«Картлыкта ялгыз хатын булудан да авыры юк, кешегә кеше кирәк икән» | intertat.tatar

«Картлыкта ялгыз хатын булудан да авыры юк, кешегә кеше кирәк икән»

Һәркем үз язмышы белән туа. Берәүләрнең тормыш юлы озын һәм туры, икенчеләрнеке – сикәлтәле... Нинди генә булса да, аны үзебезгә үтәсе, шулай язылган. Шул юлны узганда егылып салынган яралар тормыш тәҗрибәсен баета, яшәргә өйрәтә икән.

Кайчак очраклы рәвештә танышып куеп, сиңа күңелендәгене ачылып сөйләүчеләр була. Беренче һәм соңгы күрешүегез булгангамы, ул — синең, син аның турында исемнән кала башка берни белмәгәнгәме, кеше сиңа күңелендәгене түкми-чәчми сөйләп бирә. Әнә шундыйлардан булган яңа танышым да миңа язмышын китап кебек сөйләп ташлады. Әңгәмәдәшем исемен язмавымны сорады.

«Сабый чактан ук артык дөрес, артык тәртипле булдым мин, — дип башлады сүзен ханым. - Гаиләдә олы бала булганга, энеләремне карау, әти-әниемә булышу кечкенәдән төп вазыйфам булды. Мәктәптә яхшы укыдым. Укытучылар мине башкаларга үрнәк итеп куйды. Тик мәктәпне тәмамлагач, утыздан артык бала арасында бер мин генә читтән торып укырга кердем. Ә бит мәктәпнең президенты идем!

Алдан сөйләшергә, кемгәдер нәрсәдер «төртергә» кирәк булган… Югыйсә әти-әниемә: «Танышыбыз ярдәм итәчәк, акчагызны әзерләгез», — дигәннәр иде. Ә мин, беркатлы үсмер, ризалашмадым. Үз көчем белән керәм, янәсе. Беренче зур югалтуым — шул. Ул вакытта үземне дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп тойдым. Дөньяның асты-өскә әйләнде… Шулай да үз хыялыма тугры калдым, теләгән һөнәремне үзләштердем, бик яхшы җирдә эшли башладым.

Шәхси тормышта да кояш гел елмаеп торды. Биш ел буе яратып йөргән егетемне армиядән көтеп алып, кияүгә чыктым. Мин аны бик ярата идем. Беренче танышкан көнне үк дискотекада сугышканына ис-акылым китеп аптыраган булсам да, йөрәгемә әмер бирә алмадым. Үзгәрер, гел болай булмас әле дип уйладым.

Хәзер, еллар үткәч аңладым: кешенең холкы үзгәрми икән. Яраткан кешеңнең яхшы якларын гына күрәсе килә бит ул. Тормыш көтәр өчен үҗәтлеге, тырышлыгы бар, димәк, ир ышыгында гына яшәячәкмен дип өметләндем. Бер елдан соң улыбыз туды. Бөтен җылым, бар назым, игътибарым балада булды. Беренче сабыем бит! Шулай булырга тиеш дип уйладым.

Берәрсе: «Ирне дә онытырга ярамый, ул да, бала кебек, игътибарга мохтаҗ», — дип ник киңәш бирмәде икән?! Аралар суынды. Балага алты ай булганда, икебез ике тормыш белән яши башладык. Бала янына килеп йөрде ул, ә үзебез чит кешеләргә әйләндек тә куйдык. Бер елдан аерылыштык…

Әти-әни янында булгач, ялгызлыкны тоймадым да. Улым бик тыныч, акыллы бала булып үсте. Аның өчен яшәдем, аның өчен суладым. Балага бер яшь ярым тулгач, декрет ялымны озынайтыр өчен Казанга киттем. Кайтуыма, улымның аркасында сәер шеш барлыкка килгән иде. Әнием белән бик аптырадык. Бәрелмәгән, сугылмаган… Йөрмәгән табиб, бармаган им-томчы әби калмады. Хирурглар бертавыштан операция ясарга кирәк, ди. Әбиләр: «Сихер бу», — дип чаң суга. Операцияне октябрь аена билгеләделәр.

Менә ул көн. Баланы чишендереп, одеялга төрергә куштылар. Шәфкать туташы наркоз ясады. Кечкенә улым йокы аралаш нидер сөйли. Бу минутларда йөрәгемнең өзгәләнгәнен үзем генә беләм. Улымны операция бүлмәсенә алып киттеләр. Анда барырга ярамаса да, елый-елый артларыннан иярәм. Качып-посып операция ясый торган катка менәм.

Ә анда конвейер. Әле бер, әле икенче сабыйны чыгаралар да каршыдагы реанимациягә алып кереп китәләр. Бу балалар да бит кемнәрнеңдер нарасыйлары… Көтәм. Вакыт тукталган кебек. Шунда гына мин авыр чакларда вакытның бик әкрен узганын аңладым. Мондый мизгелдә кешеләр Аллаһы Тәгаләгә сыена, мин дә барлык догаларымны укып Аңа ялварам: «Йа, Раббым, зинһар өчен, улымны сакла! Зинһар өчен, операция уңышлы гына үтсен».

Операция өч сәгать барды. Эченә яткырып, авызына әллә никадәр трубкалар куелган улымны алып чыктылар да реанимациягә алып киттеләр. Мине палатага куып төшерделәр. Бераздан коридорда: «Әнием! Әнием!» — дип елаган бала тавышы ишетелде. Улым! «Шеш бик зур иде, тирән киткән, тамырларын казып алдым, яңадан чыкмас дип өметләнәм», — диде табиб. Гистология нәтиҗәләрен көтү аеруча кыен һәм озак булды. Яман шеш кенә булмаса ярар иде дип теләдем. Вакыт бик озак узды. Көн дә догада булдым.

Нәтиҗәләр килде. Аллага шөкер, бар да әйбәт иде. Улым әкренләп тернәкләнде, бу авыр көннәр акрын-акрын гына онытылды.

Балама ике яшь тулганда үсмер чактан ук бер-беребезне белгән бер егет белән аралаша башладык. Ярты елдан соң кавышырга булдык. Аның әти-әнисе башта каршы килде. Мин бит аерылган, балалы хатын… Соңыннан ризалаштылар үзләре. Кулымны сорарга килгәч тә әнием: «Баланы чит итмәсәң генә риза», — дип, фатихаларын биргән иде.

Какты дип әйтә алмыйм. Шулай да ике ут арасында яшисең икән ул. Ялгызы бүлмәдә утырган улыма: «Әйдә, чык залга, бергә уйныйк», — дим, ә ул чыкмый. Никтер тартыша. Ирем белән кисешмәскә тырыша. Иремә: «Баланы чакыр инде», — дип әйтеп тә карыйм, ә ул: «Үзе чыгар әле», — дип кенә җавап бирә иде. Бу сүзләрне үз әтисе әйтсә, йөрәк болай янмас иде, үги әтисеннән шундый сүз ишетү яралы күңелгә бик авыр тоела иде ул чакта. Гел шулай какмаса, ялгыш сукмаса ярар иде, дип ут өстендә яшәдем.

Улым иремне әти итә алмады. Иремнән наз, җылы тоймагач, үзе дә аны чит итте, тартылмады. Иремне дә аңларга буладыр. Чит баланы барыбер үз итеп булмыйдыр шул. Нинди генә яхшы кеше булса да, ул чит кеше баласын үзенекедәй яратырга да, тир түгеп үстерергә дә тиеш түгелдер, мөгаен. Ирем белән икебез арасында әйткәләшеп, ачуланышып алулар гел булды. Вакыт уза торгач, ныклап ачуланыша, кычкырыша ук башладык. Теләсә нәрсә өчен бәхәсләшкәндә: «Балаңны ал да чыгып кит», - дигән сүзләр ишетә башлагач, түзмәдем. Улымны алып чыгып киттем.

Улымны кеше иттем. Аякка бастырдым. Укыттым. Җиңел булмады. Балам бернәрсәгә мохтаҗ булмасын, кешедән ким булмасын, читенсенмәсен дип ат урынына эшләргә туры килде. Әмма кыен икәнен аңа күрсәтергә бер дә кыймадым.

Икенче бүлмәдә бикләнеп, шыпырт кына елый идем. Аның алдында үземне гаепле дә тойдым. Аның бит, барлык балаларныкы кебек үк, тулы бәхетле гаиләдә яшәргә хакы бар. Ә мин баламны ни үз атасы белән, ни чит ата белән бәхеттә яшәтә алмадым. Ул инде зур кеше булды. Бүген ул үз тормышын үзе күрә.

Ә мин бүген ялгыз. Бөтенләй. Юанычым калмады. Барып сыенырга әти-әнием юк бүген, күкрәгемә кысарга улым янымда түгел. Үземне юатырга бер чара эзлим. Таба алмыйм. Берүзем уянам, берүзем йокыга талам. Минем тормыш тарихым күпләрнеке белән аваздаштыр.

«Рәхәткә чыдамагансыңдыр, түзмәслек ирләр булмаган икесенең берсе дә», — диючеләр дә булыр, бәлки. Ләкин мин шулай хәл иттем. Димәк, миңа шулай язган. Ике ирем дә коточкыч начар иде, дип тә әйтәсем килми. Алар мине күпкә өйрәтте. Үзем дә гаепле: артык таләпчән, артык дөрес булдым шул. Тормышка җиңелрәк карарга кирәк булган… Яши-яши авызым пешкәч кенә аңладым: хатын-кыз тормышта артист булырга тиеш. Ул сәхнәдә уйнаган кебек уйнасын да, үзенә булган алкышларны лаеклы кабул итә дә белсен.

Үземне очып баручы кош белән чагыштырам. Әмма бер канатлы кош. Сыңар канат белән очу авыр, әлбәттә. Янәшәңдә ышанычлы сөйгән кешең булса, яшәве рәхәтрәктер ул. Кем белә?

Бәлки, алдагы тормышымда мин дә пар канатлы булырмын. Элегрәк, беркайчан да кияүгә чыкмыйм, дисәм дә, яшь барган саен фикер үзгәрергә дә мөмкин. Балалар үсеп, үз тормышлары белән яши башлагач, япа-ялгыз каласың бит. Пар канатлы булу шул вакытта кирәктер. Иртән уянгач, янәшәңдә кемдер тын гына йоклап ятса, торып иртәнге ашлар әзерләр идең, икәү чәй эчәр идегез, бергә кибеткә кадәр барыр идегез.

Ялгызың гына иртән уянулар да читен, иртәнге ашлар әзерләргә дә теләк һәм мәгънә юк. Тормышның яме юк түгел, бар. Әмма ул ямьне бүлешер кешең булсын икән ул. 

Менә беркөн шундый күркәм булып кояш баеды. Аш бүлмәсе тәрәзәсеннән карап тордым. Озак итеп. Шунда берәүнең иңенә башымны терәп, икәү карап торулар ничек рәхәт булыр иде кояш баеганын, дип уйлап куйдым. Бу яшьтә инде мәхәббәт турында хыялланмыйсың. Кеше турында хыялланасың. Кешегә кеше кирәк икән ул.