Түбән Новгород татарлары коронавируста авылдашларын гаепли: «Ник кайталар Мәскәүдән?»

Бакча үстерүчегә коронавирус ни, башка чир ни — бакча утырту вакыты килеп җиткәч, туктатып була димени аны?! Әнә, мәскәүлеләр дә май бәйрәмнәрендә чыдап тора алмаган: Түбән Новгород өлкәсендәге туган авылларына ашыккан. Җирле халык чир кайнаган җирдән кайтучыларны колач җәеп көтеп тормаган, билгеле.

Коронавирус очраклары Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Камка, Кучкай Пожары, Грибан, Шубиле, Краснооктябрьск районының Суык Су, Мәдәнә, Өчкүл, Кече Рбишча, Олы Рбишча, Куй Суы, Уразавыл, Кызым-Авыл, Яндавишча, Атяр авылларында ачыкланган. Инстаграмда үз сәхифәсендә Сергач районы башлыгы Олег Радаев та биреп бара. Шулай ук Краснооктябрьск район администрациясенең рәсми битендә дә бу хакта хәбәр ителә.

Исемен әйтергә теләмәгән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына чыгышы белән шушы авыллардан булып, язга-җәйгә Мәскәүдән шунда кайтучыларга шелтә белдереп сөйләделәр. «Сергач районы руслары безнең якларга чирне китерүдә мәскәүле татарларны гаепли. Алар авылларга кайта, ә зур кибетләргә Сергачка йөриләр, һәм бу хәл әле дә дәвам итә», — ди ул.

Без Түбән Новгород өлкәсе районнарындагы берничә җитәкче белән сөйләшеп, алардагы хәл-әхвәлне сораштык.

«Май бәйрәмнәрендә мәскәүлеләр кайткач, авылда дулкынлану булды»

Сергач районы Камка авыл башлыгы Мөнир Шәймәрданов:

— Иң беренче минем Камка авылына килде ул. 8 апрельдә беренче очрак ачыкланды. Шуннан авыл карантинга ябылды, ике яктан керү юлларын яптык, контроль пунктлар куйдык. Халык нәрсә икәнен белсен дип аңлаттык. Пунктта полицейскийлар, фельдшерлар торды, халыкның температураларын үлчәделәр. Хәрәкәт бөтенләйгә чикләнмәде, ләкин сөйләшүләр үткәрелде, кешенең кая баруын сораштылар. Читтән кайткан кешенең исем-фамилиясе, туу датасы, машина номеры, телефон номеры турында мәгълүмат тапшыра идек.

Мөнир Шәймәрданов әйтүенчә, Covid-19 диагнозы ачыкланган ир Мәскәүдән кайткан булган.

— Аны берәр ай Италиядә дә булган дип әйтәләр, дөрес булса. Гаиләләрендәге барлык кешедән дә анализ алдылар, башта чир бар дип әйттеләр, бер атнадан кабат тикшерәләр — юк. Аларның җиңел формада булган, ике атна узгач өйләренә кайтардылар. Алар терелде инде, һаман изоляциядә, беркая чыкмыйлар. Атнага бер-ике тапкыр табиб йөрде. Участковый, ким дигәндә, көнгә бер булса да өйләре янына килеп шалтырата, дүртесе дә тәрәзәдән карагач кына китә. Менә шундый контроль булды. Кибетләргә дә йөртмәдек. Азык-төлекне волонтерлар, туганнары аша тапшырдык. Ишек төпләренә китерәләр дә, хуҗалар чыгып ала, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. 

«Мәскәүдән кайткан бертуган апама чыкмаска куштым»

Мөнир Шәймәрданов бакча сезоны вакытында Мәскәүдән Камкага - 250, Грибан авылына 200ләп кеше кайтуын әйтте. Аның сүзләренчә, Камкада 600 йорт, шуларның 220сендә — җирле халык, 380е — мәскәүлеләрнең дача йортлары. Грибан авылында да шулай ук.

— Хәзер күбесе авылда инде. Май бәйрәмнәренә кайттылар да, октябрьләргә-ноябрьләргә кадәр авылда бакча белән шөгыльләнәләр. Авылда бераз дулкынлану булды инде. «Нигә кайталар ул мәскәүлеләр, килмәсеннәр, безгә китермәсеннәр, бездә моңарчы юк иде бит. Килгәнсең икән, ике атна өйдән чыкмыйсың», - дип, үзара туганнар булсалар да, барыбер бер-берсенә кисәтү ясадылар.

Грибан авылында да бер абзый ике атнадан артык хастаханәдә ятып чыкты, аннары өйдә дәвалануга күчерелде.

Халыкта аңламау, изоляция режимын үтәмәү бар шул, шуңа да күп тараладыр. Җитәкчелек тә май бәйрәмнәрендә татар туганнарыбыз кайтуын белә. Кайтучыларны полиция участокларында теркәтәбез, участковыйлар килеп, вакыт-вакыт тикшереп тора. Туктатып, ул кеше исемлектә бармы, ике атна узганмы икәнен ачыклыйлар. Кайчак күрсәтмәләр, штрафлар да язалар.

Минем дә Мәскәүдән бертуган апам кайтты. Мин аны 14 көнләп күрмәдем, гәрчә юл аша гына торса да. Алдан ук: «Запас сулар, ризыкларны хәстәрләп куясың, ике атна өйдән чыкмыйсың», - дип кисәтеп куйдым. Телефоннан гына сөйләшәбез. Халыкка да шундый мисаллар китерәм инде, сакланмыйча ярамый бит, — ди Мөнир Шәймәрданов.

Мәскәүдә коронавирус белән авырып үлгән 54 яшьлек ир-атны Грибан авылына алып кайтып җирләгәннәр.

— Грибан — аның туган авылы. Мәрхүмнәрне, гадәттә, туганнары авылларда җирли, сирәкләре генә Мәскәүдә адашып кала. Аны бик авыр йогышланган диделәр, табутта күмделәр. Каберне кичтән казып куйдык, бик аз гына кеше җыеп, туганнары белән аралашмыйча җирләдек. Участковый да катнашты, — диде Шәймәрданов.

Авыл башлыгы күптән түгел генә Шубиле авылында да олырак яшьтәге ханым вафат булганын әйтте.

Афәттән котылу чарасы итеп, кибеткә чиратлап керәләр

Камка авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, чир таралуын кисәтү өчен, халык кибеткә битлек, перчатка киеп бара. «Кешеләр бер-берсенә якын тормас өчен, кибеткә берәмләп кенә керәләр, фойеда чыкканнарын көтеп торалар. Озын чират барлыкка килсә дә, бөтен чараларны үтәргә тырышабыз», — диде ул.

Сергач районы җирле үзидарәсе башлыгы Олег Радаевның Инстаграмда рәсми сәхифәсендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 14 майга коронавирус диагнозы расланган кешеләр саны 79га җиткән.

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы администрациясенең Инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә 14 майга коронавирус белән авыручылар саны районда 85кә җиткәнлеге турында әйтелә.

«Коронавирус таралуда Мәскәү «ярдәм итте»

Кызыл Октябрь районы җирле үзидарәсе башлыгы Рафаэль Ильясов районда Куй Суы авылында бер үлем очрагы булганын әйтте. 53 яшьлек татар хатын-кызы вафат булган, аның онкология, бөер авырулары да булганы билгеле.

Коронавирустан үлмәде дип туганнары арасында мәрхүмәне, мөселман кануннарына каршы килеп, табутта җирләүгә ризасызлык белдерүчеләр дә булган.

— Без инде авылларны карантинга япмадык. Ун авылны яба башласаң, хезмәткәрләр дә җитмәячәк. Карантин авырулар белән контактта булган кешеләр өчен генә булды. Шулай да, рейдлар уздырылды, махсус төркемнәр авыллар буенча йөреп, изоляцияне контрольдә тотты, беркетмәләр төзеделәр.

Безгә Россиянең башка төбәкләреннән, Мәскәүдән дә күп кайталар. Алар 14 көн карантинда утырырга тиеш иде. Безгә алар турында белешмәләр җибәреп тордылар. Кемдер карантинны кушылганча үтәде, хокук бозучылар да булды. Авыручылар арасында Мәскәүдән йоктырып кайтучылар да, Түбән Новгородтан хастаханәләрдән эләктереп алып кайтучылар да бар. Табиблар да авырды. Мәскәү дә күп «ярдәм итте». Мөгаен, табиблар да шул мәскәүлеләрдән авыргандыр әле.

Май бәйрәмнәреннән соң авыручылар саны артты, чир әле тагын үсәргә мөмкин дип фаразлыйбыз. Безнең районда 9,5 мең кеше, әле өстәвенә, Мәскәүдән кайтучылары да авырый. Нигездә, өйдә җиңелчә формада авырыйлар, — дип сөйләде Рафаэль әфәнде.

Биредә коронавирус белән авыручыларны Кызыл Октябрьнең административ үзәге саналган Уразавыл хастаханәсендәге йогышлы авырулар бүлегендә дәвалыйлар. Шулай ук күрше Пилнә районында җиде район өчен уртак 29 урынлык районара госпиталь дә ясалган.

«Температура төшмәгәч, башта бик курыктык»

Пилнә районы фермеры Зөфәр Зәйров та чактан гына коронавирус корбаны булмый кала. Әллә ничә тапкыр анализ бирсә дә, бәхеткә, чир расланмый. Шулай да, шактый көчле пневмония белән авырып ала.

— Миндә пневмония булды. Үзебездәге Пилнә хастаханәсенә көндезге стационарга уколларга гына йөреп дәваландым. Хәзер үземне яхшы хис итәм. Коронавируска берничә тапкыр тикшерендем — тестлар тискәре булды. Мәскәүдән балалар, оныклар да кайткан иде, аларны да тикшерттек — диагноз расланмады.

Моңарчы пневмониянең миндә беркайчан булганы юк иде. 27 мартта Мәскәүдә улымны өйләндердек. Раяз, Фирзәр, Салават килгән иде, аларны кичен күлмәктән генә озатырга чыктым, шунда миңа салкын тигән. Туйда 300 кеше иде, беркем авырмады. Әгәр бездә коронавирус булса, күбесенә йогар иде.

Туйда соң кайттык, икенче көнгә хәлем начарайды. Мин генә авырдым. Машина йөртүчем дә, бүтән беркемем дә авырмады. Пневмония шактый көчле иде, 39,6 дәрәҗәсендә температура 4-5 көн төшмәде. Яшермим, курыктык башта, табиблар антибиотик бирде, эчәм — барыбер төшми. Рентген ясадылар, синдә пневмония, диделәр. Дөресен әйткәндә, мин күбрәк кызларым, оныкларым өчен курыктым, аларны туйдан соң үзебезгә алып кайткан идек бит. Шөкер, нәтиҗәләр тискәре булды, миннән кала беркем авырмады, — ди Зөфәр Зәйров.

Дәваланып терелгәч тә, фермер өч атна өйдә торганын әйтте. «Хәзер кибеткә, башка җиргә кергәндә битлекләр, перчаткалар да киям. Чыккач, ташлап калдырам. Үзеңне сакларга кирәк, һичшиксез», — ди ул. 

Уразавылда яшәүче татар теле укытучысы Мәрзия апа коронавирус пандемиясе аркасында өйдә укытуның авырлыкларын атап узды.

Өйдә дистанцион укытабыз. Авыр инде, бала белән күзгә-күз очрашып, сөйләшеп укыту әйбәтрәк. Болай укытуның сыйфаты түбәнрәк була. Тавышны яздырып җибәреп кенә теманы сөйләп аңлатып бетереп булмый. Шулай булгач, балалардан тема буенча нәтиҗәсен дә сорап булмый. Башта кыен иде, хәзер ияләндек инде.

Күрше авыллардан туганнар белән кунакка йөрешми торыйк дип килештек. Коронавирус таралмасын өчен кибетләргә чиратлап кына керәбез, 2-3 кеше генә кертәләр, - диде укытучы.