Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендәге фаҗига шаһитләре: Элинаның бүген икенче туган көне икәнен аңладык

Үз баласы исән калганына бер сөенсә, атышта һәлак булган балалар өчен биш көенгән аналар әле байтак гомер мәктәп тирәли йөрде. Тавышлары калтырый, җаннарына урын таба алмыйлар. «Аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен» дигән сүзләр бик хак сүзләр шул…

news_top_970_100
Казан мәктәбендәге фаҗига шаһитләре: Элинаның бүген икенче туган көне икәнен аңладык

Иринаның кызы Элина 9 нчы сыйныфта укый. 

— Шөкер, өйдә инде. Аларны тиз эвакуацияләделәр. Шок хәлендә иделәр. Өйгә кергәч кенә икенче туган көннәре икәнен аңладык, аларның да гомере кыл өстендә булган, куркыныч янаган бит инде. 

Минем кызым да шул атучы йөргән өченче катта дәрестә булган бит. Бәхеткә, кабинетлары бераз башка яктарак. Балалар шартлау ишеткәч, хафаланып коридорга чыккан, качарга җыенганнар. Әле дә ярый укытучы күреп, балаларны класска кертеп бикләгән. 

Мин өйдә идем, «әни, безнең мәктәптә шартлау, без бикләнеп утырабыз класста» дип шалтыратты.

Балалар «елап утырдык» дип сөйләделәр, ОМОН килгәнче ябык кабинетта утырганнар. ОМОН килгәч тә, әле ышанмыйча ачарга курыкканнар. 

Безнең балалар берсе дә сикермәгән. Бу инде бөтенләй кая качарга белмәгән балалар чарасызлыктан сикергәндер.

Бик авыр, зур кайгы. Минем балам исән булса да, безнең мәктәп, безнең балалар бит инде ул, — дип өзгәләнде Ирина.

2 нче класста укучы кызның әнисе Миләүшә дә (исемнәре үзгәртелгән) үз кызын башта яралылар арасында эзләгән.

— Мин балалар бакчасында эшлим, шартлау ишеткәч тә йөгереп чыктым. Балаларны калдырып, мәктәпкә чаптым. Безне ул вакытта кертмәделәр, бары тик яралы балалар мәктәп артында, диделәр. Ике катлы бер йортка балаларны керткәннәр. Анда 1-2 класс, 9 класс малае да бар иде, бер кыз каян шулкадәр канга баткандыр, ак колготкие кып-кызыл иде, беләкләре канда. Кечкенә балалар күбесе «әнигә шалтыратыгыз әле, нәрсә булды соң» дип елый, кемдер су сорый. Берничәсенең әнисенә дә шалтыратып әйттем инде. 

Тик алар арасында 2 Б юк иде, аннары укытучыга шалтыраткач, «балалар класста, әлегә чыга алмыйбыз» дип җавап бирде. Аннары ОМОНнар чыгардылар. Чыгуга, арттан килеп кочаклап алды кызым. Андагы хисне белсәгез сез! Йөрәк урыныннан чыгамы дип торам. Аларның классындагы һәр баланы кочаклап чыктым, укытучы белән бөтенесен җыеп, яралы балаларны күрмәсеннәр дип, аска Дуслык урамына алып төштек.

Кызым сөйләде инде: шартлаган тавыш ишетә башлагач, тавыш көчәйткечтән «ишекләрне ябыгыз, тәрәзәгә якын тормагыз» дип әйтелгән, «без бөтен шартлаган тавышларны ишетеп, кабинетта утырдык» дип сөйләде, — дип сөйләде әни кеше «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин әле улымны беркайчан болай озак көткәнем юк иде»

Алып баручы Гөлназ Миньязова да бүген баласы белән бик көчле шок кичергәнен әйтә.

 — Балаларым шушы гимназиядә укый. Яхшы мәктәп, укытучылары да көчле булганга, мин аларны шунда күчергән идем.

11 май иртәсе коточкыч хәлләрдән башланды. Икенче сменада укучы, әле мәктәпкә бармаган кызым ишетеп, мәктәпкә террорчылар кергәнен хәбәр итте. Әле ул вакытта террорчы үзе генә булганын белми идек. Мин тизрәк телефонга ябыштым. Чатларда әти-әниләр елаша, полиция, коткаручылар килде. Менәшул вакытта шок булды. Ышанасы килмәде. Башта томан.

Сәетнең әтисе хәбәрләрен тыңлыйм, ниһаять, аны мәктәптән алганын хәбәр итте. Мин әле улымны беркайчан болай озак көткәнем юк иде. Минутлар гүя сәгатьләр иде. Исән икәнен күреп, кочаклаштык. Соңрак мин аның парта астында утырып, минем җелән бәхилләшү сүзләрен язганын белдем. Еладым инде. Мин үземне яхшы тоям: әле могдый стресс кичергәнем юк иде. Әле кичен генә бушанып, бик каты елап алдым. Баланы югалтырга да мөмкин идем бит дип аңыштым… Бераз тынычланып, вафат булган балалар белән дә хушлаштым. Мин балаларын югалткан аналарның нәрсә кичергәнен күз алдына китереп бетерә алмыйм. Урыннары җәннәттә булсын! — дип Инстаграмдагы шәхси аккаунтында пост язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100