Глава хатыннары ничек яши? — «Интертат»тан күзәтү | intertat.tatar

Глава хатыннары ничек яши? — «Интертат»тан күзәтү

Татарстанның район-шәһәр башлыклары турында әзме-күпме күзаллау бар, ә аларның тормыш чәчәкләре күләгәдә калып килә. Алар ниндирәк кешеләр соң? Безнең главаларыбыз үз хуҗалыкларында хәләл җефетләре белән нинди эшләрне яратып башкара? Бу хакта берничә район башлыгы һәм аларның тормыш юлдашлары белән сөйләштек.

«Безнең алтын багана ул»

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның тормыш иптәше Сәрия ханым 1983 елда яз көне танышып, 1983 елда өйләнешкәннәрен әйтте.

— Икебез дә сәнгать яратабыз. Биеп таныштык без. Мин Мөслимдә шәфкать туташы булып эшли идем, ул шунда кунакка кайтты. Бер концертта очраштык, мин биегән идем, ул да биеп йөргән булган икән. Сәнгать ягыннан бер-беребезгә туры киләбез.

Спорт яратабыз: җәй буе җәяү, кышын чаңгыда йөрибез. Мин дә яшь чакта чаңгыда йөри идем, Энгель дә 9-10 классларны Актанышта укыгач, Чишмә һәм Актаныш арасын чаңгы белән йөргән.

Чәчәкләр үстерергә яратам, бер еллык кына булсалар да, гортензия, розалар, кашкарыйларны бик ошатам, — диде ул.

— Сәрия ханым, кайсыгызның сүзе өстенрәк чыга? Үз ягыгызга да аударып буламы Энгель Нәваповичны?

— Әгәр минем фикер дөрес икән, аударып була, тик һәрчакта да түгел. Ул минем фикерне тыңлый, барыбер үзенчәрәк эшли. Шул ук вакытта минем фикергә дә колак сала. Минем хаклы икәнне дә таныганы бар.

Тормышта туганнарны, балаларны ярата, гаилә өчен үлә язып тора торган ир-ат ул. Үзебезнең алтын багана дип әйтимме… Безгә, әнисенә, туганнарына, кемгә ярдәм кирәк — булдыра алганча ярдәм итә.

Бик гадел, үч саклап йөри торган кеше түгел. Күршеләр белән дә әйбәт торабыз. Шөкер.

— Сезнең кайсы сыйфатларыгызны бигрәк тә бәяли дип уйлыйсыз?

— Хуҗабикә буларак бәялидер. Мин зур урында эшләмәдем, шәфкать туташы булып кына эшләдем. Русча әйтмешли, «домашняя жена», балалар, ир дип яшәдем гомер буе. Өйгә соңгарак калып кайта торган вакытлары күп, җитәкче булган кеше өчен бу табигый хәл. Хәер, кайтам дигәндә кайта алмый, кайтмыйм дигәндә кайтып та керә. Шалтыратып эзләмим мин аны, борчымыйм, шуңа, миннән шалтырату булганда, куркып алам ди, чөнки мин бик мөһим, ашыгыч чакта гына шалтыратам. Безнең шулай килешенгән, җае чыкса, үзе дә шалтырата ул. Калганын кайткач сөйләшәбез, я төшке ашка кайткан вакытта. Ул өйдә ашарга ярата, читтә ашамый. Иң яраткан әйбере — шулпа. Ит, бәрәңге, бәлеш, өчпочмак, мантый ярата. Бәрәңгене бик яратабыз инде, төрлечә пешерәбез.

Тавыклар асрыйбыз, үрдәкләр дә бар, сарыклар да асрадык элек. Мин бит инде пенсинер, пенсионер булмаганда да кешегә каратмадык, Аллага шөкер.

Өч балабыз, биш оныгыбыз бар. Олы кызыбыз Англиядә иде, хәзер Төркиягә таба күченеп яталар. Улыбыз Казанда, кечкенә кыз үзебезнең янда, кияүдә, балалары бар.

«Глава хатыннары — бик нужалы кешеләр»

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиулловның тормыш иптәше Рима Сафиуллова, «Колос» агрофирмасы ҖЧҖ директоры, «Р.Сафиуллова» КФХсы җитәкчесе:

— Глава хатыны булу авыр инде, җиңелләрдән түгел. Аларны һәрвакыт әзерләп чыгарырга кирәк, көне-төне өйдә юк алар, кайткач көн-төн димисең… Глава хатыннары — бик нужалы кешеләр, нишләтәсең. Җитәкче буларак үз эшем дә бар, аны да карарга кирәк. Иртән чыгарып җибәрәм, беркайчан шалтыратып, син кайда, дип сораганым юк. Кайчан кайта — шунда өйдә. Миңа караганда, ул миңа күбрәк тә шалтырата әле.

Бүген манты, иртәгә пилмән кирәк… Хуҗа нәрсә сорый, шуны пешереп торабыз, шулай каршы алабыз. Ул корсаклы хатын кебек тәмле ашарга бик ярата, ресторандагы кебек заказ буенча эшлибез.

Икътисади белемем бар. «Сафиуллова» хуҗалыгы бухгалтериясендә эшли идем башта, аннан шунда җитәкче булып калдым, октябрьдә сигез ел була. Хуҗалыкта тавыклар асрыйбыз, кыяр-помидор, борычлар үсә. Бакчам бик зур, бакчаны гаилә өчен генә түгел, колхозда эшләгән кешеләр өчен дә үстерәм…

Татар хатын-кызларында көч булырга тиеш инде, ирең эшләп, үзең утырып тора алмыйсың. Аллаһы Тәгалә көч бирсә, була, Аллаһтан тора бөтен нәрсә. Аллаһ көч биргән, эшлибез, шөкер.

Шулай ук районда «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе мин, татар телен үстерү, гореф-гадәтләрне яңарту белән шөгыльләнәм. Балалар белән дә, олылар белән дә эшлибез. Тәтештә «Ак калфак”лылар тыгыз эшли. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев мәдәният министры исеменнән грамота да тапшырды, - диде.

«Борын чөереп йөргәнем юк»

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов тормыш иптәше Гөлнур Габбасовна белән 42 ел бергә гомер кичерә. Ул һөнәре буенча татар теле укытучысы. Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре. Гөлнур ханым тормышлары турында бик җентекләп сөйләде.

— Азнакай ягыныкы, Тымытык буенда үскән кыз мин. 30 ел татар теле укыттым, Сабада, Теләче районында, Казанда банк мәктәбендә белем бирдем. Хәзер лаеклы ялда.

Ике чемодан, бер матрас белән тормышны студент вакытта башлаган идек. 4нче курсны бетергәндә кызыбыз туды. Кызыбызга хәзер 40 яшь, улыбыз бар, ул әле гаиләле түгел. Ике оныгыбыз үсә.

Нәҗип ветеринария академиясен 1983 елда тәмамлады. Үз көчебез белән тырышып, Казанга килеп җиттек. 16 ел министрлыкта эшләде. Казанда яшәсәк тә, Теләчедә үз йортыбызны сатмадык, кайтып йөрдек, бакчалар үстердек. Ишек төбендә үк чәчәкләр үсә, яшелчәләр үстерәбез. Узган ел 50 бройлер чебие алып суйган идек, быел 30ны үстерәбез. 90нчы елларда авыр вакытларда Нәҗип партком секретаре булганда да, районда 15 ел мал асрап яшәдек, сыер тоттык, казы-үрдәге бар иде.

Теләче районы халкы белән бик яхшы мөгамәләдә без, Нәҗипнең 25 ел элек утырткан агачлары да капка төпләрендә үсеп утыра. Нинди генә сорт юк, чикләвеккә кадәр бар. Гадәти матур авыл тормышы белән яшибез.

Нәҗип Нәкыйпович — җир кешесе, бакчаларны эшкәртеп, агачларны карый. Теләчегә кайтырга тәкъдим булгач та, бик риза булды. 42 ел буе ак күлмәктән ул минем. Иртәнге 6да эшкә китеп бара ул. Ирем эшкә киткәндә, беркайчан йоклап калганым юк. Иртәнге ашны әзерләп, чиста күлмәген үтүкләп, басуга киеп чыгасын пакетка салып эшкә озатам.

Гадәттә, шундый тенденция: зур дәрәҗәле кешеләрнең хатыннары башларын югары күтәреп, кеше белән сөйләшми, диләр. Мин үземне алай хис итмим, барыбыз да шушы җиргә басып йөрибез. Кешеләргә өстән карау юк бездә. Мин үземне беркайчан дәрәҗәле кеше хатыны дип йөрмәдем. Теләчедә балаларның сыйныф җитәкчесе буларак, басуларда айлар буе бәрәңгегә йөри идек.

Нәҗипнең әнисе биш ел элек, 86 яшендә мәрхүм булды. Кайнанам белән дә «эх» дип тә әйтешмәдек. Педагог бит ул психолог та булырга тиеш. Борын чөереп йөрмим. Урамда да бөтен кеше хәл белешә, үземне гади тотам дип әйтәм. Бөтен кешегә хөрмәт белән карыйм. Һәркем хезмәт кешесе, балаларны да шундый рухта тәрбияләдек. Кызыбыз адвокат булып эшли. Улыбыз Казан банк мәктәбен, финанс институтын бетерде, «Россельхозбанк»та аналитика бүлегендә ун ел җитәкче булып эшли.

Мин гомер буе шундый принцип белән яшәдем: артыгы кирәкми, нәрсә бар, шуңа риза. Ходай Тәгалә тигезлектән аермасын — иң мөһиме шул. Моңарчы эшләп таптык, моннан соң да эшләргә язсын.

Нәҗипне артык борчымаска тырышам, чөнки эше күп. Барасы җиргә үзем барам. Балалар да тынычлыкны ярата, бездә тып-тыныч, ызгыш юк, - диде Гөлнур Хаҗипова.

«Ул шундый позитив кеше»

Мамадыш башлыгы Анатолий Ивановның хатыны Маргарита Иванова ирен бик позитив кеше дип бәяләде.

— Ул шундый позитив, кешелекле, шәһәрне бик ярата. Кичләрен «әйдә, матур җирләрне күрсәтәм» дип, шәһәрне күрсәтмичә йокларга да ятмый ул. Бөтен шәһәрне әйләндереп, кайчак проблемалы урыннарны да күрсәтә. Нык арып кайтса да, беркайчан төшенкелеккә бирелеп утырмый ул, энергиясе җитә. Күңелләре булсын дип, авылларның концертларын да калдырмый, бөтен концертларга барырга тырыша.

Эше дә күп, озаграк кайтмый торса, язып җибәрәсең дә, исән-сау икәнен белгәч, тынычлап матур гына көтеп торасың инде өйдә. Без шәһәрне дә әйләнеп йөрибез, туганнарга да бергә барабыз. «Әйдә әле, әбигә барып килик», - дип үзе әйтә ул. Әти барында көн дә аның янында булды, әти аны көтмичә йокларда ятмады, әти ике ел авырды безнең.

Буш вакыт эләксә, соң гына булса да, яңа төзегән ипподромга, урман эчендә салынган юл буенча скандинавия йөрешенә чыгабыз.

Һөнәремә килгәндә, башта мәдәният хезмәткәре, аннары экономист булып эшләдем.

Кызыбыз һәм улыбыз бар. Малайның икенче кызы туарга тиеш. Бүген-иртәгә булыр дип көтәбез менә.

«Өйдә беренче дә, икенче зат та ул»

Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов тормыш иптәше Асия Гыйльманова белән бер-берсенә гел ярдәмләшеп яшәүләрен әйтте.

— Без аның белән гомер буена гел җирдә булдык, үзебезнең участок зур. Чәчәкләр, бакча эшен яратабыз, терлек тә тоткан идек. Гомер буе бер-беребезгә ярдәмләшеп, тугры булып яшәдек. Ике кызыбызны да шулай тәрбияләдек. Һәрвакыт балаларга үрнәк күрсәтеп, намуслы булып, үз көчебез белән яшәргә тырыштык. 

Ул 25 ел ветеринария лабораториясендә эшләп, пенсиягә чыкты. Аннары ун ел эшмәкәр булып эшләде. Хәзер өйне карап тота. Өйдә беренче дә, икенче зат та ул инде, безне каршы ала, озата. Хәзер инде оныклар да бар, икенче кыздан тагын ике игезәк онык көтәбез. Шундый шатлыгыбыз бар, - диде ул.

«Эше белән безне онытты дигән үпкә бөтенләй юк»

Тормыш иптәше Асия Гыйльманова әйтүенчә, иренең эше һәрвакыт тыгыз булса да, гаиләне дә игътибарыннан мәхрүм итми.

— Глава булганчы ул бит инде агрофирма директоры да булды, май заводында да эшләде. Бөтен эше җаваплы булгач, көне-төне гел эштә, мин шуңа ияләнгән.

Гаиләгә дә игътибары кала. Эше белән безне онытты дигән үпкә бөтенләй юк, туганнарына да, миңа да җитешә ул. Туган көннәрне билгеләп үтәбез, җыелышып ял көннәрендә ике як әбиләргә йөри идек. Ял көнен бәлешләр, тәмле әйберләр пешереп, гаиләгә багышлыйбыз.

Тормышта күбрәк мин юл куямдыр, шулай тиештер дә, аның әйткән сүзен санлыйм. Эшләргә тырышам. Хатын-кыз юл куярга тиеш. Руслар әйтмешли, акыллы кеше гел юл бирә, — дип уртаклашты Асия Гыйльманова.

Камил Камалович иллә дә җайлы, ипле кеше кебек тоелды миңа, хатынының номерын бирмәсә дә, көндезге ашка кайткач, аңа трубканы бирә алачагын әйтте. Ничек әйтсә, шулай булды, ул кушканча, 11дә шалтыраттым да, үзе белән дә, Асия ханым белән дә сөйләшеп алдык.

Алга таба тормыш иптәшләре белән я сөйләштерәсе килмәгән, я хәләл җефетләре үзләре аралашырга теләмәгән яки сөйләшергә җае булмаган район башлыклары фикерләре.

 «Үз урынында хатын»

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның безне тормыш иптәше белән сөйләштерәсе килмәде. "Кирәкми шалтыратырга, яме. Шушы һава шартларында ул турыда сөйләшәсе килми әле. Кояш кыздыра, нәрсә булыр дип кайгырып барам.

Хатынны яманлап та, мактап та булмый, үз урынында хатын. Татарның хатыны шундый булырга тиеш», — дип җавап бирде ул.

«Гаилә учагын хатыным саклый»

Кайбыч башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бөтен йорт хуҗалыгы, гаиләсе хатыны Эльмира Рәшитовна өстендә булуны әйтте.

— Вакыт җитми, иртән чыгып китәсең, кич кайтасың, шулай да гаиләгә игътибарны бүләргә тырышабыз инде… Ничек кенә булмасын, барыбер бөтен хуҗалык, балалар тәрбияләү хатын өстендә. Ирләр өчен иң мөһиме — гаиләне тәэмин итү, акча алып кайту бит инде. Ир кешенең вазифасы шундый. Өйдәге җылы учакны хатын-кызлар саклый. Аларга авырдыр инде, сүз дә юк…

Әти күптән түгел мәрхүм булды, төп йортта әни белән торабыз. Хатыным әни белән уртак тел таба, барысы да әйбәт. Әни үзе гомере буе 45 ел кайнана белән яшәгән, хатын да 20 елдан артык кайнана белән тора. Ул үзе химия һәм биология фәннәрен укыта.

Өйдә вакытта тормыш иптәшем белән яздан чәчәкләр утыртабыз, чәчәкләр яратам мин. Районда да чәчәкләр утыртырга яратам. Өйдә терлекләрем бар, сарыклар, атлар асрыйм, гади хуҗалык кебек яшим. Умарталарыбыз да бар. Электән умартачылык белән шөгыльләнәбез. Тормыш иптәшем белән бергә карыйбыз, малай да булыша башлады.

«Хатын ярдәмче булырга тиеш»

Сарман башлыгы Фәрит Хөснуллинның тормыш иптәше Эльмира Радиновна социаль өлкәдә эшли.

— Инвалидларның, мохтаҗларның хәлләрен белә ул, шуларга ярдәм итү буенча гел миңа киңәшләрен бирә. Минем ярдәмчем дияргә була аны. Хатын ярдәмче булырга тиеш бит инде, рәхмәттән башка сүз юк хатынга. Бөтенесен киңәшеп эшлибез.

Сабыр да ул. Санлап яшибез бер-беребезне. Ул да юл куя, мин дә, бернинди каршылык юк. Кайткач, алар көч бирә инде, арыганнар бетеп китә өйдә. Вакыт, игътибар калдырырга тырышабыз, без теләгәнчә барып чыкмый шул һәрвакытта да. Вакыт булса, бергә бакчада су сибәргә яратабыз.

«Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз»

Биектау башлыгы Рөстәм Кәлимуллин:

— Хәзер бергә байтак яшибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз инде, кайчан аның кәефе юк, кайчан минеке. Гаиләгә игътибарыбыз, вакытыбыз җитә, кайгырмагыз, җитмәсә, китәрләр иде…

Хатыннарны беркем белергә тиеш түгел, өйдә матур гына утырсыннар, яме.

 «Хатын бит шундый кеше, ул үзенчә командир…»

Баулы башлыгы Рамил Гатиятуллинның тормыш иптәше безнең белән сөйләшергә теләмәсә дә, Рамил Хәкимуллович аның турында бик җылы сүзләрен җиткерде.

— Хатын бит шундый кеше, ул үзенчә командир. Алай кеше алдына да чыгарга яратмый. Һөнәре буенча музыка хезмәткәре иде. Күп еллар музыка белгече булып эшләде, хәзер эшләми инде.

Минем эшне аңлый, тик барыбер борчыла инде. Ничә еллар эшлибез, барыбер өйрәнеп бетә алмый, соңгарак калсам, кайгырып утыра. Шулай инде, хатын-кызлар барысы да кайгырырга тиештер. Эштән арып кайткач, иң рәхәт ял өйдә инде… Шулай да, кайткач әле 1-2 сәгать уйлар һаман эштә була. «Син кайттыңмы әле, юкмы?» - дип сорый инде хатын.

Бакча ярата хатын, мөмкинлек булганда, мин дә аңа булышырга яратам. Бергәләп эшлибез. Чәчәкләр, кыяр-помидор, яшелчәләр үстерәбез инде.

 «Сабыр инде ул минем»

Арча башлыгы Илшат Нуриевның тормыш иптәше Гөлнур ханым белән дә сөйләшеп булмады, тик Илшат Габделфартович аңа үз бәясен бирде.

— Соңгы елларда әни авырды, аны Гөлнур карады, өйдә торасы булды инде. Әни быел 31 мартта мәрхүм булды. Әни 10 ел начар хәлдә иде, соңгы 3-4 ел бөтенләй йөри алмады, соңгы 1,5 елын апайда да торды. Аңарчы без әни белән бергә тордык. Гөлнурның иң өстен сыйфаты сабырлык дияр идем, — диде.

Гөлнур ханым һөнәре буенча бухгалтер, банкта эшләгән булган. Бүген хуҗалыктагы эшләрен Илшат әфәнде белән бергә башкаралар. Бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр.

— Нинди эш булуына карамастан, без бергә эшлибез эшне, Аллаһка шөкер. Хатын-кыз эшендә дә булышам. Кәефем булса, ашарга да пешерә алам. Кунаклар килсә, шашлык, пылау пешерү мәшәкатьләре бергәләп бара. Өстәл ясаганда булышуның бернинди кыенлыгы юк бит инде ир-атка да. Хатыным эшемне аңлый, безнең сүзгә килгән юк.

Ике улыбыз бар, берсе өйләнгән, икенчесе табиб булырга укый, өйләнмәгән.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин ял вакытын һәрвакыт тормыш иптәше Наилә ханым белән бергә үткәрүләрен әйтте.

— Буш вакытны күбрәк балалар, оныклар янәшәсендә уздырырга тырышабыз. Хәзер инде кыз оныкларыбыз өчәү. Әти-әниләргә дә бергә йөрибез, сәяхәтләргә дә бергә чыгабыз. Барлык бәйрәмнәрне әби-бабайлар, балалар, оныклар, апа-абыйлар, туган-тумачалар белән бергә күмәкләшеп үткәрү традициясе бар бездә, — диде ул.

«Мэр хатыны булу авыр түгел, ләкин җаваплы»

Айдар Метшинның тормыш иптәше Наилә Метшина интервьюларның берсендә ирнең уңышы хатын-кыздан тора дигән фикер белән килешкәнен әйтә. «Теләсә кайсы иргә терәге, алга хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирердәй кешесе булуын тою мөһим», — ди ул.

«Түбән Кама мэры хатыны булу авырмы?» - дигән сорауга ул: «Юк, бик авыр түгел, ләкин җаваплы, берәр зур чарадан соң соцчелтәрләрдә тискәре комментарийлар барлыкка килгәч, бик борчыласың. Ә мин бит аның ничек борчылып чарага әзерләнгәнен беләм, күрәм, шуңа күрә нәрсәнедер ошатмыйча язган вакытта, гаделсезлектән гарьләнгән чаклар була. Шулай да, шөкер, яхшысын күбрәк язалар», - дип җавап биргән.

Наилә Метшина ире белән танышу тарихын да сөйли.

— Миңа 15 яшь вакытта дус кызлар белән базага ял итәргә бардык. Безне олырак малайлар футбол уйнарга чакырды, араларында Айдар да бар иде, шул вакытта ук минем ирем булыр дип уйлап куйган идем, шулай булды да, биш елдан өйләнештек. Беренче балабыз Алинәбез туганда бик яшь идек. Бала тудыру йортыннан безне иремнең абыйсы Илсур алып кайтты, чөнки ирем Псковта иде, җитәкчеләре җибәрмәгән. Бер атнадан Айдар кызын кулына алгач, сулый да алмый кебек тоелды, ул бик бәхетле иде. Морат туганда без инде бөтенләй башка хис кичердек, тагын да аңлый төштек, — дигән.

Наилә Метшина үзләренең гади ризык ашап үскәннәрен дә искәрткән. «Айдар әнисе һәм мин пешергән өчпочмакларны ярата, шулай ук бәрәңге белән кыздырылган тавык канатлары яраткан ризыгы булып санала. Төрле сырларга да мөкиббән без», - дигән.

Наилә Метшинаның җәмәгать туклануы өлкәсендә үз бизнесы булуы да мәгълүм.  

Кайбер район-шәһәр җитәкчеләренең әллә кәефе юк чакларына, әллә вакыты кысан мәлләренә туры килдем, я җавап бирәселәре килмәде, я телефон шалтыравын бик озак ишетмәделәр. Гафу итәрләр инде. Шулай да, тормыш чәчәкләре турында берничә сүз әйтергә теләүчеләрне без һәрвакыт тыңларга әзер.