Җырчы Айсылу Габдинова: «Зәңгәр күлгә барыр өчен генә булса да машина аласым килә»

«Диңгезләре бер читтә торсын», – диешә монда килгән берәүләр. «Яңадан туган кебек булдым», – ди икенчеләре. «Көн дә киләм мин монда», – дип өстәп куя өченчеләре. Зәңгәр күл – күпләрнең яраткан су коену урыны. Җырчы Айсылу Габдинова да Зәңгәр күлгә мәхәббәте турында сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел, ди.

 «Зәңгәр күлгә барыр өчен генә булса да машина аласым килә»

Казан читендә генә матур бер урман эчендә урнашкан Зәңгәр күлләр комплексы үзләренең кристаллик дәрәҗәдәге чиста сулары белән данлыклы. Ел дәвамында туңмый торган сулыклар Татарстан территориясендә өчәү генә — зур Зәңгәр күл һәм ике кече Зәңгәр күл. Алар Биектау һәм Казанның Авиатөзелеш районнары читендәге Щербаково бистәсе янында урнашканнар. Зәңгәр күлләр комплексы — дәүләт тыюлыгы санала.

Зәңгәр күлдәге суның температурасы ел дәвамында +4-6 градусны тәшкил итә. +4тә кышкы куртка киеп, шарфларны кат-кат уранып йөргәнне искә төшерсәк, бу бик тә суык дигәнне аңлата инде. Монда халык рәхәтләнеп, колач җәеп йөзәргә дип түгел, бер тапкыр чумып чыгарга дип килә. Төбенә хәтле күренеп торган чиста күлнең менә шундый үзенчәлеге бар.

«Зәңгәр күл — бик матур күл, тирәсе камышлы», — дип җырлата торганнар иде безне мәктәптә. Бу күл тирәсендә камышлары булмаса да, үзе бөтен дөньяга танылган. «Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында су коенырга чират көтеп тора идек», — дип сөйли Айсылу Габдинова. Аның хәтта төнге уникедә килеп тә, кеше очратканы булган. Зәңгәр күл буенча экскурсияне дә безгә ул үткәрде. Инде күпләр аның Зәңгәр күлдә су коенырга яратуын инстаграм челтәре аша белә дә торгандыр. Айсылу, күпләрне шаккаттырып, кыш көне дә күлгә чумып алган видеосын урнаштырган иде.

— Зәңгәр күлгә беренче тапкыр биш-алты ел элек килгән булганмындыр. Ә актив рәвештә өч еллап йөрим. Үзем генә такси яллап килә идем. Хәтта көн дә килгән чакларым булды. Зәңгәр күлгә генә килер өчен булса да үземә машина аласым килә. Өч ел элек майның башында керә башладым. Көне салкын, җилләр исә, суы бөтенләй «ужас». Беләсеңме, бер тапкыр керәсең икән, икенче тапкыр да, өченче, унынчы тапкыр да керәсе килеп тора. Үзенә шулай тарта ул.

Бер генә чумып алсаң да, шундый күп энергия җыясың. Аннары буыннар өчен дә бик файдалы дип әйтәләр. Организмдагы йоклап яткан күзәнәкләрне яңадан эшләтеп җибәрә. Температураның кинәт төшүе - организм өчен зур стресс. Шуңа күрә, яңадан туган кебек буласың инде. Чыныктыра, иммунитетны ныгыта. Мин, мәсәлән, сирәк авырыйм, — ди Айсылу.

Габдиновлар гаиләләре белән монда су коенырга яраталар икән. Тик барысыннан да күбрәк Айсылу йөри. «Зәңгәр күлдә генә түгел, су булган җирдә коенырга җай гына эзләп йөрим мин», — ди ул су керергә яратуы турында.

Салкын суга чуму чыннан да организм өчен стресс. Шуңа күрә артыгын кыланмыйча, үз организмыңны тыңлап кына керергә, ди Айсылу. Аның боздай суда үзен тыныч тотуын, биш тапкыр бер ярдан икенче ярга йөзүен күреп, күпләр шаккатты. Ирләр суга аяк очларын гына тидереп карап та чиный-чиный чыгып сызганда, Айсылу шулай башкаларга мастер-класс күрсәтте.

— Минемчә, башлар өчен ниндидер махсус әзерлек кирәкми. Мин чыныкмыйча гына кердем.

Тик озак уйлап, әкрен генә кереп булмый, чөнки аяклар катып калган кебек була. Аннары, паникага бирелергә, кычкырырга ярамый. Паника бирелсәң, тагын да начаррак булачак. Психологик яктан әзерләнеп, тиз генә чумарга кирәк. Ә менә чыккач, бик рәхәт булачак. Диңгездә дә алай рәхәт түгел. Чөнки эффекты юк. Ә монда бер генә чумып алсаң да, организмда җиңеллек тоясың, салкын су яшәртеп җибәрә.

Кемдер анда коенсаң, ябыгасың, ди. Мин анысын сизмәдем. Суда күкерт, күксел-зәңгәр балчык бар. Алтын бизәнү әйберләре киеп керсәң, мизгел эчендә ялтырап кала, — дип, Айсылу үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

«Диңгез суы читтә торсын»

Татарстанда аномаль эссе көннәр Зәңгәр күлгә килүче кеше агымын тагын да көчәйткән. Чемпионат вакытындагы кебек чират торып чумдылар суга. Калкып чыккан кешенең йөзендә мең дә бер төрле эмоция күрергә була. Күзләр челт-челт килә, авызлар ачыла, кашлар маңгайда, ә куллар нәрсә эшләргә белми — кыскача шулайрак. Чыккач исә, күңел күтәренке, авызлар колакта, колаклары тагын да ерактарак. Менә бәхет кая ул дип карап тордым.

Балтач егетләре бөтенесе бергәләп җыелып килгәннәр. «Диңгез сулары да Зәңгәр күлнекенә җитми», — ди алар бертавыштан.

— Елга бер килеп, әллә нәрсә чыныгып булмый. Монда коенуның зыяны, һичшиксез, юк, ә менә файдасы булырга тиеш. Суы идеаль! Рәхәтләнеп ял итеп чыгасың. Бер дә күрмәгән кешеләргә Зәңгәр күлгә килеп, су керергә киңәш итәм. Кеше кая гына бармый, кайда гына йөрми. Ә үзебездә дә шундый матур, рәхәт җир бар. Төркиягә, Мисырга барсаң да, шул ук бер су. Тик андагы су Зәңгәр күлнекенә җитми. Диңгез суы читтә торсын, — ди егетләр.

Зәңгәр күлләр — дөньядагы иң сирәк уникаль күлләр

Безнең Республика территориясендә урнашкан әлеге Зәңгәр күлләр 200 мең ел элек барлыкка килгән дип исәпләнә. «Карстовые озера» дип атыйлар аларны. Ягъни, алар җир убылу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, иң тирән җирләре 130-150 метрны тәшкил итә. Андый тирәнлектә алар җир астындагы минераль сулар, җир асты чишмәләре белән тукланып торалар. Күлнең зәңгәрлеге судагы күксел-зәңгәр балчыкка бәйле. Әлеге күлләрдәге су сульфатка һәм күкерткә бай, шуның белән дә алар организм өчен файдалы. Тик суда бер минуттан артык торырга ярамый. Чөнки салкын суда аяклар, куллар катып кала. Чыныкмаган кешегә суга тиз генә чумып алырга кирәк.

Зур Зәңгәр күлнең күп җирләре пычранып, сазлыкка әйләнеп бара. Шулай ук Зәңгәр күлне «Татарстандагы Ниагара» дип тә атыйлар. Чөнки биредә дә кечкенә шарлавык бар. Дөрес, күлләрнең күпчелек җирләре сазланып, саеп бара. Сай җирләрдә су үзенең уникаль изумрудлы зәңгәр төсен югалта башлый. Бу экология ягыннан караганда бик начар. Чөнки Татарстан территориясендә булган унлап күлнең өчесе генә бүгенге көндә үз сыйфатларын югалтмаган булып исәпләнә. Әлеге күлләр Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда бик сирәк уникаль сулыклар булып саналалар.

Су сайрак җирдә кешеләр байдаркаларда йөзә, ә шарлавык астына басып су коеналар. Шулай да иң популяр җир ул — кече Зәңгәр күл. Зәңгәр күлгә барганда уң якта Казансу елгасы агып ята. Дөресен әйткәндә, яшелләнеп, тончыган Казансу янында Зәңгәр күл чисталыгы белән үзенә тартып тора.

Кеше күп коена торган җирдә төрле яклап махсус баскычлар урнаштырылган. Шулай ук якында гына киенү-чишенү кабинкалары да тора. Кыш көннәрендә Зәңгәр күл янына кечкенә мунчалар алып килеп куялар.

Зәңгәр күлнең шушы җиренә килеп җитим дисәң, бераз җәяү дә барырга кирәк. Тар гына асфальт юл инде болай да күлнең янына ук килеп җитә язган. Берничә җирдә машинаны калдыру өчен махсус урыннар эшләнелгән. Тик юлы бик тар булу сәбәпле, хәвефкә очрау ихтималы да бар. Шуңа күрә күпләр машиналарын керү юлында ук калдырып, күлгә җәяү баралар.

Тик барысы да фотолардагыча идеаль түгел шул. Һәм бу бик тә кызганыч. Күпләр Зәңгәр күлне мактап кына сөйләсә, хис-кичерешләрен сүзләр белән дә аңлатып бетерә алмыйча йөргәндә бик «акыллы» затлар тыюлык территориясен чүп-чарга батыра. Юл кырыйларында, хәтта күлнең ярларында да шашлык кисәкләре, кәгазь, пакетларны күрергә була. Тагын бер кызык хәл: бер егет күлнең агып яткан җирендә карбыз юып ята иде. Ял иткән җиребездә чисталык сакларга да онытмасак иде.