Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фидәил гел яхшылык эшләде» - Диләрәнең башына җиткән төлке үзе дә асылынып үлгән

Тавык башына гына түгел, кеше башына җиткән төлке… Кайбыч районы Колангы авылында 7 декабрь көнне булган бәхетсезлек очрагы бик аяныч үлемгә китерә. Авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗанов, төлке дип уйлап, ялгыш 38 яшьлек Диләрә Вәлиуллинаны ау мылтыгыннан атып үтерә.

news_top_970_100
«Фидәил гел яхшылык эшләде» - Диләрәнең башына җиткән төлке үзе дә асылынып үлгән

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1нче бүлеге буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан. Авыл җирлеге башлыгы законлы рәвештә корал тоткан, һәлакәт вакытында исерек булмаган, элек хөкем ителмәгән.

Кайбыч районы прокуроры Алмаз Сөләйманов «Татар-информ”га бу хәл кичке 6лар тирәсендә булганын әйтте. Диләрә үз хуҗалыгында төлкеләр еш йөри дип зарланып, авыл җирлеге башлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган. Хәер, бер Диләрә генә түгел, авылда башкалар да төлкенең иркенләп, авыл уртасында йөрүен күргән. Авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗанов һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятлиләр. Тик бу ният аяныч тәмамлана.

Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Ире Диләрәне хастаханәгә илтә, тик табиблар күп кан югалткан хатын-кызны коткарып кала алмый.

 «Безнең алда гына шул ишегалдына төлке кереп китте»

— Зур фаҗига инде бу. Җинаять эше кузгатылды. Авылга бик каты төлкеләр килә, кош-кортларга тия дип, авыл җирлеге башлыгына берничә мәртәбә зарланганнар. Шуннан ул кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә.

Үзебез дә шул урынга карарга чыктык, тавык каурыйлары, төлке эзләре бар иде. Шунысы гаҗәп: фаҗигадән соң, безнең алда гына шул ишегалдына таба төлке кереп китте. Полиция хезмәткәрләре аны хәтта видеога да төшереп алды.

Ул көнне Диләрә, аның ире һәм авыл җирлеге башлыгы - төлкене сагаларга өчәү чыккан булганнар. Ниндидер бер мәлне бу хатын никтер аерылып китеп, каршы якка килеп чыккан. Төлкене карап киләм дип баргандырмы, башка сәбәпме — анысы әлегә билгесез. Тикшерү бара.

Ул хатынның маңгайдагы фонарь батарейкасы утырганлыктан, күренер-күренмәс кенә янган. Шул фонарик алдалаган, авыл җирлеге башлыгы төлке күзе дип уйлаган. Ире: «Әнә, нәрсәдер селкенә», - дип кычкырып җибәргән дә, тегесе аткан. Ике гаилә өчен дә бик аяныч хәл бу. Эш кузгатылган, тикшерү бара. Эшнең тикшерелешен без контрольгә алдык», — дип сөйләде Кайбыч прокуроры.

Авыл җирлегендә Вәлиуллиннарның улларының 21 ноябрьдә генә армиягә киткәнен, шулай ук 8нче класста укый торган кызлары булганын әйттеләр. Ире Ринат газчы булып эшли. Диләрә үзе АЗСта кассир булып эшләгән. Диләрәнең улы Булат Ерак Көнчыгыштан әнисен җирләргә кайта алмаган.

«Фидәил гел яхшылык эшлим дип чапты»

Колангыда яшәүче Сания Бельхиева да безгә төлкенең авыл буйлап иркенләп йөргәнен раслады. Шулай ук авыл җирлеге башлыгының бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы турында сөйләде.

— Үлемгә бер сәбәп була, Аллаһы Тәгаләдән шулай язган. Хәвефле үлем. Фидәилнең, кешегә булсын дип, кешене тыңлый торган гадәте бар. Фидәилне дә гаеплисе килми. Диләрә ике тапкыр: «Фидәил абый, тавыкларны ташып бетерә бит инде», - дип, Фидәилгә ялынып, елап шалтыраткан. Ә Фидәил йөгереп килгән.

Диләрә дә бик ачык, ягымлы иде. Беркайчан кеше белән тарткалашмады, ызгышмады. Гел ачык йөз белән исәнләшеп, кешегә ярдәм итеп тордылар. Гомере кыска булган инде, җаныем. Гаиләләре әйбәт, тәртипле.

Бер кешене гаепләрлек түгел монда. Диләрәнең әнисе дә Фидәилне бер дә гаепләмәде. Фидәилгә бик авыр. Махсус атып үтерәм дип килмәгән бит. Кеше арасында төрлесе бар бит, аңламаучылары да җитәрлек. Меңгә бер начарлык булып та, гомер буе яхшылык эшләгәнеңне оныта торган хәзер, бик бозык, тәртипсез хәзер адәм баласы. Аллаһым сакласын, Аллаһы Тәгалә юлында булганнар гына аңлый моны. Ике йортка да зур хәсрәт. Шушы эшне тикшерүчеләрнең күңелләренә миһербанлыклар салсын инде Аллаһым. Үлемгә сәбәпче булмыйк, дип ялварам инде үзем дә Ходайдан.

Фидәил беркайчан беркемгә «юк» дип әйтә алмады шул. Рус үлсә, русын да күмде… Бер якыны булмаган кешеләргә дә барып, арбасын сөйри дә, табутын да салып алып китә… Кабер казытырга да Фидәилгә кушалар. Бер гаиләдә шулай булды: ике рус ир-ат, әтиләре үлгәч, күмүне оештырырга дип, Фидәилгә килеп, аяк терәп, булышуын сорыйлар. Кабер казыту да Фидәилдән, алып бару да… Үзидарә моны эшләргә тиеш түгел бит. Шушы малайның яхшылык эшлим дип чабуы инде… — дип уртаклашты Сания апа.

Диләрәнең үлеменнән соң бер гаҗәп хәл була: күрше ихатада гына коймада рәшәткә арасына аягы кысылып, төлке асылынып кала.

— Диләрә дә юк, засада да кирәкми, бүген төнлә төлке аягы кысылып, асылынып үлгән, аның да гомере беткән. Менә сиңа ничек була бит! Аны иптәшем дә: «Төлкенең ачкычы юк, сарайга кереп, ишек ачып йөрми бит. Томаларга, эчкәрәк куярга, бикләргә кирәк инде», — дип йөри инде хәзер аптыраганнан.

Маллары күп инде, бик тырышлар. Күптән түгел бер: «яшь вакытыгыздан шулкадәр хайван асрыйсыз, үзегезне жәлләгез әле, яшь чагыгызда ватыласыз» дип әйттем дә инде, — дип сөйләде Сания апа.

Аның фикеренчә, элек халык урамда күп йөргәнлектән, бала-чага урамда уйнаганлыктан, кыргый җанварлар авыл уртасына ук килергә батырчылык итмәгән. «Хәзер кояш баткач капканы бикләп куябыз да, төлке кыр буйлап килә, рәхәтләнеп йөри», — ди ул.

«Ирем төлкене сәнәк белән бәреп үтерде»

Төлке Вәлиуллиннарның күршеләрендә яшәүче Гөлгенә ханымның үрдәкләренә дә чүттән генә зыян китерми калган, вакытында чыгып куркытырга өлгергәннәр.

— Бүген төнлә үтердек без ул төлкене. Ирем сәнәк белән бәреп үтерде. Аягы рәшәткәдән чыкканда кысылып калган. Мин күреп алганда, төлке әле исән иде. Безнең камера да бар, ничек килгән, йөргән — барысын да карап була.

Күрәчәк инде. Ышанып бетеп булмый. Фидәил абыйга барыбызга караганда да кыен хәзер. Ул бит инде начарлык эшлим дип бармаган. Гел булыша, бер мәртәбә әйтүгә, килеп җитә иде. Диләрәнең әнисе Минзилә апа да: «Беркемгә дә үпкәләмим, гаепләмим, үлемгә бер сәбәп итеп, үләргә чакырткан инде», - диде. Без инде ул төлкене күпме саклап йөрдек бит...

Гөлгенә апа Диләрә белән 1996 елдан бирле күрще булып торганын искәртте.

— Ул бөтен кешегә ачык чырайлы, ел саен корбаннар чалдыра, сәдакалар бирә иде. Бик тырыш, чәчәкләр үстереп тә, бройлерларын да сата иде. Инкубаторлар куеп, мәш килеп яттылар. Кәҗәләре бар иде.

Улы Булатка да ачы хәсрәт. Кызы Камилә: «Үле әнине күрәсе килми, исән килеш күңелдә калсын», - дип, әнисенә карый да, янында да утыра алмады, — диде Гөлгенә апа.

Диләрә Вәлиуллинаны бүген туган авылы Мөрәледә җирләгәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы шушы фаҗигагә тарыган ике гаиләнең дә тирән хәсрәтен уртаклаша. Ходай Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен! Диләрәнең авыр туфраклары җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100