктәпне тәмамлагач, Алмаз училищеда агач остасы һөнәрен үзләштергән, шул өлкәдә эшләргә хыялланган, соңга кадәр берәр җиргә эшкә алырлар дип өметләнгән, тик аны эшкә алучы булмаган. Ул мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән: «Әлегә эш юк. Булса да, сезнең өчен урам себерүче генә була ала», — дигән җавап кайткан. Алай да килеп чыкмагач, Алмаз яңадан һөнәр үзләштерә: тегүчелеккә укый, тик тегүче булып та эшләми.

Училищеда укыганда әтисе белән мөнәсәбәтләре дә бозылып китә. «Ул минем берни дә эшли алмавымны кабатлап, басым ясый иде. Ул хәзер дә: „Минем эшкә килеп йөрмә, беркемнең дә күзенә күренмә“, — ди. Мин аны аңладым: әти миннән ояла. Мин аны күрергә теләми идем, шуның өчен өйгә соң кайта башладым. Әни мине аңлый иде. Әти мине ачуланганчы аны ачулана иде. Башта әнигә эләгә, аннары әнидән миңа эләгә иде», — дип елмаеп кына искә алды ул.

«Синең кебекләр күптән өйләнде»

Булачак хатыны Дилбәр белән Алмаз «Вконтакте» социаль челтәрендә таныша. Кыю кыз егеткә үзе беренче булып яза, имеш, Алмазны кайдадыр күргәне булган кебек тоелган. Ул танышуга кадәр егетнең кызлар белән аралашу тәҗрибәсе булган, тик барысы да уңышсыз тәмамланган.

«Мәктәптә укыганда беренче тапкыр гашыйк булган идем. Училищеда укыган вакытта бер-ике кызны ошатып йөрдем, алар мине дус буларак кына кабул иттеләр. Алар да оялдылар: „Син нәрсә инде, нәрсә уйларлар?“ — диделәр. Берәр кыз белән очрашсам, ул: „Соңыннан шалтыратырмын“, — дип ялганлый иде», — дип сөйләде Алмаз.

Дилбәр язгач, Алмаз сөенгән дә, ышанмаган да. Аның белән дә узган тәҗрибә кабатланыр дип уйлаган. Дилбәр үзе Актаныш кызы, Алмаз белән языша башлаганда Чаллыга күчеп килгән вакыты булган. Печенье фабрикасына эшкә кергән. Ике ай язышканнан соң очрашканнар алар.

«Бер тапкыр Дилбәр белән язышып утырганда әти: «Гел компьютерда утырасың, берни эшләмисең. Синең кебекләр күптән өйләнделәр, инде балалары бар, — дип ачуланды. Әни барысын да белә иде, тик әтигә әйтмәгән идек. «Кыз таптым үземә, әйдә киттек», — дидем дә, бергә утырып киттек.

Чынлыкта Дилбәр мине беркайда да күрмәгән булган. Сәбәп итеп кенә шулай язган. Без аның белән Чаллыда очраштык. Бер атнадан соң кунакка алып килдем дә башка җибәрмәдем. Тагын бер атнадан соң никах укыттык. Әти-әни дә бик сөенделәр», — дип сөйләде ул.

«Малай туачагын белгәч, кәефем төште»

Алмаз укып бетергәч, гаилә яшәргә Каенлы авылына кайткан була. Яшь гаилә Алмазның әти-әнисе белән бергә авылда яши башлыйлар. 

«Әти-әни белән биш ел авылда яшәдек. Алар белән бер өйдә яшәү авыр булды. Алар безне аңламадылар, үзләренчә яхшылык эшләргә теләделәр, шуннан тавыш чыга иде. Авылда вакытта Дилбәр тәрбияче, пешекче, сыер савучы булып эшләде», — ди Алмаз.

Бер ел элек яшь гаилә яңадан Түбән Камага күченә. Аларның инде бер кызлары һәм уллары туган була. Егет үзенең авыруы балаларда да булыр дип борчылып йөргән. Мәктәп елларыннан ук ул сорауга җавап эзләгән. Биология укытучысы балаларына күчмәячәген, әмма берничә буыннан соң килеп чыгу ихтималын әйткән.

Хатыны йөкле вакытта да Алмаз гел аның янында булган, табиблар янына барганда һәрвакыт бергә булганнар. «Берсендә ишеп яңгыр ява иде, машиналар су сиптереп үтеп китә. Дилбәр тугызынчы айда иде инде, мин аны юл аша күтәреп чыктым. Мин бит бер үк вакытта ике кешене күтәреп чыкканмын, кызык инде.

Өченче УЗИда безгә малай туачак дип әйттеләр, шунда минем кәефем төште, чөнки бик тә кыз теләгән идем. Дилбәр хастаханәгә алданрак барды, бала табасы көнне без барыбыз да авылда идек. Биш сәгать, ярты көн үтте, бернинди хәбәр юк. Мин бала тудыру йортына шалтыратам, табиб әле чыкмаган, дип җавап бирәләр. Тагын бер шалтыраттым: «Алмаз, җаным, тынычлан. Барысы да әйбәт», — диде табиб. Бала турында бөтен мәгълүматны сөйләде дә, соңыннан «кыз» дип әйтеп куймасынмы?! Мин сөенечемнән сөйләшә дә алмадым. Трубканы куйгач, әнигә бер сүз әйтә алмыйча карап тордым. Икенчесе малай туды», — ди ул.

«Мине күбесе исерек, наркоман яки псих дип уйлый»

Баһадирдай көчле ирләр дә елый, Алмазның да чарасызлыктан төшенкелеккә бирелгән чаклары булган. Ул хәлләр эш белән бәйле булган. Авылда яшәгәндә вакытта ул балалар бакчасында эшләп йөргән. Кәгазьдә урам себерүче булып саналган, ә чынлыкта ир-ат кулын сораган бөтен эшне башкарган. Шул ук вакытта үзенең интернет кибетендә хатын-кыз киемнәре саткан. «Хезмәт хакы балалар бакчасындагы эштән өч тапкырга күбрәк чыга иде, чөнки сатып алучылар бар иде», — ди ул. Аннан күченеп тә киткәннәр, пандемия дә башланды, сату эше ябылган. Егет аны алдындагы бөтен мөмкинлекләр, барлык ишекләр дә ябылган кебек кабул иткән…

Алмаз блогер булырга тели, аның башка инвалидлар өчен үрнәк буласы килә. Анда мыскыл итеп, кимсетеп язучылар булмый тормый. Алай да, Алмаз фикеренчә, җәмгыятьтә хәзер инвалидларга карата хөрмәт бар. «Балаларны дөрес итеп тәрбиялиләр, инвалидларга авыр сүз әйтергә ярамаганны җиткерәләр. Тик тупас мөнәсәбәт белән очрашмый торган юк. Минем өчен ул — гадәти әйбер. Берәр җиргә барсам, мине күбесе исерек, наркоман яки псих дип уйлый. Башка инвалидлар беркайчан да бирешмәсен иде, кимсетеп караучыларның фикеренә игътибар итмәсеннәр, үзләреннән яхшырак кешеләрне үрнәк итеп куйсыннар», — дигән теләген җиткерде Алмаз.

Алмаз бүген үзен бик бәхетле дип саный, чөнки сөйгәне янында. «Яныңда сөйгән ярың булу — иң мөһиме, дип уйлыйм. Бөтен әйберне дә әти-әнигә сөйләп булмый, ә ул — минем сердәшем», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100