«Ике капчык елга комы җибәргәннәр»: интернет-кибетләрдә ничек алданмаска?

Интернет-кибетләрдән әйбер сатып алу бик популярлашты, бигрәк тә коронавирус пандемиясе шартларында башка чара булмады диярлек. Күпләргә беренче тапкыр интернет аша сатып алырга туры килгәндер, тик сорау арту белән интернет-кибетләр тарафыннан алдау очраклары да ешрак күзәтелә башлады. Ничек акчалардан колак какмаска?

Бүген интернет-кибетләр тарафыннан алданган кулланучылар аз түгел. Аларның күбесе бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә һәм сатучыдан нәрсә таләп итәргә белми, шул рәвешле түләнгән акчаларын кайтара алмыйлар.

«Ике үлчәмгә зуррак кием килде»

Казанда яшәүче Энҗе ханымга бер товар урынына икенчесен җибәргәннәр.

Бер ай элек мин интернет-кибеттән күлмәккә заказ биргән идем. Бәясе бик кыйммәт түгел — 1600 сум. Шуның өстенә посылка җибәрү өчен түлисе. Посылка почта бүлегенә килде. Миңа күлмәк урынына итәкле костюм җибәргәннәр. Ул хәтта киелгән иде кебек. Бәясе язылган кәгазе дә юк иде, ике үлчәмгә зуррак кием иде.

Мин аларга язам, ләкин җавап бирүче юк. Мине кара исемлеккә керттеләр бугай, чөнки төркемнәренә керә алмыйм, «Ватсап»ларыннан да җавап бирүче юк. Безнең алдарак язышкан диалогны бетергәннәр, миңа берни күренми. Түләү чекларын саклап калдым, әлбәттә. Башка беркая да мөрәҗәгать итмәдем, уйлап та карамадым шул, - дип сөйләде Энҗе.

«Ике капчык елга комы җибәргәннәр»

Биектау районында яшәүче Альмира ханымның ире интернет-кибеттән кием сатып алган, ул да уңышлы булмаган.

Кыш көне мин эштә булганда ирем заказ биргән. Мин эштән кайткач, ул миңа әйтте. Интернет-кибеттән бик сыйфатлы ике чалбарга заказ биргән икән, шуның белән бүләк тә җибәрәчәкләрен әйткәннәр. Чалбарларның бәясе - дүрт мең. Үзем аны бик ачуландым, чөнки интернет-кибетләргә бер дә ышанмыйм, әйбер сатып алганым да юк. Аннан тынычландым инде, каты бәрелмәдем.

Заказ килде. Аны алып кайткач ук миндә шик туды, чөнки ул гап-гади катыргы тартмада килде. Ачып карадык та, егылып китә яздым. Марля сыман үтә күренмәле тукымадан ясалган ике юка гына трико һәм ике пакет елга комы җибәргәннәр. Башка берни дә юк.

Номерларына шалтыратып карадык, анда бөтенләй җавап бирүче юк. Аннан үземнең телефоннан шалтыраттым. «Нигә алдадыгыз?» — дип сорадым. Алар миңа: «Не может быть, сейчас разберемся», — диделәр һәм бетте шуның белән. Башка ул номерга чыга алмадык. Посылка кире җибәреп булмый торган сүз белән килә, адресы да күрсәтелмәгән. Шуннан иремә башка беркайчан да интернеттан әйбер сатып алмаска куштым.

Кая мөрәҗәгать итәргә дә белмәдек, ачу килгән иде, чыгасы акча булгандыр дип тынычландык, - диде Альмира.

«Килбәтсез генә кап-кара сумка алдым»

Казаннан Хәдия ханым да сатып алган сумкасын ничек кайтарырга белмичә, аптырап беткән.

Интернет-кибеттән әйбер сатып алганым юк иде. Берсендә интернетта реклама күреп, бик кызыксындым. Сумкалар сата торган интернет-кибет иде ул. Сайлап алу мөмкинлеге дә күп булгач, хезмәттәш кыз миңа сумка сайларга булышты. Бөтен кием белән дә туры килә дип, кечерәк кенә, көмеш төсендәге сумканы алырга булдым. Ул кибет белән языштык, барысы да әйбәт кебек иде. Посылканы почтадан барып алдым. Кайтканда ачып карарга булдым, шунда аптырап калдым. Килбәтсез генә кап-кара сумка җибәргәннәр, мин сайлаган әйбер белән якын да тормый. Яңадан почтага кердем, кире җибәрергә теләдем. Анда акчасын барыбер кайтармаслар, диделәр миңа.

Бик ачуым чыкты шунда, нишләргә дә белмәдем. Телефоннары һәрвакыт «занято» дип тора, аннан бөтенләй шалтыратып булмый башлады. Посылкада кире җибәрү адресы да күрсәтелмәгән иде. Йөри торгач, үземне тынычландырдым, шәһәр читендәге бакчага йөрергә булса да ярар, дидем. Шуннан соң интернет-кибеттән заказ биргәнем булмады, - диде Хәдия.

«Бер тапкыр да акчаны кире кайтармадылар»

Интернет-кибетләр яшьләр арасында бигрәк тә популярлашты.

Айгөл Хөсниева, Казан:

Мин интернет-кибетләрдән еш кына әйбер сатып алам. Бигрәк тә сәүдә үзәкләре ябылгач башка чара булмады. Бер тапкыр чалбар сатып алдым. Аның алгы ягындагы җөе тигез түгел иде, кигәч бигрәк тә күренә иде. Мин аны кире җибәрдем һәм соңыннан башка кешеләр калдырган бәяләмәләрне укыдым. Мин алган үлчәм күптән әйләнеп йөри икән. Аны күп кеше кире кайтарган булган, тик нишләптер ул чалбарны сатудан алмаганнар.

Чит ил сайтларыннан сатып алганым да бар, берничә тапкыр заказ килмәгән очраклар булды. Зур сумма булмаса да, түләүне кайтару теләге белән мөрәҗәгать иткәнем булды, тик бер тапкыр да кире кайтармадылар. Кайсыдыр очракта сатучы тарафыннан гаделсезлек булса, кайсыдыр очракта үзем тиешле вакыт аралыгында мөрәҗәгать итеп өлгермәдем, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Айгөл.

«Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткәндә кулда ниндидер дәлилләр булу әйбәт»

Интернет-кибетләр тарафыннан алданган очракта нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә? Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) әлеге сорауга җавап бирде.

Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең баш белгече һәм эксперты Ирина Ельчанинова:

Кызганыч, интернет-мошенниклар һәм дистанцион караклык буенча мөрәҗәгать итүләр чыннан да бик күп. Интернет-кибет тарафыннан алданган очракта, беренчедән, Эчке эшләр министрлыгына яки безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Минемчә, программалаштыру өлкәсендәге белгечләр өчен сайт ясау озак вакытны алмый, сайтка матур рәсемнәр куялар да, игътибарны җәлеп итә торган интернет-кибет әзер була. Ул кыска вакыт эчендә акча җыю өчен эшләнә. Алданганнан соң сатучыны табуы бик авыр була.

Интернет-кибеттән сатып алганчы, сатучы турында мәгълүматны, ягъни исемен һәм реквизитларын налог.ру сайты аша тикшерергә кирәк. Кайбер сатучылар ул мәгълүматны телефон аша гына әйтергә мөмкин, ул вакытта да ышанасы түгел. Тик реквизитларны тикшерү дә каракларга юлыкмауга гарантия бирми. Мәсәлән, берәр оешма чыннан да ул сайтта бар ди, тик ул бөтенләй әлеге интернет-кибеткә бәйле булмаска мөмкин.

Сатып алганчы, товарның бәясенә игътибар итәргә кирәк. Бәясе нык арзан икән, ул шик тудыра. Бик яхшы әйберне көлке акчага сатып алып булмавын аңларга кирәк. Сайттагы бик матур рәсемнәргә алданмагыз, аларда бернинди танып белү билгеләре булмый, шуның өчен акчаны кайтару өчен кайвакыт берни эшләп тә булмый.

Интернет сайтында заказ ясаган вакытта сатучы белән аралашкан диалогның скриншотларын ясарга, һәр адымны билгеләп барырга кирәк. Ул очракта ниндидер мәгълүмат сакланып калачак. Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткәндә кулда ниндидер дәлилләр булу әйбәт.

Билгесез сайтлардан сатып алганнан соң, товарны почтадан алганда өстәмә түләүләр килеп чыга. Еш кына ул чеклар «Пим Почта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә җибәрелә. «Пим Почта» ул — финанс оешма, үзе сату белән шөгыльләнми, ул почта белән сатучы арасындагы акча күчерү оешмасы була. Ул очракта без булыша алабыз, чөнки әлеге оешма белән безнең элемтә көйләнгән. Без аларга почта квитанциясе белән сорау җибәрәбез, чектагы РПО номеры кирәк була. Алар акчаны җибәрәчәк оешма турында мәгълүмат бирәләр. Күп кенә намуссыз сатучылар ул оешма белән килешү төзи, чөнки еш кына посылкаларны почта аша алалар. Ул вакытта сатучыны табу мөмкинлеге бар.

Бик билгеле маркалар белән андый очрак килеп чыкса, ул мәсьәлә тиз чишелә, чөнки сатучы билгеле. Ә сатучыны табып булмаганда берни эшләп булмый. Һәрвакыт бер үк алгоритм белән эшләү мөмкин түгел, чөнки һәр очрак үзенчәлекле.