Ялгыз әти Рөстәм Фәезханов: «Улым ятимлек ачысын күрмәсен дип тырыштым» | intertat.tatar

Ялгыз әти Рөстәм Фәезханов: «Улым ятимлек ачысын күрмәсен дип тырыштым»

Октябрь аеның өченче якшәмбесе әтиләр көне дигән статус алды. Хатын-кызлар, әниләр хөрмәткә ия, сүз дә юк, әмма әтиләр күләгәдә кала кебек иде. Юкса балаларын ялгыз гына тәрбияләүче әтиләр дә бар бит.

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яшәүче Рөстәм Фәезханов инде ун ел баласын үзе генә тәрбияли. 2011 елда аның хатыны Ләйсән бакыйлыкка күчә. Ул вакытта бердәнбер балаларына җиде яшь булган.

Рөстәм абый — авыл мәктәбен җылыту өчен җаваплы кеше. Без аның белән авыл мәктәбендә очраштык. Мәктәптә инде ул егерме алты ел эшли, башта машина йөртүче булган. Башлангыч сыйныф укучыларының тәнәфес вакыты иде: коридорда уйныйлар, йөгерәләр, һәрберсе исәнләште. Без директор бүлмәсенә уздык, анда сөйләшеп утырдык.

Ун ел элек булган хәлләрне сөйли башлаганда алдымда инде мине каршы алган көләч йөзле Рөстәм абый түгел, бөтенләй икенче кеше утыра иде кебек. 2011 елга кайттык.

«Авызыннан ялгыш кына да „үләм“ дигән сүз чыкмады, хушлашмады да»

«26 декабрь… Яңа ел алды. Аяк өстендә йөргән җиреннән хатыныма кисәк кенә инсульт булды. Район хастаханәсенә киттек, анда бер төн кундык та, икенче көнне Республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Моңа кадәр бер тапкыр да берәр җире авыртуга зарланганы булмаган иде.

Хатыным үз аңында, сөйләшә, әмма гәүдәсенең уң ягы эшләми. Казанда табиб янына кереп киткәч, бик озак тордылар. Өч-дүрт сәгать үтте, чыкмый да чыкмый. Табиб чыкты, башының рәсемен күрсәтте. Начар чир икән… Башында тавык күкәе кадәр шеш булган, шул шартлаган. Табиб аның икенчесе дә килеп чыгачагын кисәтеп куйды. Хатынымны реанимациядә алып калдылар. Ике көнгә бер тапкыр аның янына килеп йөрдем. Яңа ел яллары узгач, безне дәваланырга Мәскәүгә җибәрергә тиеш иделәр», — дип сөйләде ул.

Рөстәм абый, туганнары 36 яшьлек хатынның шул рәвешле гомере өзелә алыр дип уйламый да. Киләчәк тормышка планнар, өметләр зурдан булган. Хатыны да үлем турында бер тамчы сүз әйтмәгән.

«Авызыннан ялгыш кына да „терелмәм инде, үләм“ дигән сүз чыкмады, хушлашмады да. Мин шаккаттым. Бер килгәч, малайны да алып килимме, дип сорадым. „Сабыр ит, куркыр, бераз хәлем әйбәтләнгәч, аякка баскач алып килерсең“, — диде. Янына утырып калактан йогыртлар ашата идем. Хәле әйбәтләнгән кебек иде, аны палатага күчерделәр, апаларын алып килдем. Апаларын күргәч, тагын өзлекте, яңадан реанимациягә күчерделәр. Анда кислородка тоташтырганнар иде. Шунда әбине (хатынының әнисен) алып килдем. Шул вакытта да „үләр“ дигән уй башка килмәде», дип сөйләде әкрен генә Рөстәм абый.

Кайбер сүзләрне ул шыпырт кына әйтте диярлек. Әйтерсең, күңелдәге хатирәләрне әкрен генә куркытмаска тырышып уята иде.

«Әти, нишлибез инде хәзер?»

12 гыйнвар көнне Рөстәм абый эштә була. Телефонга шалтыраткан ят кеше тавышы шомлы хәбәрне җиткерә. «Сез аның иптәшеме, дип сорадылар. Әйе. Сезнең хатыныгыз үлде, ди…»

Рөстәм абыйның күзләре дымланды. Ул аска карап кына сөйләвен дәвам итте.

«Улыма әйтергә кирәк иде. Ул вакытта балага җиде яшь иде, аңлый торган вакыты. Улым, әниең безне ташлап китеп барган, дим. „Әти хәзер нишлибез инде?“, — ди… Улым, алга таба яшәргә кирәк, әбиең бар, ничек булса да яшәрбез, дидем. Икенче көнне моргтан алып кайттык», — дип сөйләде ул.

Ялгыз калган әти баласы, кешеләр алдында күз яшьләрен яшерергә тырышкан, бары тик үзе генә булганда бушанган. Бала да сагынуын, авыр вакытын сиздермәскә тырышкан. «Авыр булган инде, ул бит барысын да хәтерли. Әниең төшеңә кермиме дип сорый идем, кермәгән. Үземә дә башта бик матур булып керә иде, хәзер юк инде. Тыныч күңел белән ятадыр. Урын өстендә ятса да, янымда булсын иде, карар идем. Юк бит, начар чир алып китте.

Ун ел бергә яшәп калдык. Бәхетле идек. Табигатькә чыгып, самовар кайнатып, балык тотарга йөредек, шашлыкка чыга идек. Мин аңа «матурым» дип эндәштем, бик сабыр, тыныч иде. Хәзер Яңа ел бәйрәме алдыннан булган хәлләрнең барысы да искә төшә, Яңа елга исем китми», — ди әңгәмәдәшем.

«Бала хакына яшим дип аракыга үрелмәдем»

Хатын-кызмы, ир-атмы югалту хәсрәте яки авырлык белән күзгә-күз очрашканда начар гадәткә бирелү дә еш күренеш. Бар дөньясын оныту теләге белән эчкечелеккә бирелгән кешеләр аз түгел.

«Юк, махсус үземне кулда тоттым. Бала хакы дип аракыга үрелмәдем. Бала хакына яшим дидем. Аны бит үстерергә кирәк, аннан тагын… Алла сакласын! Аннан соң мәктәптә эшлим бит, ничек балалар алдында шулай йөрисең инде.

Беренче елларда нык авыр булды. Түзәргә кирәк, түзәргә кирәк, дип гел кабатлап тордым үземә.

Хатын үлгәч, бала әбисендә яшиме, синдәме дип сораучылар да булды. Кем белән торсын инде, минем белән тора дидем. Ничек баламны калдырыйм инде? Үзем дә кайгы утында янып йөргәндә, учакка утын өстәгән кебек булды», — ди ялгыз әти.

Ул баласы өчен әти дә, әни дә булырга тырыша. Кирәк булгач, керен дә юа, савыт-сабасын да. Улы белән табигатькә, балык тотарга, шәһәргә экскурсияләргә йөри. «Бала ятимлек ачысын күрмәсен дип тырыштым. Йорт эшләрен бергә эшлибез. „Эшләгәнең үзең өчен, өйрән, тырыш“, — дип аңлатырга тырышам. Хәзер Мамадышта механикка укый, тугызны бетереп китте. Күңел биреп укып йөри. Ялларга алып кайтам, аннан соң илтеп куям», — ди Рөстәм абый.

Алар белән бергә Рөстәм абыйның әнисе дә яши, бер-берсенә терәк булып торалар. Хатыны күрше авыл кызы булган. Ул Котлы Бөкәшкә училищега укырга килеп йөргән, ә Рөстәм абый анда мастер булып эшләп алган, шунда танышканнар. Әтиле-уллы алар күршегә авылга әбиләре янына барып йөриләр. Барган саен зиратка да кереп чыгалар.

«Баланы санламаса, кирәк тә түгел инде»

«Менә мин шаккатам инде: хәзер бит бик күп аерылышалар һәм баласының хәлен дә белмәүчеләр бар. Ничек баланы шулай ташларга була инде?! Ата-ананың аерылышуы да балага бик читен бит ул. Аерылышалар шул хәзер, яшьләр җиңел тормышка өйрәнде, түзмиләр, сабырлык җитми дип уйлыйм», — ди Рөстәм абый.

Хәзер Рөстәм абый янында улы, әнисе бар. Хатирәләр белән генә яшәп булмый. Ничек дисәгез дә, ялгызлык кемгә дә килешми. Бергә чәй эчәрлек, тәмләп сөйләшеп утырырлык кеше кирәк. «Гел ялгыз гына булсаң, башка әлләнинди авыр уйлар килә», — абый.

Ике ел элек Рөстәм әфәнде бер хатын-кыз белән никах укыткан. Ул хатын — ялгыз әни, язмышлары охшаш. Ул ханым Буада яши, бер-берсенә йөрешеп торалар. Аңлашыла: күпме гомер яшәгән йортны кемнең дә калдырып китәсе килми. Алар Интернет аша танышканнар, Рөстәм абый беренче булып үзе язган.

«Улым аңа каршы булмады, уртак тел таптылар. Улымның башка әни кирәк дип тә, кирәкми дип тә әйткәне булмады. Яңа хатынга карата әби аны-моны әйтмәде. „Баланы санлап тора торган булсын“, — диде. Баланы санламаса, кирәк тә түгел инде. Әлбәттә, нәрсә дисәң дә ул үги ана инде, әнине алмаштыра алмый. Ул да балаларын калдырырга теләми, йортны да калдырасы килмидер. Мин баланы әбисенә калдырып чыгып китә алмыйм. Аннан соң йортка керү дигәнне яратмыйм. Гомер-гомердән шулай килгән, хатын-кыз ир-ат өендә яшәргә тиеш», — ди Рөстәм абый.

Мин үзем Интернетта танышуны кабул итеп бетерә алмыйм, ышана алмыйммы шунда, белмим. Дөрес, шулай танышып гаилә коручылар да күп, әмма… «Гомер буе бергә яшәп тә, бер-берсен белеп бетермәүчеләр бар. Әйе инде, бу очракта бары тик ышаныч белән очрашуга барасың», — ди Рөстәм абый.

«Гармун тавышын ишетүгә бер горурлык хисе уяна, аны аңлатып бетереп тә булмый»

Шуннан без кеше кадере турында сөйләшеп киттек. Кеше теге дөньяга киткәч кенә «кадерен белмәдек» дигән сүзләр ишетергә туры килә. «Без дөньяда кунак кына бит, сыналып яшибез, сынауларны узарга тырышабыз. Кешене хөрмәт итәргә кирәк, аны уйлап бетермиләр шул, тик кем дә мәңгелек түгел. Кешене мәңгегә югалткач кына акылга килүчеләр бар, соң була шул», — ди ул.

Кеше үлгәч тә аның әйберләрен ягарга кирәк дигән әйбер дә бар. Рөстәм абый хатынының әйберләрен әбисенә илтеп тапшырган. Ул гаиләдәге җиденче төпчек бала булган. Истәлеккә фотолар гына калган. Алар яшәгән йортта тагын бер кешенең истәлеге саклана — әтисе гармуны.

«Гармунда уйнарга өйрәнеп булмады. Әти гармунда уйный иде, шуңадыр гармун тавышын яратам. Гармун тавышын ишетүгә, о-о-о… Авылда бер гармунчы бар, берсендә аның белән печән алып кайттык та, әйдә әле, ишегалдында гармун тавышы чыгарыйк, дим. Әти гел шунда уйный иде. Бер көй уйнады, икенче көйне уйнады, өченче көйнең сүзләрен беләм икән бит. Ул уйный, мин җырлыйм. Ул мин җырлаганга шаккатып карап тора. Шул гармун тавышы бик күңелгә якын, үзебезнеке бит инде. Ул да татарлыкны саклый ала. Гармун тавышын ишетүгә бер горурлык хисе уяна, аны аңлатып бетереп тә булмый. Хәзер гармунда уйный белүчеләр сирәк шул. Читтән караганда бик җиңел кебек, бик матур көй чыга, ә үзең уйный башлагач, бармаклар тыңламый, әллә нинди тавышлар чыга (көлә)», — ди Рөстәм абый.

Рөстәм абыйга 51 яшь, үзе шундый самими кебек тоелды. Язмыш гел үзенекен эшли тора шул, якыннарны һәм көтмәгәндә… Берничә ел элек Балык Бистәсендә яшәүче ялгыз әтиләрне бәйрәмгә җыйган булганнар, анда унбишләп кеше җыелган иде, ди Рөстәм абый, шунда бер-берсе белән дә танышканнар. Курыкмыйча, баланы ялгыз гына тәрбияләп үстерү ир-ат өчен батырлык дип саныйм. Барлык әтиләрне дә бәйрәм белән!