«Күпме гомерем калгандыр, үлсәм, елама, әни» - Саба районында шашлык аркасында үтереш
«Кара, канлы каникуллар булды бу…» Алмаз Галимуллинның авылдашлары шулай дип ачынып сөйли. Моңарчы күрелмәгән хәл бит: кечкенә генә татар авылында вәхшиләрчә пычак чәнчеп үтерсеннәр әле!
4 ноябрь көнне Сабаның Олы Арташ авылында булган җинаять республика халкын гына түгел, табигатьне дә тетрәндергән диярсең. 6 ноябрьдә, Алмазны җирләгән көнне буранлый-буранлый, шашып яңгыр койган. Гүя, җиһан мондый гаделсезлек, кансызлык белән риза түгел!
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе сайтындагы хәбәрдән күренгәнчә, тикшерүчеләр фаразы буенча, ике ир-ат башта утын ярган, аннары шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр белән утырып алырга уйлаганнар. Итне җебетергә куйганнар да, ул арада берсе эш буенча чыгып киткән, кайтса, әле шашлык кыздырылмаганын күргән. Шуның аркасында тавыш чыккан. Ачуыннан йорт хуҗасы иптәшенә пычак кадап, үзе йокларга кереп киткән. Алган җәрәхәтләреннән егет шунда ук җан биргән.
Хәзер «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кулга алынган ир-ат гаебен таныган, сак астына ябылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
«Татар-информ» хәбәрчесе 25 яшендә җаны кыелган Алмазның туганнары, укытучысы, авылдашлары белән элемтәгә керде. Алар барысы да шок хәлендә, башка сыймаслык канлы вакыйга бөтен авылны елаткан. «Әнием» дип өзелеп торган Алмазны сагыналар, юксыналар, аны бик җылы сүзләр белән искә алалар. Үтерүче Галимуллиннар гаиләсенең олы лачынын тартып алды, ә ике энекәше — Нияз һәм Фаязны олы абыйларыннан мәхрүм итте.
«Авыл тарихында мондый куркыныч җинаятьнең булганы юк иде»
Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов бу вакыйганың аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткәнен әйтте.
— Авыл тарихында мондый куркыныч җинаятьнең булганы юк иде. Заманасы да үзгәрә, ә кеше замана белән бергә атлый. Хәзер кеше әллә нинди: агрессив, тиз кызып китә, беркемгә бернәрсә әйтә торган түгел.
Үтергән малай бер утырып та чыккан иде инде, вак хулиганлык өчен дә тотылды, кулы тик тормый иде. Рәсми эш урыны юк, төрле кешедә төрле эш эшләп, тормышын шулай алып барды. Эчкечелек белән шөгыльләнде, тәртибе булмады инде аның. Авыррак гаилә алар, әтиләре күптән үлде, аның ике сеңлесе тормышта инде, гаиләле. Әнисе дә: «Кеше күзенә, үлгән егетнең әнисенә ничек күренермен?», — дип бу вакыйганы авыр кабул итте. Авылдашлар бит инде алар.
Алмазны ул көнне язмыш шунда алып барып керткән инде. Хәзер бернишләтеп тә булмый. Шундый тәртипле гаиләдә үсте, әти-әниләре мәктәптә эшли, — дип сөйләп үтте авыл җирлеге башлыгы.
«Улым барганда, кан эчендә яткан…»
Алмазның үле гәүдәсен туган апасы Ильмира Галимҗанованың улы Илфар тапкан. Кич чыккан җирдән баласы өйгә кайтмагач, иртүк хәвефләнеп эзләргә тотыналар. Алмазның әнисе Рәйхана Илфарга Алмаз булырга мөмкин урыннардан эзләп карарга куша.
— Үлгән гәүдәсен улым тапты. Йөрәгенә бәреп калды. Дарулар эчеп кенә йөри хәзер. Без Рәйхана белән бер бинада эшлибез, клуб, балалар бакчасы, мәктәп тоташкан. Рәйхана килде дә, «Туган апа, Алмаз кайтмады бит әле. Сездә түгелме? Илфар белән кайтмаганмы?» — ди. «Юк», — дидем. Минем улым кич чыкмаган иде ул көнне. Башта берничә тапкыр шалтыратып карадык — «недоступен» иде.
Алмазның кичтән З. (әле тикшерү барганлыктан, исеме хәбәр ителми — Т.И. искәрмәсе) белән менеп киткәнен күреп калганнар, улым шунда менеп китте. Капкалары бикле булган, аннары берәү: «Аларда төне буе ут булды, кер син анда, капкаларын чишеп кер, арт яктан йөриләр. Алмаз Зөлфәт белән иде ул», — дигән.
Алмазны тапкач, «Тор инде, әниең эзли», — дип эндәшкән. Алмаз кырын яткан булган, шуннан әйләнеп киткәч, бу бала куркып чыгып чапкан. Кан эчендә булган инде ул. Ничек теге ир йокысыннан уянып чыгып, минем баланы да харап итеп атмаган…
Аннары әтисен чакыртып, бу хәлләрне күргәннәр. Әтисе беркөнне менеп җыйган инде канын, җаны чыккан балаңның канын кеше өеннән алып төш әле син!
Шундый кансыз кеше буламыни? Әтисе үлгәч бозылып киткән бала инде ул… Бергә уйнап үскән балалар бит алар. Ни хакы бар иде аның бер гөнаһсыз кеше баласына кагылырга? Бер кешегә зыяны тигән бала түгел бит ул.
Бик ярдәмчел, ачык йөзле, хәрәкәтчән, бик сөйкемле егет иде җанкисәккәем, үземнең улым кебек иде. Малаем белән бер генә яшь иде бит аралары, — дип уртаклашты Ильмира апа.
«Әнисе төшендә үлгән бабаларын күргән…»
Алмазның укытучысы Энҗе Вәлиева укучысын «шаян, ачык йөзле, иң хәтердә кала торган сыйфаты — әни җанлылыгы иде» дип искә алды.
— «Әнием» дип өзелеп тора иде. Рәйхана аны авырлыклар белән үстерде, ул вакытларда акчасы да юк, эше дә тартып-сузып бара торган.
Җыр-биюгә, тапкыр сүзгә оста иде Алмаз. Театрларда катнашып, төрле рольләргә кереп, концертларда катнаша иде. Көрәшче иде. Ике энесе дә бокска, көрәшкә дә йөрделәр. Гаиләләре белән спорт ярышларында катнаша иделәр, күңелле яшиләр иде, тормышлары да Аллаһка шөкер булды. Күңелләр ышанмый. Бик ачык егет иде, әйтеп бетерә торган түгел, кешенең күңеленә керә белеп аралаша иде, шуңа дуслары да иксез-чиксез.
Мине дә хөрмәт итә, киңәшләрен бирә, ышанып, серләрен сөйли иде. Беркатлы, шундый риясыз иде ул. Әнисе дә әйтә, аны орышып та булмый иде бит, ди. Өйләнергә җитешмәде шул, гаилә кора алмый калды, «өйләнергә вакыт инде» дип үзем дә киңәш бирергә тырыша идем.
Бу бөтен авылга канлы вакыйга булды, кечкенә генә авыл бит, шәһәр түгел. Көзге каникул — канлы каникул булды. Көзнең кара көннәрендә шушы хәл… Иң авыры — аның кеше кулыннан китүе. Авырып китсә, авария фәлән булса да бер хәл, кеше кулыннан үтүе икеләтә йөрәкне җәрәхәтли. Ул кеше белән дус та түгел иде бит ул, юлына ялгыш очраган кеше инде ул аның. Төрмәдә утырып кайтып, монда кешеләргә зыян да салып йөрде ул, кешенең тимер-томырларын урлап, әллә күпме тотылды. Бөтен кешегә үчле, бөтен кеше курка иде аннан…
Алмаз янына килеп, сөйләшеп, аннары ияртеп, уйлап эшләнелгән әйбер кебек тоела безгә. Утын ярырга дип үзе булышырга кергән бит ул. Алмаз бит ул, әнисе аш булдырам дигәч, «әнием, әйдә, кибеткә суганга менәм, башта итне суган белән ашыйк әле» дигән. Суган алырга менеп киткән җиреннән кайтмаган, тегенең өенә киткәннәр.
Кичтән бик арган булып, Рәйханалар, йокларга яткан идек, ди. Йоклый алмадым ди, «Азат, әйдә, чыгып керикме соң әллә?» — дигән. Күз төртмәслек караңгы булгач, капка төбендә карап торганнар да, тагын кире кергәннәр. Аунадым-аунадым, йоклый алмадым ди, бу бала үлеп яткан инде шул вакытларда. Сәгать 1дә дөрт итеп уянып киттем ди, төш күргән Рәйхана балакаем. Шулкадәр рас керә икән. Кайнаталарын карап озаттылар инде алар. Алмазны бик ярата иде бабасы, аның кулында үлде инде ул.
«Әткәй кайткан, кап-кара җигүле ат, ялкылдап тора, ишегалды тулы кеше. „Кая, бирәсе әйберегезне бирегез дә китәсе бар, ашыгам“, — дип әйтә», — ди. Менә шундый төш.
Вәхши бу, моңа сүз юк! Иң йөрәк турына кадаган, аннары пычакны борган, кабыргасы да сынган бит. Шулкадәр вәхши була аламы? Башка сыя торган әйбер түгел. Нәрсә өчен үтергәнен бер Ходай белә, шашлыкмы, башка нәрсәме — ул хәзер әллә нәрсәләр ялганларга мөмкин. Шашлыклары да шул килеш калган бит аларның. Иптәшләре дә шакката, мондый хәл булырга тиеш түгел иде, нәрсәгә менеп китте икән гомер булмаганны, диләр.
Күршедәге иптәшләре дә үч иткән кебек ул көнне кайсы командировкада булган, кайсы кая, күрәчәккә күрә алары да өйдә булмаган. Алар булса, гомер иярми иде ул тегеңә. Каян җеннәре котыртып, әҗәлләре чакырып, шунда менде… «Әлдермештән Әлмәндәр”дәге әҗәл ашыктыра бит әле, шуның кебек күз алдына китерәм: әйдә, тизрәк утыныңны өй дә киттек, дигән микән…
Алмаз аңа бирешә, кадата торган малай түгел иде ул, көчле иде. Йоклаганын көтеп тордым дип сөйләгән бит ул. Ялгыш эшләмәгән, баш белән эшләгән бит бу моны.
Бу безнең өчен зур фаҗига! Мин башта балалар бакчасында, аннары ничә еллар мәктәптә эшләдем. Күз алдында үскән балалар! Бергә уйнап, бер мәктәптә укып, шушы җирлектә бер сукмактан йөргән балалар бит алар! Белмим, сүзләрем юк! Икесе дә матур гына малайлар, шундый матур бииләр иде, вәхшие дә матур бии иде аның. 2006 елда әтисе үлде дә, шуннан санламый башлады, бозылды, — дип көрсенеп, өзгәләнеп сөйләде Энҗе Вәлиева.
«Мин үлсәм, елама, әни», — дип әйткән булган»
Кичә Алмазның өчесен үткәргәннәр. Кайгыны төрле кеше төрлечә күтәрә: кемдер бик басынкы, тотнаклы, хәсрәтне җиңелрәк кичергән кебек. Хисле, эмоцияле, нечкә күңелле кешеләрнең күңелен хәсрәт әле бик озак айкап йөри. Алар да сүз дә әйтә алмаслык дәрәҗәдә була. Рәйхана апа да әлегә безнең белән уртаклашыр хәлдә түгел иде. Аның хис-кичерешләрен Энҗе ханым җиткерде.
— Бернинди музыка да тыңлый алмыйм, ди Рәйхана. Кухняда вакытта музыка куя идем дә, «Әнием, әйдә, син ашарга пешер, мин синең янда биеп торам», — дип әйтә иде ди. «Чәеңне кайнар итеп яса да, эчик әле икәү», — дия иде ди.
Ул Казанда эштә иде, җәй көне авылга кайтты да, җәй буе энесе белән шабашкага йөрделәр. Бер көн калмадылар. Ходай сиздергән кебек, гел анасы янында булды ул быел. Тәмле әйберләр алып кайта иде ди: «И, улым, алма инде акча тотып, әле тегене, моны эшлисе бар бит», — дигәч тә, «Юк, әнием, кирәк, менә творожный сыр алып кайттым, син аны гомергә үзең алып ашамыйсың, аша әле. Тәмле шоколад алып кайттым, әйдә әле, шуның белән чәй эчик. Әнием, бөтенесе дә әйбәт була, борчылма син, сиңа дип алдым. Сиңа кем алып кайта аны? Минем эшләгән акча ул», — дип әйтте ди. Менә кызлар да әйтми торган сүзләр бит бу! Ничек еламыйсың шушыларны искә төшереп?
Печән өстендә дә күңеле сизгән кебек әйткән бит ул. Энеләре трактор белән кайтып киткән, ә Алмаз: «И, әнием, әйдә, без болыннан турыга гына җәяүләп кайтыйк әле», — дигән. Шунда бергә утырып та торганнар. «Казанга китәм дисең, начар кешеләр очрамасын юлыңда, тәртипле генә йөр, кешеләргә зыян сала күрмә, өйләнергә дә вакыт инде», — дип әнисе киңәшләр дә биреп утырган. «И, әнием, борчылма минем өчен, бер кешегә дә зыян салмыйм. Мин бүгенге көн белән генә яшим. Күпме гомерем калгандыр, мин үлсәм, елама, әни», — дип әйтте ди. Төшләр күргәндерме, ник алай әйткән — белмим. Энеләренә дә: «Киләсе елда печән өстендә Алмаз абыегыз булмас, сагынырсыз әле», — дип әйткән булган. Соңгы вакытта гел шулай йөргән ул.
Кара хатирәләр калдырды инде бу көннәр. Авылда бер төрле шомлы, — ди Энҗе Вәлиева.
«Ике кулдан эш төште»
Арташ мәдәният йорты директоры Гөлфия Гәрәева Алмаз Галимуллинның авыл концертларында сәхнә түрендә булганын сөйләде. Алма агачыннан ерак төшми дигән кебек, Алмазның әти-әнисе дә сәнгатькә хирыс кешеләр булган.
— Алмазның әти-әнисе яшьтән үк клубта концертларда, театрларда катнашып үскән егет-кызлар, бик активистлар иде. Алмаз да концертларда җырлады, әтиләр турында җырны яратып башкара иде. Берсендә бәйгедә дә катнашкан иде әле ул. Кеше белән бик аралашучан, елмаеп кына торган егет инде менә. Ул районда аграр колледжда укыганда да директорлары гел җыр-биюгә өндәгән. Шунда да бик остарды ул, без аны концерт булган саен һәрвакыт катнаштырырга тырыштык.
Тәртипле иде ул, бервакытта бүселеп йөргәнен күргәнем булмады. Авызын ерып: «Гөлфия апа, ничек хәлләрегез?» — дип килеп керер иде. Әтисе көрәшче. Өч малай да көрәштеләр, кечкенәдән бокс, көрәш түгәрәкләренә йөреп, мәктәптә укыганда ук алдынгы урыннарны алып килделәр. «Армиядән көтеп алган улым бит ул минем», — дип өзгәләнә әнисе дә. Мәктәптә завхоз булып эшли Рәйхана, ире мәктәптә оператор. Акыллы гаилә, авылда хөрмәт итәләр аларның гаиләсен. Бала хәсрәте килде шул…
Үтергән малайның әнисе дә: «Миңа хәзер авыл халкы каршында ничек яшәргә?» — дип, шундый каты елаган. Үзенә бертөрле кеше иде ул малай, кеше күзенә күренеп тә йөрмәде артык, клубларга да чыгып йөрмәде ул. Кулы тик тормады инде, шулай да алай әшәке уйлар белән йөргәне юк иде әле.
Күмгәндә 200ләп кеше булгандыр. Хикмәт иде машиналар. Табигать елады ул көнне, яңгыр дулап-дулап яуды, риза булмагандыр бу хәлләргә. Бөтен авыл халкына тетрәндергеч фаҗига булды, бөтен халык шаккаттык, ике кулдан эш төште, бик кайгырдык, — дип уртаклашты Гөлфия ханым.
«Сеңлем, кил әле, кочакла әле Алмаз абыеңны» дия иде…»
Алмазның туганнан туганы Алинә дә Инстаграм аккаунтында абыйсы хөрмәтенә шигырь урнаштырган.
— Ул бит минем иң яраткан абыем иде. Алмаз абый минем әтинең сеңлесенең малае, алар өчесе дә бертуганнарым кебек.
Алмаз абый ничектер бүтәннәрдән аерылып торды: ул гел нәрсә генә булса да, елмаеп килеп керә, «Сеңлем, кил әле минем янга, кочакла әле Алмаз абыеңны», — дия иде. Ул абый да, дус та була белде. Киңәшләрен биреп, булышам дип кенә торды. Ул минем яклаучым да, саклаучым да иде. Һаман ышанып булмый. Авыр, бик авыр. Аның белән мондый хәл булыр дип күз алдына да китермәдем. Рәйхана апа белән Азат абыйга, Фаязга, Ниязга тагын да авыр, аларга Ходай сабырлык бирсен! — дигән теләген җиткерде Алинә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Галимуллиннар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Бала хәсрәтен кичерергә Аллаһы Тәгалә аларга көч, күркәм сабырлык бирсен! Алмазның урыны оҗмахта булсын! Бүтән андый фаҗигаләр, зур югалтулар булмасын!