Бер ай эчендә янгын һәм һәлакәт: «Нәни кызыма әтисе үлгәнен ничекләр әйтәсе булыр» | intertat.tatar

Бер ай эчендә янгын һәм һәлакәт: «Нәни кызыма әтисе үлгәнен ничекләр әйтәсе булыр»

Бәла ялгызы гына йөрми: Биектау районында яшәүче Гөлнур һәм Рәис Сафиннар гаиләсенә башта ут хәсрәт китергән булса, бер айдан юл үлем китерә. «Юллар, юллар, авыр булса, булсын, тик соңгысы гына булмасын» дип җырланса да, кияүләре Фирдүс өчен 13 декабрь көнне юл газабы гүр газабына әйләнә.

13 декабрьдә якынча 16 сәгать 30 минутта Каменка-Әтнә автомобиль юлының 4нче чакрымында, Ильино авылы янәшәсендә KIA Rio һәм Toyota Land Cruiser машиналары кара-каршы бәрелешә. Шаһитләр сүзе буенча, «Тойота» чаттан борылганда, «Киа”га юл бирмәгән. «Тойота» йөртүчесе һәм пассажирына берни булмаган. «Киа» руле артында булган Фирдүс алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук җан бирә. Тормыш иптәше Гүзәл һәм 8 яшьлек кызлары хәзер хастаханәдә.

Гөлнур апаларның шушы бер ай эчендә хәсрәт уты йотып яшәгән көннәре. Әле бер ай элек, 16 ноябрь көнне генә, Биектау районы Кондырлы авылында яшәгән йортлары көлгә әйләнә. Инде хәзер кияүләрен җир куенына салдылар, 36 яшьлек кызлары белән 8 яшьлек оныклары табиблар кулында. «Нәни кызым» дип сөйләде Гөлнур апа оныгы турында.

— Гүзәл Казанның 7нче хастаханәсендә, аңа операция ясап, реанимациядән палатага чыгарганнар, диделәр. 2 класста укучы нәни кызым Алия Республика балалар хастаханәсендә. Наркоздан айныган, палатага чыгарганнардырмы, көтәбез әле хәбәр. Кулбашы чыккан, башына кан да сауган дигәннәр иде.

Гүзәлнең кулы да сынган, эчем дә бик каты авырта дигән булган. Кичкә мин барам инде янында утырып торырга.

Кияү Мәмдәл егете иде, шунда барып җирләп кайттык. Ел азагында шулкадәр галәмәт бәла-казалар килде. Берсе онытылып бетмәгән иде әле, икенчесе менә шулай булып куйды, — диде Гөлнур апа.

«Нәни кызыма әтисе үлгәнен ничекләр әйтәсе булыр»

Янгынга кадәр Фирдүс белән Гүзәлнең олы уллары, 15 яшьлек Айрат та Кондырлыда әби-бабасы белән яшәп, Суыксуда укыган булган. Янгыннан соң Гөлнур апа белән Рәис абый Әлдермештә уллары йортында яши башлаган. Айратны Гөлнур апаның күршедәге Зур Рәс авылында яшәүче олы кызы Гөлшат гаиләсе сыендырган. Ә узган якшәмбе, һәлакәт булган көнне, барлык туганнар Зур Рәс авылына Айратның туган көненә җыелган булган. Улларын туган көне белән котлап, китеп барышлый шушы коточкыч юл һәлакәтенә очрыйлар.

— Сәгать өчтә чыгып киткәннәр иде, дәү машина каршыларына килеп чыккан да, өстенә үк менгән инде. Югыйсә, караңгыга да калмадылар, дәресләр дә әзерләтәсе бар әле дип чыгып киткәннәр иде. Шалтыратмыйлар дип эчебез пошып йөргән идек, кич белән безгә: «Рәис абый, Гөлнур апа, шундый-шундый хәл», - дип килеп әйттеләр. Кияүнең аяклары да бик каты сынып беткән диделәр, каты булган инде, шунда ук үлгән. Гүзәл алда булган, бала Фирдүс артында булган. Теге бәрдергән машинаның йөртүчесенә дә, пассажирына да бернәрсә дә булмаган.

Гүзәл белә торгандыр, нәни кызыма әтисе үлгәнен ничекләр әйтәсе булыр инде. Әтисен бик ярата, алдыннан бер дә төшми иде. Кияү полиция органнарында эшләде дә пенсиягә чыкты, аннары Биектауның 1нче мәктәбендә слесарь булып эшли иде, Гүзәл шунда пешекче булды. Гүзәл сәгать 5тә эшкә китә, бала мәктәпкә әтисе белән 8 тулганда бара иделәр. Кулыннан бөтен эш килә иде киявемнең. Менә шул машина килеп чыкмаган булса, матур гына яшәп яталар иде.

«Нәрсә булды безгә?» - дибез инде. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлекләрен бирсен, бүтән хәсрәтләр күрергә булмасын инде. И газиз Аллаһым, балалар әтисез калды, әнисез дә калдырма, дип ялварам. Терелеп кенә чыксыннар, дип теләп торабыз инде, — дип сөйләде Гөлнур апа.

«Бер кат кием белән чыктык та киттек»

«Әле теге хәсрәттән дә айный алмый йөри идек бит», — дип көрсенеп куйды Гөлнур апа. Янгыннан алар документларын да алып чыга алмый калган.

— Бер кат кием белән чыктык та киттек. Рәис тә, үзем дә.

Ул көнне болайрак булды. Куяннарыбыз бар иде, шуларны карадык та, сәгать 4тә кердек. Улым: «Әйдә, дәү әни, биклик, монда хәзер керәсе кеше юк инде», — ди. 7 туларга 20 минутлар булдымы икән — шул вакытта күрше малае ишек шакый. Ут бетте башта, счетчик атты, фермада эшлиләр иде, шуннан гынадыр дип уйладык. Шул арада ишекне ачып чыксак: «Дәү әни, төтен исе килә безнең», — ди онык. Ут инде безнең өй алдының ишек төбенә килеп җиткән булган.

Шуннан чыктык та чаптык, яңадан өйгә керергә мөмкинлек тә булмады. Дәү әтисе тәрәзәне бәреп төшереп, Айрат документларны алырга дип кергән иде. Брошюра ише кирәкмәгән әйберләрне тәрәзәдән томырган, документлы папка калган шунда. Үзенең телефонын алып чыккан, аны кайда калдырганын белгән булган. «Дәү әти, монда башка торып булмый, чыгам», - диде, «Әйдә, улым, чык тизрәк», - дип ашыктырдык. Шулай итеп, документларыбызны да алып чыга алмыйча калдык. Иске өй дә әле сүтелмәгән иде, иске өй дә, яңасы да дөрләп янып бетте. Нихәтле машина килеп тә сүндерә алмадылар, — дип искә алып сөйләде ул яман көннәрне Гөлнур апа.

Шөкер, зур бәлага дучар булган гаиләгә ярдәм кулы сузучылар табылган. «Хәйран ярдәм килде, авыллардан да җыеп бирделәр. Һаман биреп торалар, безгә ярдәм иткән кешеләргә Аллаһы Тәгалә рәхмәте яусын!» — дип теләде әңгәмәдәшем.

Зур Рәс авылында торучы Сөмбелә Вәлиәхмәтова дә һәлакәт булган көнне Гүзәл һәм Фирдүс Әхмәдуллиннар кайтуын күргән.

— Фирдүс абый белән ирем бик яхшы аралаша иделәр. Безнң машиналар бер үк төрле. Тәрәзәдән күрсәм, «Айдар кайтып килә», - дип уйлап куя идем. Ул көнне дә, ирем эштә булгач, «Ә, Фирдүс абыйлар кайткан икән», - дип карап озаттым. Аннары шушы фаҗига турында ишетеп, өнсез калдым.

Без бер ай элек янгын чыккач, бер тетрәнеп, шөкер, үзләре исән калган, дип сөенгән идек. Хәзер менә шушы фаҗига тетрәндерде. Гөлнур апалар гаиләсе кечкенәдән якын миңа, авылда да хөрмәт итәләр иде үзләрен. Гөлнур апа белән әни бергә эшләделәр, — дип сөйләде Сөмбелә.

Ил төкерсә, күл булыр, ди халык. Янгын аркасында йорт-җирсез калган Гөлнур һәм Рәис Сафиннар гаиләсенә һәм гаилә башлыгы Фирдүсне югалткан Әхмәдуллинарга кулдан килгәнчә ярдәм итик! Аларга һәр тиене кадерле. Матди ярдәмне 8-906-115-58-35 номерына беркетелгән Саклык банкы картасына (Рамил Сафин исемендә) күчерергә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы бәлага тарыган гаиләләрнең авыр кайгыларын уртаклаша.