Туксан яшьлек Әминә Нуриева: «Кызлыкка алган баламның игелеген күрәм» | intertat.tatar

Туксан яшьлек Әминә Нуриева: «Кызлыкка алган баламның игелеген күрәм»

Арча районы Шушмабаш авылында гомер итүче, туксан яшен тутырган Әминә апа Нуриевада кунакта булып кайттык. Мәктәптә 36 ел балалар укыткан һәм тәрбияләгән, Бөек Ватан сугышы елларының ачысын татыган ул. Бүген Әминә апа кызлыкка алган баласының тәрбиясендә яши.

Әминә апа — Шушмабашның гына түгел, районның да ак әбисе. Озак еллар буе мәктәптә эшләү дәверендә берничә йөзгә җыелган рәхмәтле укучылары атна саен диярлек хәлен белеп тора. Әминә апа белән күрешү үземә дә рәхәтлек бирде. Тормышны сөюе, аның тирән белеме, юмор хисе кәефне күтәрә. Героебыз белән сугыш еллары, мәктәптә булган кызыклы хәлләр, әдәбият һәм гаиләсе турында сөйләштек.

«Капка төбенә чыккач, чабата һәм оекны салып, 18 километрны яланаяк җәяү китәбез»

— Гаилә — ул яшәргә көч җыя торган изге урын. Бабай белән бик матур итеп 60 ел бергә гомер иттек. Дүртенче ел аннан башка яшим. Сагынам, искә алам. Кызым юатып куйгач, тынычланам.

Икебез дә укытучылар булдык. Безнең яллар җәйгә туры килде. Бабай үзе машина да йөртте. Рәхәтләнеп дөньяны гиздек. Картайгач та, «Әйдә, утыр, әби! Киттек», — дип, я урманга, я болынга алып китә иде, — дип, әңгәмәне гаиләдән башлады Әминә апа.

Булачак ире Фоат биш ел диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, 26 яшьлек кызның артыннан калмый диярлек йөри һәм 1957 елда Шушмабаш авылына кияүгә алып китә. Әминә апа, тыйнаклыгы аркасында, аңарчы егетләр белән очрашып йөрмәгән була.

Героебызның яшьлеге Бөек Ватан сугышы чорына эләгә. Сугыш елларында күргәннәре белән Әминә ападан кызыксынмыйча кала алмадым.

— Безнең балачак бик тә җайсыз вакытка туры килде. Хәзерге балаларны без күргән авырлыклардан Ходай сакласын. Әти-әнигә биш бала идек. Әти белән абыйны армиягә алдылар. Бөтен михнәтне сөйләп бетерә торган түгел. Иң үзәккә үткәне — алтынчы класста укыганда Арчага җәяү орлык ташу иде. Сугыш чорында бик авыр булса да, бөтен кеше ничектер бергәләп түзде.

Сугыштан соңгы елларда тормышлар бик читен булды. Кенәргә кадәр 18 километр араны укырга җәяү йөрдек. Анда торып укысак та, атна саен өйгә кайтабыз. Кар яуса да, яңгыр яуса да йөрисе. Кайтмас идек, ашарга юк. Кайткач, бакчадан черек бәрәңге алып керәбез дә, аңа чиста бәрәңге уып, алабута, чыпчык кузгалагы кушып, түтәрәм ясыйбыз. Шул түтәрәмне тышка чыгарып катыргач, атна буе ашарга алып китәбез.

Иртә белән әни яныннан чыгып киткәндә оек белән чабатаны киябез дә, капка төбенә чыккач, аларны салып, култык астына кыстырабыз һәм 18 километрны яланаяк җәяү китәбез. Кардан барганда башта аяк туңа, аннары кыза, аннары сизми башлый. Кенәр башына җиткәч, киеп куябыз. Бик киеп барасы килә, тик аннары аяк киеме атна буена чыдамый. Кыш көне хәзерге кебек өске киемне салып уку юк иде. Класслар бик суык булды, — дип сөйли Әминә апа.

Мәктәптә укыганда дәфтәрләре дә булмый аларның. Әминә апа Кенәр мәктәбендә укыганда, иптәш кызлары белән почтадан газета юнәтеп, шуны дәфтәр урынына тотканнар.

 «Бүген дә укыта алыр идем…»

Әминә апа үзенең укытучы булып эшләгән елларын сагынып искә ала. Ул Казан педучилищесын тәмамлагач, хезмәт юлын 1950 елда Хотня ятимнәр йортында тәрбияче булып башлый. 1952 елда Пөшәнгәр мәктәбенә рус теле укытучысы булып кайта. Апаз, Каратай мәктәпләрендә дә укыта. 1958-1986 елларда Шушмабаш мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә.

— Элек балалар бик тәртипле иде. Класста 34 бала укыды, алар минем күземә генә карап торды. Балаларны бик яраттым. Шулар белән 40 елга якын рәхәтләнеп эшләдем. Бер дә орышмадым, орышырлык та булмады. Аларны гел эш белән мәшгуль итеп тоттым. Мин класстан бер генә минутка да, хәтта тәнәфес вакытында да чыгып китмәдем.

Кул эше түгәрәкләре оештырдым. Элек озайтылган төркемнәр юк иде. Дәрес беткәч, бөтенебез әйберләрне калдырып, кайтып китәбез. Ашаганнан соң, мәктәпкә кабат килеп, дәрес хәзерлибез. Белмәгәннәрен кабат шунда сорыйлар иде.

Бүген дә укыта алыр идем, ләкин хәзерге балалар белән эшләрлек энергиям юк. Хәзер балалар бик тынгысыз, искиткеч күп белә. Башлангыч сыйныф укытучысы элек балаларны укырга-язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәтергә тиеш иде. Бүтәнен әйтмим, чалбарын төймәләргә дә өйрәтергә кирәк булды. Башлангыч сыйныф укытучысы — ул гаиләнең көзгесе иде, — дип сөйли ул.

Әминә апа Шушмбабаш мәктәбендә 1958 елдан бирле башлангыч сыйныфларын гына укыта. Аның укучылары арасында бүгенге көндә 14 педагог, 24 табиб, 8 эшмәкәр бар. Болар — исәпли алганнары гына. Узган ел вакытсыз вафат булган Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов та Әминә апаның укучысы булган.

— Укучыларым мине гел искә алып, кунакка килеп тора. Берсе кичә генә килгән иде. Кайберсен таный алмасам, оялып куям. Яхшылыгым үземә яхшылык булып кайта, Аллага шөкер. Картлыгым бик бәхетле, — ди Әминә апа.

«Малайлар күбрәк булган сыйныфларны укыту рәхәт»

Мәктәп турында сөйләшкәндә, кызыклы хәлләрне дә барлап алдык.

— Дәрес бара. Бер укучым баса да утыра, баса да утыра. «Энем, нишләп утырып яки басып кына тормыйсың? Тышка чыгасың киләме әллә?» — дип сорыйм. «Әй, апа, чыгып бетердем инде», — ди бу. Малайны урамга алып чыгып, чирәм белән ыштанын чистартып, өстен алыштырырга өенә кайтарып җибәрдем. Кайбер баланыкы такта янына чыккач күренә иде. Андый вакытларда иптәшләренә сиздермичә генә өенә кайтару ягын карадым. Менә башлангычлар шундый.

Өч классым малайлардан гына торды диярлек. Бик тыныч узды ул елларым. Малайлар күбрәк булган сыйныфларны укыту рәхәт. Алар үзара бер тарткалашып ала да, җиңел генә эшкә керешә, дәрестә елап, үпкәләп утырмый, — ди Әминә апа.

 Туганнары Ләләне эзләп дүрт мәртәбә «Жди меня» тапшыруына мөрәҗәгать иткәннәр

Сүз арты сүз китеп, Әминә апаның үз баласы булмаганын белдем. Тәрбиягә алып үстергән кызы гаиләсендә тора икән ул. Әни белән кыз арасындагы җылылыкны күреп, исем китте. Ул кызының гаиләгә кереп килү тарихын сөйләде.

— Иремнең Габделәхәт исемле энесе бар иде. Яшәү урынын төгәл белмәдек. Аны эзләп, башта Мәскәүгә бардык, аннары Волгоград өлкәсенә киттек. Ниһаять, Урюпинский районында йортын таптык. Килеп кергәндә, өйдә кечкенә кызчык Ләлә генә иде. Безнең килгәнне ишетеп, күршеләр керде. Алар Ләләнең әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителгәнен, бертуган абыйсы эштә икәнен әйтте. Әтиләре Габделәхәтнең кайда икәнен төгәл белә алмадык, — дип сөйли Әминә апа.

Ләлә балалар йортына тапшырыласы булган. Аңа бертуган абыйсы армиягә киткәнче үз йортында яшәп торырга рөхсәт биргәннәр. Авыр тормышта яшәгән баланы күреп, Әминә апа белән ире аны, атасы табылганчы дип, Татарстанга алып кайтырга уйлыйлар.

— Анда аны берничек тә калдырып булмый иде. Абыйсы белән әйбәтләп сөйләшкәч, Ләләне безгә биреп җибәрү яклы булды ул. Урюпинский районындагы балалар мәнфәгатен яклаучы белгечтән рөхсәт сорап, үзебезнең тулы адресны калдырып, атасы килеп алганчы дигән шарт белән, баланы өйгә алып кайтып киттек, — ди Әминә апа.

Кызны Казан хастаханәләренә йөртеп, сәламәтлеген ныгыталар. Кыргызстанның Ош шәһәренә кадәр сәламәтләнергә алып баралар. Ләлә Шушмабашта берничә ел яшәгәч, армиядә хезмәтен тәмамлаган Равил абыйсы кызны үзенә алырга дип кайта. Баланың тормыш шартларын күргәч, Волгоградка алып китү теләге сүрелә. «Мондый тормышны мин балага берничек тә бирә алмыйм. Алып кит дисәгез дә, китмим», — дигән Равил.

Яңадан берникадәр вакыт узганнан соң, әтисе кайта. Ул ике ай ярым Әминә апаларда тора. Хәмер белән мавыгучы ата кешедән бала курка. Шулай итеп, Ләлә Шушмабашта кала.

— Баланы үзебезнең исемгә яздыру өчен Арчага бардым. Миннән сорау алдылар. «Кызың „икеле“ алып кайтса, син аны нишләтәсең?» — диделәр. «Әйбәтләп аңлатып, дәресен хәзерләтәм», — дип җавап бирдем. «Мәктәптә сугышып, берәр җирен имгәтсә нишләтәсең?» — дип сорау алуны дәвам иттеләр. Авырган баланы нишләтәсең инде? Дәвалыйсың, тәртипкә китерәсең. Аннан соң сугышкан кешесе янына барып, сәбәбен ачыклыйсың да килешү төзетәсең. Шулай эшләгәндә бала белән конфликтка керү булмый. Без укытучылар гаиләсе булгач, баланы үзебезгә яздырдылар, — ди Әминә апа.

Озак еллар узгач, туганнары Ләләне эзләгән, ләкин тапмаган. Дүрт мәртәбә «Жди меня» тапшыруына мөрәҗәгать иткәннәр.

— Ул башта Ләлә Габделәхәтовна иде, безнең гаиләгә кергәч, Ләлә Фоатовна булды. Кияүгә чыккач, фамилиясе дә үзгәрде. Соңлап кына, социаль челтәрләр аркылы очраклы рәвештә Ләлә туганнары белән табышты. Хәзер туганнар аралашып яши. Быел да монда кайттылар. Бик әйбәт, тормышчан, нык кешеләр. Ләлә дә Волгоградка кунакка бара.

Менә шулай итеп, балалы, хәзер оныклы булып куйдык без. Шушы баланың игелеген күрәм бүген. Бик матур яшибез. Аллаһ тазалыгын бирсен, минем шикелле үк бәхетле картлык насыйп итсен! — дип сөенеп яши Әминә апа.

 «Иремнән качып, юрган астында китап укып ята идем»

Сәгатькә якын сөйләшеп утырганда Әминә ападан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Киресенчә, аннан позитив энергия ташып тора. Җитмеш ел элек ятлаган поэмасын сөйләп, китаплардан дәфтәренә язып алган өзекләрне укып күрсәтте ул. Туксан яшькә җитеп, яхшы хәтерне, аек акылны һәм тормыш дәртен ничек саклый алуы турында кызыксындым. Ул боларның барысын матур әдәбиятны яратуы һәм биш вакыт намаз укуы белән бәйли.

— Китап укырга бик яратам. Кызым бик күп газета-журналлар ала. Һәрберсен укып барам. Элегрәк үзебезнең китапханәдә укымаган китап калмагач, Кенәрдән китаплар алып кайта идем. Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадыйрова, Фоат Садриев, Мөхәммәт Мәһдиев китапларын яратып укыдым. Күңелгә ошаган эпизодларын дәфтәремә язып барам.

Миңа бер китап бер кичкә ул, энем. Әле дә шулай. «Казан утлары»н ничә тапкыр укып чыкканмындыр? Кичә дә ике санын рәттән укыдым. Начар ишеткәч, телевизор карый алмыйм. Шуңа күрә китап укыйм.

Элек иремнән качып, юрган астында китап укып ята идем. Класстагы 34 баланың дәфтәрен тикшерергә, дәрескә әзерләнергә кирәк. Аның өстенә, мал-туар да тоттык. Бар нәрсәгә җитештем. Хәзер яшьләре дә, олылары да телефонга ябышкан. Шуның аркасында аларның бернәрсәгә дә вакытлары калмый, — дип уен-көлкесе белән әйтә Әминә апа.

 «Олыларның киңәшен тыңлап, үзеңчә яшәсәң әйбәт»

Әминә ападан яшьләргә дә киңәш сорадым.

— Тормышның кадерен белергә, тыныч, сабыр һәм тыйнак булырга. Намусны сакларга кирәк. Олыларны хөрмәт итеп, аларның киңәшен тыңлап, үзеңчә яшәсәң әйбәт. Шулай эшләгәндә тормышны матур итеп корып була, — ди ул.

Шундый позитив нотада без героебыз белән саубуллаштык.