Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районы Күшке авылында вандаллык: бер егет әтисе, әби-бабасы каберен җимергән

Моның белән генә тукталып калмыйча, вандал авыл зиратындагы хозблокны да ут төртеп яндырган.

news_top_970_100
Буа районы Күшке авылында вандаллык: бер егет әтисе, әби-бабасы каберен җимергән
Авыл җирлеге сәркатибе фотолары

14 октябрь көнне Буа районы Күшке авылы халкы коточкыч хәлгә тап була. Бер вандал авыл зиратындагы берничә каберне җимереп, өстендәге иконаларын ватып бетергән. Моның белән генә тукталып калмыйча, зиратның кабер казу кораллары саклана торган бинасына ут төртеп яндырган. 

Әлеге хәлләрнең дөреслен безгә авыл җирлеге башлыгы Андрей Стрелков раслады. «15 октябрь иртән зираттагы хозблокның янып көлгә әйләнүе һәм берничә кабер ташының җимерелгән булуы турында хәбәр килде. Үзем барып, чын булуына инангач, полиция чакырттым. Алар шунда ук тикшерү эше башлады», — ди башлык. 

Әтисе, әбисе һәм бабасының каберләрен җимерү, аларның күршеләрендәге ике кабернең иконаларын ватуда Николай исемле егет шикләнелә. Андрей Стрелков сүзләренчә, полиция аны Казан шәһәрендә тоткарлый алган. Николайны әлегә психик авырулар хастаханәсенә алып киткәннәр, ул вакытлыча шунда дәваланачак.

Авыл җирлеге башлыгының сәркатибе Лариса Мусина сүзләренчә, оныгы әбисе һәм бабасынына куелган кабер ташларын вак кисәкләргә ваткалап бетергән, каберләрен җимергән. «Әтисенең ташын кирегә таба борып куйган. Тагын янәшәдәге ике кабердә агач иконалар тора иде. Аларны урталай сындырган», — ди ул.

Әлеге гаилә яшәгән йорт хәзер буш тора. «Даими кайтып торучылары юк. Анда җәй көннәрендә Коляның әтисенең бертуган абыйсы кайтып йөри. Дача йорты кебек булып чыга инде. Йорт та аның исеменә язылган. Абыйсы сүзләре буенча, әтисенең вафатыннан соң Коля авылга нибары бер тапкыр гына кайтып күренгән. Әнисе турында да хәбәр юк. Ул башка кешегә кияүгә чыккан булса кирәк. Армиядән кайтканнан соң Коля беркая да эшкә урнашмаган. Казанда йортсыз кешеләр арасында яшәгән дип тә сөйлиләр», — ди сәркатип.

Николай башта каберләрне тар-мар китергән, кабат хозблокка ут төрткән. «Ут төртсә дә, ул аны сүндермәкче булган дип фаразлыйбыз. Чөнки үлгән кешеләрне теркәп бара торган журнал да, барлык көрәк-лом кебек эш кораллары да, иконалар да хозблокның тышкы ягында яталар иде. Аларга зыян килмәгән. Ул йортның эчендәге әйберләрнең барысын да диярлек чыгарырга өлгергән. Бина үзе генә янып көлгә әйләнде», — ди Лариса Мусина. 

Николайның әтисе һәм әби-бабасына карата үпкәсе булганмы? Алай дисәң, үлгәннәрдән үч алмыйлар…. Әллә инде бу адымы белән туган абыйсына берәр нәрсә аңлатасы килгәнме? Алары билгесез… Сәркатип сүзләренчә, күршеләре Николайны аз сүзле, сорауларга да юньләп җавап бирми торган, үз эченә йомылган егет буларак тасвирлый.

Авыл халкы барысы бергә җыелып, янгын чыккан урынны җыештырган инде. Кабер ташларын торгызуны авыл җирлеге үз өстенә алмакчы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100