Суслонгердан репортаж: «Ачлыктан шешенгән иренә хатыны күкрәк сөтенә хәтле имезгән»

«Бигрәк ябык күренәсең. Суслонгердан качтыңмы әллә?» Халык телендә әлегә кадәр калган бу атама сугыш чорында булган мәхшәрне кабат искә төшерә. Юк, фашист концлагеры да түгел, дөбер-шатыр бомбалар шартлаган яу кыры да түгел, күрше Мари республикасы Звенигово районындагы урман эчендәге бер авыл атамасы ул.

Мари урманнары эчендә урнашкан Суслонгер хәрби өйрәтү лагерьлары ише базалар күп булган. Әмма нәкъ менә шушы лагерьдагы кешелексез командирлар хәрби хезмәткә чакырылган ирләрне интектергеч үлемгә дучар итә.

Халык телендә калган хатирәләр буенча, бу хәрби лагерьга җибәрелгән ир-егетләрне ач тотып газаплаганнар, бик күбесе шунда үлгән дә.

Нәрсә булган? Нигә алай явызларча кыланганнар? Нигә меңләгән солдат фронтта түгел, ә үзебезнең урманнарда ачлыктан, ялангачлыктан һәм салкыннан кырылган? Әлеге сорауларга җавапны беркем дә бирә алмый. Хәзер Суслонгер хәрби лагеры булган җирдә землянка, склад урыннары һәм бар мәхшәрне күреп торган Көмеш күл генә исән. Сугыш үткәнгә күп еллар узган булса да, архивтагы документлар һаман да хәрби сер итеп саклана.

«Биредә һәлак булучылар саны билгесез»

Хәрби лагерь Звенигово районы Суслонгер дип аталучы шәһәр тибындагы бистәдән чама белән 10-12 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан була. Бистәдә яшәүчеләр дә лагерьда булган хәлләрне ачыргаланып сөйли. Дөрес, аларның да күбесе инде бакыйлыкка күчкән.

Галина ханым Лихачева Суслонгер урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Лагерь территориясен күрсәтүен сорагач, ул биш куллап риза булды. Нәкъ менә Галина ханымга мөрәҗәгать итүебез юкка түгел — ул Суслонгер хәрби лагеры турында ныклап өйрәнгән, казу эшләре алып барган, архивларны ачуларын сорап йөргән белгеч тә.

Суслонгер бистәсеннән чыгып, хәзерге көндә дә поездлар йөргән тимер юлны үттек, асфальт юл буйлап киттек. Аннары юлдан сулга борылып, нарат урманына керәсе. Уң якта ике күрсәтмә-язу кала. Берсе — Көмеш күл турында элмә такта, икенчесе — хәрби лагерьда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр. Лагерь урынына илтәсе юл буенча наратларга кызыл тасмалар элеп чыкканнар. Монысы да килеп караучылар адашмасын өчен.

Суслонгер хәрби лагеренда 46, 47нче укчы дивизияләре төзелә. 1943 елда алар 56, 57нче дивизияләр дип үзгәртелә. Суслонгер хәрби лагерына Арча, Кукмара, Теләче, Саба, Югары Ослан районнарыннан чыккан кешеләр күпләп эләгә. Чөнки Казан тирәсендә төзелергә тиеш булган 31нче бригаданы да Суслонгерга күчерәләр. Алар, биредә хәрби күнекмәләр алганнан соң, фронтка китәргә тиеш була.

— Лагерьда татарлар, руслар, марилар гына булмый. Бирегә үзбәкләрне дә алып киләләр. Аларның өсләрендә бер кат халат була. Ә 1941нең кышы коточкыч салкын килә. Лагерьда тудырылган шартлар аркасында алар исән кала алмый.

Күбесе хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Кайберләренең туганнарына фронтта һәлак булды дигән хатлар килә, — ди Галина ханым.

Суслонгерда һәлак булучылар саны билгесез. Халык бик күпләп кырыла монда.

«1941-1945 елларда шушы җирләрдә ачлыктан-ялангачлыктан, зәмһәрир салкыннардан, төрле авырулардан газап чиккән һәм вафат булган якташларыбыз рухына дога булып ирешсен», — шушындый эчтәлектәге ташлар, хәтер такталары биредә берничә.

Галина ханым сөйләвенчә, Суслонгерда һәлак булучыларга куелган һәйкәлләргә ел да киләләр. Яңаны куючылар да бар, аларны гел карап, чистартып торалар.

«Әсирлеккә эләксәгез, татарча сөйләшегез»

Элеккеге лагерь территориясенә аяк басканда ук күңелгә шом йөгерде — безнең алда коточкыч зур мәйданны алып торган наратлык. Лагерьның мәйданы күпме булу турында төгәл мәгълүмат юк, әмма бер хатта лагерь территориясе сигез гектардан да күбрәк булуы әйтелеп үтелә.

— Шул чордагы бер хат сакланган. Анда мәйданның сигез гектардан да күбрәк булуы, кешеләрнең сиксәннән алып йөз меңгә кадәр булуы язылган. Хат авторы якыннарыннан ашарга алып килүләрен сораган. «Толокно (солыдан ясалган он) булса да алып килегез, аны су белән бутап, ашап була», — дип язган.

Биредә ашханәләр дә, ипи пешерү цехлары да, кер юу урыннары да, мунчалар да, һәр дивизиянең үзенең аерым клублары да була. Дөрес, ашханәләрнең төрлесе була инде. Арсентий дәдәйнең бабасы шушында пешекче булып эшли. Ул: «Без малайлар белән көн дә бер дивизиянең клубына кереп, кино карый идек», — дип сөйли торган иде, — ди Галина ханым.

Сугышка кадәр әлеге урында ташландык полигон булган. Территория ачык торган, берән-сәрән генә агачлар үскән. Хәзер наратлар бөтен җирне каплап киткән инде. Әмма уң якта, калкурак булып торган турыпочмаклык формасындагы урында агачлар юк. Җирле халык сөйләве буенча, лагерьга керү белән уң якта штаб урнашкан була. Әлеге турыпочмаклыкның нәкъ менә штаб булуы бик мөмкин икән.

Сул яктагы берничә турыпочмаклыкны клуб урыннары дип фаразлыйлар. Чөнки казу эшләре барышында ул җирдә күпләп кинопленкаларның футлярлары табыла.

— Татарстаннан бер абый үзенең бабасын эзләде. Бабайның лагерьдан чыгып йөрү хокукы булган, ул туган авылына да берничә тапкыр кайтып килгән. Анда исә авыл ирләрен «вербовать» иткән, ягъни чакырып йөргән. Аннары бабайның шул сүзен исләрендә калдырганнар: «Сез русларга охшамагансыз. Әгәр дә әсирлеккә эләксәгез, татарча сөйләшегез», — дип өйрәтәләр», — дигән ул. Шуңа күрә без әлеге лагерьда диверсантларны да әзерләмәделәр микән дип уйлыйбыз. Ә әлеге бабай сугыштан соң Суслонгерда төпләнеп, икенче гаилә кора. Оныгы әтисенең васыятен үтәде — бабасының каберен булса да тапты, — ди Галина ханым.

Шулай ук лагерь территориясендә «фильтрация» лагеры булган дигән шик тә бар. Валентина Зобованың «Дорогами ада» дигән китабында Суслонгер бистәсе сурәтләнеп кителә. Аның әтисе сугыш башланганда Литвада чик сакчысы булып хезмәт итә һәм әсирлеккә эләгә. Әлеге китапта аның концлагерда ничек исән калуы, ә әсирлектән котылгач, Суслонгерда фильтрацион лагерьда булуы сөйләнә.

Китап күпчелек әтисенең хатирәләренә таянып язылган. Шулар арасында аларның тимер юлга чыгулары да әйтеп үтелә. Галина ханым фикеренчә, китапта Суслонгер лагерыннан бистәгә таба сузылган тар тимер юл турында сүз бара. Хәзерге көндә әлеге тимер юлның җирне күтәртеп ясалган урыны һәм бер ягында тукталыш кебек җире генә калган.

«Землянкада янгын чыккач, күбесе чыгалмыйча тончыгып үлә»

Урман юлыннан алга таба үттек. Сул якта берсе артыннан берсе тезелеп киткән землянка чокырлары күренеп тора. Аларда йөзгә якын кеше яшәгән. Солдатлар ике катлы сәкеләрдә, агач ботаклары салынган капчыкларны баш асларына куеп йоклаганннар. Кешеләр бик күп була.

— Бирегә солдатларны йөзәрләп кенә алып килмиләр, көн саен мең ярымлап солдат өстәлә барган. Безнең бистәдә яшәүче бер бабайның сөйләгәне бар иде, кечкенә чакта шушында килә торган була алар. Бер землянкада төнлә янгын чыга. Чыгу юлына якын яткан кешеләр генә чыгып котыла, калганнары башта искә тончыгып, аннары янып үләләр. Аңлыйсызмы? Алар селкенә алмаслык дәрәҗәдә тыгыз итеп яткан булалар, хәтта чыга да алмый калалар, — ди Галина ханым.

Офицерлар 1943 елга кадәр Суслонгерда яшиләр. 43тә исә лагерь территориясендә офицерлар өчен махсус йортлар төзелә. Сугыштан соң әлеге йортларны бистәнең Мәктәп урамына күчерәләр.

— Безнең Ида Алексеевналарда Векслер фамилияле подполковник яшәгән. Аның ике кызы булган. «Башта бездә, аннары лагерьда яшәделәр. Минем аларга килгәнем дә булды әле. Ул подполковник безгә ак ипи алып килә иде. Әни безгә дип бүлә, аннары әбигә дә калдыра. Без икенче авылга әбигә ипи кисәге алып бара идек», — дип сөйли иде.

Офицерларның бистәдә яшәүләре кемнәрдер өчен яшәү, кемнәрдер өчен рәхәт алу чыганагы булып тора. Өйнең бер ягында балалар ачлыктан интегеп утырса, икенче ягында хатыннар офицерлар белән типтерә. «Андыйлары да булган», — ди Галина ханым.

«Иренә күкрәк сөтен имезгән»

Бистәдә сугыш чорында хәрби госпиталь, хәрби зират та була. Бистәдә яшәүчеләр лагерьда пешекче, кер юучы булып эшлиләр. Ә солдатлар көне-төне агач эшкәртү эшендә. Гөрләп торган лагерьда ашханәләрнең генә дә төрлесе була. Онны суга бутап ашаган кешеләр ябыгып, дистрофикларга әйләнә.

Лагерьда ачлыктан дистрофикка әйләнеп беткәннәр өчен госпитальләрдә махсус урыннар билгеләнә. Бу лагерьдагы хәлләр турында белгәч, хатыннары, әниләре, көнгә берничә тапкыр җәяүләп барып, ирләренә ашарга алып килә торган була.

— Лагерь урынына кешеләр күпләп килә. Кемнеңдер бабасы, кемнеңдер әтисе, абыйсы, туганы шушында хәбәрсез югалган. Татарстаннан килгән бер апа бәләкәй генә килеш әнисенә ияреп, әтисе янына лагерьга килүен сөйләгән иде. Өйдә аларның күкрәк баласы калган була. Балаларга да ашарга юк заман. Булмаган ризыкны каяндыр табып, әтиләренә алып киләләр. Һәм ачлыктан шешенеп беткән ирен күреп, хатыны аңа күкрәк сөтенә хәтле имезә. Шундый дәрәҗәдәге кансызлык булган монда, шул дәрәҗәдәге…

Ворошилов эзеннән

1943 елның беренче яртысыннан соң лагерьда хәлләр күпмедер дәрәҗәдә яхшырып китә. Чөнки Суслонгерга тикшерү белән Дәүләт Саклану комитеты әгъзасы Маршал Климент Ворошилов үзе килә. Бронировкалы поезд, машина белән килгән Ворошиловны җирле халык койма өсләренә менеп утырып карап тора. Тик аның мондагы мәхшәр турында каян белүен һаман фаразлыйлар гына.

— Язучы Николай Сорокин «Вечная Волга» әсәрендә солдатларның бер вагонга агачлар арасына яшереп бер солдатны тыгып җибәрүләре турында яза. Ул солдат Мәскәүгә барып җитеп, мондагы кансызлыкны ничек тә булса җитәкчеләргә җиткерергә тиеш була. Тик лагерьдан килүче тимер юл тар була, бистәдә вагоннарны бушатып, икенче вагоннарга тутырганнар. Язучы язганча булса, ул кешене барыбер күрерләр иде. Аннары әсәрдә поезд Мәскәүгә өч көндә барып җитә дип языла. Йошкар-Олада безнең данлыклы академик Вавилов яши. Аның истәлекләрендә эвакуация вакытында Мәскәүгә ике атна буе барулары әйтеп үтелә.

Икенче фараз да бар халык арасында. Яралы солдат госпитальгә эләгә, ә аның туганнары арасында Ворошилов белән эшләүче кеше дә була. Һәм шул кеше аркылы биредәге хәлләрне Ворошилов та белеп ала. Бу фараз белән күбрәк килешеп була, — ди Галина ханым.

Суслонгер белән бәйле истәлекләрнең кайсы дөрес, кайсы уйдырма икәнен белеп булмый. Мондый сүзләр дә йөри - Ворошиловның киләчәген лагерь җитәкчеләре алдан белгән һәм ябык, ялангач, хәлсез солдатларны урманга яшергәннәр. Ворошилов каршына бары тик әйбәт киенгән, ябык булмаган солдатларны гына китереп бастырганнар. Маршал китеп баргач, урманга җибәрелгән солдатларны кире алып кайтканнар. Тик Ворошилов нәрсәдер сизенгән булган, күрәсең, күпмедер вакыт көтеп торган һәм тиз генә кире әйләнеп килгән. Хәлсез, ач солдатларны күреп, ул барысын да аңлаган һәм лагерь командирын атып үтерергә боерык биргән.

— Командирны атып үтергәннәр дип әйтәләр. Тик безнең бер чыгарылыш сыйныф укучысы аның эзен 1945 елга хәтле тикшергән иде. Монда бары тик фаразлар, табышмаклар. Иң дөрес мәгълүмат барыбер дә архивларда гына саклана, — ди Галина ханым.

Ворошилов белән бәйле тагын бер истәлеккә еллар узгач кына тап булалар. Бабасы Суслонгерда хезмәт иткән бер ир-ат бабасының кабере көньякта табылуы турында сөйли. Фараз буенча, Ворошилов, хәлсезләнеп беткән солдатларны күреп, аларны берничек тә фронтка җибәреп булмавын аңлый. «Боларны сугышырга түгел, тернәкләндерергә кирәк бит», — дип аларны көньякка дәваланырга җибәрә. Шуңа күрә Суслонгерда булган кайбер солдатлар көньяк республикаларга җибәрелә.

«Ике диндәгечә итеп гыйбадәт кылгач, урман тынып калды»

Биредә яшәүчеләр әлегә кадәр урманда йөргәндә кеше тавышлары ишетелә дип сөйли икән. Газапланып үлгән кешеләрнең җаннары тынычлансын дип, 2014 елны бер һәйкәлне урнаштырганда батюшка белән мулланы да чакыралар. Христиан диненчә дә, ислам диненчә дә гыйбадәт кылалар.

— 2014 елга кадәр хәтта кошлар да сайрамый иде монда. Ике диндәгечә дә итеп тә укыгач, үзгәрде. Югары Осланнан ел да килүчеләр бар. Алар да: «Карагыз әле, кошлар да сайрый башлаган бит монда», — диделәр, - дип сөйләде Галина ханым.

Аның үз истәлекләре дә бар.

Укучыларым, аларның әти-әниләре белән Көмеш күл буена ял итәргә бардык. Шунда күл өстендә пар күтәрелеп, түгәрәкләнә башланды һәм төрле фигуралар күренде. Шуңа өстәп, күл өстенә түп-түгәрәк ай калыкты. Әлбәттә, шомлы да, куркыныч та. Солдатлар, нишләргә белмәгәнлектән, Көмеш күлдә батып үлгән. Үзләре теләп, аңлап, суга сикергәннәр һәм тормышларын шулай һәлакәт белән тәмамлаганнар.

Көмеш күлне дайверларның да тикшергәне бар. Алар әйтүенчә, күл төбендә ниндидер хәрби техника да бар. Көмеш күл үзе карст катламы ишелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуңа күрә төптә әле агачлар да бар, — дип сөйләде Галина ханым.

Сугыш беткәч, лагерьны тараталар. 1946 елны солдатларны Йошкар-Ола янындагы «Харинская мельница» дигән җиргә алып китәләр, аннары Калининградка җибәрәләр. Бистәдә яшәүче бер ханымның ике туган апасы шушы лагерьда кер юучы булып эшли. Ул да солдатлар белән бергә Йошкар-Олага, аннары Калининградка да китә. Туганнарның үзара элемтәсе дә шунда югала.

Әлеге лагерь аша танылган кешеләр дә үтә. Алар арасында футбол буенча халыкара дәрәҗәдәге арбитр Марк Рафалов әле дә исән. Аның «Футбол оптом и в розницу» дигән китабында бер бүлек Суслонгерга багышланган. Шулай ук танылган кинорежиссер Станислав Ростоцкий да Суслонгер һәм аның янындагы Сурок лагерьлары аша үткән кеше. Аның исә әлеге өйрәтү лагерьлары турында документаль фильмы да бар.

— Суслонгердагы кебек шартлар башка лагерьларда да була. Дөресрәге, ул заманда алар ил буйлап таралган булалар. Мисал өчен, Пенза өлкәсендә урнашкан лагерь. «Летят гуси» дип аталган китапта ул лагерьлар турында язып үтелә. Энәсеннән җебенә кадәр туры килә. Варварлык дип кенә атап була инде моны. ГУЛАГның филиаллары дип тә юкка гына атамаганнар, — ди Галина ханым.

«Янгын вакытында архивтагы документлар янып бетте, диделәр»

Ничәмә-ничә еллар буена архивтагы документларның сер булып саклануы гаҗәп түгел. Суслонгер ише лагерьларда булган бар дөреслекне ачып бирү ил тарихына кара тап булып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә тарихчыларга да, туганнары шушы кансызлык оясында вакытсыз һәлак булучыларга да, ничек кызганыч яңгырамасын, бары тик язмышка буйсынасы кала. Архивлар ачылмаган.

— 90нчы елларның башында шушы эш белән кызыксына башладым. Хәрби комиссариатка барып: «Бездә шундый-шундый өйрәтү лагеры булган», — дидем. Ничек акырганнарын белсәгез. Башта: «Бездә бернинди дә лагерьлар булмаган!» — диделәр, аннары: «Ул сиңа кирәкме?» - дип сорадылар. Тик бу бит безнең тарих.

Подольскидан алып кайткан документларда бөтенесе дә әйбәт итеп сурәтләнә. Ялган документлар дигәнемә директор: «Җирле халык та уйлап табып сөйләргә мөмкин», — диде. Аңа: «Документларны идеаль итеп ясап була. Сез дә боерыкларны, документларны үзегезгә кирәк булганча итеп тутырасыз. Алар да барысын да уйлап, әйбәт эшлибез дип котылганнар», — дидем. Боерыкларны үзгәртеп язу бернәрсә дә түгел чөнки.

Подольскидагы ачык архивларны да карап, өйрәнеп булмый. Чөнки, мисал өчен, лагерьның планы ясалган битне өстеннән икенче бит белән беркетеп куйганнар. Аннары: «Янгын вакытында булган документлар барысы да янып бетте», — диделәр. Ни өчендер «дөресләнгән» документлар янмаган, ә калганнары янган? — дип өзгәләнә Галина ханым.

Суслонгер белән дошман әсирлегенең аермасы: «Концлагерьда безне ашаттылар»

Суслонгерны күпме генә яшерергә, онытырга тырышсак та, ул тарихта булган кызганыч факт. Хәзерге көндә тарихчыларның гына түгел, гади кешеләрнең дә мари урманнарында ниләр булганын беләсе килә. Архивлар берәр кайчан ачылырмы? Командирлар нигә шулай явыз кыланган соң? Бу хакта Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепановның да фикерен белештем.

— Әлеге лагерь тылда солдатларны сугышка әзерләү максатыннан төзелә. Элементар командаларны, төрле хәрби бурычларны үтәргә өйрәтергә тиеш булалар анда. Тик нәкъ менә Суслонгердагы лагерьның командиры «уголовник» булып чыга. Һәм лагерь җитәкчелеге нәрсә бар — он, азык-төлек, кием-салым һәм башка нәрсәләрне сата башлыйлар. Бистәдән 10 чакрым гына ераклыкта урнашкан лагерьда шул командирлар аркасында меңәрләп солдат кырыла.

Минем Суслонгерда да, фронтта да, аннары дошман әсирлегендә - Дахау концлагерында булып, өенә исән-имин кайткан ветеран белән сөйләшкәнем булды. Шунда аннан: «Суслонгер белән Дахау арасында нинди аерма бар?» — дип сорадым. Беләсезме нәрсә дип җавап бирде? «Концлагерьда безне ашаттылар», — ди.

Минем Суслонгерда да, фронтта да, аннары дошман әсирлегендә Дахау дип аталучы концлагерьда булып, өенә исән-имин кайткан ветеран белән сөйләшкәнем булды. Шунда аннан: «Суслонгер белән Дахау арасында нинди аерма бар?» — дип сорадым. Беләсезме нәрсә дип җавап бирде? «Концлагерьда безне ашаттылар», — ди.

Лагерьдагы ипи пешерү цехының җитәкчесе, кызганыч, татар була. Исем-фамилиясен әйтеп тормыйм. Аны нишләптер кулга алмыйлар. Һәм шушы кеше сугыштан соң Казан базарына килеп, сугыш чорында авылда ике йорт салуы белән мактанып йөри. Ике йорт! Үзе үлгәч, аның мәете берничә көн үлгән җирендә ята. Мөселманнар аңа тиеп тә карамый.

Лагерьга көн саен меңәрләгән солдатны алып киләләр. Аларның күпмеседер фронтка эләгә, күбесе ачлыктан-ялангачлыктан һәлак була, качарга теләгәндә атып үтерелә. Монда мактанырлык бернәрсә дә юк һәм шуңа күрә дә архивларны беркем дә ачмый. Фронтта һәлак булучыларны да 2006 елга кадәр әйтми йөрделәр. Ә Суслонгерны инде бөтеләй дә әйтеп торасы юк. Ул архивлар беркайчан да ачылмас кебек.

Шулай да минем үземнең тикшереп караганым булды. Суслонгерга күпчелек кулак дип саналган кешеләрне озатканнар. Ә Татарстанда андыйлар 200 мең тирәсе була. Ул чорда кулак — халык дошманы дигәнне аңлаткан, шуңа күрә аларны бер дә жәлләп тормаганнар да инде. Әбиләрнең сөйләгәнен хәтерлим: хәрби комиссариат каршында көтеп торганда кемнең кая китәсен әйтә торган булалар. Әгәр дә Суслонгер дип әйтсәләр, бөтен кеше ята-ята елый торган була, чөнки аның нинди җир икәнен бөтенесе дә белгән. Магаданга киткән кебек була инде ул заманнар өчен.

Бистә вокзалыннан ерак түгел авыл зираты бар. Госпитальдә үлүчеләрнең каберләре шунда дип әйтәләр. Әгәр дә алар госпитальдә үлгән булсалар, каберендә нәрсә дә булса булырга тиеш. Исем-фамилиясе язылырга яки йолдызлар куелырга тиеш. Ә ул туганнар каберлегендә бернәрсә дә юк. Һәлак булучыларның туганнары белән Суслонгерда гел булып торабыз. Зиратны да, лагерь территориясен дә ничек тә булса билгеләп куясы килә.

Әле 9 май көнне Суслонгерда автоузыш үткәрделәр. Мин моңа каршы. 9 май белән Суслонгер янәшә дә тормый. Дөрес, анда да солдатлар хезмәт иткән. Тик Җиңү безгә Суслонгер ярдәме белән килмәгән. Әгәр Суслонгер кебек лагерьлар булмаса, без иртәрәк тә җиңгән булыр идек. Безнең солдатлар шул ук безнекеләр кулыннан үлгән бит анда, — дип сөйләде Михаил Черепанов.

Догада булыйк

Хуш исле нарат урманында ишелгән землянкалар карап йөргәндә «сугышлардан Алла Сакласын, күкләребез аяз булсын» дигән теләкне мең дә бер тапкыр кабатладым. Каен җиләге, нарат сагызы исе таралган тып-тыныч саф һавалы урман юлында басып торганда тәннәр чемердәп китә. Бөек Ватан сугышында ил сагында торган солдатлар белән бергә шушындый коточкыч җирләрдә ачлыктан, ялангачлыктан интегеп һәлак булучы солдатларның да урыннары оҗмахта булсын. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде бит!