«Питрау — җәйге бәйрәмнәрнең финалы» - таң атканчы күңел ачу, керәшен чибәрен сайлау | intertat.tatar

«Питрау — җәйге бәйрәмнәрнең финалы» - таң атканчы күңел ачу, керәшен чибәрен сайлау

Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме гөрләде. «Интертат» кичә кич белән башланып, таң атканга кадәр барган бәйрәмнән репортаж тәкъдим итә.

Питрау көне православ чиркәү календарендә Петр һәм Павел апостоллары хөрмәтенә 12 июльдә билгеләп үтелә. Күп кенә керәшен авылларында бәйрәм быел нәкъ шушы көнне булды. Мамадыш районы Җөри авылындагы массакүләм ял итү чарасы исә, күбрәк халыкны җәлеп итү өчен, шимбә көнне, 17 июльдә узды. 

Җөри авылындагы Питрау бәйрәме 22нче тапкыр үткәрелде. Казан Сабан туендагы кебек үк, саклык чараларын күздә тотып, халыкны кертү бер генә урыннан оештырылган. Капка төбеннән һәркемне металлодетектор аша уздырып, тән температурасын үлчәп, кулларын антисептик белән эшкәртеп керттеләр.

Бәйрәм тантаналы рәвештә башланып киткәнче үк «Әкият» балалар мәйданчыгы, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» мәйданчыклары эшли иде. Аларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә рәсми кунаклар төркеме күзәтеп чыкты. Кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Ольга Павлова, ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. «Ак Барс» Холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм территориясе шулкадәр киң, төп мәйданнан яшьләр сәхнәсенә кадәр ун минут чамасы атларга кирәк.

«Без — матур букетның бер чәчәге»

Төп мәйданда бәйрәм төрле районнардан, төбәкләрдән килгән керәшен фольклор ансамбльләре белән таныштырудан һәм театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Сәхнәләштерелгән тамаша аркылы керәшеннәрнең килеп чыгышын, тарихын һәм яшәү рәвешен күрсәтергә тырыштылар. Аның асылын аңлау өчен кереш өлешне сәхнәләштергән режиссер — Казан яшьләр үзәге директоры Ирина Алешина белән сөйләшеп алдым.

— Керәшеннәрнең тарихын төрле чыганакларны, легендаларны кулланып, күп еллар буе мәйданда сәхнәләштереп халыкка күрсәтәбез. Тамашада катнашкан кешеләр — студентлар, төрле ансамбль вәкилләре.

Керәшеннәрдә бер ышану бар: имеш, кабер өстенә утырткан агач үсә-үсә үлгән кешенең җанын үзенә ала. Ыруда зур ихтирамга лаеклы булган кешенең агачы изге саналган. Аның янына бөтен ыру вәкилләре дә җыела торган булган. Агачка алар үзләренең кайгыларын, шатлыкларын сөйләгәннәр, дога кылганнар, нәрсә дә булса сораганнар. Бүгенге тамашаны без шушы ышануга нигезләп ясадык. Биредә сез елга, һава, ут, җир рухларын да күрдегез. Мондый рухлар табигатьтә бар. Хәзер күпләр табигатьтән ерагайды, шуңа күрә аларны сизмиләр, — диде Ирина Алешина.

Прологтан соң бәйрәмнең сәламләү өлеше башланды. Сүзне иң беренче булып, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов алды.

— Хәерле кич, хөрмәтле карендәшләр, бәйрәмне хөрмәт итеп кайткан кунаклар! Сезне чын күңелдән керәшен халкының милли бәйрәме Питрау белән тәбрик итәм. Питрау — ул җыр, моң, табигать һәм дуслык бәйрәме. Ул үзенчәлекле колориты, күңеллелеге һәм дәрте белән истә кала, — диде Анатолий Иванов.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрау кебек бәйрәмнәр Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга ярдәм итүен әйтте. Ул мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирешкән кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Ак Барс» Холдинг компаниясе җитәкчесе, Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров Питрауны чәчәк бәйрәме дип атады.

Шушы аланда үскән һәр чәчәкнең үз исе, үз төсе, матурлыгы бар. Барысын җыйсаң, хуш исле бик матур букет килеп чыга. Без, керәшеннәр, шул букетның бер чәчәге, Татарстанның милли йөзен матурлап, баетып яшибез, — диде ул.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев үзләренең сәламләү сүзләрен җиткергәч, лаеклы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

Рәсми өлештән соң бәйрәм җанланып китте. Мәйданда көрәш, гер күтәрү, чүлмәк вату кебек төрле уеннар башланды. Төп сәхнәдә Татарстан эстрадасы җырчылары, башка мәйданчыкларда халык ансамбльләре чыгыш ясады. Яшьләр өчен аерым сәхнә оештырылган. Анда Римма Никитина, Айдар Рәкыйпов, Лия Морис, Татьяна Ефремова кебек яшьләргә таныш артистлар кыздыра иде. Халык уеннарда катнашты, артистларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.

«Питрау»дагы мәйданчыклар арасында нәрсә генә юк иде. Бәйрәм мунчасы якканнар, мунча эче үләннәр белән бизәлгән. «Яшь кызлар Питрау көнне иртә белән басуга барып үләннәр җыйган, кайтып капкаларга элгәннәр, мунчаларын бизи торган булганнар», — дип сөйләде Гөлназ Ибраһимова.

Аш-су йортында керәшен ризыклары тәкъдим ителгән иде. «Керәшеннәрнең иң танылган ризыгы пилмән — пирмәнкә. Дуңгыз итеннән зур итеп ясала, шулпасыз бирелә. Тагын тутырма бар. Ул эч-башы һәм дөгедән түгәрәкләп ясала. Кызыл чөгендер пирожкилары бар тагын», — дип күрсәтте Мамадыш политехника көллияте ашханәсе мөдире Рәзинә Мөбәрәкшина.

Һавада пич коймагы белән сыйлап торучылар да булды. Олыяз лицее коллективы пешергән коймакларны майга манып ашаулары бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Ә «Питрау» музеенда пластинкада керәшен халык җыруларын тыңларга мөмкин иде.

«Керәшен чибәре»

Питрауда халыкның иң яраткан бәйгеләренең берсе — «Керәшен чибәре»н сайлау. Кызлар бәйгедә визитка, иҗади чыгыш күрсәтте, видеода күрсәтелгән гореф-гадәтләр хакында белгәннәрен сөйләде һәм интеллектуаль турда керәшен сүзләренә аңлатма бирде. Быел бәйгедә тугыз кыз катнашты һәм «Керәшен чибәре» титулына Сарман районының Ләке авылы кызы Лиана Антонова лаек булды.

— Бәйгедә өченче тапкыр катнашам, 3нче һәм 2нче урыннарны яулаганым булды, быел беренчелек артыннан килдем, — диде җиңүче «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр: «Онлайн керәшен чибәре» — Лиана Самойлова; «Иң яхшы җырчы» — Лиана Антонова; «Иң яхшы биюче» — Оксана Фёдорова; «Иң сөйкемле» — Анастасия Шумитова; «Йолаларны яхшы белүче» — Маргарита Петрова; «Иң җор телле» — Алёна Евдокимова; «Этник костюм белгече» — Ангелина Кузьмина; «Иң оста пешерүче» — Аида Сахарова; «Иң оста чигүче» — Марина Тараканова.

Бәйгедә өч урын бирелде. 1 урын — Алёна Евдокимова; 2 урын — Марина Тараканова; 3 урын — Оксана Фёдорова.

Батыр тәкәсен алып китмәде

Сабантуйның да, Питрауның да иң мавыктыргыч бәйгесе — көрәш. Питрауның абсолют батыры бүген иртәнге өчтә генә билгеле булды. Көрәшчеләр шул вакытка кадәр бил сынашты. Оештыручылар быел Татарстанның иң көчле спортчылары җыела дип вәгъдә иткәннәр иде. Тамашачылар уникедән соң күпкә әзәйде, шулай да таң аттырырга көрәшчеләр өчен җан атып утыручылар шактый калды. Алар арасында яшьләр дә, әби-бабайлар да бар иде. Яшүсмерләр көрәшен дә бик мавыгып карадылар. 

Абсолют батыр — Радик Сәлахов. Ул 100 килограммнан югары авырлыкта җиңде. 100 кг авырлыкта җиңүче — Эльдар Хәмитов, 90 кг — Илнар Галимов, 80 кг — Ренас Кәлимуллин, 70 кг — Ислам Фәләхов, 60 кг — Раббани Нургалиев.

2006 елгы һәм кечерәкләр арасында 40 кг авырлыкта җиңүне Фазыл Сибгатуллин яулады. 50 кг — Җәлил Ибраһимов, 60 кг — Гадел Гәйфетдинов, 70 кг — Булат Яруллин, 70 килограммнан авыррак көрәшүчеләр арасында Булат Хәйруллин җиңде.

2003 — 2005 елгылардан 50 килограммга хәтле ярышучылар арасында беренчелекне Рамазан Корбанов алды. 60 кг — Гадел Мусин. 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында Рафаэль Билданов җиңеп, яшүсмерләр арасында абсолют батыр титулын яулады.

Абсолют батырлар тәкә белән бүләкләнде. Һәр авырлыктагы җиңүчегә акчалата бүләк бирелде. Беренче урынга — 100, икенче — 50, өченче — 30 һәм дүртенче урын 20 мең сум алды. Яшүсмерләр арасындагы җиңүчеләрнең беренче урыны — 15, икенчесе — 10, өченчесе 5 мең сумга лаек булды.

 Рафаэль Билданов Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән. Аңа 18 яшь, көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнгәнен әйтте. «Питрау“га өченче тапкыр киләм, моңа хәтле бер урын да яуламыйча кайтып китә идем», — диде ул. Быел Рафаэль Билдановка җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнергә насыйп булды. Ул Оренбургка хәтле тәкәне алып кайтырга ерак булганга, аны Мамадышта берәр кешегә Корбан гаетенә сатып калдырырга теләк белдерде.

«Питрау — җәйге бәйрәмнәрнең финалы»

Халык фикерен белү өчен, төрле кешеләр белән аралашып алдык. Очраклы гына Кәрим Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов белән Резеда Сәләхованы очраттым. Аларда бәйрәм дәрте ташып тора иде.

— Кәефләр бәйрәмчә инде. Керәшен халкы бәйрәм итәргә, кунак итәргә ярата. Биредә бер букет халык. Рәхәтләнеп ял итәләр. Питрау — җәйге бәйрәмнәрнең финалы. Ул үзебезнең авылда да үтә. Шушы җиңел түгел заманнарда кешеләрне җыеп кунак итүләре өчен афәрин! — диде Артем Пискунов.

Артемның сүзләренә хатыны Резеда да кушылды.

— Җиде ел керәшен килене булсам да, Җөригә беренче тапкыр килдем. Анда да Артем эшләргә алып килде. Бергә эшләве күңелле! — диде Резеда Сәләхова.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән килгән Айрат Бахтияровны очраттым. Ул Казанга кунакка кайткан булган, дусларына ияреп Питрауны карарга килгән.

— Питрауда беренче мәртәбә. Моңарчы мондый матур бәйрәм күргән юк иде әле. Бик күңелле бара. Бу Башкортстандагы бәйрәмнәрдән аерыла, — диде Айрат Бахтияров.

Чираттагы әңгәмәдәшем Сарман районының Ләке авылыннан килгән Нурия Сорокина иде. Ул — «Игәнә» ансамбле җырчысы. Биредә үзләренең осталыкларын күрсәткәннәр.

— Җөригә беренче тапкыр гына килүем. Бик ошый. Үзебезнең авылда да Питрау бәйрәме уза, — диде Нурия Сорокина.

Питрауга Мамадыштан Гөлия Сафина да гаиләсе белән килгән. Ул бәйрәмгә ел саен йөри икән.

— Бәйрәм бик ошый, күңелле. Быел уздырмаслар дип бик курыккан идек. Аллага шөкер, оештырдылар, рәхмәт, — диде Гөлия Сафина.

Җөридәге Питрау бәйрәме Сабантуйга охшаган булса да, территориясенең киңлеге һәм таң атканчы күңел ачу мөмкинлеге белән башка чаралардан аерылып тора.