Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдә һәйкәл янды: «Саран ике тапкыр түли дигәннәре шушы була инде»

Кичә Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә куелган «Азат итүче сугышчы» һәйкәленә ут капкан. Янгын бала-чаганың шаяруы аркасында килеп чыккан. Полиция хезмәткәрләре ут төртүдә шикләнелгән дүрт яшүсмерне тапкан.

news_top_970_100
Зәйдә һәйкәл янды: «Саран ике тапкыр түли дигәннәре шушы була инде»

Әлеге факт буенча «Хәрби һәйкәлләрне юкка чыгару» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Россия рәссамнары берлегенең Яр Чаллы оешмасы рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов һәйкәл януы турында Инстаграмда үз битендә пост та урнаштырган. Анда ул һәйкәлнең эпоксид сумаладан ясалуын, эчендә стеклоткань булуын әйткән.

«Андый арзанлы һәйкәлләрне күп куялар бездә»

Без Факил абый белән элемтәгә кердек.

— Хәзер сыйфатсыз материаллар куллану модага кереп китте. Бездә бит тендер дигән нәрсә уйлап чыгардылар, чынлыкта ул инде авторлык әйберләренә кагылырга да тиеш түгел. Күп очракта мин тендерларда катнашмаска тырышам, чөнки һәр нәрсәнең үз бәясе, сәнгать әсәрләренең үз хакы бар. Без бит кирпечтән мунча өймибез. Әгәр сәнгать әсәре эшлибез икән, ул таләпләргә җавап бирергә тиеш. Саран ике түли дигән сүз шушы була инде, — диде Чаллы рәссамнар берлеге рәисе.

Факил Гайфетдинов әйтүенчә, республикада андый арзанлы һәйкәлләрне күп куялар.

— Чаллыда да, башка районнарда да Советлар Союзы геройларына куелган һәйкәлләр бар. Безнең климатта ул кыш көне туңа, ярыла, җәйге кояшта кыза. Шулай итеп, 12 ел эчендә бер яраксызга әйләнә торган нәрсә ул. Шуңа күпме бюджет акчалары түгәләр. Рөстәм Нургалиевичка да хатлар язгалаганым булды. Мәдәният министрлыгында күз йомып, юкка чыгарып бетерәләр, — дип белдерде әңгәмәдәшем.

Факил Гайфетдинов 2019 елда шушы һәйкәл мәсьәләсе буенча Зәйгә ике тапкыр хат язганын әйтте.

— Ике ел элек Чаллыда «КамАЗ»ның беренче генераль директоры Васильевка бюст эшләдем. Шул вакытта, Җиңүнең 75 еллыгына бер ел кала, Мәскәүдә Жуковский шәһәрендә бронзадан Васильевка һәйкәл койганда, бер таныш скульптор 2,75 метрлы скульптураны тәкъдим иткән иде. Бәясе ул вакытта 3 млн сумнан артык иде. Мин аны сиңа 2,3 млн сум чамасына бирәм дигән иде. Мин аларга купол эчендә басып торган шул проектны тәкъдим иттем. Эскизын ясап, бөтен салымнарын керттем. Гранит постаментларын кою, аркаларын кертеп, ул вакытта 5 млн сумга чыккан иде. Зәйлеләр мине тыңламады да. Ике тапкыр шушы тәкъдимне ясадым, миңа җавап та биреп тормадылар, — дип сөйләде Чаллы рәссамнары берлеге рәисе.

«Бүген профессиональ рәссам-сынчылар эшсез утыра»

Ул элек сәнгать эшләнмәләре худсовет аша узганын да искәртте.

— Ул һәйкәлдә кеше пропорцияләре дә сакланмаган. Күп очракта, кешенең башы гәүдә озынлыгына 7,5 тапкыр сыя. Ә Зәйдәге һәйкәлнең башы гәүдә эчендә биш тапкыр гына сыя иде. Пропорцияләр сакланмаган, чөнки профессиональ рәссам-сынчылар эшләгән әйбер түгел. Бүген профессиональ рәссамнар эшсез утыра. Тендер булса да, мин хәзер бәямне төшермим. Ничек бар, шулай куям, — диде ул.

Факил Гайфетдинов Россия буенча күп кенә рәссамнар 2001-2008 елгы бәяләр буенча эшләгәннәрен әйтте.

— Төзелеш министрлыгының арттыра торган коэффициентлары бар. Шуларны Церетелига кулланырга рөхсәт итәләр. Шуңа күрә ул 50 млн га эшли дә һәйкәлләрне. Ә безгә калганда, 2008 елгы бәясен дә әле бик түләргә риза түгелләр. Аннан соң күпме әйбер артты бит.

Чалыда берничә ел шәһәр төзү советында да эшләгән идем. Әйтик, төзелеш компанияләре нормативларны арттыра торган коэффициентларны куллана, шуңа күрә безнең төзелгән йортлар, объектлар кыйммәт чыга. Без өйләнгәч төн кыскарды була инде, — дип уртаклашты ул.

Хәзер Зәйдә яңа һәйкәл куйдырырга уйлаган очракта, Факил әфәнде үзе дә бу эштә катнашырга әзер булуын, мәскәүлеләр белән элемтәгә чыкканын белдерде.

— Әле мондый хәлнең булганы юк иде. Алга таба нәрсә уйларлар. Мәскәүдәге таныш скульптор аны 9 майга да өлгертеп була, диде. Теге вакытта мин шул бронза һәйкәлне 5 млн сумга да куеп була дигән идем. 13 процент салымы, транспорт чыгымнары да кергән иде бу бәягә. Һәйкәл куюның нечкәлекләре күп аның: төзүчеләрне табарга, сметалар төзетергә, исәпләтергә, астагы постаментын җыярга, ныгытмаларын уйлап бетерергә кирәк. Әгәр 2,75 м бронза солдатны куйсаң, авырлыгы тоннага якын булырга мөмкин, — диде ул.

«Утка чыдам материал янып та китәргә мөмкин»

Факил Гайфетдинов Яшел Үзән егетләре тендер отканын әйткән иде. Чыннан да, һәйкәлне Яшел Үзәндәге «Полимер-эстетик» фирмасы эшләгән. Хәзер анда тикшерүчеләр эшли. Шушы компаниядән агентлыкка хәбәр итүләренчә, проектка Зәй башкарма комитеты заказ биргән. Бу оешма һәйкәл өчен бронзадан арзанрак булган полимер композит тәкъдим иткән.

«Барысы да дәүләт контракты буенча эшләнде һәм технадзор кабул итте», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка фирмадан.

Фирмада аңлатуларынча, утка чыдам булуына карамастан, ачык утта озак торса, бу материал да янып китәргә мөмкин.

«Утка чыдам һәм янмый торган» дигән төшенчәләр арасында аерма бар», — дигәннәр анда.

«Җиңү көненә яңасын өлгертәчәкбез»

Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев бу мәсьәлә буенча эш алып баруларын әйтте.

— 9 майга — Җиңү көненә Зәйдә солдатка һәйкәл торгызылачак. Зәй башлыгы Рәзиф Кәримов йөкләмәсе буенча, янгын буенча хезмәт тикшерүе башланды. Янгын сәбәпләрен махсус органнар ачыклый. Процессуаль тикшерү үткәрелә. Район хакимияте хокук саклау органнарына җинаятьне ачыклауда актив теләктәшлек күрсәтә. Бөтен документларны тапшырдык.

Шәһәр төзү советының чираттагы утырышы үткәреләчәк, анда яңа һәйкәл кую эше мәсьәләсе каралачак, — дип сөйләде Эмиль Галиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Арзанлы материал куелганын алдан ук белгәнсездер бит инде?

Беләсезме, мин декабрьдән генә эшлим. Мин бу вазифага килгәндә, һәйкәл бар иде.

Әгәр Факил Гайфетдинов сезгә мөрәҗәгать итсә, кире какмассыз бит?

Инициатива белән чыга ала, бернинди проблема юк, билгеле инде, бронза материал гына караячакбыз, — диде Эмиль Галиев.

Шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов та һәйкәл куелган вакытта эшләмәгәнен әйтте. Контракт бәясе 1 млн 650 мең сум булганын искәртте.

— Күп кенә социаль челтәрләрдә 2,5 млн сум диләр, ул дөрес түгел. Техник бирем, бөтен документация кертелгән иде. Бөтенесе аукцион аша иде. Яшел Үзән фирмасы җиңде. Бронза солдаты кыйбатракка төшүен аңлыйсыздыр, ләкин мин карар кабул итмәдем, — диде ул.

Роберт Садретдиновка да Факил Гайфетдиновның мәскәүлеләр белән элемтәгә чыкканын, бронза һәйкәл ясарга әзер булганнарын әйттем.

— Без барлык инициативаларны караячакбыз. Бу барыбер безгә бәла инде, без хәзер битараф булмаган барлык кешеләр белән сөйләшергә әзер, — дип белдерде ул.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100