Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иске Җөри мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллин: “Дүртенче дәрәҗәдәге яман шеш дигәндә дә өйдәгеләргә әйтмәдем”

Республиканың мәдәният министрлыгы быел “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты”на конкурс игълан итте. Шушы яңалыкны ишетүгә Теләче районы Иске Җөри авылы халкының мәдәни эшчәнлеге күз алдына килде. Мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллинның хезмәте белән социаль челтәрдә танышып барам. Алар уздырган чаралар турында халык социаль челтәрләрдә еш кына җылы сүзләр яза.

news_top_970_100
Иске Җөри мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллин: “Дүртенче дәрәҗәдәге яман шеш дигәндә дә өйдәгеләргә әйтмәдем”

Интернет аша гына түгел, тормышта да таныш Равил. Ул мәдәнияткә милициядә участок инспекторы булып эшләгәннән соң килде. Нечкә күңелле, ихлас, ярдәмчел, тырыш булуы белән дә авылдашлары арасында хөрмәт уята алгандыр үзенә. Хөрмәт булмаса, авыл кешесен сәхнәгә тартуы ай-һай... Мәдәният йортында икәү генә алар. Равил һәм техник хезмәткәр Альбина Салихова.

– Полициядә эшләгәндә дә шигырьләр укыйсым, җырлый белмәсәм дә, җырлыйсым килә иде. Әрсезлегем дә бар. Анысы әбидән күчкәндер. Кешенең күзенә кереп тормасаң, китереп бирмиләр дип, әйтә иде әби. Шуңа күрә полициядән китүгә үк, башка эш эзләргә уйга да килмәде. Ул вакытта мәдәният йорты бик иске, җитәкчесе дә юк иде. Икенче көнне үк, әрсезләнеп район мәдәният бүлегенә бардым да, эшкә алуларын сорап гариза яздым. 

Алдылар. Клубны төзекләндерү артыннан йөри башладым. Президент программасы нигезендә бер ел буе клубыбыз капиталь төзекләндерелде, – ди Равил.

– Авылда мәдәниятне үстерүнең кыенлыклары бармы, Равил?

– Бар, күп кыенлыклары. Чөнки хәзер кешенең дөньясын компьютер, телефон, телевизор басып алган. Мин клубка эшкә кергән вакытта кеше бик аз йөри иде. Берничә кеше генә чыга иде клубка. Ничек эшләрмен дип борчылдым. Аннары мин үзем нечкә күңелле, тиз ышанучан, барып чыгармы икән, дип уйландым. 

Шулай да, ничек булса да, үзебезнең авылның мәдәниятен күтәрергә дигән максат куйдым. Безнең авыл бит әле дини яктан да көчле. Шунлыктан бик җиңелләрдән бирелмәде. Дин уйнарга, җырларга рөхсәт итми, дигән каршылыклар белән көрәшергә дә туры килде. Халыкка мәдәният аша да матурлык, әдәп, әхлак тәрбияләргә мөмкин икәнлеген, начарлыкка китерми, киресенчә, яхшырта гына дигән фикерне аңлатырга тырыштым. 

Әби-бабайларны җыеп, шахмат-шашка уеннары оештыра башладым. Яшьләрне җыеп, авыл төшеп калганнардан түгел, дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дип аңлатып, активистлардан комиссия төзедек. Шулай акрынлап кереп киттек. Танылган артистларны, башка район артистларын да чакырабыз, төрлелек тә кирәк бит.

– Максатка аз булса да ирештем дип уйлыйсыңмы?

– Ирештек дип уйлыйм. Чөнки бүген мәдәният йортында 12 берләшмә эшләп килә, халык бик актив. Егетләр көрәш, хоккей, футбол түгәрәгенә йөри, теләүчеләр шахмат-шашка уйный. Балалар һәм зурлар өчен театр түгәрәге эшли. 

Үзем хәзер читтән торып режиссура буенча укыйм, спектакльләрне өйрәтүче белгеч юк, бергәләп өйрәнәбез. Өч бию коллективыбыз гына бар. Авылда 409 кеше яши. 7 яшьтән 26 яшькә кадәрге 42 кыз биюгә йөри. Хореографны күрше Баландыш авылыннан алып киләбез. Раушания Фәттахова атнага биш көн килеп биергә өйрәтә. Җырчыларыбыз күп, биш тальянчыбыз бар, аларның өчесе - яшьләр. 

Авылларга концертлар белән чыгабыз. Узган елны 24 авылга чыгып, концерт куйдык. Саба, Арча районы авылларына да барабыз. Мактанып та, авылдашларымны мактап та әйтә алам, бер көндә ике коллектив белән ике авылга барып, икешәр сәгатьлек концерт куеп кайта алабыз. Аллаһка шөкер, рәхмәт аларга, тыңлыйлар, йөриләр, кызыксыналар. Әйдә болай итеп карыйк әле, әйдә Равил абый моны эшләп карыйк әле, әйдә театр уйнап карыйк, скетчлар өйрәник, дип кенә торалар. Һәрберсе яңа тема, яңа идеяны үзләре тәкъдим итә. 

Минем бәхеткә, күршеләрем дә җырлы-моңлы. Авылыбызның иң актив гаиләсе – Имамиевлар күршедә генә. Айрат абый үзе дә җырлый, кызлары да. Сценарийларны да алар белән язабыз.

2018 елда бәйгеләрдә катнашып, барлыгы 18 диплом алдык. Беренче һәм икенче дәрәҗә лауреат биючеләребез дә, җырчыларыбыз, гармунчыларыбыз, юмор сөйләүчеләребез дә бар. Балаларыбыз “Йолдызлык”, “Дулкыннар” кебек зур фестивальләрнең республика турларында да катнаша. 

Халыкны сәхнәгә тарту җиңел булмады. Эш башлаганда авыл мәдәният йортында бернинди аппаратура да, шартлар да, костюмнар да юк иде. Хәзер дә юк әле алар. Әмма, авыл халкының җыр-моң яратуы, бердәмлеге кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Һәр бәйрәмне матур итеп үткәрергә тырышабыз. Күптән түгел урам бәйрәме уздырдык. Авылда алты урам бар, һәркайсысы спортта, җыр-биюдә үзләренең көчен сынады, үз урамының дәрәҗәсен күтәрергә дип, тырышты. Зур чаралар уздырганда ике авылдашыбыз – Фәрхәт Сәүбанов һәм Фәрхәт Борһанов иганәчелек ярдәме күрсәтә. Яшьләр өчен атна саен дискотека уздырабыз.

Мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләү өчен хыялыйлык, таләпчәнчелек тә кирәк. Җаваплылык та бик зур. Эшемене бик яратам. Чөнки, мәдәнияттә кеше гөрли, алга бара, яшәрә. Кеше арасында эшләү үзеңне сынау, үзеңне күрү ул. Сезонны сентябрьдә ачабыз, июньдә ябабыз. Сабантуйлардан соң бер-ике авылга чыгып керәбез дә, авылыбызның бөтен артистлары бергә клубка җыелып эшебезгә йомгак ясыйбыз. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып, матур теләкләр теләп, табын корабыз.

– Равил, ялгышмасам, син каты авыруны да җиңгән көчле рухлы ир-егет...

– Әйе, 3-4 ел элек шундый хәл булды, муен лимфаларында шеш таптылар. Бүген Аллаһка шөкер, хәлем яхшы. Һәр очракта да яхшыга омтылырга, төшенкелеккә бирелмәскә кирәген аңладым. Табиб, синдә дүртенче дәрәҗәдәге яман шеш, дип әйткәндә дә, өйдәгеләргә әйтмәскә, Аллаһ ни язган шул була, дип уйладым, төшенкелеккә бирелергә тырышмадым. Эссе мунча кермәдем, күбрәк җәяү йөрдем, суда йөздем. 

Табибның җитмеш биш процент үзеңнән тора дигәне дә истә калды. Табиблар әйткәннең барысын да эшләдем. Күңелең белән гел яхшыны гына уйлап, Аллаһтан сорарга, ышанырга кирәк. 

Бөтен әйбер дә, бөтен чир дә нервдан чыга. Шуңа күрә юк-барга да борчылып яшәмәскә кирәк. Күбрәк аралашырга киңәш итәм, кеше белән сөйләшкәндә җиңеллек сизә. Минем үземә мәдәнияттә эшләү, җырлап-биеп йөрү дә бер рәхәтлек бирә, сөенеп эшлим. Сөенеп йөргәч, ничектер күңел үсә.

– Социаль челтәрдә үз блогыңны алып баруның файдасы нидә?

– Күп кеше интернетта бит хәзер. Белдерүләрне дә шунда куям, күрше авыллардан да күреп киләләр. Авылыбызның төркемен дә ачтык “Вконтакте”да. Анда узган чаралардан фотолар куеп барам. Истәлек бит инде, башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар да кереп карый. Соңгы вакытта инстаграмда шигырьләр укып куя башладым. Иҗаты аша нидер әйтергә теләгән, мәгънәле фикерле шигырьләрне генә укыйм. Бу шулай ук тәрбиянең бер юнәлеше дип саныйм. Комментарий язучылар күп. Үзебезнең районнан Гөлүсә Габделхакова, Сиринә Гатиятова иҗатын бик яратам.

Равилдән без профессиясенең авыр һәм җиңел якларын барлап чыгуны сорадык. 

Авылда мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүнең уңай яклары:

– эш урының якында гына, өйгә кереп, тиз арада гына кайнар аш ашап чыгарга да мөмкин. Бушка. Ә бу шәһәрдә түләүле;

– юл йөрү бушлай. Йорт һәм мәдәният йорты арасын җәяүләп узу сәламәтлеккә дә файда;

– күп вакытны җырлап-биеп уздыргач, позитив күңел күтәренкелегендә яшисең;

– авыл җире өчен яхшы гына хезмәт хакы түләнә;

– һәрчак чиста-пөхтә киемнән йөрисең;

– авыл халкының рәхмәтенә ирешәсең. Ни дисәң дә, мәдәният кешене тәрбияли.

Авылда мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүнең уңайсыз яклары:

– күп вакыт чыгымнарны үз хезмәт хакыңнан чыгарасың;

– кеше көйләп, артистлар җаен җайлап, энергия сарыф ителә;

– гастрольләрдә йөреп, соң гына өйгә кайтыла;

– бер үк вакытта җитәкче, ут куючы, биюче, режиссер, актер да була белергә кирәк;

– уздырган чаралар, бәйрәмнәр тамашачыга ошады микән, дип төннәр буе күзеңә йокы керми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100