Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районында трактор күпердән суга төшеп киткән мизгел видеога эләккән

11 мартта Кыят авылы янында Зөя елгасы аша салынган күпердә фаҗига булды.

news_top_970_100
Буа районында трактор күпердән суга төшеп киткән мизгел видеога эләккән

Татарстанның Буа районындагы Кыят авылы янында Зөя елгасы аша салынган күперне су баскан. Шушы күпердән чыгып барганда трактор суга төшеп киткән. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп алган.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, трактор су баскан күпер аша чыкмакчы була. Бу вакытта аның эчендә трактор йөртүче, тагын берничә кеше була. Бер мизгелдә тракторны агым алып китә башлый һәм ул елгага төшеп китә. Бу хәлне елга буендагы дистәләп кеше күзәтеп тора.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, трактор йөртүченең кызы аварияне күреп тора. Ул әтисенең йөзеп чыкканын күрми. Шаһитларның берсе аңа әтисенең судан чыга алуын әйтә. Аннары бу хатын әтисен машинасына утырта һәм өйгә алып кайтып китә.

Фаҗига вакытында трактор эчендә өч кеше була. Трактор йөртүчесе, тагын бер пассажир судан йөзеп чыга. Өченче кешене әлегә таба алмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100