Җәмәгатьчелек диагнозы: әхлакый имгәк! | intertat.tatar

Җәмәгатьчелек диагнозы: әхлакый имгәк!

Казанда булган фаҗига «Колумбайн вакыйгасы»ның кабатлануымы? Мондый хәлләр булмасын өчен нишләргә? «Татар-информ» хәбәрчесе татарның күренекле шәхесләре белән аралашты.

Күренекле татар шәхесләре белән дөньяны тетрәткән фаҗига турында сөйләштек. Алар арасыннан беркем дә җинаятьченең исемен атамады. Маргинал, псих, әхлакый имгәк — кеше буларак бөтенләй кызык түгел…

Халык язучысы Зөлфәт Хәким: Бу фаҗига инде, коточкыч фаҗига — беренче уй шушы. Психик тайпылыш булган кеше белән нишләп була?! Аның бит нинди уйлар белән йөргәнен белмисең. Нәрсә әйтергә дә белгән юк. Монда сорауларны психиатрларга бирергә кирәк.

Җәмгыятьтә, ил-көндә ниндидер вакыйга була икән, ул рухи дөньяның чагылышы, эчке дөньяның манифестациясе. Шуңа күрә бу катлаулы мәсьәлә. Һәр кешенең психикасына керү мөмкин түгел.

Тугыз кешене харап иткән ул зат миңа кеше буларак бөтенләй кызык түгел. Гади генә күзлектән караганда, ул гомумән яшәргә тиеш түгел кебек. Әмма туган бит ул дөньяга, яши… Кайсы яктан гына килеп карасаң да, нидер әйтү кыен. 

Боевиклар караган кеше үзен төрле персонажларга тиңли башлый, барысыннан да көчлерәк буласы килә. Корал провокация тудыра бугай — шул ягы да бар. Үсмерләргә корал сату кирәкме икән? Армиядә булмаган кешегә нигә корал саттылар икән? Безнең илдә корал мәсьәләсендә дә катырак булырга кирәктер, башка илләрдән үрнәк алырга ярамыйдыр. Үтерәсе кеше балта белән дә үтерә ала инде, әмма корал барыбер корал инде. Сак булырга кирәк.

Ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга, хокук саклау эшчәнлеген дә камилләштерергә мөмкиндер, ләкин башкача алай булмас дип кемдер гарантия бирә алмый. Андый хәлләр була һәм булачактыр инде, кызганычка каршы.

Кешелек дөньясында, кешенең үзәгендә ниндидер бер яман чыганак ята. Ул вәхшилек, явызлык булып чыгып-чыгып тора. Аны берни эшләтеп булмый. Дөнья тарихы да бит асылда сугышлар тарихы. Кешелек беркайчан да сугышмыйча тормаган…

Әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Хәбетдинова: Монда төп проблема — чир. Мин бу баланың 18 яшендә баш миендә шеш дигән диагнозы булуын укыдым. Бу чирле бала һәм аның өчен беренче чиратта әнисе җаваплы. Әнисе банк каравылында эшли икән, баласына корал тоттырган кеше шул булгандыр. Балада милитари стилен кем тәрбияләгән? Көч культын кем сеңдергән? Бу — ананың йогынтысы. Кычкырып яткан видеода да бит ул анасы белән көрәшә.

Мин педагог буларак карап, төп гаеп ата-анада дим. Алар укыта, киендерә, ашата һәм бөтен проблема хәл ителә дип уйлыймы? Җәмгыять чирле — ата-ана, рухи якны онытып, балага икмәк табарга тырыша. Баланың дөньясын аңларга, аның белән сөйләшергә кирәк. Ә алар балага аерым яшәү иреге тудырганнар. Инфантиль баланы ялгыз калдырырга ярамый иде. Чирле баланы шундый хәлдә калдыруны җинаятькә тиңлим. Авыру балага профилактика, дәвалау булмаган. Язын һәм көзен ул чир котыра. Һава торышы да үзгәреп тору тәэсир иткәндер.

Бу — зур фаҗига. Бу хата өчен башка кешеләрнең балалары үз гомерләре белән түләде. Ул малай үзе исән, башкалар вафат. Ул трагедия аша узган балалар ничек яшәр?! Аларның җаны яралы. 

Бу бала айти юнәлеше буенча укыган. Бу зур интеллектуаль йөк. Әйтик, без баланы математика түгәрәгенә йөртү өчен медосмотр узабыз: невропатолог һәм терапевт рөхсәт бирә. Шахмат түгәрәгенә бару өчен спорт табиплары тикшерде. Ә бу бала диагнозы белән учетта торганмы? Шуңа минем иң зур сорауларым ата-анага. Балада баш мие миомасы булгач, корал алу өчен ничек медкомиссия узган соң?

Кайчаннан бирле вакханалия бара: Вахит Имамов китабыннан, күпме картларның чыгышларыннан экстремизм эзлиләр, 80 яшьлек картларны төзәтү эшләренә чыгаралар. Күпме инде аларның аудиториясе?! Ә яшьләрне кем карый? Кем күзәтә? Бу бала телеграм-каналга ике ай буе нидер язган. Безнең хәзер әллә нинди социаль челтәрләрне күзәтү программалары бар. Алар текстта «биомусор», «үтерәм» дигән сүзләрне күрмиме икән? Бу программа картлар белән генә сатулашамыни?

Яшьләрдә протест барлыкка килүнең сәбәбе — социаль лифт ябык. Әдәбият укымаган буын үсте — мондый хәлләр күбрәк булмасын иде дип борчылам.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев: Җәмгыятьтә психологик яктан тотрыксыз кешеләр барлыгы турында алар берәр бәхетсезлек китереп чыгаргач кына искә төшерәбез. Белмим, нишләп булганын… мин коралга гел каршы идем, хәзер дә шулай. Сәнгать әһеле буларак мин кеше күңелендә агрессия тудырырлык жанрларга зур саклык белән карый башладым дип әйтә алам. Уен гына кебек, театр гына, кино гына — ләкин формалашмаган, тотрыксыз психологияле кешеләр моны башкача кабул итә күрәмсең.

Халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: Миңа шок булды. Мин белә торган мәктәп иде ул, директорын да беләм. Ул мәктәптә чыгышлар ясаганым да бар. Бик жәл инде балалар. Сабырлык ата-аналарына.

Монда ни әйтәсең инде… Җәмгыять шундый — монстрлар килеп чыга. Психик яктан көпшәк кешеләр. Бу үзен тәңрегә тиңли, психик авыру бит инде. Андый психлар теләсә нинди режимда, теләсә нинди системада килеп чыгарга мөмкин. 

Бер нәрсә гаҗәпләндерә — мылтыкка рөхсәт алу шулкадәр катмарлы эш бит ул: тикшерә-тикшерә тәңкә корыталар. Моның бит маргинал икәне күренеп тора — ничек аңа тиз генә корал сатканнар?! 30 яшькә кадәр коралга рөхсәт бирергә ярамыйдыр дип уйлыйм, чөнки хәзер бик инфантиль яшьләр — соң өлгерәләр. Элек 14 яшендә әллә ниләр эшләгәннәрдер ул, хәзер бит 14 яшьлекләр еламыйча ашый да алмый.

Гел кабатлана торган интернет уеннары мәсьәләсе шаблон аңлату булса да, хаклык бар: уенда бер үлеп терелеп торгач, реаль дөнья белән виртуальне бутау барлыкка киләдер, күрәсең. 

Социаль челтәрләрне махсус хезмәтләр күзәтеп бара. Психларга игътибар итмиләр, күрәсең. Ә бит яшүсмерләр ныграк күзәтелергә тиеш. Төп куркыныч шулардан килә.

Хәзер инде шөрепләрне ныграк кысу турында, мәктәптә хәрби сак кую турында сөйләшәләр. Мәктәпне биек коймалар артындагы төрмә кебек итеп тә булмый бит инде.

Гает алдыннан дингә бәйләргә маташучылар да булды, киресенчә, монда имансызлык ята, дин дә, тел дә юк, милләтсез-тамырсыз маргинал бу! Моның өчен изге бер әйбер юк. Кызганыч, андыйлар күбәя бара. Милли, дини тәрбия юк, эш белән тәрбияләү юк. Физик эш эшләгәндә Алла язмаган фикерләр килми.

Тәрбия булырга тиеш. Ул гаиләдән килә инде. Әнисе бит мылтык алганын белгән. Малаеның аучы түгеллеген белә, шикләнергә тиеш иде. Гаиләдә җан җылысы, рухи җылылык булмагандыр, миллилектән аерылган маргинал гаилә.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: Минем өчен икеләтә кайгы. Шундыйрак вакыйгалар, җинаятьләр килеп чыкса, татарлар катнашканмы анда дигән уй туа. Чөнки мин милли рухта тәрбияләнгән кешеләр җинаятькә бармыйлар дигән фикердә торам. Бу очракта ни әйтергә дә белмим. Бу фаҗига безнең өчен зур сигнал. Беренчедән, моны безгә каршы кулланырга мөмкиннәр, икенчедән, мантыйкка туры килми.

Татар гимназияләрендә эчкечеләр юк, азып йөргән кызлар юк. Шуңа башка милләт вәкилләре балаларын татар гимназияләренә китерәләр. Татарда мондый хәл булмаска тиеш.

Без үскәндә мөселман сүзе изгегә тиң иде. Без террорларны белмәдек. Монда карыйсың — татар фамилияләре. Димәк, монда җәмгыятьтә нормаль атмосфера булмаудан шундый чатаклыклар да килеп чыгарга мөмкин.

Мин моны психик чир дип кенә кабул итмим, бу әхлакый имгәклек. Хәзер балалар интернеттта утырып үзләренә дуслар, инструкторлар, секталар, ниндидер рухи ориентирлар табалар икән — бу фаҗига. Бу психик чир генә түгел, бу җәмгыятьтә акыл азыгы җитмәгәндә, шундыйларга юл күрсәтүчеләрнең булуы да.

Хәзер мәктәп тәрбияләми, белем генә бирә диләр. Ә кем тәрбияли соң? Укытучыда тәрбия функциясе дә булырга тиеш, аның моңа мөмкинлеге дә булырга тиеш.

Әлбәттә, бу бердәнбер очрак түгел. 2018 елда Керчьта Росляков та колледж укучысы шундый ук маркалы мылтык белән 21 кешенең җанын алган. Бу егет шуның сценариен кабатлаган. Псих булып уйнап ала да, төрмәгә дә утыртылмый дип уйлый — бу җиңел юл.

Бу бөтен дөньяга шаулаган зур вакыйга булды. Миңа кичә американец дустым Карлсон, Төркиядән ТЮРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дюсен Касеинов шалтыратты — бөтенесе белә. Дөрес нәтиҗәләр булсын иде.