Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат

Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.

news_top_970_100
«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат
Арча балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

2020 елның һәр туар көнен: «Бүген нәрсә ишетербез?» — дип көтә идек. Бөтен халыкның үзәгенә үткән мәкерле чир яңа елда да чигенергә уйламый, аның корбаннары турында хәбәрләр әледән-әле килеп ирешә. 

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан саклануның бөтен чараларын да күрә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, чиргә каршы вакцинацияне дә авырмас өчен, авырган очракта да, җиңел үткәрү максаты белән ясаткан. Тик вакыйга бөтенләй башка борылыш ала. «Бирешә торган кеше түгел иде бит», — дип өзгәләнәләр аның турында хезмәттәшләре. Улы Рифатны ятим, ире Рафилне ялгыз калдырып, мәңгелеккә күчә ул. Тормыш иптәше бүген үзе дә хастаханәдә коронавирустан дәвалана.

«Ковид прививка ясалганнан соң алтынчы көнне китереп сукты»

21 декабрь көнне Зәгыйдә Гайфуллина, ике хезмәттәше белән, коронавируска каршы вакцинация ясата. Алар белән бергә башка оешмалардан тагын 12 кеше прививка куйдыра.

Бер көн температура белән ята да, атнаның калган көннәрендә аяк өстендә эшкә йөри Зәгыйдә Мингалиевна. 25 декабрь көнне мәктәпнең елны йомгаклау концертында үзе җитәкләгән балалар оркестры белән чыгыш ясый. Хезмәттәшләре ул көнне аның кәефе булмауга игътибар итәләр. 26 декабрь көнне Зәгыйдә Мингалиевнаны ашыгыч ярдәм машинасы Арча район хастаханәсенә алып китә. 30 декабрьдә якыннары һәм хезмәттәшләре белән ватсап аша языша. Үзенең кислород маскасы белән сулавын, дәвалануын хәбәр итә. 31 декабрьдә комага китә һәм аны Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерәләр. Шул көннән соң Зәгыйдә Мингалиевна белән элемтә югала.

Аның 30ы көнне өлкән яшьтәге укытучыларның ватсаптагы төркеменә язган хәбәрен хезмәттәшләре кайтып-кайтып укыйлар. «Хәерле иртә, минем кадерлеләрем. Минем өчен бу иртә, чыннан да, хәерле. Сезнең белән шатлыкларым һәм борчуларым белән уртаклашасым килә. Улым, музыка көллиятен тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керде. Үзем картлык көнемдә правага укыдым. Улыма шәхси автомобиль алдык. Миңа аның «Фольксваген“ы калды. Үзем рульдә йөрим. Грипптан прививка ясаттым. Үземне бар яклап саклап калырга теләдем. Шушы арада коронавирустан да прививка куйдырдым. Хәзер хастаханәдә ятам. Аллаһка шөкер, реанимациядә түгел. Гади палатада дәваланам. Көне-төне кислород маскасы астында. Кадерлеләрем, ковид — мәкерле авыру икән, нәкъ алтынчы көндә, организмымда антитәнчекләр ясалырга өлгергәнче, ул миңа китереп сукты. Прививка куйдырган 15 кеше арасыннан мине ошатып, сайлап алган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип яза Зәгыйдә Мингалиевна.

«Әтине әнине күмәргә ашыгыч ярдәм белән алып килделәр»

Мәрхүмәнең улы Рифат Гайфуллин әнисенең үлеменә ышана алмый. «Прививка куйдыргач, температурасы булды аның. Озак тормады, төште. Эшкә чыкты. Мин Казанда укуда идем бит. Бөтен нечкәлекләрен сөйли алмыйм сезгә. Арча хастаханәсендә ятканда комага китте. Шуннан соң аны Казанга күчерделәр. Реанимациядә вакытта телефон бирмиләр. Хәле турында шалтыратып әйттеләр. Комадан беренче тапкыр кайчан чыкканын әйтә алмыйм, даталарны истә калдырырлык халәттә түгел идем, аңлыйсыздыр. Берничә көн рәттән ашарына илттем әле. Кабат комага китте. Комадан икенче чыкканында әти белән дә, минем белән дә аз гына сөйләшеп алды. Өченче тапкыр комага китәр алдыннан хәле яхшырып килә дигән иде табиблар. Без аны терелеп чыгар дип өметләндек. Үлем хәбәре яшен суккандай тәэсир итте. Көтмәгән идек… Соңгы тапкыр табиблар: «Терелүгә таба бара», — дигәннәр иде бит. 

Әтием дә коронавирус белән хастаханәдә ята. Аны кичә Казанга күчерделәр. Аллага шөкер, реанимациядә түгел. Үпкәсенә 25-50 процент зарар килгән. Әнинең Арчада соңгы тапкыр ясаган томография нәтиҗәсен таптым. Аның үпкәсе 50-75 процент зарарланган булган.

Әтине әнине күмәргә ашыгыч ярдәм белән алып килделәр дә, җеназадан соң кире алып та киттеләр. Аның белән телефоннан сөйләшеп торабыз. 

Әнинең үлеменә ышана алмыйм. «Әниең комага китте», — дип шалтаратып әйткәндә дә бер сүз әйтә алмыйча басып кала идем.  

Әнием ачык, көчле рухлы, бик ярдәмчел иде. Бер кешегә дә «юк» дип әйтә белмәде. Кечкенәдән музыканы яраткан, музыка мәктәбендә укыган. Шуңа булачак һөнәрен дә шул өлкә белән бәйләгән. Әти белән бер-берсен хөрмәт итеп, матур яшәделәр. Үрнәк гаилә идек. Бер-берсенә терәк булдылар. Мин аларның ачуланышканнарын да хәтерләмим.

Беркемне дә гаепләмим, табибларны да. Казанда нинди дәвалау курсы үткәрүләре турында: «Сәгатен сәгатькә язып бирәбез», — дигәннәр иде. «Кирәкми», — дидем. Барыбер әнине кире кайтарып булмый инде хәзер», — ди Рифат.

«Аның кебек көчле кеше бирешер дип уйламадык…»

Арчаның хөрмәтле укытучысының асыл сыйфатлары һәм көтелмәгән вафаты турында хезмәттәшләре сөйли:

«Вакцинация ясаткан иде шул. Хәле нигә начарланды икәнлеген төгәл белмибез. Аны ясатканчы ук авырый башлаган, температурасы 37дән артык булган дип тә әйтәләр. Зәгыйдә Мингалиевнаның нәселдән килгән, хроник йөрәк-кан тамыры авыруы бар иде. Бәлки, шул сәбәпле организмы чирне авыр кичергәндер.

Арча хастаханәсеннән авыр хәлдә Казанга алып киткәннәр. Комадан чыккач, хәле бераз яхшырган дигәннәр иде. Кичә вафатын хәбәр иттеләр. 

Бу хәлләргә ышана торган да түгел. Аңа нибары 56 яшь иде. Малае Рифат безнең мәктәпнең тынлы оркестр бүлеген тәмамлады, аннары музыка көллиятен бетерде. Хәзер Казанда консерваториядә укый. Аның уңышларына бик сөенә иде. 

Зәгыйдә Мингалиевна гомер буе Арча балалар сәнгать мәктәбендә эшләде. Музыка бүлегендә балаларны баян, гармунда уйнарга өйрәтте. Мәктәпнең оркестрын җитәкләде. «Мирас» гармунчылар ансамбле оештырды. Үзен балаларны укыту-тәрбияләү, халкыбызның мәдәниятен, музыкаль традицияләрен өйрәтүгә багышлады. Аның укучылары белән катнашкан Татарстан, Россия һәм халыкара бәйгеләре, аларда алган призлы урыннары санап бетергесез. Көчле, энергиясе ташып торучы, инициатив кеше иде. Бирешер дип уйламаган идек», — дип сөйләде Зәгыйдә Мингалиевна эшләгән Арча балалар сәнгать мәктәбенең директоры Гөлнара Сабирова.

«Беренче прививкадан соң миндә антитәнчекләр формалашмады»

Миләүшә Алиева — Зәгыйдә Мингалиевнаның хезмәттәше. 21 декабрь көнне прививка ясаткан өч укытучының берсе ул. Ул вакцина куйгач организмында бернинди дә үзгәрешләр сизмәве, хәле тотрыклы булуы турында сөйләде. «Ул көнне прививка ясаткан 15 кеше арасыннан бернинди авыру билгеләре сизмәгән бердәнбер кеше мин. Төркемебездә кайберәүләр: «Хәлем юк, температурам бар», — дип язды. Ләкин организмның вакцинага дөрес реакциясе шулай булырга тиеш тә. Безне бу хакта кисәткәннәр иде. Зәгыйдә Мингалиевна бераз температурасы күтәрелүе турында әйтте. Кичтән дару эчеп куйган. Икенче көнне елмаеп-көлеп эштә очраштык. Ул атна гадәттәгечә үтте. Беребез дә авырмадык.

Минем уйлавымча, ул прививка куйганнан соң йоктырган коронавирусны. Пәнҗешәмбе, бәлки җомга көннедер. Хәзер бит халык яз көне кебек сакланмый. Беркем дә өйдә ятмый, бөтенебез урамда. 

25 декабрьдә концерт куйдык. Әле аңа кадәр 23е көнне бергә Теләчегә бардык без. Анда да ел ахырында була торган концертны күрсәттек. Без анда бергә йөреп эшлибез. Ул балаларга баян, мин гитара укытам. 

Әгәр ул прививка куйганчы авырый башлаган булса, мин дә чирләр идем. Чөнки без аның белән бер машинада, янәшә утырып, Теләчегә бардык. Вакцинаны беренче тапкыр куйганнан соң минем организмымда хәтта антитәнчекләр дә формалашмады. Бу сишәмбе икенче тапкыр куйдырдым. Шуннан соң гына авыру билгеләре барлыкка килде. Анда да, көн дәвамында хәлем яхшырды. 

Без аның белән көз көне гриппка каршы да вакцина ясаткан идек. Сакланырга тырыштык. Безнең халык сәер бит ул. Бөтенесе дә прививка ясатсаң авырмыйсың дип уйлый. Ә ул авырмас өчен түгел, авырган очракта чир җиңел формада узсын өчен ясала. 

Зәгыйдә Мингалиевна белән 30ы көнне языштык. «Палатада ятам, реанимациядә булмавым ук яхшы инде», — дигән иде. Кичә үлеме турында әйтеп шалтыраттылар. 

«Безнең нәсел кыска гомерле. Иртә китәләр», — дип сөйләгәне бар. Монда вакцинаны да, вирусны да, табибларны да гаепләргә кирәкми. Ходай тарафыннан язмышына шулай язылган, вакыт җиткән. Вирус организмы көчсез вакытта йоккан. Кемдер балаларын югалта, 90га кадәр яши, ә кемнеңдер гомере кыска була», — ди Миләүшә Тәлгатовна. 

«Пыр тузып эшли торган укытучы иде»

Альберт Гайнетдинов — Зәгыйдә Мингалиевнаның хезмәттәше, Арча балалар сәнгать мәктәбенең элекке директоры:

«Зәгыйдә Мингалиевна безгә мәктәп ачылган елларда ук килде. Аның белән күп еллар бергә эшлибез. Ул зур хәрефләр белән язарлык, чын укытучы иде. Безгә килү белән аның кулына гармун тоттырдым. «Әйдә, гармуннан башлыйк әле», — дидем. «Мирас» дигән гармунчылар ансамбле оештырып җибәрдек. Балаларга һәр яклап җай таба иде. Шуңа аның укучылары, ел дәвамында бәйгеләрдә катнашып, берсеннән дә җиңүсез кайтмадылар.  

Пыр тузып эшли торган укытучы иде. Аның яңгыратып көлүләре үк әллә каян ишетелә. Үзен күрмәгән килеш тә: «Зәгыйдә Мингалиевна килгән икән», — дип уйлыйсың. 

Мәктәптә халык уен кораллары оркестры оештырды ул. Аны бөтен кеше дә алып бара алмый. Сәләтле балаларны җыеп, алар белән эшләргә кирәк бит. Гармун белән укучыларын Казан, Мари-Эл, Чуашстан, Кировка алып бара иде. Әле быел да онлайн бәйгеләрдә бик күп катнашты ул. 

Куелган максатларына ирешә торган кеше иде. Әле правага укыды. Ире белән бик матур яшәделәр. Тормыш артыннан чаба торган хатын-кыз иде. Малаена фатир да алып бирделәр. «Рәфил Хәсбиуллович, матурым», — дип кенә дәшә иде иренә. 

Йөрәге авыру булгач, кан басымы гел күтәрелә иде. Алай да: «Мин инвалид, миңа ярамый», — дип йөргәнен күргәнем булмады.

«Шулай китеп барыр дип башыбызга да килмәде. Башлаган эшен төгәлләмичә калмас иде. Ата-аналар белән дә мөнәсәбәте бик яхшы иде. Бәйгеләргә барганда, печенье-конфет тутырып бара, автобуска утыру белән, укучыларны ашата, чәйләр эчертә. Бөтенесен аналары кебек кайгыртып йөртте. 

Бүген күмеп кайттык. Казаннан махсус машина белән алып кайттылар. Табутны ачмадылар, өенә дә алып кермәделәр. Халык бик күп җыелган иде. Күмгәндә ачканнардыр, бәлки. Кемдер ләхеткә салганда өстен ачалар икән дип сөйләде. Арчаның татар зиратына җирләделәр. Бөтен укучылары, аларның ата-аналары елап озатты. 

Кабинеты инструментлар белән тулган. Зәгыйдә Мингалиевнаны кем алыштырыр дип аптырап утырам.

Җомга көн үлде, урыны охмахта булсын инде», — диде Альберт Гайнетдинов.

Без дә Зәгыйдә Мингалиевнаның барлык туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100