«Хәмер аркасында төрмәгә эләктем». Алкоголизм, «кодировка» һәм исерек тормыш газабы

«Мин - алкоголик». Киноларда ишетеп гадәтләнгән шушы сүзләр күп кенә кешеләрнең язмышын сурәтләп бирә. Адым саен исереп егылып ятучылар күренмәсә дә, җәмгыятьтә әлеге проблема юкка чыкты дигән сүз түгел. Әлеге язма аноним эчкечеләрнең упкынга тәгәрәүләре һәм айнык тормышка кире кайтулары турында.

Алкоголизм — ул авырумы? Әлеге сорауга узган гасырның алтмышынчы елларында Америка галимнәре «әйе» дип җавап биргән иде. Алкоголизмның авыру гына түгел, үлем очрагына китерә алырдай кабәхәт чир булуы да расланды. Узган гасырның 80-90нчы елларындагы кебек егылып эчүчеләр булмаса да, салырга яратучылар җәмгыятебездә җитәрлек. Яшьләрнең кич чыгулары да кулга сыра яки башка төрле эчемлек тотып торудан ары үтми. Тик алар моны алкоголизмга санамый. Ул бары тик ял итү, кайф алу һәм релакс буларак кабул ителгән.

Тик кайф алуның чиген белмичә эчүчеләр бар. Картлар, урта буын кешеләре, яшьләр, хәтта яшүсмерләр арасында да сәламәтлекләре белән шаяртучылар байтак. Вирус килеп чыккач, кайбер сакаллы бабайларның, абзыйларның: «Балам, безне заманында кытай спирты да алмады. Нүжәли вирус кына алыр», — дип көлгәннәр иде.

Эчкечелекнең кеше тормышына төзәтеп булмаслык хаталар ясавын башлангыч чорда аңлап та бетермиләр. Без сезгә җәһәннәм утына тәгәрәгән кешеләрнең язмышларын аноним рәвештә тәкъдим итәбез.

«Хәмер аркасында төрмәгә эләктем»

Исемен әйтергә теләмәгән әңгәмәдәшемнең тормышы, күпләрнеке кебек, алкоголь һәм наркотиклар аркасында җимерелә. Тәмәкене беренче тапкыр 7 яшьтә үк тартып караса да, алкоголь белән наркотиклар аңа күбрәк зыян сала. Шулар аркасында ул булган бөтен әйбереннән колак кага да инде.

2014 елда өйләнә, тиздән сөеп туймаслык кызлары да туа яшьләрнең. Ул вакытта инде аның өч бүлмәле фатиры, шәһәр читендә ике катлы коттеджы һәм гөрләп торган бизнесы була. Бизнес дигәне машина юу һәм техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән гыйбарәт. Берничә ел эчендә ул андый станцияләрнең санын унга җиткерә. Шуларга өстәп, махсус техникасы да — МТЗ-82 тракторлары, экскаватор, ассенизаторлы машиналар да эшләп тора. Айлык кереме миллионга җиткән ирнең тормышы күпләрнең хыялында гына була.

— «Ауди», «Порше», «Мерседес» кебек машиналарда йөрдем. Байлык булгач, яхшы виски, коньяк эчә башладым, алкогольне кокаин белән бутадым. Иртәнге алтыдан төнге уникегә хәтле эшләгән кешегә бу рәхәт кенә иде. Хатыным белән арабыз бозыла башлады, «Бөтен вакытыңны эштә уздырасың, гаиләңне оныттың», — дип, җәнҗаллар кубарды, — дип сөйли ул.

Ул хатынына үз оешмасында икътисадчы булып эшләргә тәкъдим итә. Тормыш иптәше ризалаша, тынычланып, эш нокталарын тикшереп йөри башлый, ә нәни кызларын әниләре карап тора. Тик бизнес дигән нәрсә гаилә хуҗасын кая гына алып бармый. Шуңа күрә алар барыбер сирәк күрешәләр, сирәк аралашалар. 

— Гаиләбез өчен тырышуымны аңлатырга тырышсам да, ул үзенә акча түгел, гаилә кирәклеген әйтә килде. Талашулар аркасында мин кичләрен бөтенләй сәрхүшкә әйләндем. Өйгә дә кайтасы килми башлады. Хатыным миңа борылып та карамады. 2017 ел башында без аерылыштык. Мин төшенкелеккә бирелдем һәм эчкечегә әйләндем.

Аерылышканда аңа: «Булган бар акчамны «прокайфую», — дидем. Шулай булды да: үзем белә торып упкынга тәгәрәдем — эчтем, тарттым, эш нокталарын саттым. Дусларым мине бу мәхшәрдән тартып алырга тырышып карадылар, тик мин аларга «мозгамны ашамагыз» дип кенә кычкыра идем. Аннары үзләрен дә эчәргә чакырдым. Без бертуктаусыз, ай буе эчтек. Алкоголь белән бергә наркотиклар да кулландык. Барысы да минем акчага иде.

Тик көннәрдән бер көнне мин аякларымны тоймый башладым. Ике көн интенсив терапия курслары алгач кына аякларым йөри башлады. Шунда табиб: «Яшисең килә икән — эчүеңне ташла. Синең бавырың зурайган», — диде. Ике-өч атна яткач, мине өйгә кайтарып җибәрделәр. Тик өч бүлмәле фатирда миңа бөтен нәрсә гаиләмне хәтерләтте. Аны саттым, бизнесымны кире торгызасым килеп, яңа махсус машиналар алдым, криптовалюта белән акча эшли башладым, - дип сөйләде аноним эчкече.

Тормышы инде җайланып килә дигәндә, аның каршына бер гүзәл кыз килеп чыга. Яңа сөйгәненең дә наркотиклар куллануы, эчүе аны бераз сагайта, әмма ул аралашуын туктатмый. Алар көне-төне бергә булалар. Кызның ике бүлмәле фатирына күченеп, бизнесны киңәйтү турында уйлыйлар.

Тик әлеге кыз аны төнге клубларга алып бара башлый. Ул бу мөнәсәбәтләрнең эйфория өчен генә булуын һәм бу компанияләрдә икесенең дә наркоманга әйләнәчәкләрен аңлап ала. Тик бер баткан кешене кире тартып алу инде мөмкин булмый.

— Ул: «Әйдә бүген ял итәбез», — дисә, без бер төнгә 30-50 меңгә «кайфовать» итә идек. Шул «кайф» аркасында төрмәгә эләктем дә инде. Исерек килеш наркотик сатып алганда мине тоттылар. Башта өч ай төрмәдә утырдым. Йөргән кызым ул вакыт эчендә миннән булган баланы төшертеп, икенче берәү белән йөри башлаган иде инде. Тик мин бу юлы үземне кулда тотып кала алдым. Алкоголизмнан һәм наркотик бәйлелектән дәвалый торган хастаханәгә кереп яттым. Аннары мине өч ел да өч айга хөкем иттеләр.

Хәзер минем начар гадәтләргә бәйлелегем юк. Курслар үтәм, кешеләрнең тормыш юлларын, эчүчелек аркасында упкынга тәгәрәүләрен тыңлыйм. Иң мөһиме - үз авыруымны үзем аңлавымны күктән иңгән мөмкинлек дип кабул иттем. Тормышымны ак биттән башлап, кире яшәп китә алачагыма ышанам.

«Алкоголь миңа ирек бирде»

Бу ханым белән очраклы таныштык без. Тышкы кыяфәте буенча тыныч, әмма күзләрендә нур юк икәне күренеп тора аның.

Тулы гаиләдә бердәнбер, иркә бала булып, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә үсә ул. Әнисе сатучы, әтисе төзүче булып эшли. Әтисе бераз салып кайта торган булса да, ул әтисен әнисенә караганда ныграк ярата. Әнисе гел эштә, ире эчеп кайтканда гел борчылып та йөри. Баланың исә әнисен көлеп кенә торган итеп күрәсе килә.

Бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча, балда-майда йөзеп кенә үссә дә, аңа гаиләсе тарафыннан игътибар, аңлау җитми.

— Укуда мин бик акыллы кыз идем. Мәктәптә дә мине еш кына башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Тик ул мәктәптә генә шулай булды. Ишегалдында исә мин «пацанка» идем. 7 яшьтә үк тәмәке, ә 12 яшьтә беренче тапкыр хәмер татып карадым.

Мин ике төрле тормыш алып бардым. Өйдә шау-шу килергә, кычкырып көләргә, дус кызларны алып кайтырга ярамый иде. Әти-әни билгеләгән кысаларга керергә туры килде.

Даими рәвештә алкоголь куллануым 13 яшьтә башланды. Әнинең яшереп куйган ике шешә шәрабын урладым. Исерек халәт миңа ошады. Чөнки син нәрсә сөйләгәнеңне, нәрсә эшләгәнеңне аңларлык дәрәҗәдә булмыйсың. Уйлыйсы да юк бит. Рәхәт! Алкоголь миңа «ирек» бүләк итте. Шул вакыттан бирле мин бер генә күңел ачуны, «тусовка»ны калдырмадым. Без еш эчтек. Шул ук елны без икенче районга күчендек. Яңа районда да мин компанияне тиз таптым. Әлбәттә, аның хәмер яраткан егетләр һәм кызлардан торганын чамалау кыен түгел инде.

Мәктәпне тәмамлагач, институтка керә алмадым. Яшьтәшләрем имтиханнарга әзерләнгәндә мин эчтем. 17 яшемдә анаша татып карадым. Ә 18дә героинны. Ялган, хыянәт, караклык, якыннарны алдау, абортлар, фахишәлек — дүрт ел эчендә нәрсә генә эшләп бетмәдем.

22 яшемдә әнигә тезләнә-тезләнә ярдәм сорап килдем. Һәм, бу минем эчүемне ташларга беренче генә омтылуым булмаса да, әнием мине хуплады. Ул вакытта мин болай яши алмавымны төгәл аңладым. Мин эчә дә алмыйм, эчми дә торалмый идем.

Хәзер кешечә яши башлавыма сөенәм. Биш ел дәвамында үз-үземне тыярга, аңларга өйрәндем. Мин һаман да аноним алкоголиклар клубына йөрим.

Алкоголизмнан котылуым миңа гаилә, ике бала, дуслар һәм якындагы кешеләремнең ышанычын яуларга ярдәм итте. Минем эчәргә яки эчмәскә дигән ике генә вариантым бар. Биш ел элек салкын, пычрак подъездларда аунап ятканда мондый көннәр турында уйлый да алмый идем. Янымдагы кешеләргә чиксез рәхмәтлемен!

«Эчкечегә әйләнәсем килми»

Икенче бер кыз исә һаман да эчүен ташлый алмавын яшермәде.

— Минем дә шушы ук проблема. Кыз кеше булсам да… Эчәргә яратканымны гел инкарь итеп килдем. Тик, кызганыч, хәзер эчүчелек мине әкренләп үзенә таба тарта. Тик мин алкоголикка әйләнергә теләмим һәм куркам. Үз-үземне контрольдә тота алмавымны аңлыйм, минем көн саен эчәсем килә. Тик минем шундый проблемам барлыгын бүтәннәр белми, чөнки мин үз-үземне карап кына йөртәм, тышкы кыяфәтем белән эчүчегә охшамаганмын. Бөтен нәрсә туйдырды. Туйдым.

Ә бит барысы да эштән соң дус кызлар белән кафеларда утырудан башланды. Үземне «текә блондинка» итеп хис итә, мәҗлестән мәҗлескә йөри идем. Ә хәзер шушы җәһәннәмнән чыга алмыйм. Минем алкоголикка әйләнәсем килми, - дип сөйләде анысы.

«Кодировка» куркынычмы?

«Без сезне терелтәчәкбез!» — дип антлар эчкән дәваханәләр хәзер адым саен. Алкоголизмнан дәвалау җиңел эш түгеллеген табиблар да, эчкечеләр дә бик яхшы аңлый. «Кодировка» дигән куркыныч сүз артында әллә ниләр ятарга мөмкин.

Беренчесе - медицина ярдәме белән дәвалау. Аның да берничә төре — психологик һәм физиологик дәвалау була ала.

Физиологик төргә укол кадау, система кую, энәләр белән дәвалау һәм башкаларны кертәләр. Уколның да бер, ике-өч, биш еллыгы була.

Тик бөтен кешене дә мондый ысуллар белән дәваларга ярамый. Психик авырулар, гипертоник йөрәк авыруы, сидек юлларында патологиялар, эпилепсия, гепатит, калкансыман һәм ашказаны асты бизләре авырулары, инсульт кичергәннәр һәм авырлы кешеләргә «кодировка» эшләтү тыелган. Шулай ук, әгәр дә организм алкогольдән тулысынча арынып бетмәгән булса, андый уколлар кадарга ярамый. Чөнки дару белән алкоголь реакциягә кереп, үлем очрагына китерергә мөмкин.

Психологик дәвалауга гипноз керә.

Дөрес, кайбер кешеләр медицинага караганда им-томчы, өшкерүче әбиләрнең көченә ныграк ышана. Бу абый да шундый әбиләрнең берсенә барып кайткан булган.

— Ул әбигә барганыма ун еллап бар инде. Тәмәкедән дә, эчкечелектән дә дәвалый дигәч, дус малай белән бергә бардык. Анда су буе чират, чөнки кешеләр тулы автобуслар белән киләләр иде. Килеп кергәч, баш артыңнан уң кулы белән тота да, сул кулы белән авызга үлән каптыра. Нинди үлән икәнен белмим. Үләннән соң су эчертә. Анысы иртәнге чык, ди. Аннары бисмиллаларын укый да чыгарып җибәрә. Кемдер аферист дип карый инде. Кемдер шул әбидән кайтканда ук эчә. Мин шуннан соң эчмәдем.

Аферист, бернәрсә белми дисәләр дә, беләләр инде алар. Минем белән барган дус малайның башына кулын кую белән: «Улым, сиңа ярамый бит. Синең үләннәргә аллергия», — диде. Әллә кайдагы кешенең нинди чире булуын ничек әйтмичә дә белгән соң? Аңа бернәрсә дә эшләмәде. Ә акчаны күпме бирә аласың, шулай алды, — дип сөйләде бу героем.

 «Имин гаиләдә алкоголик бала үсми»

Начар гадәтләргә кеше балачактан өйрәнеп үсә. Күрә, тотып, тартып карыйсы, эчәсе килә башлый. Иптәшләре алдында текә булу теләге дә баланы шундый юлга кертеп җибәрә. Баланың кече яшьтән эчкече булып китүенә күп төрле факторлар йогынты ясый: игътибар җитмәү, зурларга охшыйсы килү, бүтән кызыксынулары булмау һәм гаиләдәге мохит. 

Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясе доценты Илдус Лотфуллин да балалардагы алкоголизмның сәбәпләре гаиләгә барып тоташуын әйтте.

— Дөресен әйтим, бүгенгесе көндә яшүсмерләр алкоголизмын коточкыч киң таралган дип әйтеп булмый, статистика буенча сәламәтлеккә зыян китерерлек итеп хәмер эчүче балалар саны ул кадәр зур түгел. Соңгы елларда алкоголь эчү бөтен дөнья буйлап кими, бу тенденция яшүсмерләргә дә кагыла. Игътибар иткән булсагыз, 2000 елдан соң туган буында (аны тагын Z-буын дип тә йөртәләр) алкоголь эчү модада түгел дип санала.

Алай да, проблеманы чишелгән дип санау дөрес түгел. Гомуми тенденция уңай булса да, Россия һаман дөньяның иң күп алкоголь кулланучы 20 иленең берсе булып тора.

Бер тапкыр хәмер эчемлек татып караган бала шунда ук алкоголикка әйләнә дип әйтү дөрес түгел. Проблеманы дөрес аңларга кирәк: алкоголизм — озак вакыт буенча формалаша торган авыру. Димәк, аның сәбәбе дә озак вакытлы. Ул сәбәп билгеле — гаилә проблемалары. Имин гаиләдә алкоголик бала үсми. Әгәр үскән икән, димәк, тыштан ничек кенә күренмәсен, бу гаилә имин булмаган.

— Кече яшьтән эчә башлауның иң зур зыяны нинди?

— Алкоголь куллану яшүсмер баланың баш мие җитешүенә тәэсир итә. Өлкән кешеләрнең алкоголизмы белән төп аерма да шунда. Өлкән яшькә җитеп алкоголизмга дучар булган кешенең алкогольгә бәйлелеге дә ул кадәр зур тугел.

Шуны да күз алдында тотарга кирәк: алкоголь эчемлекләрне куллануның төрле юллары бар. Америкада үткәрелгән җитди фәнни эзләнүләр болай дип әйтә: сирәк булса да, бик күп итеп алкоголь куллану баш мие өчен аеруча зарарлы. Инглиз телендә моны «binge drinking» дип әйтәләр. Яшүсмер бала эчкече булып күренмәсә дә (айга бер тапкыр дуслары белән күңел ачып кына ала ич!), алкоголь куллануның мондый төре сәрхүшлеккә тизрәк илтә.

— Яшүсмер алкогольгә бәйлелектән ничек котыла ала? Әти-әниләрнең роле нинди?

— Проблеманы фәнни яктан анализлаганда, яшүсмерләр алкоголизмы гаилә белән бәйле икәне аңлашыла.

Яшүсмерләр алкоголизмы белән беренче чиратта дәүләт, кануннар түгел, ә гаилә көрәшергә тиеш.

Яшүсмерләр алкоголизмы белән беренче чиратта дәүләт, кануннар түгел, ә гаилә көрәшергә тиеш.

Мисал итеп шуны әйтергә була: АКШта гражданин хәмер эчемлекләрне 21 яше тулмыйча кулланырга тиеш түгел. Америка кануннарга иң нык буйсына торган дәүләт дип саналса да, бу илдә яшүсмерләр алкоголь эчемлекләрне уртача алганда 15 яшендә татып карый икән. Димәк, проблема кануннар, штрафлар белән генә чишелми дигән сүз.

Бу дөрестән дә шулай. Яшүсмерләр алкоголизмын профилактикалауның төп чарасы — нык, имин гаилә. Формалашкан алкоголизмны да бары тик якын кешеләрнең ярдәме белән генә җиңеп була.

Бала тәрбияләү — зур, аерым бер тема. Ата-ана белән баланың мөнәсәбәтләренең төрле вариантлары бар. Минемчә, аларны агрессиягә бирелеп, җәзага тартырга кирәкми. Бала тәрбияләүнең иң нәтиҗәле юлы — бер яктан абруйлы, икенче яктан дус ата-ана булу.

Мин моны үземнең тәҗрибәмнән беләм. Нарколог булмасам да, вакыт-вакыт алкоголь итоксикациясенә дучар булган яшүсмерләргә ярдәм күрсәтергә туры килә. Барысы да проблемалы гаиләдән килә. Бәләкәй бала өчен әти-әни укытучы булса, яшүсмер өчен алар дуска әйләнергә тиеш. Бары тик шул вакытта гына аларның сүзләре колакка керә, — дип сөйләде Илдус Җәүдәт улы.