Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлсәк, табутны су буйлап кына җибәрәсе»: Екатериновка авылына юл су астында калган

Теләче районындагы Екатериновка авылына керә торган юл су астында калган. Авылдан икенче ярга кадәр көймә белән чыгалар.

news_top_970_100
«Үлсәк, табутны су буйлап кына җибәрәсе»: Екатериновка авылына юл су астында калган
Гөлүзә Ибраһимова

Авылга барып җитә торган дамбаның ике ягында су җәелгән. Күктә көтү-көтү кыр казлары оча. Дамбаны узып, берничә метр киткәч, юл тәмамлана. Юл уртасында таш куелган — алда су юлы гына. Мишә елгасы ярларыннан чыккан. Ул ташка һава белән тутырылган көймәне бәйләп куйганнар. Кабер ташыдай тора. Авылның исеме язылган күрсәткеч тә юк. Юлның уңга борылып китүен күрсәтә торган юл билгесе су уртасында калган. Ике машина да тора, читтәрәк кемнеңдер резин итекләре калган.

Икенче ярда, авыл ягында, кешеләр күренә. Без телефон номерын сорап, кычкырдык. Теге ярдан бер абый берәм-берәм цифрлар кычкырды. Шалтыраттык, хәзер Теләчедән көймәче абзый кайтып җитәргә тиеш, аны кибеткә җибәргәннәр. Бераз көтә торгач, артта машина күренде, ике кеше кайтты. Машинадан көймәче Юра бабай чыкты. Әллә ничә букча әйбер алып кайткандыр, дип уйлаган идем, бер букча гына булып чыкты.

«Бер атналап шулай яшибез инде»

«Мин азык-төлек алып кайтам. Халык һәм авыл советы сорый. Үз көймәм белән йөртәм. Минем урманчы дипломы да бар. Кичә МЧС килгән иде, дипломны карадылар һәм кешеләрне йөртергә рөхсәт бирделәр. Йөртерлек кеше бар дип «галочка» куйдылар да киттеләр. Бер атналап шулай яшибез инде. Ел саен була торган хәл ул. Кем көймәдә, кем махсус киемнәр белән икенче якка чыга. Бернинди перспектива юк, барыбер күпер ясамыйбыз, диләр. Администрациягә аның өчен зур акча кирәк, ә акча юк, ди.

Берәрсенең хәле начарланса - үлә инде, нишләтик. Үлгән кешеләрне дә басу юлы буйлап чылбырлы тракторларда чыгарган булды. Зират күрше авылда урнашкан. Аларга су тими. Әле ике-өч көннән су тагын да артачак», — дип сөйләде Юрий әфәнде.

Екатериновка авылында иллегә якын кеше яши. Халыкның күпчелеге — олы кешеләр. Ел саен алар бер айлап шундый шартларда яшәргә мәҗбүр. Авыл халкы бу хәлгә алдан ук әзерләнеп куя, кирәк-яракларны алдан ук сатып алалар.

Юрий бабайның көймәсенә үзеннән кала бер генә кеше сыя. Ул шулай көненә әллә ничә тапкыр анда-монда йөри. Ишә-ишә кулының да хәле калмый. «Авылга таба бару җайлырак, анда агым уңаена, ә кире килгәндә агымга каршы. Ун минутлап вакыт үтә инде», — ди ул.

Без сөйләшеп торган арада дамба ягыннан тагын бер абый күренде. Ярның икенче ягында умартасы бар икән, шунда юл тоткан. Аягындагы резин итекләре дә төрле булган, анысын да кешедән тапкан. «Кибеткә барган идем, резин итекләр беткән», — ди Михаил абый.

«Теләсә кемнән сорагыз — беркем дә китми»

Аннан соң мин көймәгә утырдым. Кагыйдә буенча «шоферга» арка белән утырырга кирәк. Уртадарак агымның көчле булуы сизелә, абый тагын да тизрәк ишә башлады. Икенче ярда өч ир-ат тора, берсе машинада утыра иде.

Машинада утырып торган Владимир Фунтов берничә көн элек аягын сындырган. Узган елларны ул көймәче булган. Аягын сындыргач та теге якка носилка белән басу буйлап чыгарганнар, кире көймәдә кайткан. «Уналтысы көнне тагын күренергә барасы, ничек барасын белмибез әле. Шундый хәлләр була безнең тормышта. Кайбер кешеләр бу вакытта отпуск ала, башкача яшәп булмый. Минем хатыным заводта эшли, ничек аны һәр көнне анда-монда йөртергә? Кичке сәгать сигездән соң нинди юләр йөзеп каршы алсын инде?! Төнлә су аша чыгару куркыныч, бүрәнәләр яки бозлар килеп бәрелсә… Алла сакласын, берәр хәл булса, кем җавап бирер? Су аша чыгаручы. Беркемнең дә төрмәгә эләгәсе килми.

Администрация ел саен килеп карый, күпер төзергә вәгъдә бирәләр. Бәлки, мин аны кайчан да булса күрермен, бәлки, ясап бетерерләр. Берничә тапкыр юл ясаучылар килгән иде, нинди карарга килгәннәрдер. Аннан тагын барысы да туктап калды. Безнең моннан күчеп китәсе килми. Мин монда яшәдем, яшим, һәм, Алла теләсә, соңгы көнгә кадәр монда яшәрмен. Теләсә кемнән сорагыз — беркем дә китми.

Элек күперләр бөтенләй булмаган, боз кисәкләренә басып, икенче якка чыкканнар. Вакытлыча күпер ясасалар да ярый иде, сүз әйтмәс идек. Хәзер җылы һава торышы булачак, күрше Ачы авылына кадәр су булачак. Бу — райондагы бердәнбер күперсез авыл», — дип сөйләде ул.

Ике ел элек Владимир Фунтов бер яшьлек авыру баланы ашыгыч ярдәм машинасына кадәр көймәдә чыгарган. Шәфкать туташы авылга көймәдә барырга ризалашмаган.

«Без бала гомерен куркыныч астына куябыз»

Авыл үзе калкулыкта урнашкан. Йортларга су керми, басу ягында урнашкан өйләрнең базларына гына су төшә. Авыл бер урамнан тора диярлек. Урам буйлап өскә күтәрелгәндә каршыма ике хатын-кыз очрады, берсе бала күтәргән иде. Шунда ук юлда казлар йөри, аларга су күп, урам буйлап та күлләвекләр ага.

Бала күтәргән ханымның алты баласы бар икән. Наталья Шаронова иң нәни бала белән авылда калган, ә ире калган балалар белән Теләчегә киткән, чөнки балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртәсе бар. Маллар да тоткач, авылдагы йортны ташлап китә алмаганнар.

«Хәлләр әйбәт, йөзеп кенә йөрибез. Гомер буе шулай. Су күтәрелгән вакытта аерым яшәргә туры килә. Балалар белән ирем Теләчедә бер бүлмәдә яши. Азык-төлекне алдан алып куярга тырышабыз. Бүген су тагын да күтәрелгән әле. Кайвакыт җәй көне дә су баса, елның һәр фасылында булырга мөмкин ул хәл. Машина йөрерлек күпер булмаса да, ичмасам җәяүлеләр өчен ясасыннар иде. Янгын чыкса, Алла сакласын, нишләргә?! Бер янгын сүндерү машинасы тора, ә ул бер машина белән нишләп була соң?

Бер елны балалар авырып китте, ашыгыч ярдәмгә җиңел машина җибәргәннәр, ул керә алмый. Махсус киемнәр киеп, ике баланы үзем күтәреп чыгардым. Алар керми, без бала гомерен куркыныч астына куябыз. Мин монда яшәргә куркам, балалар өчен куркам. Хәзер телефоннар бар әле, каршы алсыннар дип шалтыратып әйтеп була. Элек берничә сәгать басып тора идек акырып, су янында тору салкын бит. Авыл үзе бик әйбәт, тыныч, кешеләр дә әйбәт…» — дип сөйләде Наталья Шаронова.

Аның иптәше Лилия Равшанова да безнең сүзгә кушылды. «Монда яшәүчеләр әйтүенчә, документлар буенча биредә инде күптән асфальт юл һәм күпер бар. Мин унбер ел яшим, күргән юк әле. Кайчандыр сорау җибәргәннәр, барысы да урынында, дип җавап килгән. Кемнеңдер кесәсендә һәм гаражында торадыр, бәлки, белмибез.

Бүгенге көндә, мәсәлән, минем каената авыр хәлдә, 86 яшь инде үзенә. Теләсә нәрсә булырга мөмкин, без нишләргә дә белмибез. Шәфкать туташы да күрше авылда гына. Ул монда килеп җиткәнче күп вакыт кирәк, файдасы юк, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртсаң, ул да су аша чыкмый.

Смена белән эшкә йөрүчеләр бар, төнлә кайта алмыйлар бит. Хәзер җитәкчеләр аңлый инде, бу вакытта отпуск бирәләр. Мин заводта машина операторы булып эшлим, хәзер ял итәм», — дип сөйләде ул.

Ул арада кечкенә бала кара мәче артыннан чабып йөри иде, йомшак җиренә килеп утырды. Әнисе тиз генә күтәреп алып, пычранган җирен кар белән ышкып җибәрде. «Әйдә су карарга барабыз», — дип урам буйлап аска төшеп киттеләр.

«Үлсәм, мине ничек алып чыгарлар?»

Алгарак күтәрелгәч, авыл уртасында диярлек шул янгын сүндерү машинасы тора. Икенче йорт янында бер әби белән ир-ат тора иде. Казаннан килгәнне белгәч, әби курыкмагансыз әле, ди. Надежда Макаровага инде 80 яшь. Ул үзенең улы белән яши икән.

«Ә менә мин куркам, кызым. Авырыйм шул, беркем дә килми. Уколлар биргәннәр иде, алар ясалып бетмәгән, шәфкать туташы килә алмый, шулай яртылаш ясалмый калды инде. Үлсәм, мине ничек алып чыгарлар? Хәзер шундый көчле техника, ә күпер ясый алмыйлар. Азык-төлекне алдан ук җыеп куябыз, ипи, шикәр комы, он алып куйдык. Үзем еракка бара алмыйм, аяклар авырта, кызым. Су, газ, юл бар, күпер генә ясый алмыйлар», — дип сөйләде әби.

Авылда кибет юк, атнасына бер тапкыр автолавка гына килә. Хәзер анысы да кереп җитә алмый. Бу йорт белән күрше торган өй тирәсендә бер ир-ат капка төбенә такталардан юл салып ята. Ул бу авылга хатыны белән биш ел элек күчеп килгән. «Кайчаннан бирле күпер ясыйбыз, дип ышандыралар, әле коронавирус, әле тагын башка сәбәпләр чыга», — ди Владимир Осипов.

«Улым авырып киткән иде, көймә белән икенче ярга чыгардылар»

Өстәрәк урнашкан йорт янында трактор тора, бер абый трактор янында йөри. Владимир Шаронов дип таныштырды ул үзен, 56 ел шушы авылда яши икән. Юлсыз калуга ияләнгән инде ул. Гаилә, маллар өчен азык-төлекне алдан ук алып куйганнар.

Килене Анна бу йортка алты ел элек килгән. Беренче елны бу хәлгә шаккаткан, әлбәттә. Хәзер ике бала үстерәләр. «Бу кадәр үк дип уйламаган идем. Мин үзем икенче авылдан, башта болай су басу минем өчен кыргыйлык кебек тоелды. Улым авырып киткән иде, көймә белән икенче ярга чыгардылар. Мин, мәсәлән, кичке сигезгә яки унга кадәр эшлим, төнлә алай йөрергә куркыныч. Ирем дә хәзер ял итә әле. Балалар мәктәпкә йөри башлагач нишләрбез. Һәр елны көймә белән йөрисе дә килми, күчеп китү турында уйлаган юк әле», — дип сөйләде ул.

Шулай итеп сөйләшеп йөри торгач, авылның икенче башына җиттек диярлек. Анда өч торбадан су агып тора, буа бар икән. Авыл, гомумән, бөтен яклап суда. Урамда казлар күп, берсен төшереп торганда, арттан икенчесе «ыссс» дип килеп җитте.

«Авыл халкына пенсияне иртәрәк китерделәр»

Кирегә төшеп барганда, тагын бер әби урамга чыгып утырган иде. Нюра әби үзе генә яши, аңа да 83 яшь инде. Ире егерме ел элек үлеп киткән. Ике баласы бар, берсе шушы ук авылда яши. Урам уртасында торган янгын машинасы өчен ул җавап бирә икән.

«Әйбәт яшибез, кызым, төрмәдәге кебек, берни дә юк. Утрауда яшәгән кебек. Улым кирәкле әйберне китерә. Үзем ишегалдына гына чыгам, кыш буе өйдән чыкмадым. Әле вирус дип куркыттылар бит. Тавыклар гына карарга чыгам. Болай яшәгәнче, китәсе иде инде, берүзем интеккәнче, дим. Озакламый бакчага чыгасы була, барысын да чәчеп үстерәм. Эскәмиядә арт санымны ышкып утырганчы, бакчада йөрим. Берәр хәл була күрмәсен. Кеше үлсә, ничек чыгарасы булыр?! Табутны су буйлап кына җибәрергә инде. Теләсә кая йөзсен», — дип сөйләде ул.

Су буена төшеп җиткәндә теге машина янына халык күбрәк җыелган иде, миңа очраган ханымнар да төшеп җиткән. Авыл халкының күпчелеге пенсия ала ич, пенсияне дә иртәрәк биреп куйганнар икән.

«Пенсияне бише көнне ала идем, бу айда өче китерделәр, бөтен авыл халкына иртәрәк бирделәр. Бише көнне су астында калдык инде», — дип сөйләде Александра Шилякина.

«Документта күпер булса, монда күпер булыр иде»

Көймәче бабай мине икенче ярга алып китте, бу ярда калучылар кул болгап калды. Элеккеге кинолардагы кебек. Бабай юлда җырлап та җибәрде, татарча түгел шул, алай да бик «романтично».

Машина калган ярда да кеше саны арткан. Авыл җирлеге башлыгы килгән икән. Бу хәлне аңлатсагыз иде.

Һәр авыл җирлеге халык алдында чыгыш ясый. Халык мөрәҗәгатен барлыйбыз, ул җыелышларда күпер буенча мөрәҗәгатьләр булды. Без аларны Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрдек. Безгә күперне проектлаштыруны вәгъдә иттеләр, ул бик кыйммәтле, чөнки авыл бәләкәй, 16 хуҗалык кына бар. Без зур машинада басу буйлап әйләнеп үтә торган юлдан керә алабыз. Су басуга алдан әзерләнәбез, янгын сүндерү машинасын китерәбез, дежур фельдшер, социаль хезмәткәр бар. Халык даруларның кемдә икәнен белә. Бу авылдан район үзәгенә барып эшләүче хезмәткәрләр бар, алар аша кирәк-яраклар кайтарталар.

Документлар буенча авылда юл да, күпер дә бар, диләр. Ул чынлыкта шулаймы?

Ул халык арасында йөргән сүз генә. Документта күпер булса, монда күпер булыр иде. Безне төрле органнар тикшереп тора бит. Без авылны көнгә берничә тапкыр әйләнеп чыгабыз. Халык белән элемтәдә торабыз, — дип сөйләде Илдар Мараков.

Кеше саны аз дип, халыкны бөтенләй цивилизациядән аерып яшәтеп булмый ич инде. Екатериновкада әле яшь гаиләләр, балалар, җәйге йортларга кайтучылар бар. Ул дәрәҗәдә өметсез авыл түгел. Бу авылда уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да булсын иде инде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100