«Авыру әнине, сукыр апаны калдырып, ничек кияүгә китим?»

Нинди генә язмышлы кешеләр юк арабызда! Байлар Сабасында яшәүче Фәһимә апа Мостафина сөйләгәннәрне тыңлаганда, сабырлыгына сокланып утырдым. Гомер буе типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән ул. Сугыш чоры баласы ятимлекне үз йөрәге аша үткәргән.

— «Бытовой»да (халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү) тегүче идем башта. Аны Шәмәрдәнгә кушабыз, менеп эшлисе була, диделәр. Йөреп эшли алмыйм, апам авыру, әни олы яшьтә. Шуннан типографиягә рус газетасына хәреф җыючы кирәк дип ишеттем дә, эшкә килдем. Ул вакытта район газеталары атнага өч тапкыр татарча да, русча да чыга. Хәрефләрне бөртекләп җыясы. Барыбыз да татар мәктәбендә укыган, рус текстларын җыябыз, ялгышлар да китә. Татарча текстлар да җыярга туры килде.

Бервакыт кайсыдыр бер авылда алты бала үстерүче ана турында язганнар. Хәреф җыючы бала дигән сүзне ялгыш бака, дип язган. Алты бака үстерүче ана, дип чыккан иде газетта. Барыбызны да ачуландылар инде. Хәрефләр тимергә төшерелгән, бик вак, хәзерге кебек бер төймәгә басып кына төзәтү мөмкин түгел. Җыелып беткән текст калыпка салына. Ул калып ялгыш кына кулыңнан шуса, йә төшеп китсә, җыйган хәрефләр тарала да бетә. Менә кабат бөртекләп җыярга кирәк аннары.

Бик укыйсым, белем аласым килде. Мәктәптә дә яхшы укыдым. Кичке мәктәпне тәмамлагач, укытучым, берәр авылга математика укытырга җибәрәм мин сине, дигән иде. Кайтып әни белән сөйләшкәч, әни, хәзер балаларның кием-салымы синекеннән яхшырак, эшләгән акчаң өйгә дә кайтмас, диде. Менә шулай итеп акчасызлык сәбәпле белем ала алмадым. Типографиядәге эшемне бик яраттым, һәр кушканны җиренә җиткереп эшләргә тырыштым. Яхшы эшләгәч, ял йортларына да күп җибәрделәр. Элек профсоюз бар иде бит, ял йортларына юллама бирәләр иде.

Без ике кыз үстек. Асия исемле апам бар иде. Мин - тәрбиягә алынган бала. Әниләр миңа ачыктан-ачык әйтмәделәр әйтүен, үзара сөйләшкәннәрен тыңлап, шулай икән, дип уйлый идем. Үстергән әти-әни Өммегөлсем һәм Исмәгыйль исемле. Үстергән әниемне яратсам да, чит икәнемне тоя идем, артык кашык булуымны әни гел сиздереп торды. Боларны күреп яшәгән күршедәге Миңнехан бабай үзләренә тәрбиягә алырга сорап кергән, әти бирмәгән. Исмәгыйль әтием сугыштан ике тапкыр яраланып кайткан. Үләр алдыннан әнигә, баланы кешегә бирмә, дип әйтеп калдырган.

Җиңги бар иде. Бервакыт ул яулык, күчтәнәчләр алып килгән. Мин мәктәп яшендәге бала, колхозга эшкә йөргән чак. Колхозда эшләгәч, әз булса да акча тия, печән бирәләр. Мал тотмагач, печәнне сатабыз, шуңа яшьтән колхоз эшенә чыктым. Җиңги килгән көнне тамагым шешеп, эшкә бармаган идем.

Җиңги белән әни сөйләшеп утырдылар да, озата чыккач, теге юлы алып килгән яулыкларны, күчтәнәчләрне дә Асиягә биргәнсең икән, мин аны Фәһимәгә дип алып төштем, Фәһимә дөм ятим бит, аңа бир, дигәнен ишетеп алдым. Асиянең ичмаса син бар, моның бер кешесе дә юк, ди. Хәзер мин моны ишеттем бит инде. Алар чыгып киткәндә йоклаганга сабышып яттым. Әни кергәч, җиңги яулыкны миңа алып килгән икән бит, ишетеп яттым, дим. Үземнең ятимә икәнемне шул вакытта беренче ишетсәм дә, сатулашып, елап, әнине сорап аптыратмадым. Курыкканмындыр.

Берсендә хат ташучы: «Сиңа акча килгән, әниең белән почтага кереп алыгыз», — ди. Сөенеп кайтып әйттем, аңа карап әни тиргәде генә. Мин белергә тиеш булмаганмын акча килгәнен. Тагын бер шундый хәл булды. Күрше апа, әтиең кайткан, дип сөенеч алырга кергән. Әни дә янда иде, миннән алда чыгып йөгерде. Бераздан артыннан үзем дә чыктым. Матур гәүдәле әтиемне ерактан гына күреп калдым. Шуннан соң аны башка күрмәдем. Үстергән әнием миннән нәрсәнедер яшерде. Акчаларны да үз әтием җибәреп торгандыр, шулай уйладым.

Типографиядә эшләгәндә бервакыт кисәк кенә хәлем китте дә райондагы хастаханәгә алып төштеләр. Хәлем авыр булгандыр, Казанга 12нче хастаханәгә үк илттеләр. Палатада ятам берүзем, шунда бер апа килеп керде. Саба кызы килгән дигәннәр иде, ди. Сөйләшеп киттек. Ул укып бетергәч тә Сабага хастаханәгә эшкә кайткан булган. Мин туганда бәлки ул да анда эшләгән булгандыр. Бу апа мине бик якын итте, игътибар күрсәтте. Сине чыгарганда мин сине үзебезгә алып чыгам әле, ди. Ул да тудырган әниемнең кем икәнен белә кебек иде. Әмма без аның белән кабат күрешә алмадык.

Сабада ул вакытта минем кем баласы икәнемне, бөтен тарихымны белүче Мөгамәлә апа бар иде. Аның белгәнен белсәм дә, никтер сорый алмадым. Сорасам, бөтен кешегә чәчелә, сүзгә чыга, дип уйладым. Аннан соң, тора-бара эшкә чумдым. Ул кешеләр дә олыгаеп үлеп киттеләр. Сигезенче классны тәмамлагач, яшелчә киптерү заводына эшкә төштем. Типографиягә кадәр анда да эшләп алдым бераз. Балачакта, тамагым туйганчы ашасам икән, дип елый идем.

Заводта эшли башлагач, хыялым тормышка ашты. Бер тәрәзәле мунча кебек кенә өйдә яшәдек. Әни күп итеп суган утырта иде, аның кыягын киптереп, кышкылыкка саклап куя. Чәй алырга акча булмады микән, чәе юк иде микән, чәйне дә үзе әзерләде. Кишерне уып, кояшта киптерә иде. Кишер чәе бик тәмле иде, файдалы да булгандыр. Яши торгач, үстергән әни дә үлеп китте. Апай белән икәү генә калдык.

Әни авырый башлагач, мин сине артык күреп үстердем, гафу ит, дип гафу сорады. Яши торгач, апа да сукырайды. Әнине дә, апаны да үзем тәрбияләп озаттым. Кияүгә чыкмадым. Авыру әнине, сукыр апаны калдырып, ничек кияүгә китим? Тормышым авыр булды, әмма сабырлыгым, эш яратуым белән яшәдем. Бүгенге көнем бик рәхәт, менә шушы фатирымда яшим. Язмышыма үпкәләмим, нинди генә чорлар килсә дә, тормышны, хезмәтне яратырга кирәк, — дип сөйләде Фәһимә апа.