Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай хакына: Клячкин шагыйрьне дәвалар өчен хәтта хастаханә уставын бозуга барган

Әгәр Клячкин хастаханәсендә дәваланмаса, бөек Тукаебыз апрельгә кадәр дә яши алмаган булыр иде, мөгаен. Хастаханәгә инде ул бик авыр хәлдә килеп эләккән. Устав буенча йогышлы авыруларны кабул итәргә рөхсәт булмаса да, табиб Григорий Абрамович Клячкин Габдулла Тукайны кабул иткән.

news_top_970_100
Тукай хакына: Клячкин шагыйрьне дәвалар өчен хәтта хастаханә уставын бозуга барган
Владимир Васильев

38 кг авырлыкта килеп, 36 көн Тукайның ничек дәвалануы турында бераз соңрак.

15 апрель (искечә 2 апрель) — Тукайның үлгән көне. Яңа Татар бистәсе зиратында Тукай каберенә чәчәкләр салгач, татар зыялыларына ияреп, Тукайның шигырьләреннән укып белгән Зәйтүнә каберен күрү дә насыйп булды. Баксаң, Зәйтүнә Мәүлүдова берничә метр читкә китеп, күрше аллеяда гына җирләнгән икән. Татар язучылары өчен дә бу ачыш булган. Ничә ел Зәйтүнәне «күрми-белми» яшә әле син?!

— Быел үзенчәлекле бер вакыйга булды: Зәйтүнәнең кабере табылды. Тукайның Зәйтүнәгә гыйшкы турында әсәрләрдән беләбез. Быел очраклы рәвештә Филүсә Арсланова опера җырчысы Шәфика Котдусова каберенә килгәч, янәшәдә генә Зәйтүнә каберен ачыклый, — диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зәйтүнәнең каберенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова тап булган. Кабер ташында Тукай шигыре дә язылган.

(Дөрес, бу хакта хәбәр таралгач, язучыларны беркадәр шелтәләүчеләр дә булды. Шагыйрьнең сөйгәненең каберен күптән ачыклаган булганнар икән инде, язучыларыбыз гына белми яшәгән, күрәсең…)

— Янәшәдә генә мәшһүр җырчы Шәфика Котдусованың кабере. Без оныгы белән каберенә килеп, гел чистартабыз. Бер өч еллап шулай янәшәдәге Зәйтүнә Мәүлүдова каберен күреп йөрдем инде мин. Шул микән дип, өйрәнеп, былтыр Фейсбукка язып чыктым. Язучы Фатыйх Котлы белән быел 4 мартта кабергә килдек. Фотоларга төшереп эшләдек, өйрәндек. Фатыйх Котлы кабер табылды, дип язып чыкты. Хәзер каберне чистартырга, төзекләндерергә, ташын да яңартырга җыеналар, — дип сөйләде Филүсә Арсланова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Хәер, белмәгән әйберләре бу гына түгел. Лекцияне тыңларга калмагач, Клячкин хастаханәсе белән бәйле кызыклы мәгълүматлардан да мәхрүм калды инде язучылар. Бик кызганыч, әлбәттә.

Казан медицина академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты Марина Подольская Тукай музеенда шагыйрьнең соңгы көннәре турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде.

— Бу кафедраны 1920 елда Григорий Клячкин оештырган. Без инде монда берничә буын табиблар эшлибез. Мин кафедра ачылуы һәм Клячкин тарихы белән кызыксына башлагач, язмыш мине Тукайга китерде. Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрен өйрәнеп, Тукайны өйрәнү тарихында үземнән өлеш керттем дип саныйм. Соңгы 36 көнендә Тукайга Григорий Клячкин ярдәм иткән, — диде белгеч.

«Хастаханәгә кергәндә, Тукай нибары 38 кг авырлыкта булган»

Бераз тарихка күз салсак, Клячкин хастаханәсе 1903 елда ачылган. Хәзер бу бинада Сәламәтлек саклау министрлыгы.

— Бу — Казанда стационарлы беренче хосусый хастаханә. Ул шәһәрнең үзәгендә, җылы, якты, халык өчен уңайлыклары тудырылган медицина оешмасы булган. Тик 1903 елда Эчке эшләр министрлыгында расланган Устав буенча, «йогышлы авырулар хастаханәгә кабул ителми» дигән пункт бар. Ул вакытта сифилис белән дә еш авырганнар.

Йогышлы авыруларны кабул итәргә ярамаса да, 1913 елның 26 февралендә килгән 26 яшьлек күренекле шагыйрьне кире бормыйлар.

Казанда Габдулланың ачлы-туклы, салкынга, начар шартларга түзеп яшәве, кызганыч, эзсез узмаган: Кох таякчыгы үз эшен эшләгән. Тукай, хәле мөшкелләнә барса да, табибларга озак вакыт бармаган. Бөтен энергиясен иҗатка багышлаган, дәваланмаган, тикшеренмәгән. 1912 елның 21 гыйнварында «Ялт-Йолт» журналында Тукай үзе турында язган: «…Әллә артык фанатизмнан, әллә башка сәбәп белән, мин балачактан медицинага ышанмадым…»

Табиблар янына бөтенләй чарасызлыкка төшкәч кенә килгән ул. Дәүләт хастаханәләрендә андый авыруларны алмаганнар. Тукай танылган табиб Клячкинга килә. Күрәсең әле, яшәүгә өмет чаткылары булган.

Клячкинга нәрсә тәэсир иткәндер, ул авыр хәлдәге Тукайны кире борып җибәрми. Соңгы 36 көнендә дә ул Тукайга иҗат итәргә мөмкинлекләр тудырган. Дуслары сорагандырмы, әллә соң хәле беткән Тукайны кызганганмы, яки аның күзенә бер якты бәндә булып күренгәнме — анысы төгәл билгесез.

Стационарда гомуми биш урынлык палатада бер бушлай урын гына булган. Клячкин Тукайны салса да, чахотканың инде соңгы стадиясенә җиткән, кан, үлек белән йөткергән егетне гомуми палатага сала ала идеме?! Әлбәттә, юк! Андый йогышлы авыруны салсаң, сүзе дә таралыр иде. Һәм ул Тукайны аерым, бер ятаклы зур палатага сала. Шагыйрь бик яхшы шартлар тудырылган җирдә дәваланган.

Клячкин аны тиешенчә кабул иткән: пациентны полиция частенда пропискага кертеп, паспортын сейфта калдырган, — дип сөйләде Марина Подольская.

Тукай бу хакта матбугатта да язган: «Хөрмәтле табиблар киңәше белән 26 февральдә мин Клячкин хастаханәсенә яттым. Шуңа күрә „Ялт-Йолт“ журналы секретаре вазифаларын башкаларга тапшырам. Журналда чыккан язмалар өчен җаваплылыкны үземнән төшерәм», — дигән.

Доцент сүзләренчә, гомеренең соңгы аенда Тукай моңарчы күрмәгән хөрмәт күргән: тамагы тук, якты, җылы, бәдрәф тә эчтә, урын-җире чиста, аны дәвалыйлар. Тукайны Клячкиннан тыш, Р.Лурия һәм А.Элинсон исемле табиблар да дәвалаган.

— Лурия — йөрәк, үпкә җитешсезлеге, Элинсон сул күзе сукырайган дигән диагноз куя. Шул вакытта, бер ай яшисе калган, дип хөкем чыгаралар. Хастаханәгә кергәндә, Тукай нибары 38 кг авырлыкта булган, — диде Марина Подольская.

Аның фикеренчә, Тукай туберкулез белән инде кечкенәдән авырый башлаган булса кирәк.

— Туган авылы Кушлавычта Шәрифә карчыкта бала туңган һәм ач торган. Аның авыру күзләрен шикәр пудрасы белән дәвалаганнар. Бер күзе сукырайган, ак төшкән, күз туберкулезы башланган. Аны 1907 елда шуңа күрә хәрби бурычтан да азат иткәннәр, — диде ул.

«Габдулла тәмәкене күп тарткан»

Лектор аның яшь, талантлы татар зыялысы булса да, фотоларда йөзе инде авыру, көчсез булуын билгеләп узды. Терапевтлар кул чугы буенча да диагноз куйган. Туберкулез, үпкә җитешсезлеге булганда, кешенең кул чугы яссы була, дип аңлатты белгеч.

Подольская мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1911 елның азагында Габдулла апасы Рабига Әмировага Өчилегә барган. Габдулланы ул менә ничек искә ала: «Ул үзе чанадан да тора алмады. Акчасы да, әйберләре дә юк иде. Бер атна тирәсе урыннан да тора алмады. Кәефе дә юк иде, әллә ни сөйләшмәде дә» — дигән.

«Кызганыч, Габдулла тәмәкене күп тарткан. Эчкәләгән дә. «Муса әфәнденең урынында ятам, йөткерәм һәм гадәттәгечә папирос тартам», — бу Тукайның Муса Бигиевта кунакта язган сүзләре. Аның начар гына йортында Габдуллага рәхәт булмаган, ләкин бүтән чара юк. «…Казанның сасы урамнарының берсендә салкын, ипсез бүлмә», - дип язып калдырган ул.

Туберкулез үпкәләренә зыян китереп, температурасы күтәрелеп, бертуктаусыз ютәл борчый башлагач, шигырьләрендә уңышсызлык, салкынлык, ялгызлык чагыла башлый аның. Габдулла үлеме якынлашкан саен әнисен сагына, аны искә ала.

31 мартта Тукай үлеме якынлашканын аңлый

Соңгы кышы җиткәч, Габдулла үзен тагын да начаррак хис итә. Ул Клячкинга килгәндә, чиренең инде соңгы стадиясе булган.

Фатыйх Әмирхан: «Без генә түгел, үзе дә һәр ютәле белән гомеренең бер өлеше китүен аңлый иде. Ләкин бу хакта сөйләргә яратмый иде. Соңгы көннәрдә ул ялгызлыкны кулайрак күрде…» — дип язган. «Амур» номерларыннан хастаханәгә киткәндә, Тукай Фатыйх Әмирханга кереп чыккан. «Тизрәк терел, тизрәк күрешергә язсын!» - дигәч, Тукай аңа: «Минем белән күрешергә ашыкма, озаграк яшә», — ди.

Тукай Клячкин хастаханәсендә тик ятмаган, хәле булмаса да, актив эшләгән. Аның сәламәтлеге турында көн саен татар матбугатында язып барганнар. Кулъязмалары гел үзе янында тумбочкада яткан.

Йөрәк җитешсезлеге көчәя барган, 31 мартта Тукайны Лурия карап, агония килә, үлеме якын, дигән. Тукай да иртән беренче тапкыр «үлем» дигән сүз әйткән, — дип сөйләде Подольская. 

«Тукайның дусларын „кисеп алып“, берүзе генә булган фотосын таратканнар»

Лектор сүзләренчә, дуслары Тукайны үлгәнче хастаханәдә фотога төшерергә өлгергән.

— Аңа кадәр дә фотога төшәргә бик сораганнар, тик Тукай ризалык бирмәгән, кыяфәт юк, терелгәч төшәрбез әле, дигән. 31 март көнне Лурия карагач, ул ризалаша. Дуслары тиз генә танылган фотопортретист Якобсонега чапкан. Фотографны, Тукай исән чакта өлгерергә кирәк дип, бик каты ашыктырганнар. Үлеменә бер көн кала палатада ике фотосурәт ясалган.

Кызганыч, Тукайны өйрәнүчеләргә Якобсоненың икенче фотосурәте кисеп куелганы гына билгеле. Дусларын «кисеп алып», Тукайның берүзен тиражлый башлаганнар. Фотографиясен сатып, акча эшләргә тырышканнар. Ә  чынлыкта Тукайның караваты янында дуслары да булган фотоны мин эзләп таптым. Мин моны үземнең өлешем дип саныйм. Тукайның баш очында Габдулла Кариев, Шиһаб Әхмәров, Фатыйх Сәйфи-Казанлы да булган, — дип ачыклык кертте Марина Подольская. 

Икенче көнне, 2 апрельдә, Тукай кичке 20 сәгать 50 минутта үлгән.

Устав буенча, Клячкин паспортны һәм үлем сәбәбе турында выписканы полиция идарәсенә тапшырганын әйтте лектор. Кызганыч, ул архивта сакланмаган, революция вакытында юкка чыгарылган.

— Тукай үлгәч, йөзеннән битлек ясаганнар. Газеталарда үлеме турында хәбәр таралган. Китап кибетләре, нәшриятлар, мәдрәсәләр Тукайны озаткан көнне эшләмәгән.

Искечә 4 апрельдә иртәнге 10нан Вознесенье урамы янында бик зур халык өеме җыела башлаган. Тукайны Клячкин хастаханәсеннән озатканнар, сәгать 13.00дә җирләгәннәр. Төрле фикерләр буенча, Тукайны җирләргә 5 меңнән алып, 10 меңгә кадәр кеше килгән. Алар арасында Гирш Абрамович Клячкин да булган. Көн салкын, пычрак булган. Бар халык Вахитов мәйданына агылган. Казанда әле татарларның болай күпләп җыелып йөреше моңарчы булмаган. Татарлар шул вакытта үзен зур көчле милләт итеп хис иткән.

Аннары бизнес башланган — Тукай сабыны, Тукай шырпылары, Тукай кәнфитләре. Шушы миллионерлар Тукай «Амур» номерларында ачлыктан үлгәндә кая булдылар икән?! — ди Марина Подольская.

 Лектор Тукай Казанда яшәгән елларда Казан күренешләре белән фотографияләрне дә күрсәтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100