Татар теле һәм цифрлы технологияләр: әзер программалар бар, куәтле серверлар юк | intertat.tatar

Татар теле һәм цифрлы технологияләр: әзер программалар бар, куәтле серверлар юк

Телне саклау өчен ул сөйләмдә, язмада һәм мәгълүмати технологияләрдә үсеш алырга тиеш. Соңгысы бүгенге көндә аеруча актуаль. Компьютерлашкан һәм смартфонлашкан дөньяга татар теле ни дәрәҗәдә кереп урнашкан? "Интертат"тан күзәтү тәкъдим итәбез.

Компьютер технологияләрендә татар телен үстерүнең башлангычында Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика галимнәре торды: физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин һәм техник фәннәр кандидаты Айрат Гатиатуллин фикеренчә, телне кызыклы, файдалы сервислар ярдәмендә үстерергә мөмкин.

-  Телне информацион технологияләрдә булдыруга һәм, иң мөһиме, аларны куллануга да аеруча зур әһәмият бирелергә тиеш. Моның өчен телгә бәйле күбрәк файдалы сервислар, кушымталар булдыру мөһим. Бу юнәлештә бүгенге көндә институтта телләр турындагы дәүләт программасы кысаларында күп эшләр башкарыла: сөйләм телен анализлау, синтезлау, татарча-русча тәрҗемә итү системалары булдырылган, алар кешенең игътибарын җәлеп итәргә, кызыксындырып җибәрергә ярдәм итәчәк, - ди Ринат Гыйльмуллин.

Татар теле компьютерлар өчен тудырылган диярсең...

Төрки телләр, шул исәптән татар теле дә, компьютер өчен тудырылган, моның өчен җайлаштырылган диярсең. Төрки телләрнең структурасы – морфологиясе, синтаксисы автомат грамматикаларга җиңелрәк ята, аффикслар сүзгә кушылып кына бара. Бу исә башка телләрдә берничә сүз, җөмлә белән бирә торган мәгънәне татар телендә бер сүз белән биреп булуны  аңлата, ди галимнәр. 

Мисал өчен, “татарчалалаштыручыларныкындагысыныкы” дигән сүзне русча яки инглиз теленә ничә сүз белән тәрҗемә итәр идегез? Шул ук вакытта төрки телләрдә сүзләрне җенескә карап бүлү, префикслар, суффиклар юк, кушымчалар өстәлгән очракта да, сүзнең тамыры үзгәрешсез кала. Бу телне формаль куллануны, ягъни  компьютерларда куллануны бик җиңеләйтә. 

Синтаксис ягыннан да җөмләдәге сүзләр төземе бик җайлы - уңнан-сулга төзелеп  бара. Шуңа да, төрки телләрдәге берәмлекләрне сүзлекләр белән түгел, ә формаль кагыйдәләр белән бирү мөмкинлеге булу аларны компьютерларда саклау өчен азрак хәтер таләп итә һәм мәгълүматне эшкәртү ягыннан да тизлеген арттыра. Алар сүзләренчә, башка телләрне, әйтик, рус телен эшкәртү өчен ресурслар күбрәк таләп ителә. Рус телендәге тел берәмлекләрен компьютерда кагыйдәләр белән генә биреп бетереп булмый, аларны барысын да сүзлекләрдә сакларга кирәк.


Компьютерда татар хәрефләре

Татар телен компьютерлаштыру эшенә алынганда, галимнәр алдында "татар телендәге текстны компьютерда ничек язарга?" дигән сорау килеп баскан. Компьютерда татар хәрефләре юк иде бит.

-  Һәр кеше компьютерга хәрефләрне үзенчә кертә башлады. Ә бу зур кыенлыклар китереп чыгарды. Мисал өчен, сез язган текстны мин үземнең компьютерда ачам, ә укый алмыйм. Чөнки драйверлар – хәрефләрне чыгаручы программалар төрле, ә бер стандарт юк иде. Шуңа беренче эш итеп татар хәрефләрен компьютерга кертү, стандартларын булдыруга керештек. 1996 елда без әзерләгән стандартлар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. Шуннан шрифтлар эшләнә башлады, соңрак без Microsoft фирмасы белән элемтәгә кереп, шушы стандартларны аларга тәкъдим иттек. Һәм шулай итеп татар теле Microsoft системасына, Windows’ка кереп китте, - дип сөйләде галимнәр.

- Конференцияләрдә без башка төрки галимнәр белән аралашабыз һәм алар башкарган эшләр белән танышабыз. Аларга үзебезнең ирешкән нәтиҗәләребезне күрсәтәбез. Башка төрки телләр белән чагыштырганда безнең нәтиҗәләребез югары дәрәҗәдә дип әйтә алабыз. Әмма Төркия белән чагыштырганда, без азрак калышабыздыр да, чөнки Төркиядә төрек телен өйрәнү һәм аның өчен программалар төзү бер үк вакытта 7-8 университетта алып барыла. Әйтик, бер университетта төрек теленең электрон корпусын булдырсалар, икенчесендә синтезаторларын төзиләр. Аларның Көнбатыш белән интеграция да алданрак бара, шуңа күрә технологияләр дә аларга алдан кергән. Аларның төрле фәнни журналларда басылган мәкаләләре дә күп. Без аларны күрәбез, укыйбыз, андагы галимнәр белән фәнни элемтә урнаштырып, алардан калышмаска тырышабыз - ди Казан институты галимнәре.