Фәния Хуҗахмәт: «Совет чоры белән чагыштырганда, газета-журнал укучылар кимемәде» | intertat.tatar

Фәния Хуҗахмәт: «Совет чоры белән чагыштырганда, газета-журнал укучылар кимемәде»

1990нчы елларда беренчеләрдән булып «Татар мөселман календары»н булдырып, бүгенге көннәрдә дә дәүләт ярдәменнән башка зур тиражлар белән җыентык чыгара алган, берничә китап авторы, нәшер итүче, танылган журналист Фәния Хуҗахмәт белән очраштык. Әңгәмәдә китап чыгару, аны тарату серләренә төшенергә тырыштык.  

Фәния апа, «Татар мөселман календаре» ничек танылып китте?

 1992 елда Хаҗдан кайткач, бездә динне өйрәнүгә багышланган китаплар юклыгын күрдем. Ул вакытта ирем Шәех Зәбиров стенага беркетелеп көн саен бер битен ертып ала торган календарь (халык телендә «численник» дип йөртелә) чыгара иде. «Численник”ны Татар китап нәшрияты озак еллар буе 400 мең тираж белән тарата иде. Туксанынчы елларда, йортлар затлыракка әйләнә башлагач, кадак белән беркетелеп куела торган календарьга ихтыяҗ кимеде. Шул чорда ирем белән бергә уйлаштык та, Татар мөселман календарен төзергә керештек.

1993 елның декабрь аенда 100 мең тираж белән календарь чыкты. Элекке «Печән базары»нда урнашкан мәчеткә көн дә ташыдык, халык моны кулдан-кулга таратты. Беренче чыгарган тираж җитмәде. Бераз акча җыела башлагач, без аны яңадан бастырдык. Кергән акча мәчеткә ремонт ясарга да җитте. Эшне башлап җибәрүдә Габдулла хәзрәтнең зур ярдәме тиде. Беренче календарь 140 мең гомуми тираж белән татарлар яшәгән бөтен җиргә таралды.

Укучыларыгыз кемнәр? Календарьлар укучы кулына ничек килеп эләгә?

Кемнәр укыганын төгәл генә белмим. Илебезнең төрле төбәкләрендә булырга туры килде. Татар гаиләләре яшәгән йортларда үзеңнең иҗат җимешеңне күрү күңелгә рәхәтлек бирүен әйтә алам. Кирәкле, көтеп алынган басма булгач, халык аны яратып кабул итте. Календарьны халыкка танытуда ярдәмчеләребез күп булды. Шуларның берсе Җәлил хәзрәткә аеруча рәхмәтемне белдерәм.

Бүгенге көндә дә тарату эше халык ярдәмендә алып барыла. Һәр районда, татарлар яшәгән һәр төбәктә китапларны таратуда безгә теләктәшлек белдергән кешеләр бар. Рамазан аенда, ашларда, мөселман мәҗлесләрендә бүләк итеп бирер өчен сораучылар да күп.

Календарьда дингә кагылган мәсьәләләр генә яктыртылмый. Анда тарихи даталар, татар халкының бөек шәхесләре турында шактый мәгълүмат тупланган, тирән мәгънәле шигырьләр, татар галимнәренең публицистик язмалары урын алган. Шулай ук кояш һәм ай чыгу, бату вакытлары да көнләп бирелеп бара.

Календарь танылгач, күпләр яңасы чыкканын көтеп ала башлагач, шушындый календарь чыгарырга теләүчеләр дә артты. Бу безнең тиражга бераз сукты. Шунысы кызык, башкаларның календарен кулларына тоталар да, безгә Фәния Хуҗахмәтнеке кирәк иде дип балаларын безнең кибетләргә җибәрәләр.

Бүгенге көндә тиражы күпме?

Тиражын төгәл әйтә алмыйм, чөнки китаплар таратылып беткән саен өстәмә басыла бара. 2020 елның календаре күпләп сатыла торган вакытта, Рамазан айларында мәчетләребез ябылды, халыкның куллары бәйләнде, авызлары капланды. Капкан саен калҗа булмас. Дөнья булгач, сатылып бетмәгән вакытлары да булыр инде. Бер ай элек кенә 30 мең тираж белән 2021 ел календарен бастырдык, хәзер тарату эшләре бара.

Китап чыгарырга теләүчеләр өчен кыйммәтле киңәшләрегезне бирсәгез иде.

Бүген барысы да китап чыгара белә. Китапны кулга аласың, редакторына игътибар итәсең. Соңгы елларда редакторсыз китап чыгару модага керде. Элеккеге зур галимнәрдән, зур шәхесләрдән күчкән традицияне бозу нык күңелгә тия. Редакторсыз чыккан китаплар хаталыга әйләнде. 

Сезнеңчә, бүген татар халкы китап укыймы? Татар китаплары укыламы?

Элек халык укырга яраткан дип сөйлибез. «Социалистик Татарстан»ның тиражы 200 меңнән артык, «Азат хатын» ныкы — 400 меңгә якын булган. Бүген андый тиражларны күз алдына да китерә торган түгел. Шулай да, халык укый дип уйлыйм. Хәзер матбугат нык тармакланды. Бүген бөтен газета-журналларның гомуми тиражын җыйсаң, электрон басмаларны санасаң, элекеге саннарга җитә торгандыр дип уйлыйм.

«Һәр авыруга дәва бар» китабы иремә үләргә өч ел калган дип әйтелгәч эшләнде. Китап чыкканнан соң ул 23 ел яшәде. Халык бу китапны һаман эзли, һаман ала. Димәк, халык татар телендә укый.

Безнең халык әллә нинди авыр чакларны да күрде. Аллага шөкер, яшибез бит әле. Мәчетләребез, мәдрәсәләребез эшли, акчасы булган һәркем китап чыгара ала.

Ләкин кайбер язучылар китап таралмый дип зарланалар. Үзегезнең дә ишеткәнегез бардыр. Зарлар тарату дөрес оештырылмаганга чыгамы, әллә башка сәбәпләр бармы?

Минем язучы дигән исемем юк. Шулай булгач, ничек итеп язучылар хезмәтенә бәя бирә алыйм? Мөхәммәт Мәһдиевның, Әмирхан Еникинең, Рөстәм Кутуйның әсәрләрен кат-кат укыйм. Боларда җан җылысы салынганы сизелә. Ихластан язылган китап укыладыр дип уйлыйм. 28нче ел рәттән календарь чыгарам. Һәр танылган шәхесләребезнең: язучыларның, галимнәрнең, артистларның туган көннәрен билгеләп барам. Шуларның бик сирәге рәхмәт әйтеп шалтырата. Калганнары ник берни эндәшми икән? Димәк, укымыйлар.

Китап нәшриятын яклап петиция язучылар газета-журналлар яздыралар микән, бер-берсенең чыккан әсәрләрен укыйлар микән? Ярар, минем календарьне укымасыннар. Миңа халык укыганы да җитә. Берәүдән: «Казан утлары”нда чыккан фәлән материалны укыдыңмы?» — дип сорыйм. «Юк, укырга биреп тора аласыңмы?» — дип үземнән сорый. Ничек инде бер-берсенең иҗаты белән кызыксынып бармаска була? Аллага шөкер, үземнең бер газета-журналны да яздырмыйча калдырганым юк. Авыл халкының да матбугатны күпләп яздырганын беләм.

2019 елда «Дөнья барыбер матур» исемле китабыгыз чыкты. Сүз нәрсә турында бара?

Мактасам, китапка реклама кебек килеп чыга. Үзегез укыгач аңларсыз. Өч мең данә белән чыккан иде, күп калмады инде, таралып бетә язды.

Китап турында сүз баргач, бер яңалык әйтәсем килә. Быелның май аенда беренче мәртәбә рус телендә «Время услышать» исемле китап чыгардык. Казанның «Идел-Пресс» нәшрияты биш мең тираж белән матур итеп бастырып бирде. Аны татарчаны аңламаган, Аллаһ кушканча яшәргә теләгән милләттәшләребез өчен башкарылган хезмәт җимеше дип кабул итегез.

Соңгы елларда туган телгә карата вәзгыять һәр милли җанлы кешене борчый. Телне ничек сакларга? Фикерегезне беләсе килә.

Бу сорауны журналистлар бер-берсенә күп бирәләр. 21 февраль Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Безнең һәр көнебез туган тел көне булырга тиеш. Шул вакытта гына без аны саклый алабыз. Саклыйк, яклыйк дип кенә булмый. Кешеләрдә милли горурлык хисен уятырга кирәк. Без бит горурлана алырлык мәгърифәтле, белемле, тирән тарихлы халык. Татарны элек-электән дин саклап калган. Бүгенге вәзгыятьтә милләтне бары тик дини оешмалар, мәчет-мәдрәсәләр саклаячак. Бүген Россиядә 8 мең мәчетнең дүрт меңе татарныкы. Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның язмышы Аллаһы кулында.