Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни төштә мәет озатуны күрде»: 8 март фаҗигасенең 7 корбанын җирләделәр

Әниләренә 8 Мартка бүләк түгел, ә хәсрәт. Самара өлкәсе Курумоч бистәсендә яшәүчеләр өчен 8 Март җитте исә, бәйрәмнән бигрәк фаҗига, матәм тойгысы булачак инде хәзер. Яшьлекләре әле бөреләнеп кенә килгән җиде кеше кичә гүр иясе булды.

news_top_970_100
«Әни төштә мәет озатуны күрде»: 8 март фаҗигасенең 7 корбанын җирләделәр
63.мвд.рф

8 март иртәсендә, 05.50 сәгать тирәсендә Самара-Тольятти юлында Красноярск районында Volkswagen Tiguan автомобиле һәм Isuzu йөк машинасы кара-каршы бәрелешә. Фаразлар буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан. Фаҗигадә җиде кеше — ике хатын-кыз һәм биш ир-ат берьюлы һәлак була. Аларның иң олысына — 26, иң кечесенә нибары 17 яшь. Йөк машинасын йөртүче зыян күрми.

Volkswagen руле артында 23 яшьлек Егор Мухин була. 21 яшьлек Александр Космиров, 17 яшьлек Виктория Якимова, 18 яшьлек Никита Гулыманов, 19 яшьлек Данила Горбачев, 26 яшьлек Никита Степанов һәм 24 яшьлек Алёна Уразаеваның бер машинага төялеп, күршедәге Волжск (Царевщина) бистәсендәге бардан кайтып килешләре була.

Эх, бу яшьлекне… Йөгәннән ычкынган дуамаллык, чама югалту, җавапсызлык, ярамыйга карамый дип йөрүләр күпме кешене харап итә шул… Курумоч бистәсенә өйләренә кайтып җитәргә әз генә калган була, югыйсә.

Кичә 13.00 сәгатьтә егет-кызларны соңгы юлга озаттылар.

«Иң яратканым, булышчым иде бит ул»

Вика Якимованың әнисе Мария белән сөйләшкәндә, ул газизенең җәсәден моргтан көтүен әйтте.

— 17 яшьлек кызым китеп барды бит. Көллияттә икенче курста белем ала иде. Искиткеч иде ул, ярдәмчел, ачык күңелле, андыйлар әз һәм аны миннән тартып алдылар. Ул көнне кичтән бертуган абыйсына барып, инде йокларга ятканнар иде бит. Кем, ничәдә чакыргандыр аны, телефоны чәлпәрәмә килгән, кем шалтыратканын карап та булмый. Абыйсы ул чыгып киткәндә йоклаган булган. Кызымны кайтарып булса икән, — дип өзгәләнде ул.

Никита Гулыманов Самара медицина университетының беренче курсында белем алган. Табиб булырга хыялланган. «Иң яратканым, булышчым иде бит ул», — дип кенә әйтерлек көч тапты әнисе Марина.

Курумоч бистәсе мәктәбе директоры Иван Каширин биш баланың үзенең чыгарылыш укучылары булуын әйтте.

— Барысы да шундый яхшы гаиләләрдән иде. Никита Гулыманов 2020 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина унииверситетының беренче курсында укый иде.

Данила Горбачев футболчы, спортчы иде. Өлкәдә авыл җыелма командасы өчен уйнады.

Никита Степанов очраклы гына эләккәндер аларга. Тыныч кына, яхшы егет иде. Барысы да безнекеләр бит болар! Коточкыч фаҗига. Әти-әниләргә бик зур хәсрәт: 8 Мартта иртәнге сәгать 6га ук менә шундый «бүләк» ясадылар.

Бүген мәйданда бер урыннан бишесен соңгы юлга озатачакбыз. Икесе Царевщина бистәсендә җирләнәчәк. Бүген бистәдә матәм. Бөтен педагогик коллектив әти-әниләргә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәчәк, — дип сөйләде кичә «Татар-информ»га мәктәп директоры.

«Әни төштә мәет озатуны күрде»

Данила Горбачевның әнисе Елена Александровна улының футбол белән 5 яшьтән мавыгуын әйтте.

— Шундый яшьләр безнең арадан китүе бик кызганыч. Данилның тренер буласы килә иде. Ни минем, ни аның хыялы тормышка ашмады, — диде.

Даниланың бертуган энесе Артем сөйләвенчә, яшьләр бер көн алдан коттеджда туган көн бәйрәм иткәннәр. Икенче көнне арендага алынган коттедж өчен акчасын биреп, кичен тагын бәйрәмне дәвам итәргә барганнар булса кирәк.

Яшьләр Царевщинада барда утыргач, Курумочка төнлә инде кайткан булганнар.

— Алар такси белән кайтырга уйлаган булганнар. Аннары Мухин очрагач, аңа утырып кайтканнар. Югыйсә, икенче машина ярымбуш та булган бит. Дусларның берсе кабат барырга үгетли башлаган. Аның сүзенә күнеп, яңадан киткәннәр. Барда утырып, иртәнге якта кайтырга кузгалгач, Мухин тизлеген 240ка кадәр арттырган. Шунда инде идарәсен югалтып, каршы якка да чыккан, күрәсең. Моны Инстаграмга да куйган булган, спидометрда тизлек 230ны күрсәткән, — дип уртаклашты Артем.

Спортны яраткач, Данила Тольяттида физкультура укытучысы белгечлеге буенча укыган.

— Фаҗигагә кадәр бер атна алдан әни белән Данила төшләр дә күргән иде. Данилага аны кемдер аулавы, эзәрлекләве төшенә кергән. Ә әни төштә мәет озатуны күрде.

Балачакта абый белән гел бергә булдык. Машиналар белән уйный идек, китап укып, бергәләп спорт белән шөгыльләнү турында хыялландык. Бергәләп кинолар карарга яраттык, — диде Артем.

«Иң яхшы абый идең бит син!» — дип, Артем социаль челтәрдәге битендә дә язып куйган. Кичә соңгы юлга озату чарасына 700ләп кеше килгәнен әйтте ул. Яшьләрнең дүртесен бер рәткә салып җирләгәннәр. Егор Мухинны Власть Труда бистәсендә, Алена Уразаеваны Волжск бистәсендә, Никита Степановны Самарада җирләгәннәр.

Рульдә Егор Мухин булган. Ул Самарада квестлар оештырган, машиналар белән бик мавыккан. Артем сүзләренчә, Егорның әти-әнисеннән җәмәгатьчелек алдында гафу үтенү сүзләре булмаган.

Артем безгә яшьләрнең барысы да исерек булганнарын әйткән иде. Соңрак РИА Новости агентлыгында да хәбәр чыкты. Агентлыкка хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, җиңел машинадагы яшьләрнең җидесе дә аек булмаган. «Җиңел машинадагы барлык җиде пассажир, шул исәптән, машина йөртүче дә, алкоголь исереклелеге халәтендә иде», — дип хәбәр иткәннәр агентлыкка.

Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча тикшерү идарәсендә экспертиза нәтиҗәләре әлегә билгеле булмавын әйткәннәр. Машинаның тәгаен тизлеге дә билгесез. 

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары социаль челтәрләрдәге видеога сылтама белән хәбәр итүләренчә, янәсе Volkswagen сәгатенә 230 километр тизлек белән барган, машина йөртүченең кулында шампан шешәсе булуы да ихтимал.

Алена Уразаеваның ятимә кыз булуы билгеле. Дусты Анна аның әбисе белән яшәгәнен әйтте.

— Алена дус кызым иде. Бик ачык, ягымлы, зур йөрәкле кеше иде ул. Авария турында ишеткәч, ышана да алмадым. Әле дә ышанасы килми. Эх, кире кайтарып булса иде… — диде.

Аленаның тагын бер танышы социаль челтәрдә Аленаның бик гади, аралашучан, сөйкемле кыз булуы турында язган. Алена Уразаева политехник университетны тәмамлап, эшкә дә урнашкан булган. «Алена бик иртә әнисез калгач, әбисе бик яратып, кадерләп, үз кызыдай үстерде, гел ярдәм итәргә тырышты. Дошманыңа да теләмәссең: башта үз кызын, аннары оныгын югалтты ул әби», — дип язылган.

Александр Космиров кечкенәдән полициядә эшләү турында хыялланган. 11 сыйныфны тәмамлап, Идел буе дәүләт көллиятенә юридик бүлеккә укырга кергән. Икенче курста, 2016 елда да бик куркыныч ававриягә эләккән булган. Ике ай хастаханәдә ятып чыккач, тернәкләнеп аягына баскан. Быел март азагында Курумочта аэропорт таможнясына эшкә чыгарга тиеш булган.

«Татар-информ» редакциясе мәрхүмнәрнең туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100