Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәрсә сатканнарын белмиләр» - челтәрле бизнес продукциясе ике блогерны ызгыштырган

Шушы көннәрдә челтәрле бизнес тирәсендә тагын бер гауга чыккан. Челтәрле бизнес ике танылган татар блогеры Рафилә Шәмсетдинова һәм Гөлнараның аралары җитди бозылуга китергән.

news_top_970_100
«Нәрсә сатканнарын белмиләр» - челтәрле бизнес продукциясе ике блогерны ызгыштырган

Челтәрле бизнеска берегеп ятучыларның күп булуы нәрсә белән аңлатыла? Биредә акча күп булуы белән. Ә акчаның дус белән дусның, туган белән туганның үзара мөнәсәбәтләрен бозарга сәләтле икәне билгеле инде. Төшемле эш булгач, бу бизнес белән шөгыльләнүчеләр үз компанияләренә сүз тидергәнне яратмый, үзләренә каршы чыгучыларга чеби алырга җыенган тилгән кебек очып куналар. Шушы көннәрдә челтәрле бизнес ике танылган татар блогеры Рафилә Шәмсетдинова белән Гөлнараның онлайн ызгышына сәбәпче булган.

Рафилә Шәмсетдинова — татар интернет дөньясында билгеле шәхес. Рафиләнең аш-су рецептлары белән бүлешүдән башлап җибәргән инстаграм сәхифәсен бүгенге көндә 62 меңгә якын кеше карап бара. Блогер беркайчан да үз фикерен белдерүдән курыкмый, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә тора. Бу кадәр язылучысы, яки әзер кулланучысы булганда, блог аш-су рецептлары кую белән беррәттән челтәрле бизнес алып бару өчен дә актив эшли. Рафилә бу өлкәдә зур, көчле команда туплаган. Ире белән челтәрле бизнес вәкилләренең чит илләрдә үткәрелә торган укулары һәм җыеннарына йөри.

Үзен «Татар кызы Гөлнара» дип тәкъдим итүче блогерның 140 меңгә якын язылучысы бар. Анысы блогын татар һәм рус телләрендә алып бара. Рафиләнең сторисларыннан аңлашылганча, Гөлнара Татарстаннан читтә яши.

Икесе дә аш-су блогеры булгач, әлеге кызларның уртак темалары күп булган, әлбәттә. Бер-берсенә блогларын үстерешергә ярдәм иткәннәр, көндәлек темаларга да аралашканнар булса кирәк. Әмма көннәрдән бер көнне ахирәтләр арасыннан кара мәче йөгереп узган. Челтәрле бизнес продукциясенең зыяны турында сөйләүдән башланган бу ызгыш реклама буенча бер-берсенә гаеп ташлауга кадәр барып җиткән. 

Рафиләнең сторисларыннан аңлашылганча, Гөлнара температурасы күтәрелүе, өшүе, тамагы авыртуы турында язгач, Рафилә аңа челтәрле компания продуктлары белән дәваланырга тәкъдим иткән. Аннан кайда яшәвен сораган һәм Балашихадагы офислары белән сөйләшеп, авырып ятучы Гөлнараның өенә 7 мең сумлык товар китерткән. Бу «игелеге» өчен акча сорап тормаган, «терелгәч блогыңа реклама урнаштырып кайтарырсың» дигән.

Гөлнараның алдагы сторисларын күреп өлгермәдек. Әмма, үзе әйтүенчә, Гөлнара үзе дә, кызы да Рафилә җибәргән продукцияне кулланган, әмма бер файдасын да күрмәгән. Күпме эчсәләр дә, темпуратуралары төшәргә уйламаган. Ләкин Рафиләнең сторисларында Гөлнара белән язышуының скриншоты бар. Аларда Гөлнара «бу продуктларны эчмәве һәм эчмәячәге» турында язган. Бу блогерларның кайсы хаклыдыр, белмибез. Кайсына ышанырга да белмәссең. Әмма кызларның челтәрле бизнес аркасында аралары бик җитди итеп бозылуы дөрес. 

«Алар нәрсә сатканнарын үзләре дә белмиләр»

Гөлнара ситуацияне сторисларында болай дип аңлата:

Аудиториягә бу хакта сөйләнеп утыру килешми, анысын беләм. Әни дә «б. белән б…» булма дип әйтә, ә әни кеше ул һәрвакыт дөресен әйтә. Әмма мин инстаграмда шушы теманы кузгаткач, меңләгән кайтаваз килде, дуслар. Бу кайтавазлар аларның берсендә дә юк, чөнки аларга бу турыда язсаң, шунда ук кара исемлеккә эләгәсең. 

Хәзер инде алар: «Калганнар чыдый алмыйлар, без а-а-алга барабыз», — дип язалар. Чыдый алмасам, ни өчен мин алар белән эшләмим? Минем аудиториям зур, беренче айдан ук доходка чыгар идем. Ни өчен эшләмәвемә үзегез нәтиҗә ясагыз, дуслар. 

Әйе, без Диана белән температураны төшерер дип эчтек инде, өметләндек. Һәм миңа шушы компаниядә эшләүче берничә кыз: «Сезгә аны дөрес тәкъдим итмәгәннәр, чөнки ул продукт температураны төшерү өчен түгел», — дип язды. Алар үзләре нәрсә сатканнарын да белмиләр. Хәзер бер пабликка минем видеоны куйдылар, мин алып атарга куштым. Болар мине курыкты дип уйлады инде. Юк, мин беркемнән дә курыкмыйм. Курыксам, болай сторисларда да сөйләп утырмас идем. Кирәк икән, астын өскә китерәм, әмма алай эшләмим. Чөнки мин алардан яхшырак, булышмыйм да. Сөйлиләрме, язалармы, кирәкми миңа. Хет көне-төне сөйләп утырсыннар. Әле булышып утыраннарның күбесе яулыктан. Бу нәрсә турында сөйли?

«Ит яхшылык, көт яманлык шушы була икән»

Рафилә үзе Гөлнараның туры эфирын карый алмаган. Чөнки ызгышып аргач, Гөлнараны «блокировать» итеп куйган. Тик блогерларга барысын да вакытында хәбәр итеп торучы язылучылары барлыгын онытмыйк. 

Ул сторислар миңа күренми, әмма минем аларны күрәсем дә килми. Чөнки мин ул блогерны иртән блокка куйдым. Бу блогымны 5 елдан артык алып барам. Мондый хәлнең беркайчан булганы юк иде. Бу кеше миңа кичәдән бирле әче теле белән җыен шакшы сүзләр сибә. Кемнәндер мондый сүзләр ишетергә теләмим. Барысы да аңа ярдәм итәсем килүдән генә башланган иде. Ит яхшылык, көт яманлык шушы була икән ул. Якын кешеләрем, дусларым авырса да, мин үзем нәрсәдән файда күрдем — шуны язам. Аңа нәкъ шулай яздым.

Ул кеше сторисларында мине мәҗбүри продукция җибәрде дип сөйли икән. (язышуларыннан скриншот)

Мәҗбүри җибәрү шулай буламы?

Ул кеше үзен әллә кемгә куя, мин аңа шаккатып утырам. Бу вакытта гына түгел, мин аңа моңа кадәр дә күп еллар блогын үстерешергә дә ярдәм иткән кеше, рәхмәте шушы булды. 

Төп әйбер — 7 меңлек продукция иде. «Акчасын күчеримме?» — дип сорады. Кулланыгыз, файдасын күрегез, кабат миңа рекламасын гына куярсың, дидем.

Әгәр мин ялганлыйм икән, чыгарсын скриннар. Мин аны сторисларыннан фәрештәгә тиңләп, яратып карый идем, кеше миңа артын күрсәтте, — дип сөйләгән Рафилә әлеге теманы яңадан күтәреп. 

Рафилә Гөлнараны әле 7 декабрь көнне үк куярга вәгъдә ителгән рекламаны урнаштырмауда да гаепләгән. 

— Ул минем турыда сөйләп йөрмә дип әйткән. Минем аның турында сөйләп йөргәнем булмады. Кичә мин сториска: «7 мең сумлык чыгым булды, ә рекламасыннан 70 генә кеше килде», — дип сторис куйдым. Анда аның исеме юк иде.  Бу, гомумән, аның рекламасы начар эшли дигән сүз түгел, блогерлык алып барганда акча аз китми дигән сторислар иде.

Бер ай узгач ул миңа реклама бирде, анда да сүз арасында гына, булсын өчен генә әйтеп китте, — ди Рафилә.

«Кайчан безне чәйнәүдән туктыйсыз?»

Ызгышканнар, талашканнар, бер-берсенә гаеп атканнар. Тик, кызганыч, әлеге ике блогерның кайсы хаклы икәнен өздереп әйтеп булмый. Чөнки әлеге ситуациягә ачыклык кертеп булмады. Күпме генә тырышсак та, Гөлнара белән элемтәгә керә алмадык.

Рафилә Шәмсетдиновага шалтыраткач, «Кайчан безне чәйнәүдән туктыйсыз?» - дип ачуланды һәм трубкасын ташлады. Дөрес, соңыннан алай эшләве өчен гафу үтенеп: «Нервыма бәрә, туйдым бу темадан. Мин ничек кенә хаклы булсам да, үзегезчә язасыз сез аны. Җитәр инде, безнең компанияне чәйнәмәгез. Башка проблемалар да җитәрлек бу дөньяда», — дип тавышлы смс җибәрде. «Интертат» электрон газетасын челтәрле бизнес турындагы язмалар аша аудитория җыюда гаепләде ул. «Безнең компания турында язып, 200-300әр комментарий җыясыз. Алай 21 еллык тарихы булган компанияне мыскыл итәргә кирәкми», — диде ул.

Менә бу урында Рафилә Шәмсетдинова белән килешмәвебезне белдерергә хакыбыз бар дип уйлыйбыз. Челтәрле бизнес темасына шулкадәр кайтавазлар (комментарийлар) килү үзе үк әлеге теманың актуаль икәнлеген һәм халыкның әйтер сүзе булуын күрсәтә түгелме? Аннан челтәрле бизнес продукциясен «авырганда файдасы бар» дип сату дөрес әйберме, ничек уйлыйсыз? БАДларны табиб белән киңәшләшмичә генә куллануның тискәре яклары да килеп чыгарга мөмкин бит.

«Интертат» челтәрле компаниянең БАДларын эчеп сәламәтлеген бозган Тәсмия апа Сөләйманова турында язган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100