Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиевнең туганнары: «Укырга кергәч, көтүебез белән аларда яшәдек»

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 20 гыйнварда күркәм юбилее — 85 яшьлеген каршы алачак. Юбиляр абыйлары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә туганнары сөйләде.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиевнең туганнары: «Укырга кергәч, көтүебез белән аларда яшәдек»
Рамил Гали

«Әле дә ярый Минтимер Шәриповичны тыңлаганмын…»

Минтимер Шәриповичның бертуган Дөргалия апасының улы, «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев Минтимер Шәриповичның төпле фикерле булуына сокланганын әйтте. 

— Минтимер Шәрипович табигатьтән дә, әти-әниләре биргән тәрбиядән дә төпле фикерле булды. Ул бервакытта да битараф түгел, ниятен төпләп уйлап, теләсә кайсы эшнең төбенә төшеп, җиренә җиткерә торган кеше. «Монысы зур эш, монысы вак эш» дип тормый ул.

Үз-үзен тәртиптә тота белә ул, үз-үзенә таләпчәнлеге зур, эш сәгатен планлаштырып, төгәллек белән башкара белә. Шуны башкалардан да сорый. Әгәр син керәсең, сөйләшәсең икән, теманы белергә тиеш, болай гына сорау бирдең түгел.

Сабырлыгы зур аның, холкы нык, көчле рухлы. Нәселдәге, гаиләдәге зур эшләрне Минтимер Шәрипович белән һәрвакыт киңәшләшеп эшлибез. Аны бер дә юкка борчыган юк, ләкин зур эшләр вакытында фикеренә колак салабыз. Аның фикере белән исәпләшәбез, безгә ул бик мөһим һәм урынлы булып куя. Гомере буе җитәкче булып эшләгәч, аңлыйбыз — юк-бар сораулар белән борчымаска тырышабыз, тик нәрсәдер эшләгәнче, «Минтимер Шәрипович нәрсә уйлый, нәрсә әйтер икән, аңа зыян килмәсме икән» дип уйлый идек, — дип сөйләде Илшат Фәрдиев.

Ул үзенең һөнәри юлында, яшьлегендә һөнәр сайлаганда да Минтимер Шәймиевнең роле зур булганын әйтте.

— Мин 10 нчы классны бетергәч, Саратовка хәрби училищега киттем. Кереп имтиханнар тапшырдым да, беренче айларда күңелем ятмады, ташлап кайтып киттем. Бәхеткә, Минтимер Шәрипович көндез өйдә иде. «Минтимер Шәрипович, мин кайттым, шулай-шулай…» дим. Ә ул миңа, инженер-электрик һөнәре дә бик яхшы, бездә институтның филиалы (Мәскәү энергетика институы — Т.И. искәрмәсе) да бар, шунда барырга кирәк» ди. Аны тыңламаган булсам, мин кем булыр идем?! Һәр кеше үз гомерендә бер бирелә торган андый киңәшләрдән файдаланырга тиеш. Минем өчен, гаилә өчен дә иң мөһим киңәш булды ул. 17 яшьлек егет бит инде мин, әле дә ярый тыңлаганмын. Бик зур рәхмәт, — дип рәхмәтен җиткерде Илшат Фәрдиев.

Ул безгә Минтимер Шәймиевнең Дөргалия апасы белән мөнәсәбәтләре турында да сөйләде.

— Әнкәйне «олы апа», кайчак «апа» дип йөри иде Минтимер Шәрипович. Минтимер Шәрипович кайтканда әнкәй өстәл башында беренче булып сүз әйтә, әбекәй-бабакайдан калган фикерләрне исенә төшерә. Елына 3-4 очрашып, фикерләшеп алалар иде алар. Икесе дә сабырлыгы, уй-фикерләре белән бик охшаш иделәр. Шушы чор кешеләрендә бердәмлек, бер-берсен тыңлау, фикерләренә колак салу бик көчле, — диде Илшат Фәрдиев.

«Сәкинә апа ул — Минтимер абыйныкы гына түгел, ул безнең бәхет»

Алга таба ул яшьлек, студент хатирәләрен күңеленнән үткәрде. Минтимер Шәрипович бертуганнары балаларының күбесенә Сәкинә ханым тәрбиясендә уку бәхете тәтегән. Алар студент туганнарын үзләренә сыендырган. Шундый бәхетлеләрнең берсе — Илшат Шәехович. Минтимер Шәймиев турында сөйләгәндә, үзе дә сизмәстән Сәкинә апага тукталды. Аны җылы итеп искә алган сүзләрендә ихласлык ярылып ята иде. Сизелеп тора: Илшат Шәехович аны эчкерсез сагына… Минтимер Шәрипович бертуганнарының балаларының күбесенә Сәкинә ханым тәрбиясендә уку бәхете тәтегән. Шундый бәхетлеләрнең берсе — Илшат Шәехович.

— Барыбыз да укырга кергәч, көтүебез белән шунда яшәдек. Ике уллары бар, шуның өстенә без 4-5 шәр кеше. Әткәй озатып җибәрә иде: «Минтимер Шәрипович, малайны җибәрәм, сиңа ите миңа сөяге» дия иде. Мин аңламый идем. Кайткач сорый иде аннары: «Минтимер Шәрипович, ничек минем малай» дип…

Сәкинә апа безгә бик җылы мөнәсәбәттә булды, үз балаларыннан да артык күрде. Кием, өс-башны алмаштырумы, башкасымы…укыганда төрле чак була иде, Сәкинә апа безне яклый иде. Минтимер Шәрипович гел эштә булгач, ул корырак иде, артыгын өзелеп төшми иде, мәсьәләне чишкәндә дә, яртысын гына чишеп бирергә мөмкин, калганын үзең эшләп бетерәсең. Бакча эшләренә вакытында барырга тиеш без, соңга калырга тиеш түгел, кисәтүләрсез эшләргә тиешбез, һәм шулай эшләдек тә, шелтә алган булмады.

Сәкинә апа безне бик яхшы тәрбияләде, ашатты. Мин бит алар фатирында дүрт елга якын яшәдем. Сәкинә апа безгә зур хөрмәт күрсәтте. Сәкинә апа ул безнең өчен Аллаһ кешесе. Ул безнең бәхет, Минтимер абыйныкы гына түгел, безнең бәхет, — дип уртаклашты Илшат Фәрдиев.

Студент елларында Минтимер Шәймиев гаиләсендә яшәү тормыш тәҗрибәсен шактый баеткан аның, ул узган юлына нәтиҗәләр ясап яшәргә өйрәнгән. «Мин хәзер дә биш ел узган саен гел әйләнеп карыйм: мин соңгы биш елда нәрсә эшләдем…»

Минтимер Шәймиев бүген дә актив тормыш позициясендә: изге эшләрне бер-бер артлы башкарып кына тора. Илшат Фәрдиев әйтүенчә, аның шундый актив булуына алар бары тик сөенә генә.

— Әнкәй әйтә иде: «Минтимер, эштән киткәч, тагын да яшәреп киттең әле» дип… Ул бит инде аңлап бетерми. «Эш урының гына ерак, Болгарга ук барырга кирәк, авырдыр юл ерак булгач… шулай да, син эштән китә күрмә, эшләргә кирәк» дия иде. Минтимер абый шаркылдап көлә инде. «Алай түгел, көн саен Болгарга барасы юк» дип аңлата иде борчылган апасына.

Минтимер абыйның иң күркәм сыйфатларының берсе — ул кешеләрне хөрмәт итә белә. Аның ике апасына гына ун бала бит! Һәркайсыбызга ихтирам белән карады, без һәрвакытта «Минтимер Шәрипович нәрсә әйтер икән» дип уйлый идек. Куркудан түгел ул, шулай тәрбияләнгән, әткәй-әнкәй «абыегызга сүз килмәсен, карап йөрегез» дияләр иде.

«Бөтен кеше белән дә бер телдә сөйләшә бит ул»

Минтимер Шәриповичның Мәрзия апасының балалары Әлфия Сабирова һәм Азат Хамаев белән дә сөйләшеп алдык. Әлфия апага 73 яшь, ул туганнарының балалары арасында иң олысы. Ул Минтимер Шәймиевнең уңышлы эшчәнлегенә йогынты ясаган сыйфатларына тукталды.

— Иң мөһим сыйфатлары — тырышлык, кешелеклелек, гадилек. Кечкенә вакытта бабакайларда үстек без. Иң зур оныклары буларак, туган тиешле абый-апалар белән күбрәк аралашырга туры килде. Үзем теләгән институтка керә алмаганлыктан, бер ел Минзәләдә Минтимер Шәриповичларда тордым. Институтка кергәч, бер ел укыгач, алар Казанга килделәр. Мин шул гаиләдә яшәп, әти-әниләр тәрбиясен алар дәвам иттеләр.

Мин Сәкинә апага бик рәхмәтле, Сәкинә апа бик кешелекле иде. Акллы фикерләре белән дөрес тәрбия бирде. Хатын-кыз, хуҗабикә буларак Сәкинә апаның роле зур булды. 

Ә Минтимер абый белән без бик җылы мөнәсәбәттә, сөйләшеп торабыз. Ул безнең шалтыратуны көтә, кайчак, мин шалтыратырга тиеш идем дип, үзе шалтырата. Мин аның кешелеклелек сыйфатына сокланам. 85 яшьлек кеше эшкә йөри. «Эштән кайттым әле» дип горурланып әйтә. Ул бит «ардым, кайттым, сөйләшә алмыйм» дими, эштән кайтканын канәгатьлек белән әйтә. Эшкә сәләтлеге бик зур, бик эшчән.

Минтимер Шәриповичның гадел, намуслылыгын да әйтергә кирәк. Бөтен кеше белән дә бер телдә сөйләшә бит ул. Авылда бюст ачылды, мәсәлән, бөтен туганнар бергә җыелыштык. Бернинди масаю, тәккәберлек юк. Болар яшьрәк әле, бала чагалар, дип әйтү юк… Бөтенебез бертөрле. 

Мин аның хәтеренә дә сокланам, кәефе булганда, яртышар сәгать сөйләшәбез кайчак. Балачакка, мәктәп елларына да кайтып киләбез, авылдашлар, укытучылар турында искә алып сөйләшәбез, ну феноменаль хәтер инде… Бар кеше турында, яшь вакытта ничек булган — бөтенесен дә белә. «Син шулай дип, болай дип әйткән идең» дип искә төшерә.

Җәй көне туганнар белән җыелышканда җырлашып утырырга яратабыз. Кияүләр баянда уйный, баян җәй көннәрендә машинада йөри. Минтимер Шәрипович рәхәтләнеп безнең туганнар, егетләр белән рәхәтләнеп җырлый», — дип уртаклашты Әлфия ханым. 

«Туганнар… диләр, ләкин ул бит безнең өчен килеп эшләми»

Мәрзия апаның улы, Татарсан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минтимер Шәймиевнең төрле дәрәҗәле урыннарда эшләве кешеләр һәм эш яратудан дип саный. 

— Һәрвакытта үз өстендә эшләве, белемен арттыруын әйтер идем. Ул бит барган, булган җирләрендә карап, тәҗрибә өчен өйрәнеп кайта — анда ничек эшләнә… Ул үзенә таләпчән кеше иде. Аңа бу әби-бабайлардан күчкәндер. Иң мөһиме — ул бәләкәйдән һәрвакытта лидер булган. Мәктәптә укыганда да, институтта да.

Балачак вакыйгаларына килсәк, Мөслимдә эшләгәндә, Айрат тугач, аларга барганымны беләм. Яз көне, пычрак, кереп булмый, абыйсы Хантимер абый белән әбекәйне алып барган идек. Минзәләдә эшләгәндә дә, күп тапкырлар барырга туры килде. Анда ничек эшләгәнен, кешеләргә ничек таләпчән булуын күзәтә идем.

Институтка кергәч, күбебез алар гаиләсендә үстек дияргә була. Сәкинә апа кулы астында булдык. Минтимер абый үзе дә әйтә иде: Сәкинә апа барлык туганнарны да үз туганнарыннан да якын күрә иде. Бик ягымлы, бик йомшак, бик тәмле ашатып, без ашамасак, «ашагыз инде» дип елардай булып ялынып… шундый иде ул.

Мин үзем дә 80 нче елларда баш механик булдым, аннары директор… Ул һәрвакытта да хакимияттә дип әйтә иде, без дә үзенә күрә бәләкәй хакимияттә. Минтимер Шәрипович үзе җаваплы булгач, безгә дә тәэсир итте ул сыйфаты. Әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китерәсе килми бит…

Бер вакыйга истә калган. 90 нчы елларда ул Югары Совет рәисе иде. Мин немецлар белән уртак завод төзим, кунаклар килде. Аларны каршы алып, мине немецларга тәкъдим иткән иде… Элек бит инде андый очрашулар сирәк күренеш. Менә шул күңелдә уелып калган.

Минтимер Шәриповичның эш буенча ярдәме күп тиде инде. Туганнар…диләр, ләкин ул бит безнең өчен килеп эшләми, без үзебез эшлибез. Кайвакыт эшләгәндә ярдәм кирәк вакытта мөрәҗәгать итсәң, ул һәрвакытта мөмкинлегеннән чыгып булыша иде, төпле киңәшләрен бирде, — диде Азат Хамаев.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100