Теләчедә Сабантуй: кадак кагу ярышы, токымлы атлар чабышы, чемпион көрәшчеләр | intertat.tatar

Теләчедә Сабантуй: кадак кагу ярышы, токымлы атлар чабышы, чемпион көрәшчеләр

Бер еллык паузадан соң, Татарстан районнарында Сабантуйлар атнасы җитте. «Татар-информ» хәбәрчесе Теләче Сабан туенда булып кайтты. Районда яңа башлык Нәҗип Хаҗипов бәйрәмне ничек оештырган, нәрсәләргә игътибар биргән?

Кунакларны каршылау

Сабантуй мәйданына бару уңаенда кунакларны татар, керәшен һәм рус милли ансамбльләре каршы ала. Алар милли үзенчәлек белән бизәлгән кунак йортлары алдында гармунга кушылып үз җырларын башкара. Сабантуй урынының кайсы җиренә генә барсаң да, гармун тавышы ишетелә. Чагыштырмача кечкенә генә Теләче районында кайлардан җыеп бетергәннәр шулкадәр гармунчыны?!

Кунакларны каршылаучы ансамбльләр белән танышканда, Теләче районының «Керәшен» җәмгыяте җитәкчесе Петр Чернов районда алты керәшен авылы барлыгын, җиде йөздән артык керәшеннәр яшәвен әйтте.

— Без Сабантуйда рәхәтләнеп катнашабыз. Үзебезнең милли ашларыбызны, традицияләребезне, җырларыбызны күрсәтәбез. Йорт эчендә эленгән сөлгеләр Бөек Ватан сугышына кадәр чигелгән. Биредә керәшеннәрнең орнаментларын күрергә була, — ди Петр Чернов.

Русларның милли традицияләрен күрсәтергә Әбде авылы җирлегеннән «Задоренко», Әчи авылыннан «Рябинушка», Теләчедән «Сударушка» ансамбльләре килгән.

Әбде авылыннан Надежда Михайлова Сабантуйны рус бәйрәмнәре белән беррәттән яратуы, гомумән, районда күңел ачып яшәргә тырышулары турында әйтте. Алар кунакларга рус җырларын да, татар җырларын да бик оста башкарып күрсәттеләр.

Татар халкының милли ризыкларын кунакларга Бөтендөнья Татар конгрессының Теләче бүлекчәсе әгъзалары тәкъдим итә.

— Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан чыккан данлыклы Юныс Әхмәтҗановның татар ашларын белмәгән кеше сирәктер. Без, аның дәвамчылары буларак, һәр бәйрәмдә кунакларга милли ризыкларны тәкъдим итәбез. Биредә бәлеш, өчпочмак, дучмак, ит пәрәмәче, гөбәдия, бавырсак, коймак, төрле-төрле чәкчәкләр һәм кош телләре урын алды. Барысын да үзебез әзерләдек, — диде «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Алисә Дәүләтшина.

Бәйрәмгә икеләтә көч белән әзерләнгәннәр

Сабантуй мәйдан уртасында җигелгән атлар парадыннан башланып китте. Һәр авыл хуҗалыгы оешмасы диярлек бирегә атын бизәп алып килгән. Атлардан соң мәйдан Теләченең биючеләре белән тулды. Төрле яшьтәге балаларның, олыларның бергәләшеп, камил көйләнгән механизм кебек биюе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Сабантуйның рәсми өлешендә Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов чыгышлары яңгырады. Илнур Гарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын да укыды.

Район башлыгы үз чыгышында Сабантуйны уздыру Россия көненә туры килү уңаеннан, бәйрәмгә икеләтә көч белән әзерләнгәннәрен әйтте.

— Яз көне куелган хезмәткә йомгак ясыйбыз. Язгы чәчүләрне матур гына тәмамладык. Хәзер азык әзерләргә керештек. Соңгы яңгырлар күңелгә җылылык өсти. Кышлык азык запасларын туплап чыгарбыз дип уйлыйм.

Сабантуйга килгәндә, барлык программаларын тиешле дәрәҗәдә оештырдык. Сабантуй мәйданын халыкка уңайлы итеп үзгәрттек. Үзгәрешләр ошады дип килеп әйтүчеләр булды.

Иң төп ярышларның берсе — көрәш. Безнең көрәшчеләр Татарстанда, Россиядә, дөньяда үз урыннарын таптылар. Бүген дә әйдәп баручы көрәшчеләр бил алышачак.

Ат чабышлары бик матур узды. Безнең районда татар атлары үрчетелә. Аларның ярышларын да күрдек.

Теләчедә спортны бик яраталар, теләп шөгыльләнәләр. Моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Алай булмаса, Теләчедән ике дистәдән артык спорт остасы чыгар идеме? Быел районның оешканына 30 була. Күркәм датаны шулай ук лаеклы рәвештә каршыларбыз дип ышанам, — диде Нәҗип Хаҗипов.

Сабантуйның төп герое — хезмәт батырлары

Ялкынлы сүзләрдән соң Сабантуйның иң дулкынландыргыч, иң ямьле өлеше — алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Сабантуй — хезмәт бәйрәме һәм бәйрәмнең төп герое — хезмәт батырлары. Теләчедә бу аермачык күренә һәм масштабы белән башка районнардан аерылып тора. Мактаулы һәм акчалата бүләкләр тапшыру өчен мәйдан уртасына чакырылган йөзләгән терлекчене, игенчене күргәч, теләчелеләр өчен горурлык хисе уянды.

— Районыбызда тырыш, эшчән халык яши. Сабантуй — ул авыл хезмәтчәннәре бәйрәме. Теләче районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре елдан-ел зур уңышларга ирешеп киләләр. Быел да уңышлар булыр дип өметләнәбез, — диде Илнур Гарипов сәламләү сүзендә.

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов та Сабантуйда алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен олылауларыны игътибар иткән.

— Теләче районының бөтен байлыгы — авыл хуҗалыгы. Монда нефть тә, газ да чыкмый, шуңа күрә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү табигый күренеш, — диде ул. — Миңа төрле районнарда, төбәкләрдә бик күп Сабантуйлар күрергә туры килде. Теләче Сабан туе югары дәрәҗәдә оештырылган дип әйтә алам. Туган ягын мактап тора дип уйламагыз. Бөтен кешегә бәйрәмне карау өчен уңайлы шартлар тудырылган монда. Мәйдан өсте капланган берничә катлы утыргычлар белән әйләндерелгән. Янда гына сәхнә дә бар. Бөтен әйбер кеше өчен эшләнгән. Теләче Сабан туеның үзенчәлеге шунда.

«Агролак» оешмасында сыер саучы булып эшләүче 23 яшьлек Гөлчәчәк Әхмәтшина беренче мәртәбә хезмәт батыры булган. Ул мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада эшли.

— Авыл хуҗалыгы алдынгысы буларак мәйданга чыгуыма чиксез шатмын. Бик дулкынландым. Быел Гөлия Сафина белән бергәләп таналар җыйдык һәм аларны савымга керттек. Хәзер аларны савабыз. Шул хезмәт өчен безне бүләкләделәр. Җитәкчемә рәхмәт яусын, — дип уртаклашты яшь терлекче Гөлчәчәк Әхмәтшина.

Ат чабышлары турында игълан булгач, халык мәйдан янында гына урнашкан ипподромга күчте. Алып баручы: «Ат чабышканда батырлар да бил алышмыйча тора», — дип шаяртып куйды. Ат чабышы биш ярыштан торды. Авыллардан килгән гади атлар, татар атлары, гарәп токымлылар, чиста токымлы атлар аерым узышты.

Артистлар, уеннар

Мәйдан янындагы сәхнәдән эстрада артистлары, районның үзешчән сәнгать хезмәткәрләре халыкның күңелен күрде. Эстрада артистларыннан мин сәхнәдә Рәсим Низамовны, Алинә Сафиуллинаны, Дилә ёщм Булат Нигъмәтуллиналарны, Илгәрәйне, Зәринә Хәсәншинаны күрдем.

Мәйданда көрәш бәйгесе белән беррәттән, кул көрәше, таяк тартышы, гер күтәрү ярышлары, чүлмәк вату, әтәч тоту, бассейннан ялан кул белән балык тоту, утын кисү, капчык киеп йөгерү кебек бик күп уеннар барды. Кадак кагу уены минем башка Сабантуйларда күргәнем юк иде. Ир-атларның кадак кагуы гаҗәп түгел, ләкин хатын-кызларның ике йөзле кадакны чүкечләргә тырышуы — күңелле тамаша икән. Ул уенны карарга халык күп җыелды.

Спорт мәйданында командалар футбол һәм волейбол уйнадылар.

— Быел Сабантуй мәйданы кечерәйде, халыкка йөрү урыны зурайтылды. Бөтен кешегә якыннан барлык тамаша күренә. Узган ел Сабан туе булмагач, быел бик сагындык. Менә, гармунчылар ансамбле туплап килдем, — диде Теләченең музыка мәктәбендә баян дәресләре укытучысы Ильяс Сафиуллин.