Янгын сүндерүче Камил Ганиев: «Безнең һөнәр ялгышларны кичерми»

Без, журналистлар, көтәргә ияләнгән халык. Ә бүгенге әңгәмәдәшем очрашу билгеләнгән урынга төгәллек белән килеп җитте. Һөнәрләре куйган таләпләргә гадәти тормышта да тугры икән коткаручылар, дип уйладым, Яр Чаллыдагы 72нче янгын-коткару бүлегенең каравыл җитәкчесе ярдәмчесе Камил Ганиев белән танышканда.

Халык арасында янгын сүндерүчеләр турында төрле фикерләр яши. Берәүләр аларны супергеройларга тиңләсә, икенчеләре тарафыннан: «Эшләмичә генә акча сугалар», — дигәнне дә ишетергә туры килгәли.

Камил Ганиев ачылып, рәхәт итеп сөйләде. Эшен биш бармагы кебек белгәне күренеп тора. Әле мәктәпләрдә, балалар бакчаларында үз инициативасы белән янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан күнекмәләр дә уздыра икән. Кыскасы, барысына да җитешә. 

 «Безгә килгән йөз кешенең унысы гына хезмәткә яраклы дип табыла»

Камил, ни өчен нәкъ менә янгын сүндерүче һөнәрен сайларга булдыгыз? 

Минем әлеге һөнәргә килүем уйламаганда-көтмәгәндә булды. Армиядән кайткач, бөтенләй башка урынга машина йөртүче булып эшкә урнаштым. 2007 елда янгын сүндерүчеләр кирәк булуы турында ишетеп алдым. Кызык итеп кенә барган идем, сайлап алу турын үттем. 

Ничектер, ошап китте бу миңа. Яшь вакыт, энергия күп, адреналин кайнап тора. Төрле спорт ярышларында да иң алда мин, утка да беренчеләрдән булып сикерәм. Җитәкчелек потенциалымны күреп алды булса кирәк. Мине башта Чаллыдагы уку үзәгенә өч айга — янгын сүндерүчегә, аннары бер ай коткаручы булырга укырга җибәрделәр. Соңрак Казан шәһәрендә радиотелефончы һәм часть командиры һөнәрләрен үзләштердем, часть җитәкчесе ярдәмчесе булыр өчен, белемемне камилләштердем. Һәр вазифа өчен махсус курслар узарга кирәк.

Яр Чаллыда шәһәр һәм Тукай районына хезмәт күрсәтүче биш янгын-коткару бүлеге бар. Мин үземнең эш юлымны 54нче бүлектә башлаган идем, соңрак 72нче бүлеккә күчерделәр.

Янгын сүндерүче булу өчен ниндидер махсус белем кирәк түгел булып чыга?

Гади янгын сүндерүче булыр өчен, урта гомуми белем булу кирәк. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан булу бик мөһим. Һәм, әлбәттә инде, егетләрнең сәламәтлеге нык булырга тиеш. 

Булачак янгын сүндерүчеләрне ничек сайлап алалар? 

Бездә таләпләр бик катгый. Космонавтлар әзерлиләрмени?! Полициягә эшкә урнашу да җиңелрәк, диләр. 

Хәзер яшьләрнең сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Безгә эшкә урнашу өчен сәламәтлек А категорияле булырга тиеш. Хәрби табиблар комиссиясен үтә алганнар психологик диагностика үзәге тестлары вакытында югалып кала. Шуңа күрә, чама белән әйткәндә, безгә эшкә урнашасы килгән йөз кешенең бары тик унысы гына хезмәткә яраклы дип табыла. Калганнарын «браковать» итәләр. 

Сезнең отрядны нинди очракларда ярдәмгә чакыралар? 

Без — күбесенчә янгыннарга һәм юл-транспорт һәлакәтләре вакытында зыян күрүчеләрне коткарырга йөрибез. Суга бату очраклары булганда, шулай ук безнең отрядны чакыралар. Ләкин су корбаннарын махсус җиһазлары булган эзләү-коткару бүлеге, ягъни водолазлар төркеме эзли. 

Кемдер өйдә бикләнеп калып, ишекне ача алмаган очраклар була. Яисә бала ялгызы гына өйдә бикләнеп кала. Андый очраклар вакытында да шикләнмичә шалтырата аласыз. Ярдәмгә килеп җитәбез.  

Искәрмә: Россиянең янгын сүндерү һәм коткару хезмәтләре 2001 елда берләштерелә. Бу илдә мобиль, югары нәтиҗәле, заман таләпләренә җавап бирерлек коткару хезмәте булдыру максатыннан эшләнелә.

«Утка беренче булып кермә!»

Һөнәрегез гадиләрдән түгел, гомерегезне куркыныч астына куеп эшлисез. Моны якыннарыгыз ничек кабул итә?

Тормыш иптәшем баштарак курка иде, әкренләп ияләнде. Әни һаман да кабул итә алмый. Сменам башланыр алдыннан бер тапкыр да шалтыратмыйча калганы юк. Сүзләре дә гел бер төрле: «Утка беренче булып кермә, сак йөр», — ди. Мин бит үзем әйдәп баручы булырга тиеш. Вазифам шундый. Аларын әнигә сөйләп тормыйм инде, әлбәттә. «Ярар», — дип тынычландырам. 

Улымның минем эшнең нинди икәнлеген күргәне бар. Берсендә күрше йорттагы бер фатирда янгын чыкты. Хатынымның улыбызны балалар бакчасыннан алып кайтышы булган. Алар, башкалар белән бергә, безнең янгынны сүндергәнне карап торганнар. Без, бүлек командиры белән балкон аша менеп, ут кочагыннан бер ир-атны алып чыктык. Ишекләрен бикләгән, плитәгә аш куйган да ятып йоклаган. Ул аш янып беткән, фатирда төтен, сулап булмый. Абзый үзе шактый гына тотып алган, башы эшләми, ачкычның кайда икәнен хәтерләми. Аны да үзебез белән баскычтан аска төшерергә туры килде. Улым, без төтен эченә кереп югалгач, бик борчылган. Аска төшү белән, йөгереп килеп, мине кочаклады да үксеп елап җибәрде. 

Чакырулар булмаганда сезнең эш көне ничек үтә?

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, безнең эшчәнлеккә дә үзгәрешләр кертелде. Элемтәләрне чикләү максатыннан, без хәзер ике атна дәвамында тәүлек буе эшләп, тәүлек ял итәбез. Аннары ике атна үзизоляциядә утырабыз. Элек бер тәүлек эшләгәннән соң, өч көн ял итә идек. 

Минем үземнең документ эшем бик күп. Көнем шуларны тутырудан башлана. Соңыннан куркынычсызлык постына барып, авария-коткару җиһазлары төзеклеген, янгын вакытында кия торган махсус формаларның әзерлеген тикшерәбез. Машиналарны хәрби сафка куябыз. Аннан соң безнең шәхси әзерлек буенча укулар башланып китә. Җентекләп теорияне кабатлыйбыз.

Кабат нормативларны үтәү, физик әзерлек буенча практик дәресләр уздырыла.

Чакырулар булмаган вакытта, янгын сүндерүчеләр рәхәтләнеп йоклый, телевизор карый диләр.

Безнең турыда әллә ниләр сөйлиләр инде ул. Хәзер бит янгын сүндерүчеләргә йокларга ярамау турындагы яңа фәрман чыкты. Элекке йоклый торган дүрт сәгать вакытны төнге каравыл хезмәтен үтәү дип үзгәрттеләр. 

Смена вакытында ял итү өчен билгеләнгән махсус сәгатьләр бар. Мәсәлән, көндезге сәгать бердән икегә кадәр — психологик бушану вакыты. Кичке сәгать тугыздан соң, шулай ук ярты сәгать шәхси вакыт бирелә. Төрле өстәл уеннары уйныйбыз, телевизор карыйбыз.

Көнгә чама белән ничә чакыру кабул итәсез? 

Чакырулар булмыйча калганы бик сирәк. Башкалар янгыннар аз чыга дип уйлыйлардыр. Ләкин аларның барысын да сөйләп, күрсәтеп бетермиләр. 

Үзебезнең часть буенча әйтсәм, бүген чакырулар юк икән, иртәгә алар 6-7 булырга мөмкин. Юл хәвеф-хәтәрләре дә гел булып тора. Барлык бүлекчәләр буенча көненә 10-20 чакыру кабул ителә. 

«Полициягә хөрмәт зуррак»

Сезнең һөнәрне геройлык белән бәйләп карау бар. Ә сез үзегезне геройларга саныйсызмы?

Янгын сүндерүче үзенең тормышын бу һөнәр белән бәйләгән икән, димәк, намусы кушуы буенча эшләгән. Алдан әйтүемчә, эшкә алынганнарның да соңрак берничәсе генә кала. Чөнки эшебез физик яктан да, психологик яктан да авыр. Күпләр түзә алмый, башка җиргә китә.

Кеше гомерләре өчен көрәшәбез бит, бәлки монда ниндидер геройлык бардыр? Тик медальләрне сирәк бирәләр безгә. 

Янгын телләреннән кешеләрне йолып алып чыккач, җыелган халык дәррәү кул чаба башлый. Герой итеп үк хис итмәсәң дә, шул вакытта горурлык хисләре кичерәсең, әлбәттә.

Менә сезнең бүлеккә чакыру килде. Сезгә әзерләнеп чыгып китәр өчен күпме вакыт бирелә? Чакыруның төренә карап, нормативлар үзгәрәме?

Юк, үзгәрми. Безнең норматив бер генә төрле. Без бер минут эчендә киенеп чыгып китәргә тиеш. Махсус эш киемен кияр өчен 20 секунд вакыт бирелә. Гадәттә, аларны өскә эләбез дә, машинаны тоткарламас өчен, юлда киенеп бетерәбез. Махсус җиһазларыбыз, кислород тутырылган баллоннарыбыз машина эчендә саклана. Аларны да юлда әзерлибез. Үзебезгә киябез. 

Гадәттән тыш хәл шәһәр эчендә килеп чыкканда, без, сигнал килеп, ун минут узуга  барып җитәргә тиешбез. Тагын бер кабатлыйм, янгынның нинди дәрәҗәгә җитүе, корбаннар булу-булмавы да сигналның кайсы вакытта җибәрелүенә бәйле. Игътибар иткәнегез дә бардыр, бәлки. Хәзер кеше, янгын яки автоһәлакәт күрсә, беренче итеп безгә шалтыратамы? Юк, ул үзенең супер яңа модельле смартфонын чыгара да видеога төшерә башлый. Ниндидер социаль челтәргә куеп, мактана әле ахырдан. 

Төтен күрдегезме, ялкынмы, автоһәлакәт шаһите булдыгызмы — иң беренче эш итеп, коткаручыларга шалтыратырга кирәк. Чөнки берничә минут та кеше гомерен хәл итәргә мөмкин. 

Ун минут эчендә үк барып җитмисез бит инде. Моңа нәрсәләр комачаулык ясый?

Төп сәбәп — юллардагы бөкеләр, юл бирмәүче автомобильчеләр, ишек алдындагы дөрес урынга куелмаган машиналар. 

Янгын сүндерү машинасына юл бирмиләрмени? 

Без полиция түгел бит. Полициягә, гадәттә, хөрмәт зуррак. Аларның машинасының сигналы кабынуга, шунда ук кырый рәткә тезелешеп, юл бирәләр. Янгын сүндерүчеләрне артык санга сукмый безнең халык. 

Сезнең техник мөмкинлекләр киңме? Янгын сүндерүнең яңа ысуллары барлыкка килгәндер, бәлки? 

Эш җиһазлары мөмкин кадәр яңартылып тора. Күптән түгел генә яңа янгын сүндерү машинасы кайтты. Ул инде тулысы белән заманча авария-коткару әсбаплары белән җиһазландырылган. 

Элегрәк противогаз рәвешендәге АСВ сулау аппаратлары белән эшли идек. Хәзер ПТС һәм АП «Омега» аппаратлар кулланыла. Беренчесендә һаваны көч куеп суырып алырга туры килә иде, яңа аппаратларда кысылган һава һәм аның агымы сулыш органнарына үзе килә. Бу эшләгән вакытта бик уңайлы. 

Бу урында аерым тукталып үтәсе килә. Кешеләр янгын сүндерүчеләрне Алла белән тиңлиләр. Озак сүндерә алмыйча азапланган вакытта тәнкыйть сүзләре ява башлый. Алар техника һәм җиһазларның да мөмкинлекләре чикле булуы турында уйлый белмиләр. Мәсәлән, янгын сүндерү машинасы төпсез түгел. Бер машинага уртача ике тонна су сыя. Иң еш килеп чыга торган янгыннарның берсен алыйк. Әйтик, бакча йорты яна ди. Без бер машина белән килеп җиттек. Бу йортка терәлеп диярлек икенче йорт салынган. Без бер көпшәне янучы йортны сүндерүгә юнәлтәбез. Ул секундына 3,5 литр су сиптерә. Ә икенчесен, әлбәттә инде, күрше йортны саклауга сарыф итәбез. Нәтиҗәдә, безнең машинадагы су биш минутка гына җитә. 

Һәр янгынны сүндерүнең үзенең планы, үзенең чишелеш юллары була. Без, килү белән, янгынның дәрәҗәсен билгеләп, үзебез сүндерә алмаганны аңласак, яңа көчләр, өстәмә машиналар сорыйбыз. Якын-тирәдә су гидрантлары, елга-буалар булу-булмауны ачыклыйбыз. 

Эш вакытында сездә курку хисе бармы? Әллә инде курку турында уйлап торырга вакытыгыз юкмы?

Курку хисе кешене беркайчан да ташлап китми ул. Чөнки ул табигый хис. Еллар узган саен, куркуның төре генә үзгәрә. Эшли башлаган вакытта син дөрләп янган уттан куркасың, унынчы катка баскыч белән менү дә уен эш түгел икәнен аңлыйсың. Хәзер мин, иң беренче чиратта, командам өчен куркам. Безнең каравылда 16 кеше. Аларның һәрберсенең исән-имин өйләренә, гаиләләренә кайтулары өчен җаваплымын. Мин аларны җыеп алып чыгып китәм, әйдәп утка кертәм. Шул ук вакытта вазифаларны дөрес итеп бүләргә, һәрберсенә бурычлар куярга кирәк. Мизгелләр бөтенесен хәл итә. Ялгышларны кичерми торган һөнәр бу. 

Сезгә хезмәттәшләрегезне югалтырга туры килдеме?

Югалтырга туры килде. Берне генә дә түгел. Күптән түгел генә батыр хезмәттәшебез 54нче янгын-коткару частенең командиры Хәлим Хәйруллинның елы булды. Аны без ниндидер юк кына янгынны сүндергәндә югалттык. Шәһәрнең ташландык урынында корыган үлән яна башлап, янгын зур территорияләргә таралды. Бик кызу көн иде. Ниндидер химик матдәләр түгелгән булуы да ихтимал. Чөнки янгын вакытында төтен бик зәһәр булды. Хәлимнең хәле начарланды. Кызганыч, аны коткарып кала алмадылар. 

Статистика буенча, Россиядә һәр көнне бер янгын сүндерүче бурычларын үтәгән вакытта һәлак була. 

Эш тәҗрибәгездәге иң авыр очракны искә төшерик әле. 

Һәр янгын, һәр чакыру үзенчә авыр, үзенчә куркыныч. Аларны санап та бетереп булмый. Янгынның үзәген табып, сүндереп бетерәсең, шул арада кайдандыр яңа ялкын телләре үрли башлый. Кайсы вакытта аның нинди бүлмәдән чыгуын да аңлый алмый каласың. Аеруча хуҗалары өйдә булмаган һәм йортның планировкасын белмәгән очраклар куркыныч. Берсендә шәхси йортның базына, кайнар күмерләр өстенә ишелеп төштем. Иптәшләрем ярдәмгә килде.

Бик тиз эш итәргә туры килгән очраклар була. Беренче автоюлда иген төягән йөк машинасы бензовоз белән бәрелешкән очрак истә калды. Юлга бик күп бензин акты. Юл һәлакәте магистральдә килеп чыкканга күрә, ике як хәрәкәтне дә туктатып торып, бик тиз эш итәргә туры килде. Чөнки машиналарның шартлау, бензинның янып китеп, башка хәрәкәт чараларына да күчү куркынычы бар иде. 

2010 елда 2/05 йортында берьюлы 7 фатир янды. Безнең отряд анда беренчеләрдән булып килеп җитте. Кая карасаң — анда ялкын. Катлаулы планировкалы йорт булуы да сүндерү процессын тоткарлады. Ут эченнән күп кешеләрне коткарырга туры килде. Ахырдан, үзем дә, кислородым бетеп, ишек төбенә чыгып җитүгә аңымны югалтып егылдым.

Тагын бер куркыныч очрак тимер юл вокзалы янында булды. Корыган үләннәргә ут кабып, шпаллар яна башлады. Сүндерергә җитешә алмадык. Янгын зур мәйданнарга таралды, якын-тирәдәге бакча йортларына да күчте. Туктап торучы составларга да ут кабу куркынычы бар иде. Ярдәмгә янгын сүндерү поездын җәлеп итәргә туры килде.  

Искәрмә: Янгын сүндерү поездының мөмкинлекләре 4 янгын сүндерү бүлеге яки 30 янгын сүндерү машинасы мөмкинлекләре белән тиңләшә. (авт.)

Ялган чакырулар еш буламы? 

Без аларны гражданнарның артык уяулыгы дип йөртәбез. Төтен исе сизәләр дә, безгә шалтыраталар. Шулай ук янгын сигнализациясенең ялгыш эшләп китүе дә ялган чакырулар исемлегенә керә.

Быел Яр Чаллы буенча 756 ялган чакыру очрагы теркәлде. Шуларның берсе — бала шаяртуы аркасында.

«Еллар узган саен, салкын канлылык арта»

Коткаручы сүзе фаҗига сүзе белән янәшә йөри. Бәхетсезлек, кайгы, мәетләр… Бу коткаручыларның психикасына ничек тәэсир итә? Чакырудан кайткач, ничек тынычланасыз?

Янгынны сүндергәннән соң, хәрабәләр астыннан җансыз гәүдә табып алган очраклар була. Бу — бик авыр күренеш. Элегрәк, өйгә кайткач: «Иртәрәк килсәк, коткарып калган булыр идек», — дип газапланып уйлап ята идем. Янгын корбаннарын күрергә туры килә, берни эшләтеп тә булмый. Кайвакыт йортның инде ачык ялкын белән дөрләп янган вакытына гына килеп җитәбез. Бу — сигнал соң килгән дигән сүз.

Еллар узган саен, салкын канлылык, рухи халәтнең ныклыгы арта. Хәзер артык уйламаска тырышасың. Кеше, бу һөнәргә килгән вакытта ук, хәвефләр һәм фаҗигаләр эчендә кайнаячагын аңлап килергә тиештер.  

Эштә махсус психологик бушану кабинеты бар. Анда кечкенә фонтан, йомшак кәнәфиләр куелган, салмак музыка уйнап тора.

Мин үзем, шәхсән, ул бүлмәдә юану тапмыйм. Миңа тынычлану һәм бушану өчен, иптәшләрем белән аралашу, сөйләшү күбрәк файда бирә.

Безнең белән психолог та эшли. 

Кешеләрне коткарасыз, ә менә этләр яки песиләр артыннан утка кергәнегез булдымы? 

Фатирлар янган вакытта, йорт хайваннары күзгә чалынса, аларны да үзең белән эләктерәсең, әлбәттә. Утта калдырып чыкмыйсың бит инде. Абзарлар янган вакытта, йорт терлекләрен чыгарырга туры килгәне бар. 

Хайваннар дигәннән, берсендә агачка менеп, дүртенче көнен төшмичә утыручы мәчене «коткарырга» туры килде. Ни өчен куштырнаклар эчендә әйтәм: без килеп, баскычны терәп куюга, куркып үзе сикереп төште ул. Коткарырга өлгермәдек (көлә). 

Сезнең эштә хезмәттәшләрегезгә таянырга кирәк. Сез бер-берегезгә тулысынча ышанасызмы? 

Безнең команда аерылмас җепләр белән бәйләнгән. Без утка бергә керәбез, бергә чыгабыз. Сине ярты юлда ташлап калдырырга мөмкин булганнары күптән китеп бетте инде. Андыйлар бездә озак тормыйлар. 

Янгыннар күбесенчә нинди сәбәпләр аркасында килеп чыга? 

Иң беренче чиратта, янгын чыгуга кеше үзе гаепле. Электр приборларын дөрес кулланмау, бер розеткага әллә ничә җиһазны тоташтыру нәтиҗәсендә кыска ялганыш килеп чыга. Шулай ук күпчелек янгыннар алкогольне чамадан тыш кулланып, ут белән сак эш итмәү, фатир эчендә тәмәке тарту аркасында чыгалар. Шәхси йортларда яшәүчеләр мич белән куллану кагыйдәләрен үтәмиләр. Төтен чыгу юллары елга ике тапкыр — җәен һәм көзен чистартылырга тиеш. 

Янгын чыккан очракта, тормышыңны коткарып калу өчен, иң беренче чиратта нишләргә кирәк? 

Паникага бирелмичә, яна башлаган объекттан кичекмәстән чыгып китәргә кирәк. Киемнәрегезне дә, документларыгызны да, алтын-көмешләрегезне дә җыймагыз. Үзегезнең тормышыгыз турында гына уйлагыз. Чөнки тормыш кешегә бер генә бирелә. 

Әгәр берәр бина эчендә вакытта янгын чыгып, ялкын аның чыгу өлешендә томалаган икән, тәрәзәдән сикерергә ашыкмагыз. Аны ачып, бар көчегезгә кычкырырга, ярдәмгә чакырырга, үзегезнең кайсы урында икәнлегегезне аңлатырга тырышыгыз. Мөмкинлек булса, чүпрәкне юешләп, шул чүпрәк аша сулагыз. Сез янгынның үзәге кайда икәнлекне белмисез, бәлки бинаның подвал өлеше янадыр. Безнең тәҗрибәдә шундый бер очрак булды. Бер егет, дүртенче каттан сикереп, аягын сындырган. Ә янгын бинаның подвал өлешендә булып, без килеп җиткәндә, егеткә таба якынлашып килә иде инде. Аягы сынган кеше мөстәкыйль рәвештә шуышып, уттан читкә китә алмый.  

Күрше фатирда янгын чыкканын аңласагыз да, үз фатирыгыздан чыгып китәргә ашыгыгыз. Безгә күрше фатирда яшәүчеләрне еш эвакуацияләргә туры килә. Чөнки кеше бер минут кына төтен сулап өлгерсә дә, ориентирны югалтып, чыгу юлын таба алмыйча, бер почмактан икенчесенә бәрелеп-сугылып йөри башларга мөмкин. 

Янгыннар елның кайсы фасылында күбрәк чыга?

Янгыннар яз һәм көз көне активлаша. Моңа бакчада яшәүчеләрнең чүп-чар яндыруы, корыган үләннәргә ут төртү очраклары йогынты ясый. Ә менә янгынны сүндерүе кыш һәм җәй айларында кыен. Кыш көне суның кату, ә җәй көне, югары температура астында эшләгәнлектән, кызу сугу куркынычы бар. 

Балалар фатирда бикләнеп калган очраклар турында еш ишетергә туры килә. Андый вакытта әти-әнигә беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк

Мондый очраклар безнең тәҗрибәдә бик күп. Гадәттә, без баскыч белән менеп, балкон аша эчкә керәбез. Ишекне махсус җиһазлар белән ачкан вакытлар да була. Мондый вакытта бер коткаручы эшләсә, икенчесе баланы тынычландыра. Аның белән сөйләшә, беркая да китмичә, бер нәрсә дә эшләмичә, аз гына көтеп торырга куша. Баланың бездән куркып калмавы бик мөһим. Әти-әниләргә, бала бикләнеп калса, безгә мөмкин кадәр тизрәк хәбәр итәргә, паникага бирелмәскә, шулай ук бала белән ишек аша сөйләшергә, аңа барысын да аңлатырга кирәк. 

Балалар гына түгел, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә бәлагә тарый. Узган ел бер кызны коткарырга туры килде. Психотроп матдәләр кулланып, панель йорт балконының кәрнизенә чыккан да, бөтен балконнар буйлап шул кәрниз буенча йөри. Баскыч белән менеп, балконга этеп керттек үзен. Безгә пычаклар белән дә кизәнде әле. 

«Безнең хезмәт хакы — 25 мең сум»

Сезнең хезмәт хакы батырлыклар кылырга этәрә торганмы?

Гади янгын сүндерүченең бүгенге хезмәт хакы — 25 мең сум. Акча артыннан куучылар эше түгел бу. Дөрес, эш стажы арткан саен, ул бераз күтәрелә. 

Коткаручылар пенсиягә ничә яшьтә чыгалар? 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында 20 ел хезмәт куйгач, лаеклы ялга китәргә була. Мин үзем тагын биш елдан — 45 яшьтә пенсиягә китәчәкмен. 

Коткаручы, янгын сүндерүче өчен нинди сыйфатлар булу аеруча мөһим? 

Кыюлык, тәвәккәллек, авырлыклар алдында югалып калмау, энергияле һәм җитез булу.

 Бу эштә эшли башлагач, сезнең тормышыгызда нәрсә үзгәрде? 

Мин утка бөтенләй башкача карый башладым. Янгын белән күзгә-күз очрашкач кына, аның нинди куркыныч, санаулы минутларда тормышыңны астын-өскә китерерлек каза икәнлеген аңлыйсың. 

Сез коткарган кешеләр сезгә рәхмәт сүзләре әйтәме? Чәй эчәргә күчтәнәчләр күтәреп килгәннәре бармы? 

Рәхмәт сүзләре ишетәбез. Күчтәнәчләр белән дә киләләр. Ләкин еш түгел, чөнки алар безне истә калдырмыйлар. Фаҗига урыныннан чыкканда, күбесе безне карап торырлык хәлдә булмый.

Янгын сүндерүчеләр юрамаларга ышаналар, диләр. Нинди юрамалар юш килә?

Үзем тарафыннан сыналганнарын гына әйтәм. Машиналарның «маячок”ларын һич кенә дә сөртергә ярамый. Сөрттеңме — янгын хәбәрен көт тә тор. Без янгыннан кайткач та, машинаны хәрби сафка бастырып, әзерләп куярга, махсус җиңсәләрне салып юарга, аннары киптерергә эләргә тиешбез. Менә шул эшләрне башкарасы килми инде. Аларны башкасына алыштырып киеп, смена беткәндә генә юып куюың хәерле. Шунда ук юсаң — янгын чыга.