Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп янындагы мемориалга чәчәкләр китерүчеләр: «Сугыш юк, ә балаларга аталар»

175нче мәктәп янындагы мемориалга чәчәкләр, уенчыклар тоткан халык агымы туктамый.

news_top_970_100
Мәктәп янындагы мемориалга чәчәкләр китерүчеләр: «Сугыш юк, ә балаларга аталар»
Гөлүзә Ибраһимова

Канәфер, роза чәчәкләре, уенчыклар, шәмнәр тоткан олылар һәм балалар фаҗига булган мәктәп янындагы мемориалга килеп тора. Чират торып, чәчәкләр куялар… Аннан соң читкәрәк китеп, бу хәлнең чыннан да булуына ышана алмыйча торалар. Күз яшьләрен тыеп калып булмый. Мемориал янына халыкны төркемләп кертәләр.

«Минем кызым шунда мәктәптә иде»

«Минем үземнең дә балалар бар. Бу бит һәрбер ата-ананың йөрәк ярасы», — дип сөйләде күз яшьләре аша бер ханым.

«Мин монда якында гына яшим. Безнең оныклар монда якындагы мәктәпкә йөри. Кичә көне буе безнекеләрнең мәктәбендә түгелме, дип шалтыраттылар», — дип куйды икенче апа.

Мәктәп каршындагы йортта яшәүче икенче ханым, атыш башланган вакытта кибеткә барырга дип юлга чыккан булган, борылып кире кайткан. «Аллаһка шөкер, безнең йорттан мәет чыкмады, ә бит ул мәктәптә якын-тирәдә яшәүче балалар укый», — ди ул.

Халык арасында «бер гөнаһсыз балалар», «мәңгелек яра», «әти-әниләре ничек түзәр инде» дигән сүзләр гел кабатланып торды.

«Минем кызым шунда мәктәптә иде, берни дә сөйли алырлык хәлдә түгел. Балалар истерикада. Без 10 сыйныфта укыйбыз. Минем кызым да монда. Чәчәкләрне куйдык", — дип сөйләде мемориалдан читтәрәк торган апа.

«Минем кызым да инглиз теле укытучысы һөнәренә укый»

Олы яшьтәге бер ханым күз яшьләрен тыя алмыйча басып тора иде. «Мин якында гына яшим. Безнең оныклар исән-сау, Аллага шөкер. Кичә тәрәзәдән эвакуация баскычы белән төшерделәр инде. Кемнеңдер бердәнбер баласы бит, нинди кайгы. Өйдә дә елыйм, кызым. Чит балалар булмый бит, берни эшли алмыйм, елыйм гына. Җиде яшьлек балалар да булган бит», — дип сыкранды ул.

Чәчәкләр куйганнан соң, Елена ханым да, башын чайкап, чәчәкләрдән һәм уенчыклардан торган өемгә карап торды. «Минем эшем дә балалар белән бәйле. Үземнең дә өч кызым бар. Кичәге көннән тынычлык калмады. Балаларның үлүе дөрес түгел бит. Сугыш юк, ә балаларга аталар. Дөнья әллә нишләде, бик авыр… Минем кызым да һәлак булган укытучы кебек үк, инглиз теле белгечлегенә укый.

Мондый хәлнең була алуын күз алдына китерү дә куркыныч. Язмыш, карма, диләр, бу очракта эшләми ул. Балалар яшәргә тиеш. Бик куркыныч. Чит җирдә шундый хәл булса, бик еракта ул, бездә андый хәл була алмый кебек, ә ул якында гына.

Мин мәктәп алдыннан бик еш үтеп йөрим. Кичә кайтканда ирем шалтыратты, хәбәр итте. Барысы да яшүсмерләр бит. Яшүсмерләр белән авыр, диләр, бәлки ата-аналары берәр каты сүз әйткән булгандыр, ә хәзер чәчләрне йолкырга кына кала. Җәйге ялларга хыяллары булгандыр… Җинаятьче яшәргә һәм авырлыкны күрергә тиеш, үлем җәзасы — бик җиңел", - дип сөйләде Елена ханым.

Ничек балалар мәктәпкә барыр?! Бу тарих гаиләләр хәтерендә мәңге калачак.

«Сораулар күп, барысына җавап табып та булмый»

Тагын бер ханым чәчәкләр куйды да, читкәрәк китеп басты: «Мин үзем дә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Мин гел күрше сыйныфта баласы үлгән укытучы турында уйлыйм. Ул аткан тавыштан акылдан язарга була. Бик куркыныч бит ул… Ата-аналар ничек түзәргә тиеш?!», — дип сөйләде ул.

Чәчәкләр тотып чиратта Новгород өлкәсеннән килгән ханым басып тора иде. «Без бер проектка килгән идек. Поездда кайтканда бу хәл турында белдек. Коточкыч бит, күпме гомер өзелде», — дип сөйләде ул.

Бер кыз икенче сыйныфта укучы баласы белән килгән иде. «Балалар да сорый. Сораулар күп, барысына җавап табып та булмый. Үз акылында булган кеше андый эшкә бара алмас иде», — ди.

Чәчәкләр салырга теләүчеләр шулкадәр күп - ул урынга барып җитәр өчен кешеләр яртышар сәгать чират тота. Кешеләр өсте-өстенә өелмәсен өчен полиция хезмәткәрләре аларны тәртип белән кертә һәм кизү торалар.


Галерея: Казан кешеләре фаҗига булган 175 нче мәктәп янына чәчәкләр китерә - фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100