Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар: «Ул бик тыйнак иде, тыйнак кына китеп тә барды»

Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Равил Харисов белән хушлаштылар.

Кичә Татарстанның халык артисты Равил Харисовның вафаты турында хәбәр килде. Ул — 45 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган артист. Аның репертуарында дөньяның төрле телләрендәге 500дән артык җыр тупланган, иҗатын дөньяның төрле почмакларында беләләр.

Артист белән «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә хушлаштылар. Соңгы юлга озату өчен артистның туганнары, хезмәттәшләре, иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелган иде.

«Ул беркемне дә кире какмады»

Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республика хөкүмәте һәм мәдәният министры исеменнән Равил Харисовның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Татарстан Республикасының мәдәнияте, җыр сәнгате гаять зур югалту кичерә. Равил Харисов 1948 елның 11 августында туган. Гомеренең 46 елын ул сәхнә белән бәйләде. Унбиш ел дәвамында Мәскәүдә Россия күләмендә танылган җыр шәхесләре белән янәшә хезмәт итте. Аның репертуарында төрле телләрдәге 500дән артык җыр бар. Равил абыйның җыр сәнгатенә керткән өлеше безнең хәтердә мәңгелеккә калыр, урыны җәннәттә булсын, — диде ул.

Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов аның алыштыргысыз артист булуын әйтте.

Бүген без Равил абыйны соңгы юлга озатабыз, туганнарының, дусларының кайгыларын уртаклашам. Ул — Татарстанның халык артисты. Татарстан мәдәнияте алыштыргысыз артистын югалтты. Равил абый безнең өчен үрнәк кеше иде. Дөньяның төрле почмакларында аның иҗатын беләләр. Ул чын профессионал, салкын биналарда да чыгыш ясый ала иде. Яшь артистлар һәрвакыт аның белән киңәшләшеп торды. Ул беркемне дә кире какмады. Аның эшләре, иҗаты күңелебездә мәңгегә калыр.

«Равил Харисов сәхнә түрендә, сәхнә артында, грим бүлмәләрендә үсте»

Казан шәһәр филармониясе режиссеры Халисә Исмәгыйлева Равил Харисов белән бергә 25 елдан артык эшләгән. Ул Равил Харисовның әти-әнисен дә искә алды:

Татар халкы һәм татар эстрадасы зур югалту кичерә. Равил Харисовның әтисе Шакир Харисов Г.Камал театрында режиссер ярдәмчесе, әнисе Асия Харисова — Татарстанның атказанган артисткасы иде. Равил Харисов Камал театры артистлары белән бергә сәхнә түрендә, сәхнә артында, грим бүлмәләрендә үсте, мөгаен, шуңа ул гомере буе сәхнәгә тугры булып калгандыр. Безнең яшьтәге кешеләр әле дә Асия апаның рольләрен сагынып сөйлиләр. Ул характерлы артист иде. Равил Харисов та алыштыргысыз артистыбыз иде.

Яшь вакытында ул Анатолий Кролл җитәкчелек иткән оркестрда София Ротару, Алла Пугачева, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко кебек җырчылар белән бергә бер сәхнәдә эшләгән кеше. Аның бу эшләре зур әһәмияткә ия һәм мактауга лаек. 1994 елда Казанга кайтты, кайсы вакытта шалтыратуга карамастан, ул «юк» дип әйтә белмәде. Теләсә нинди чара өчен аның репертуары әзер иде. Яшьләргә үрнәк алып калырга, аның репертуарын өйрәнергә кирәк. Равил, безгә сине озатырга бик авыр. Татар тамашачысы, коллегаларың һәрвакыт сине искә алып яшәр.

«Соңгы минутына кадәр эш турында уйлады»

Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева:

Без Равил абый белән егерме елдан артык бергә эшләдек. Бүген без затлы татар кешесен мәңгелеккә озатабыз. Равил абый бик зәвыклы, көр тавышлы, сабый күңелле, йомшак кеше иде. Рәхмәттән башка сүз юк. Бик күп гастрольләргә йөрдек, ул үзенең эшенә бик җаваплы карый иде. Татар сәнгатенә ул яңа аранжировкалар, яңа мода белән килеп керде. Без соклана идек.

Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев:

Мин Равил абый белән бер репертуарда җырладым. Аның ни дәрәҗәдә пөхтә булуына соклана идем. Ул концерт алдыннан бер сәгатькә алдан килеп костюмнарын киеп куйса да, утырып тормады, җырлап йөри иде. Ул бик төз, матур кеше иде. «Иде» дип әйтәсе дә килми. Гомеренең соңгы минутына кадәр эш турында уйлады, халкына хезмәт итте. Ул үзенең зур сәхнәдәге чыгышлары турында күп тарихлар сөйли иде. Безнең белән яшьләрчә шаяра, көлә белде.

«Равил абый тамашачыны җырлата белде»

«Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова:

Бүген без татар халкының бөек шәхесе белән хушлашабыз. Равил абыйның әни-әнисе Шакир абый һәм Асия апа Камал театрының кояшы булып тордылар. Мин алар белән үстем, ә Равил абый ул вакытта Мәскәүдә зур сәхнәләрдә чыгыш ясый иде. Шакир абый һәр артистны елмаеп каршы ала иде, Равил абый да шундый булды. Асия апа бик укымышлы иде, ул да үзенең иң матур сыйфатларын Равил абыйга күчергән кебек. Равил абый филармониянең кояшы булып балкыды. Сары, кызгылт, зәңгәр костюмнары белән безнең күз алдыбызда калачак. Равил абый тамашачыны җырлата, үзенә җәлеп итә белде. Ул ешрак безнең концертларны йомгаклый иде, чөнки халык аны күтәреп ала. Ул яшьләр өчен һәрвакыт үрнәк булды, — дип сөйләде ул.

Хушлашу сүзләре әйтелгәч, барлык халык Равил Харисовны соңгы тапкыр күреп калу өчен аның янына килде. Артистның хатыны Ирина ханым иренең йөзен, кулларын сыйпады. Ханым битлектән булса да, нидер сөйләгән кебек тоелды. Ул иренең битенә якын килеп, әллә нидер пышылдады, әллә әкрен генә үбеп алды, ә күзләре мөлдерәмә яшь иде.

«Артистлар көненә аны чакырмасак, үпкәли иде»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева:

Без алыштыргысыз, затлы, зыялы шәхесне соңгы юлга озатабыз. Равил абый зур хәрефтән кеше иде. Аның кеше турында начар сүз сөйләгәне булмады, һәрвакыт көр күңелле иде. Аның профессионал булуы күп тапкыр телгә алынды. Миңа да аның белән концертларда, банкетларда эшләргә туры килде. Без ел саен артистлар көнен үткәрә идек. Олы шәхесләрдән иң беренче булып Равил абый катнаша иде. Ул яшьләр белән бергә уеннарда катнашты. Артистлар көненә аны чакырмасак, ул үпкәли иде хәтта. Аның һәрвакыт шулай яшь, көчле булуы сокландыра иде. Равил абый турында бары тик җылы истәлекләр генә сакланачак.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева:

Ул шулкадәр ярдәмчел кеше иде. Чын интеллигент кебек фикерләде, җырлады, киенде. Татарстанда ул ачылып та бетмәде кебек. Мәскәүдә Иосиф Кобзоннар белән җырлап йөргән артист бит ул. Тик Россиядә бик популяр булырлык дәрәҗәдә ачылмады, шул үкенечле булып калды.

Без эчебездәгене тышка чыгарабыз, ә ул алай түгел иде, барысын да йөрәгенә җыйгандыр. Бала кебек сөенә һәм кайгыра иде, тик кайгырган минутларын сиздермәде. Сәхнәгә чыгар алдыннан да каушаганын, курыкканын сиздермәде.

«Ул бик тыйнак иде, шулай тыйнак кына китеп тә барды»

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгәтуллина:

Гастрольләргә чыкканда ул һәрвакыт күтәренке кәефтә була иде. Аның костюмнары гына ни тора! Кичә репетициядән соң аның киемнәрен алып, киеп тә карадык. Аның үз-үзен сәхнәдә тоту, җырлау осталыгы яшьләр өчен үрнәк булсын иде. Аның репертуарында төрле буын өчен җырлар тупланган иде. Бер артист та Равил абыйның начар сыйфатын белми, ул менә дигән кеше иде. Ул безнең өчен икенче әти кебек иде. Октябрь аенда Олылар көненә багышланган концертта бергә эшләгән идек. Ул яңа костюмнан шундый чибәр иде. Аның кебекләр юк диярлек. Ул бик тыйнак иде һәм шулай тыйнак кына китеп тә барды. «Миңа һәрвакыт әйбәт кешеләр генә очрый», — дип әйтә иде, урамда егылган вакытында да аның янына әйбәт кешеләр килгән. 

«Әтием яшендә булса да, иң якын дусларымның берсе иде»

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:

1996 елда Равил белән танышкан идек, шул вакыттан ул алыштыргысыз дустым булды. Бер-беребездән беркайчан да калышмадык. Ул эшкә иртәрәк килсә, мине көтә, мин иртәрәк килсәм, аны көтә идем. Кызлар безне «койрыклар кебек» диләр иде. Ул минем әти яшендә иде, шуда да карамастан, иң якын дусларымның берсе булды. Минем балалар аны бик яраттылар, ул үзе дә бала күңелле иде.

Аның елмаймаган вакытын хәтерләмим, ул һәрвакыт нидер сөйли иде, эмоцияләре ташып торды, аңа түзәргә дә кирәк иде. Аның күп сөйләүләрен тыңларга күнгән идем, ул минем сердәшчем булды. Минем өчен ихластан сөенә, киңәшләр бирә иде. Аның гаиләсе белән аралашып яшәдек. Коронавирус чыккач, сирәгрәк күрештек, шуңа үкенәм.

Иҗатка килгәндә, дуэтларыбыз күп иде, бергә җырларбыз дип афиша да ясаган идек. Без аның белән чит телләрдә дә җырлый идек. Ул минем остазым да булды.

Минем кечкенә улыма алты яшьләр булган вакытта Самара татарлары безне кунакка чакырды. Җырлаганнан соң, ул безнең белән кунды, ә икенче көнне гаиләм һәм аның белән ял итәргә киттек. Анда бассейн бар иде. Улыма алты, ә Равилгә 60 яшьләр булгандыр. Улым белән бассейнга кереп киттеләр, безне ишетмиләр дә, күрмиләр дә, уйныйлар, көлешәләр, бер-берсен суга батыралар. Шулай ике сәгать бассейнда уйнадылар.

Аның руль артына утырасы килмәде, ә мин үзем машина йөртәм. Концертлар соң бетә иде, чөнки халык артисты булгач, ул концертны тәмамлый иде. Аның белән дуэт булгач, миңа аны көтеп торырга кирәк. Без шәһәрнең төрле ягында яшәсәк тә: «Алсу, әйдә „по пути“ бергә кайтыйк әле», — дия иде. Мин киемнәремне алыштырдым, җыендым, машинаны җылыттым, көтеп утырдым. Равил чыкмагач, кире кердем. Ул: «Мин ашыгам, мин ашыгам», — дип киемнәрен җыя. Костюмнарын әйбәтләп төзәтеп, каптыргычларын эләктереп, кием савытына куя. Лакланган ботинкаларының эченә пружинка тыгып, һәр ботинканы аерым капчыкка тыгып, пөхтә итеп җыя. Шулай киемнәрен җыеп бетермичә, беркая да кузгалмый иде.

Ул тышкы кыяфәтенә, һәр элементка игътибар бирә иде. Минем киемгә дә игътибарлы булды, төсләр буенча киңәшләр бирә иде. Ул рәссам бит. Төсләр белән аңлап эшли иде.

Минемчә, күпләр аның осталыгын аңламый иде. Равил эшен сыйфатлы башкарды, күпләрнең аны аңламавына борчылды. Ул үзе турында сөйләргә яратмады. Соңгы вакытта аның үзгәрүен сиздем, күзләрендә моңсулык барлыкка килде.

Кичә көне буе еладым, ә бүген аны озатуга ышанмадым. Әйткән сүзләр дә аның турында түгел кебек, аягыннан тотып уздым, тик ул түгел кебек.

Равил Харисовны Курган зиратына җирләделәр.

  • Равил Харисов 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә туган. 15 ел дәвамында Равил әфәнде Мәскәүдә Анатолий Кролл җитәкчелегендәге «Современник» ансамблендә солист булып эшләгән. «Бәйрәм», «Мирас» ансамбльләрен Равил әфәнде булдырган. Әлеге ансамбльләрдә ул сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшләде. 1988 елда Равил Харисовка «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән. 1998 елдан ул — халык артисты.