Атналык күзәтү: сихер чыгару, беренче клиплар, сөннәтче йоласы, «Сәләт» гаугасы | intertat.tatar

Атналык күзәтү: сихер чыгару, беренче клиплар, сөннәтче йоласы, «Сәләт» гаугасы

Атна дәвамында чыккан иң шәп язмаларга күзәтү.

«Шайтан сихерне өшкергән кешедән үч алырга мөмкин»

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы? Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы? Күз тисә нишләргә? Бу турыда Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

— Бер егет бар иде, — дип сөйләде Нурулла хәзрәт. — Онкология белән ята иде ул. Аны хастаханәдән: «Бар, өеңә кайт. Син үләсең, монда үлмә, өеңдә үл», — дип кайтарып җибәргәннәр. Бу егеткә утыз ничә генә яшь иде әле. Бу: «Әйдә, өшкерегез мине. Дин белән генә булышырга мөмкин», — диде. Хатыны безнең диндә түгел иде. Ислам кабул итеп, никахлар укытты, балаларына исемнәр куштырды, намазга өйрәнде.

Шулай өшкерергә хәзрәт чакырдылар. Моның өендә хәзрәт җиде көн «Ясин»нәр әйтеп өшкерде. Бу кеше терелеп чыкты. «Үләсез», — дип әйткәннәр иде. Аякка басты. Ләкин ничек яши башлады ул? Эчә, тарта, намазын укымый. Элеккеге тормышына кире кайтты. Бу кеше тагын авырып китеп, тагын теге хәзрәткә барса, ул булышмаска да мөмкин. Менә шунысы да бар бит әле аның… Монда бит хәзрәт түгел, Аллаһы Тәгалә булыша.

Тагын бер очрак. Бер кыз авариягә эләгеп, бер ай комада яткан иде. Мине догалар укырга чакырдылар. Килдем, укыдым… Шул ук көнне күзен ачкан бу кыз. «Кара әле, менә бит, дин ничек булышты», — дип әти-әниләре өчен көтелмәгән шатлык иде бу. Икенче көнне тагын чакыралар. Хәзрәт килеп укыган саен, хәле тагын да яхшырыр, аякка басар дип өметләнәләр.

Икенче көнне дә килдем. Шунда кызның әтисе: «Германиядән яхшы дару кайтарткан идек. Менә шул булышты», — ди. Алла, Коръән булышты дими, дару булышты ди. Мин шуннан аңлап алдым. «Инде хәзер безнең өшкерүләребез булышмас», — дидем. Чөнки Аллага рәхмәт әйтәсе урынга, алар даруга рәхмәт әйтә башлады. Чыннан да, күпме генә өшкерсәк тә, бүтән алга китеш булмады. Үлеп китте ул кыз…

Рәхмәтле булу дигән нәрсә бар. Һәм, беренче чиратта, Аллага рәхмәтле булырга кирәк. Монда сәдака бирү генә түгел, ә хәзрәтнең киңәшләрен үтәү, колак салу да керә.

Гомумән, өшкерергә кушып сезгә еш киләләрме?

Мин үзем еш өшкермим. Менә шушыларны күргәннән соң, дөресен генә әйткәндә, алынып өшкерәсе дә килми. Аннан соң өшкергән кешенең үзенә дә зыян килә. Мәсәлән, әгәр дә шайтаннар белән эшләсәң, кешедән шайтан чыгарсаң, йә булмаса, бозым, сихерләрне өшкерсәң, шайтаннар синнән үч алырга мөмкин. Алар сиңа каршы хәйлә кора, башка шайтаннар белән элемтәгә кереп, сиңа зыян китерү юлларын таба ала. Шуңа күрә өшкергән кеше үзен шушы юлда корбан итәргә әзер булырга тиеш.

Гадәттә, өшкерүчеләр — олы кешеләр, яшь кешеләр түгел. Ул өлкән кешеләр еш авырый, хәлсез була. Мондый кешеләр бик кирәк. Ләкин мин шәхсән үзем алай итәргә әзер түгел дип әйтәсем килә. Балаларны күз тигәннән өшкереп алырга мөмкин. Ләкин зур сихерләр, шайтаннар белән саташучылар булса, аның Казанда махсус кешеләре бар. Мин шуларга җибәрәм.

Догалар булышмаган очраклар бармы?

Бар. Кайсы очракта булышмыймы? Кеше үзе ышанмаса. Әгәр дә кеше үзе ышанмый, аны өшкертергә өстерәп алып килгәннәр икән, булышмаска мөмкин. Чөнки монда өшкертелгән кешенең иманлы булуы, Аллага ышануы шарт.

«Җырның сүзләрен сеңлемә атап язган идем»

Татардагы иң беренче клиплар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле», «Онытылыр, димә», Салават Фәтхетдиновның «Туган көн», Сәгыйть Гыйбашевның «Син сөюдән чибәр» җырларына төшерелгән. Ул клиплар бүгенге клиплардан бик нык аерылып торса да, аларны сагынып, аерым бер җылылык белән карыйсың.

«Син сөюдән чибәр» җырының сүзләрен шагыйрә Сания Әхмәтҗанова язган.

«Син сөюдән чибәр» җырын без композитор Оскар Усманов белән моннан 24 ел элек иҗат иттек, — диде шагыйрә. — Мин шигырьне апамның кызына — Лилия сеңлемә туган көн теләге итеп язган идем. Тәүге тапкыр гашыйк булган вакытлары иде аның. Сөю, мәхәббәт хисләре табигатьтән бик үк чибәр булмаганнарның да йөзенә нурлар сирпи, мөлаем итә. Лилия — болай да чибәр кыз. Сөюеннән ул дөнья чибәренә әйләнгән иде. Шушы уйларым, сеңлемә булган теләкләрем шигырь булып туды.

Җырның тиз арада танылуы, җыр бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулавы көйнең шигырьгә туры килеп торуыннан да, минемчә. Композитор Оскар Усмановның иҗаты күкрәп чәчәк ата башлаган чор иде ул. Яшьләрчә, заманча, кызу темптагы көйләргә ихтыяҗ туган вакытта бу җыр эстрадага килеп тә керде, бик күпләрнең күңелен дә яулады. 

Хәтерлим әле: 1995 ел иде. Бервакыт телевидение хезмәткәре урамнан үтеп баручылардан сораштыра. «Иң яраткан авторларыгыз, җырчыгыз кем? Кайсы җырны яратасыз?» — дигәнрәк сораулар бирә. Шунда бер егет: «Авторын да, җырчысын да белмим, яраткан җырымны җырлап кына күрсәтә алам», — дип, «Син сөюдән чибәр»нең кушымтасын җырлап бирде. Мин моны ишетеп бик куандым ул чакта. 

Җыр матур булса, аны сәхнәдән җырчылар гына түгел, менә шулай халык үзе өчен яки табын янында күмәкләп җырлый. 

«Син сөюдән чибәр» бәхетле язмышлы җыр булды. Иҗатташ дусларым Оскар Усманов белән җырны иң беренче башкаручы Сәгыйть Гыйбашевка бу җыр өчен чиксез рәхмәтлемен.

Татар җырларына төшерелгән беренче клиплар турында «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән дә сөйләштек.

— Беренче клиплар елга, берничә айга бер генә чыга торган бик кыйммәтле әйбер иде. 1999-2000 еллар чигендә төшерелгән клипларның күбесе Уфада төшерелде. Аларны бик җитди җиһазга бик оста операторлар төшерә иде. Хәзер генә бит ул айфонга клип төшереп телевизорга чыгаралар. Ул вакытта клипларга таләпләр җитди һәм аңа һәркемнең дә буе җитәрлек түгел иде. 

Ул вакытта Сәгыйтьнең һәм аның белән бер урында төшерелгән клиплар бүгенгәчә үзләренең эстетик зәвыкларын югалтмадылар дип саныйм. Хәния апаның «Онытылыр, димә» клибын күп мәртәбәләр карарга була, Салават абыйның да «Туган көн» клибы никадәр генә баналь тоелса да, күңелгә бик тансык. Мин аларны җылылык белән кабат-кабат карый алам. Бүгенгеләр исә, күбесенчә юк сюжетка корылган, бер үк көймәдә яталар, бер үк фонда — Камал яисә курчак театры янында басып торалар, — ди Алмаз Миргаязов.

«Сәләт”тән милләткә файда бармы?

Журналист Искәндәр Сираҗи «Интертат»ка биргән интервьюсында «Сәләт» лагерен татар мохитен югалтуда гаепләде. «Сәләт» җитәкчелеге, татар җәмәгатьчелеге ул сүзләргә карата үз фикерен белдерде.

Мин «Сәләт»не электән беләм, — диде Сираҗи. — Заманында үземне дә балалар белән очрашуга чакырдылар. Анда балаларны милли рухта тәрбиялиләр иде. Милли рух сеңсен дип үземнең балаларны да җибәрә башладым. Беренче елларда барысы да әйбәт кенә барды.

Аннан соң әйдаманнары арасында татарча белми торган «Настя апа»лар барлыкка килә башлады. Берсендә килгән идем, кызлар башларына кызыл кәпәч кигән, аптырап киттем. «Кызым, син нинди кыяфәттә?» — дим. «Монда шулай йөриләр», — ди ул. Ата-аналарны эчкә кертмиләр бит инде, ә мин сизә башладым. Аннан соң ниндидер үз фикерләре барлыкка килә. Бер караганда, ул начар түгел кебек. Әкрен генә бәхәсләшә башлыйлар. Мин аны үсмерлек чорыдыр дип уйладым, тик башка ата-аналар да «менә «Сәләт“тән кайткач…» дип сөйли башлады.

Аны бик күпләр әйтергә тели, әмма әйтми. Ни өчен? Чөнки «бу дөньяда әле яшисе бар» дигән әйбер бар. Шуңа дәшмиләр, ә мин хәзер уйлый башладым. Заманында Җәүдәт Сөләйманов чыннан да яхшы әйбер уйлап чыгарды: татар балаларын милли мохиттә тәрбияләү, миллилек нигезендә берләштерү. «Сәләт» чыннан да берләштерә. Әмма ул милли идея нигезендә берләшкән әйбергә әйләнмәде, ул гап-гади лагерьга әверелде.

«Сәләт» кирәк, әмма хәзерге формасында түгел. Хәзерге формасы — спекулятив форма. «Милли» дигән сүзне калдырдылар, ә миллилекне юкка чыгардылар һәм гади лагерьлар кебек үк акча эшләү формасына гына кайтып калдылар. Мин шуның белән риза түгел. Анда рус балаларына татар телен өйрәтергә тырышырга кирәк түгел, әле татар балаларын татар итәргә тырышырга кирәк. Андагы «показуха» ачуны китерә.

Тулаем алганда, «Сәләт» бик кирәкле оешма иде, бүген аннан милләткә файда юк, ә зыян бар. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Татар баласы өчен рәхәтләнеп җыелып аралаша ала торган урын юк, дисәң, «Менә бит „Сәләт“ бар», диячәкләр. Ә ул инде хәзер андый урын түгел.

Бу тик торганнан бәйләнү түгел. «Сираҗилар бөтенесенә бәйләнә», — дип язганнар. Юк, без беркайчан да юкка бәйләнмибез, кемгәдер зыян салу өчен сүз сөйләмибез. Безнең алган кыйбла бар һәм ул милләт мәнфәгатьләрен яклауга кагыла. Кемдер милләт белән сәүдә иткәндә, дәшми калырга ярамый дип саныйм.

Икенче якның фикерен дә белергә теләп, «Сәләт»нең директоры Айгөл Габдрахманова белән элемтәгә кердек. «Менә урамда көз, пычрак ә безнең өйдә чиста. Шуңа шатланып, эшебезне дәвам итәбез», — дип читләтеп кенә җавап бирде һәм бүтән берни әйтмәде ул.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары (ул аннан соң министр итеп билгеләнде — ИТ) Тимур Сөләйманов киңәшмәдә булса да, безнең сорауны җавапсыз калдырмады. Ул «Сәләт”кә булган дәгъваларга ничек җавап биргән? Аның сүзләрен сылтама буенча кереп укый аласыз.

«Сөннәтче баба йөзенче балага кыл салырга тиеш»

Биектау районы Чыршы авылында Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың шәхси музее бар. Ул музей язучының иске йортында урнашкан, тик аның киләчәге караңгы. «Интертат» Рабит абый ядкәрханәсендә булып кайтты. Шунда Рабит Батулла бер риваять сөйләде.

— Профессиональ сөннәтче баба йөзенче балага малайның «кәлләсенә» кыл салырга тиеш. Кыл буа, шешә һәм бала сия алмыйча үлә. Ул бик кырыс әйбер.

Бу әйбер хорафатларга барып тоташа, алай эшләмәсә, сөннәтче бабаның үзенә фаҗига килә дигән ышану бар. Үземнең малай тугач, мәчеткә бардым, бер мулла белән килештек. Шуннан минем янга бер егет килде дә: «Аның йөзенче кыл булырга тиеш. Сак бул», — ди. Шуннан ул муллага бармадык.

Рәсим Сәлахов — йөзенче кылдан исән калган кеше. Сөннәтне ясагач, абыйсы сизенгән һәм баланы алып табибка чапкан, шулай итеп Рәсимне алып калган. Башка бер мөселман халкында да юк андый күренеш, — диде ул. 

Тамактан коймак та көчкә үтте…

«Интим хисләр тормышта бар бит инде…»

Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» хикәяләр җыентыгы чыкты. Шул уңайдан автор белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Башкалар сөйләгәнне язам, дисез. Ирегез белән танышу тарихын сөйләгезче. Бәлки, берәр язучы сезнең тарихны язар?..

Мәхәббәт турында үзем дә язарга яратам. Берсендә иремнән: «Люциянең мәхәббәт шигырьләре кемгә язылган икән?» — дип сорадылар. Ул: «Барысы да миңа», — дип җавап кайтарды. Әмма ирем хаклы түгел. Беренчедән, мәхәббәт шигырьләре төрле була, һәм аларның барысы да безнең тарих, тормыш турында түгел. Ә үз тарихымны сөйләмим әле. Бер хикәя итеп үзем язармын. Әмма, язгач та, кайсы хикәядә мәхәббәт тарихымны язганны әйтмәячәкмен.

Әсәрләрдә интим күренешләрен язуга ничек карыйсыз?

Куприннарны укыганнар өчен мин язганнар интим күренеш түгелдер. Без үзебезне тыйнак халык дияргә яратабыз. Язганда да ул сизелә, күп нәрсә язылмый кала, укучы язылмаганны үзе уйлап бетерә. Кабатлап әйтәсе килә: кайбер хикәяләремне укыгач, дәвамын сорап язалар. Шушы интим күренешләргә дә кагылганнары бар. Әмма мин артык эчкә кермичә язганмын икән, димәк, тирәнгә керүне кирәк дип тапмаганмын. Бу темаларга татар гаиләләрендә сөйләшү юк. Барыбер без һәрберебез бу хакта китапларадан укып, кинолардан карап беләбез. Шуңа күрә әз генә кагылу зыян түгел. Интим хисләр тормышта бар бит инде алар. Аннан соң кемнедер ялгышлардан да саклап калырга була бит әле.

Әйтик, мәсәлән, ана кеше кызы белән секс темасына сөйләшергә тиешме?

Сөйләшү булсын иде. Вакытында сөйләшергә кирәк: иртә дә булмасын, бала үсеп тә китмәсен…

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.