Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә бастырылучылар: «Аю баласына охшаган йонлы җан иясе йөгереп килә дә буа башлый»

Төнлә йоклаганда кеше ничек бастырыла? Ул Албасты эшеме, әллә җеннәр киләме? Җен килмәсен өчен нинди дога укырга? Бу хакта «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Төнлә бастырылучылар: «Аю баласына охшаган йонлы җан иясе йөгереп килә дә буа башлый»
https://pixabay.com/ru

Берничә тапкыр төнлә бастырылу тарихын ишеткәнем бар. Үзем аның ни икәнен белмәгәч, кеше сөйләгәнне тыңлап тору кызык та, куркыныч та. Еш кына бастырылу йонлы җан ияләре, куркыныч образлар белән бәйле. Һәм алар кешене буа, имеш.

«Бастырылмаган кеше аңламый да аны»

Сәлимә апа (исеме үзгәртелде) миңа үзе белән булган хәлләр турында сөйләде.

Ул йокы аралаш була торган әйбер. Уянырга телисең, уянып, селкенеп тә булмый. Мин җәй көне бакчада (дачада) кунганда берничә тапкыр андый хәл булды. Кибеттәге уенчык аю баласына охшаган йонлы бер җан иясе йөгереп килә дә буа башлый. Яныма килеп ятканы да бар, үзе бер метрдан да биек түгел инде ул. Мин аны үземнән этеп җибәрергә телим, тик берничек тә килеп чыкмый, бармаклар йоннары арасында батып китә. Үзем акырам, акырган тавышыма уянып та китәм.

Ятканда гел бисмилла укыйм. Өйдә Коръән китабы да тора, бисмилла язылган кәгазьләр дә бар. Барыбер йоклап китүгә килә дә баса каршыма. Күршедә бер рус әби яши иде, аңа кереп сөйләдем. Ул әби минем нигездә элек яшәгән гаиләне белгән, алар да руслар булган. Зинһар, алар өчен шәм куп кайт әле дип сорадым. Менә шуннан соң ул «аю баласының» килгәне юк.

Бик күп тапкыр бастырылганым бар. Кешедә кунганда солдат формасыннан киенгән кешеләрне күргән идем, анда да акырганмын, килеп уяттылар. Кешегә сөйләргә дә читен, дөрес аңламаслар кебек. Бастырылмаган кеше аңламый да аны. Сүгенергә кирәк диләр, ул сүгенгәч тә китми. Русча сүгенергә кирәкме икән әллә, татар телен белмиме икән, — дип шаяртып куйды ул соңыннан.

«Ул куркыныч затлар сүгенгәч тә китми, бисмилла укып яткач та килә»

Тагын бер ханым ире өйдә кунмаганда еш бастырылуы турында сөйләде.

Күптән түгел генә поездда кайтканда бастырылдым. Купеда мин һәм тагын бер кеше бар иде. Мин өске урында йокладым. Төнлә миңа таба кулларын сузып, бер төрмәче күтәрелә кебек. Мин куркуымнан акырдым, шул тавышка үзем дә уянып киттем, теге кеше дә йокламаган, аскы урында утырып тора иде, үзе берни дә дәшмәде.

Өйдә дә күп тапкыр бастырылдым. Ирем өйдә кунмаган төннәрдә бастырылам, гел буалар. Берсендә башына челтәр эшләпә кигән карчык муеныма асылынды. Әле дә хәтерлим, куллары да ябык, тиресе асылынып тора, сөяк кенә кебек. Уянып киттем дә, йокыга китәргә курыктым. Кайнанам янына чыгып яттым. Иртән кайнатам: «Эт белән песи бергә йоклаган икән», — дип шаярткан иде. Ул куркыныч затлар сүгенгәч тә китми, бисмилла укып яткач та килә, - ди ул апа.

«Хәзер үләм дигән курку барлыкка килә»

Казанда яшәүче Гөлназ Госманова да бер тапкыр бастырылган.

Кечкенә вакытта әни, әбиләр бастырылу дип сөйли иде. Нервлар какшаганда, якын кешене югалтканда буладыр дип уйлый идем. Мин үзем дә медицина хезмәткәренә укыдым, икенче белемем — педагог-психолог. Хәзер бастырылуның нәрсә икәнен аңлыйм. Ул төнлә була торган көчле паника (паническая атака). Минем дә бастырылган бар. Бала тапканнан соң депрессия вакытында аның нәрсә икәнен аңладым. Төшемдә будылар кебек, куркып уянып киттем, йөрәк нык тибә, аяк-куллар калтырый. Йокы белән уяну арасында буласың, бүлмәдә кеше бар кебек тоела. Хәзер үләм дигән курку барлыкка килә. Организмда бик күп адреналин бүленеп чыга һәм тынычлану өчен күпмедер вакыт кирәк. Кул-аяклар оеган кебек була, көндез дә сизелергә мөмкин әле ул, - дип сөйләде Гөлназ Госманова.

«Албасты төнлә кешене баса»

Татар мифологиясендә Албасты дигән зат бар. Ул кеше йоклаганда килеп чыга да начарлыклар эшли, имеш. Бастырылуны да элек Албасты белән бәйләгәннәр.

Бастыру — Албастының бер функциясе. Ул төнлә кешенең өстенә баса. Албасты баскач, кеше берни дә эшли алмыйсың. Ул билгеле бер физиологик халәт инде, элек тә булган һәм элеккеге халыклар ул күренешне Албасты белән аңлатканнар. Ул явыз рух булып санала. Ул җеннәр, пәриләр, албастылар, бичуралар, убырлылар - барысы бергә инде ул. Албасты явызлык эшли бит инде, төнлә йоклаган вакытта баса. Аның шундый мөмкинлеге бар», — дип сөйләде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова.

«Бастырылу җеннәр белән бәйле»

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин сүзләренчә, бастырылу — җеннәр белән бәйле күренеш.

Бастырылу диндә җеннәр белән бәйле дип санала. Төнлә йоклаганда кеше янына җен килә. Йоклаган кеше аңа каршылык күрсәтә алмый, шуңа күрә җен төнлә килә. Ул кешенең өстенә ятарга, утырырга, буарга, колакларына хаҗәтен үтәргә мөмкин. Шуңа күрә йокларга ятканда дога укып ятабыз. «Аятел Көрси» укыйбыз, тәһарәт алып ятарга кирәк. Шайтан кагылмасын өчен «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып, кулга өреп, тәнне сыпырып чыгабыз. Уң якка ятып йоклыйбыз. Корсакта, аркада йоклау файдалы түгел. Шайтан тимәсен өчен шуларны үтәргә тырышабыз.

Иртән торгач, борыннарны, авыз куышлыгын, тешләрне чистартырга, кул, битне юарга кирәк, чөнки төнлә шайтан борын тишекләренә кереп йоклый икән, анда пычрак җыела. Шулай итеп шайтан тәэсиреннән чистарынабыз.

Кеше төнлә куркып уянды икән, «Әгүзе билләһи миннә шәйтани рәдҗим. Бисмилләхир рахмәни рәхим», — дип әйтергә һәм йокыны дәвам итәргә кирәк. Мөмкинлек булса, тәһарәт алырга һәм тәһәҗҗүд намазын укырга, алай тагын да әйбәт була, — дип аңлатты хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100