Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эт тормышы: «Хәзерге заманда этләрдән түгел, кешеләрдән куркырга кирәк»

Шәһәр урамнары буйлап йөрүче этләрнең язмышы нинди? Кемдер аларны сыйпап китсә, икенчеләр аягы белән тибеп җибәрергә дә читенсенми. Ә менә балаларга ташланган этләрне нәрсә эшләтергә? Шәһәрдәге сукбай этләрнең язмышы кем кулында?

news_top_970_100
Эт тормышы: «Хәзерге заманда этләрдән түгел, кешеләрдән куркырга кирәк»
https://pixabay.com/ru/

Шәһәр урамнарында, ишегалларында өерләре белән йөрүче сукбай этләр халыкның тынычлыгын боза. Кыргыйланган этләрнең мәктәптән кайтып килүче балаларга ташланган очраклары да санап бетергесездер инде хәзер. Шәһәрдә колакларына сары бирка тагылган тыныч кына йөрүче урам этләрен дә күпләп күрергә була. Тик халык, колагында биркасы бар, дип кенә этләрдән курыкмый башламый икән. Гомумән, халыкның этләргә мөнәсәбәте төрле. Иртән иртүк этләрен тышка алып чыгучылар да, шул этләр яныннан курка-курка узып китүчеләр дә, теләсә нәрсә кычкырып калучылар да байтак.

Яшерен-батырын түгел, безнең халыкта этнең дәрәҗәсе түбән. Шуңа күрә дә кайтып керергә өе булмаган, тәртипсез тормыш алып барган кеше турында еш кына: «Эт тормышы белән яши», — дип әйтәләр. Матур, рәхәт тормышка капма-каршы итеп эт тормышын китерәләр. «Этләшә», «эт кебек ырлый», «эт син» дигән сүзләрнең дә мәгънәсе этне иң начар, иң әшәке җан иясе итеп күрсәтә. 

— Кечкенәдән башка «этләр ташланырга мөмкин» дигән фикер кереп калган. Бер дустымны кечкенә чагында үзләренең эте талаган иде. Үзе белән бергә уйнап үскән эте бер көнне өстенә ташланып, талады. Үзең эчертеп, ашатып, үстергән этең дә талагач инде, шәһәрдә йөрүче этләргә ышаныч бөтенләй юк. Әле урамда олы кешеләр генә йөримени, балалар да йөри бит шулар янында. Аннары олы кеше күрде, курыкты, узып китте, берәр нәрсә булган очракта саклана да ала. Ул мәктәп балаларын бәреп әйләндерә генә инде ул. Этләрдән куркырга кирәк, — дигән фикер белдерде Инзилә Хөсәинова.

«Колактагы бирка бернәрсәгә дә гарантия бирми»

Казан урамнарында колакларына сары төстәге тамга тагылган этләрне еш очратырга була. Алар тыныч, кешегә килеп бәйләнмиләр, сырпаланмыйлар, агрессия күрсәтмиләр — сары бирка да шуны сөйли. Колактагы сары тамга 2018 елның азагында кабул ителгән закон нигезендә урамдагы сукбай этләргә кидерелә. Ату, ничек тә юкка чыгару кебек методлардан соң «ОВСВ» (Отлов-Вакцинация-Стерилизация-Возврат) принцибы белән эшли башлау этләргә, гомумән, урам хайваннарына күктән төшкән мәрхәмәт билгесе булды.

— Этләрдән нык куркам. Сарымы, кызыл биркалымы, бөтенләй биркасызмы ул — барыбер куркам. Чөнки ул бирка гына этнең ташланмаячагына гарантия бирми. Бер көнне таксида барганда юлга шундый биркалы бер эт йөгереп чыкты. Нәрсә кадый торганнардыр инде аларга, кычкыртканга да игътибар итми, агу ашаган кебек тилереп басып тора. Әле ярый туктап өлгердек, артка бүтән машиналар керә язды. Шул бер эт зур юл һәлакәте ясый иде менә шәһәр уртасында, — ди урамда исемен әйтергә теләмәгән олы яшьләрдәге апа.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте биргән рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстан республикасы территориясендә хуҗасыз булган барлык хайваннар саны турында расланган статистика юк. 2020 елда Татарстанда 9716 эт тотылган, аларның 8600е элеккеге яшәү урыннарына кире кайтарылган. Шул исәптән, Казанда 3785 эт тотылган, аларның 3154е элеккеге яшәү урыннарына кире кайтарылган.

Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән муниципаль берәмлек халкыннан мең кешегә хуҗасыз хайваннар саны нормативы билгеләнгән. Элегрәк субвенцияләрне тотылган этләр саны буенча исәпләп чыгаралар иде. Яңа норматив буенча муниципаль районнар өчен бер мең кешегә — ике баш, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Түбән Кама районнары өчен 2,8 баш хуҗасыз хайван тиеш.

Күптән түгел генә Дәүләт Думасына «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы законны радикаль үзгәртергә тәкъдим иткән закон проекты керә. Сүз «ОВСВ» принцибын юкка чыгару һәм этләрне үтерү турында бара. Закон проекты депутатлар — Галина Данчикова (Саха-Якутия Республикасы), Марина Беспалова (Ульяновск өлкәсе) һәм Надежда Максимова (Хакасия) тарафыннан тәкъдим ителә.

Данчикова-Максимова-Беспалова закон проекты максималь катгый һәм кансыз вариант тәкъдим итә. Аның нигезендә урамда булган барлык этләрне, шул исәптән стерильләштерелгән һәм биркалыларын тоту ята. Тик тотылган этләр кире үз урыннарына кайтарылмаячак. Хайваннарның язмышлары тулаем төбәк хакимиятенә тапшырыла. Төбәкнең акчасы бар икән — этләрне гомер буе приютта тоталар. Акча юк икән — алардан кешелекле юл белән котылу сезнең өстә. Тик әлеге закон проекты тормышка ашырылмый калды. Берничә көннән аны Дәүләт Думасыннан кире алдылар.

«Этләрдән түгел, кешеләрдән куркырга кирәк»

Белеме буенча зоотехник, кинолог Полина Комова урам этләре һәм, гомумән, этләрнең санын киметүне ату юлы белән чишүне дөрес түгел дип аңлатты. «Этләрне күп очракта кешеләр үзләре котырта, шуңа күрә алар агрессия күрсәтә. Этләргә караганда кешеләрдән ныграк куркырга кирәк», — дип сөйләде ул.

— Бер генә сәламәт хайван да конфликтка болай гына бармый. Йә аны почмакка кысканнар, йә тормыш процессында ул һөҗүм итү бердәнбер нәтиҗәле юл булуын өйрәнгән.

Сукбай этләр кешеләргә һәм башка этләргә бик агрессив түгел. Алар билгеле бер территориядә яшиләр. Куркыныч сизәләр икән, өрәләр, чөнки үз «гаиләләре» турында борчылалар һәм читләрне ераккарак куарга телиләр. Этләрне кешеләр агрессив итә. Күп очракта ташлар, таяклар ыргытып, конфликт тудыралар. Көчекләрне тагын да ныграк кимсетәләр.

Гомумән алганда, мин урамда тыныч кына яткан, янымнан үтеп киткән этләргә караганда кешеләрдән ныграк куркам. Чөнки этләр белән аңлашып була әле ул. Ә менә кешеләрнең төрлесе бар, — диде Комова.

Этләр эвтаназиясе гуманлы юлмы?

Хәзерге җәмгыятьтә безгә «эвтаназия» дигән сүзне дә ишетергә туры килә. «Эвтаназия» — ул үз үлемеңә ризалык бирү дигән сүз. Эвтаназия дәвасы булмаган чир белән авыручыларга, алар ризалыкларын биргән очракта гына эшләнелә. Бу фани дөнья белән саубуллашуның гуманлы юлы булып исәпләнә. Хуҗасыз хайваннарны да, күп очракта авыру сукбай этләрне шушы эвтаназия юлы белән юк итәләр. Полина Комова эвтаназиянең ничек булырга тиешлеген һәм бездә аның бөтен таләпләргә туры китереп эшләнмәвен әйтте.

— Берничә ел элек этләрне ничек атуларын гына искә алсак та, анда кешеләргә урам этеме ул, өйнекеме, чылбырыннан ычкынып, югалган хайванмы, хуҗасы читкә киткәнме — барыбер иде. Янында кеше булмаган һәр этне атып үтерделәр. Минем үземнең бик күп танышларым шулай яраткан этләрсез калды. Этләрне приютларда гына да асрап булмый. Чөнки алар шыгрым тулы була, анда бер-берсе өстендә утырачаклар.

«Гуманлы рәвештә котылу» буенча да сораулар бар. Дөрес эвтаназия шактый күп вакыт һәм ресурслар таләп итә. Этне башта тирән медикаментоз йокы халәтенә кертергә, йокының тирәнлеге җитәрлек булуына инанырга һәм соңыннан гына йөрәкне туктатучы препаратларны кадарга тиешләр. Аннары йөрәкнең тукаганын көтеп торырга, тыңларга кирәк. Барыннан да ешрак табиблар препаратны хайван аңында булганда ук кертәләр. Ул хәрәкәт итә алмый башлый, әмма авыртынып, интегеп үлә. Бу гуманлымы соң? Аның каравы тиз… — ди Полина Комова.

«Хайваннарга карата җавапсыз кешеләрне закон белән кысарга кирәк»

Күп еллар хайваннарны яклау өлкәсендә хезмәт итүче Фидаил Үтәгәнев ОВСВ методы нәтиҗә бирсен өчен өч, биш, иң күбе җиде ел вакыт кирәк дип белдерде. Закон кабул ителгәнгә ике ел чамасы булуын гына алсак та, волонтерларның нигә ачулы булуын аңларга була.

— Сукбай хайваннарны үтерү Россиядә 1917 елдан бирле гамәлдә булган. Йөз елдан артык вакыт узды. Бу практика нинди дә булса нәтиҗәләр бирдеме? Юк, бирмәде. Күпме гомер хайваннарны мыскыл иттеләр, хәзер тагын шушы практикага кайтырга телиләр. Ягъни, алар яңадан бюджет акчаларын үз кесәләренә салуның җиңел ысулына әйләнеп кайта.

Без 498нче санлы Федераль законны кабул итүгә ирештек һәм хәзер ОВСВ методы закон нигезендә кулланыла. Үзем һәм башка фикердәшләрем бу система эшли башласын һәм нәтиҗә бирсен өчен 3, 5 һәм максимум 7 ел кирәк дип әйттек. Ә алар хәзер ике ел да түзәргә теләмичә, гадиләштерелгән системаны кире кайтарырга телиләр. Сукбай хайваннар хисабына акча эшләп каласылары килә. Закон тулысынча без теләгәнчә булмаса да, аның 2/3е безне канәгатьләндерә. Законны бөтенләй үк бетереп куйсалар, гафу итегез, без авыз йомып тормаячакбыз.

Безгә Европа илләреннән үрнәк алырга кирәк. Әхлак буенча без неандерталецлар дәрәҗәсендә.

Италия, Голландия, Скандинавия илләрендәге законнарны карагыз. Италиядә этне ташлап калдырган өчен кешегә ике елга кадәр төрмәгә утыру куркыныч яный. Ягъни бу чын җинаять санала. Бездә дә шундый җавапсыз кешеләр булса, аларны закон белән кысарга кирәк.

Скандинавия илләрендә, Голландиядә сукбай хайваннар саны артып киткәч, аларны үрчетү буенча мораторий кертелгән иде. Йортсыз хайваннар булганда кешеләргә башка хайваннарны үрчетергә кирәкми дигән сүз бу. Бу гади логика һәм ул эшли. Хәзер дә Голландиядә бер генә хуҗасыз хайван да юк. Алар бу нәтиҗәгә ирештеләр. Бу, һичшиксез, законнарны һәм законнарга төзәтмәләрне катгыйландыру аркасында. Чөнки ул хайваннарны гына түгел, кешеләрне дә яклау өчен эшләнелә, — дип сөйләде Фидаил Үтәгәнев.

«Этләрнең санын көйләмәсәк, яңадан атуга әйләнеп кайтачакбыз»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сукбай этләрнең үрчүенә, төркем буларак формалашуына, иң беренче чиратта, кешеләр үзләре гаепле дип белдерде.

— Этләр һавадан төшмиләр. Аларны дачаларда, төзелеш мәйданнарында, төрле урыннарда кешеләр ташлап, калдырып китәләр. Шуннан үрчи башлыйлар. Аннары оешалар һәм җәмгыятькә күпмедер дәрәҗәдә куркыныч та тудырылар. Бу мәсьәләне чишү юлы бер генә — аларның санын киметү.

Киметүнең өч юлы була. Беренчесе — элеккеге чордагы кебек атып үтерү, икенчесе — агулау. Ә өченчесе менә цивилизацияле илләргә хас әйбер — ата этләргә кастрация ясыйлар, аналарына стерилизация үткәрәләр. Һәм шулар хисабына этләрнең санын киметәләр. Аның бүтән ысулы юк.

Закон кабул ителгәнче, элеккечә эшлиләр иде һәм ул күпмедер дәрәҗәдә көйләнде. Приютлар бер генә якка эшли һәм анда кергән эт бүтән чыкмый иде. Ә хәзер этләрне тоткан урыннарына кире кайтаралар. Шуңа күрә ике арада шушындый бушлык барлыкка килде. Закон гамәлгә керде. Тик без башкарылырга тиешле эшләрнең бик азын гына эшләгәнбездер дип уйлыйм.

Без норматив-хокукый документларны ясадык. Этнең оясы нинди, температурасы ничә, мәчегә нинди шартлар булырга тиеш — анда барысы да язылган. Кирәкле карарлар да, постановлениеләр дә кабул иттек — барысы да бар. Төп әйбер — этләрнең йорты булырга тиеш. Тик без һаман зарланудан яки этләрне сүгүдән башка ерак китә алмыйбыз. Нәтиҗә булсын өчен системалы эшләргә һәм кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Закон кабул ителгәннән ике елдан артык вакыт узды. Безгә бит бу әйберләр буенча эшләргә була иде. Җирле үзидарәләр дә, башкарма комитетлар да, хөкүмәт тә, без дә бу әйбергә битараф карадык.

Закон берьюлы бөтен нәрсәне үз эченә сыйдырып бетерә алмый. Аның өчен эшләргә, тотрыклы системалы рәвештә эшне алып барырга кирәк. Кешеләрнең җаваплылыгын арттырырга! Аннары этләрнең санын көйләмәсәк, без яңадан атуга кайтып калачакбыз. Чөнки этләр бер балалаганда өчтән алып уникегә якын көчек китерәләр. Ягъни, елына бер эт унга якын бала китерә. Аларның саны геометрик прогрессия белән арта. 

Аның бер уртасы булыр, чөнки без бик тирән керә барабыз. Кире чыгып булмый торган тирәнлеккә таба барабыз. Безгә хәзер тотрыклы эшне алып барырга гына кирәк.

Аннары, Россия Федерациясе закон кабул итте, тик бер генә тиен да акча бирмәде. Ә монда башыннан азагына хәтле бөтен нәрсә үзгәрергә тиеш. Ул бик кыйбат. Закон таләпләре нигезендә, син этне теләгән урында тота алмыйсың. Ә ул урыннар бездә бөтенләй юк иде. Аны бер көн эчендә генә төзеп булмый. Кәгазьдә генә йорт ясау түгел бит ул, — дип сөйләде Таһир Галимҗан улы.

Этләрне хисапка куяргамы?

Этләрнең урамда калып, төркемләп оешуына кешеләр үзләре гаепле булуы беркемгә дә сер түгел. Этләр оешкач, җәмәгатьчелек өчен тагын да зуррак куркыныч тудыралар. Кулга ияләштергән этне адаштырып калдыру, чыгарып җибәрү — кешеләр тарафыннан кылынган зур әшәкелек. «Үзебез ияләштергәннәр өчен без үзебез җаваплы» дигән сүзләр бу урында бик тә туры килеп тора. Бәлки малларны хисапка бастырган кебек, этләр, мәчеләрне дә терки башларгадыр? Бәлки шул вакытта кешеләр аларга карата җаваплылык хисен ныграк сизә башлар?

— Ул законнар хәзер керә инде. Өй малларына да, этләргә дә хисап алу булачак. Ул законда да хәл ителеп бетелмәгән. Аннары этләрне тотарга, асрарга дип контракт бер елга гына бирелә. Ә усал этне кем тотарга тиеш? Менә быел мин алдым да контрактны, мин тотам. Контракт бер еллык кына, ә этне аңа карап бер елдан соң урамга чыгарып җибәреп булмый бит, — дип җавап бирде Таһир Һадиев.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе исә әлеге тәкъдимгә менә болайрак итеп җавап бирде.

«Йорт хайваннарын тотуга карата таләпләр Федераль закон белән билгеләнгән. Хәзерге вакытта әлеге таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык кодекста каралмаган. Татарстанда этләрне ирекле теркәү ветеринария идарәсе тарафыннан башкарыла», — диелә рәсми хатта.

Хуҗасыз хайваннарны тоту ихтыяҗы туган очракта, электрон документ рәвешендә яки телдән мэрия, район башкарма комитетларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының интернет-кабул итү бүлмәсе, «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хуҗасыз хайваннарны тоту буенча планлы чаралар махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла. Казанда әлеге эш белән «Зооцентр» оешмасы шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100